«Тукай тиз кабынып китүчән, үпкәчел булган»: Марсель Ибраһимов бөек шагыйрь серләрен ача
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының татар телен чагыштырып өйрәнү лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов Тукай әдәби музеенда «Миллиард.Татар» оештырган лекциядә Тукай тормышының әлегә кадәр ачылмаган битләре, яңа басмалар һәм фәнни эзләнүләр турында сөйләде.
Габдулла Тукай турында барысын да беләбез төсле: ятим балачак, авыр тормыш, кыска гомере... Әмма аның биографиясендә әлегә кадәр җавапсыз калган сораулар, мифлар һәм табышмаклар бар. Шагыйрьнең күзенә ак төшүгә туберкулез сәбәпчеме, әллә ул «өшкерүче әби» дәвасымы? Тукай байларны яратмаганмы, әллә Акчуриннарда шампан шәрабы эчеп кунак булганмы? Шушы һәм башка сорауларга Марсель Ибраһимовның лекциясеннән җавап таба аласыз.
Марсель Ибраһимов
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Тукайның яшьлек еллары һәм автобиографиясе
Тукайның «Исемдә калганнар» дип аталган искиткеч автобиографик повесте бар. Анда ул үз тормышындагы вакыйгаларны кайчаннан аңлый башлаганы турында уйлана. Тукай язуынча, әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла оныгын Кырлай авылына Сәгъди абзыйга тәрбиягә бирергә мәҗбүр булган мизгелдән башлап ул тормышын хәтерли.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
Тукай крестьян арбасына ничек утырганын, Өчиле авылыннан ничек чыгып киткәннәрен тасвирлый. Нәкъ шул сәфәрдән аның аңлы хатирәләре башлана. Ә аңа кадәр булган вакыйгаларны – кайда туганын, Кырлайга кадәрге балачак еллары ничек үткәнен – нигездә авылдашлары сүзләреннән белгәнен әйтә.
Документаль фактлар һәм истәлекләр
Без Тукай турында нинди мәгълүматны төгәл һәм документлар белән расланган дип саный алабыз? Гомумиләштереп әйткәндә, күренеш болайрак: без Тукайның кайчан һәм кайда туганын төгәл беләбез – бу Казан артындагы Кушлавыч авылы; аның әти-әнисен дә беләбез: әтисе – Мөхәммәтгариф мулла, әнисе – Мәмдүдә. Болар барысы да метрика кенәгәләрендә теркәлгән. Димәк, бу – шик тудырмый торган документаль факт.
Габдулла Тукай һәм аның әти-әнисе
Фото: © «Интертат»
Зиннәтулла бабай алдан ук килешенеп, Тукайны Казанның бай гаиләсенә калдырырга теләгән?
Икенче төр чыганак – Тукайны үз күзләре белән күргән кешеләрнең истәлекләре. Совет чорында «Тукай турында истәлекләр», «Тукай турында ядкәрләр» кебек җыентыклар еш нәшер ителә иде. Истәлекләрдәге мәгълүмат никадәр дәрәҗәдә ышанычлы соң? Кемдер: «Мин шулай булганын хәтерлим», – дип яза.
Фото: © «Интертат», Михаил Захаров
Күренекле татар археографы Марсель Әхмәтҗанов 1980 елларда Казан арты авылларына экспедицияләр оештыра. Анда ул Тукайны үзләре белгән яки аның турында әти-әниләреннән ишеткән кешеләр белән очраша.
Күпләргә билгеле булган бер вакыйга бар. Белгәнебезчә, Зиннәтулла бабасы Тукайны Казанга җибәрә. Тукайны Печән базарына алып килгән кучер: «Асрамага бала бирәм, кем ала?» – дип кычкырып йөргән. Бу вакыйга киң таралган риваятькә әверелгән. Моның икенче төрле аңлатмасы да бар. Зиннәтулла бабай алдан ук килешенеп, Тукайны Казанның бай татар гаиләсенә калдырырга теләгән. Бу ул заманда гадәти хәл булган – баласыз кешеләр яки кызлары гына булган гаиләләр малайларны тәрбиягә алган, чөнки мөселман гаиләсендә нәселне дәвам итүче һәм мирасчы итеп ир бала саналган.
Сәгъди абзыйның Тукайны үзенә тәрбиягә алуына тагын бер сәбәп булган. Тукай турында язылган хезмәтләрдә әйтелгәнчә, ул чорда һәр ир-ат исәбенә җир өлеше бирелгән. Крестьян өчен җир бик зур кыйммәткә ия булган. Ул Яңа Татар бистәсеннән Мөхәммәтвәли белән аның хатыны Газизәдә тәрбияләнә, ләкин аннары авырып китүләре сәбәпле, Тукай янәдән бабасы янына кайтарылган. «Без Тукайны Казанга шулай озаттык», – дигән истәлекләр дә очрый. Әмма мондый мәгълүматка никадәр дәрәҗәдә тулысынча ышанып була? Моңа йөз процент гарантия бирү мөмкин түгел, чөнки кеше хәтере һәрвакыт камил була алмый.
«Замандашлары аны тиз кабынып китүчән, үпкәчел кеше итеп искә ала»
Икенче бер әһәмиятле мәсьәлә дә бар. Без барыбыз да Тукай турында җәмгыять аңында формалашкан образ аша фикер йөртәбез. Иң элек күз алдына ятим балачак һәм газаплы тормыш килеп баса. Бу – Тукай образының төп нигез нокталарының берсе. Тукайга 4 ай булганда аның әтисе вафат була, әнисе исә аңа 4 яшь тулганда дөнья куя. Шуңа күрә Тукайның балачагы чыннан да бик авыр үтә.
Фото: © «Интертат», Михаил Захаров
Тормышының катлаулы булуы белән дә килешергә мөмкин. Бүгенге тел белән әйткәндә, ул кечкенәдән кеше кулында, кеше арасында тилмереп йөреп үсә. Әнисе ягыннан бабасы Өчиле авылы мулласы Зиннәтулла хәзрәт була. Без озак еллар буе муллаларны хәлле, җитеш тормышлы итеп күз алдына китерергә күнеккәнбез. Совет чорында аларга карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләнде. Янәсе, алар кешеләрне дин белән алдап яшәгәннәр.
Әмма дә ләкин Тукай үзенең истәлекләрендә бөтенләй башкача яза. Зиннәтулла бабасының гаиләсе зур була. Бу аның икенче никахы. Хатыны Латыйфаның да балалары күп була. Алар бик фәкыйрь яшиләр. Тукай хәтта күрше авылларга хәер сорашырга йөрергә мәҗбүр булуын искә ала.
Өчиле кечкенә авыл булган. Мәхәлләсе дә зур түгел, шуңа күрә авыл халкы мулланы тулысынча тәэмин итә алмаган. Зиннәтулла бабасы да оныгына яхшырак тормыш эзләргә мәҗбүр була. Башта аны Казанга, аннары Кырлайга урнаштырырга тырыша. Бу аның оныгын яратмавыннан түгел, ә авыр тормыш шартлары аркасында шулай эшләргә мәҗбүр булуын күрсәтә.
1894 ел ахырында Тукай Уральскига - Җаекка килеп урнаша. Анда аны апасы Газизә (әтисенең сеңлесе) һәм аның ире, Җаекта сәүдә эшләре алып баручы хәлле сәүдәгәр Галиәсгар Усманов тәрбияли. Ул Уральскида зур сәүдә эше алып бара торган була.
Тукайны Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин нигезләгән «Мотыйгия» мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Шунысы мөһим: Мотыйгулла хәзрәт Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф белән бергә укыган була — алар икесе дә ул заман өчен абруйлы булган Кышкар авылы мәдрәсәсен тәмамлаганнар. Аннары юллары аерыла. Мөхәммәтгариф Кушлавыч авылында мулла булып хезмәт итә башлый. Ә Мотыйгулла хәзрәт укуын дәвам итү өчен Каһирәгә китә. Ул атаклы Әл-Әзһәр университетында белем ала һәм Җаекка гыйлем иясе булып кайта. Андагы мөселман җәмәгатьчелеге аның белеменә һәм киң карашына югары бәя бирә, шуңа күрә ул мәчет имамы итеп билгеләнә. Мәчет каршында мәдрәсә эшли, Тукай да шунда укый башлый.
1894 елда Тукайга 8 яшь була. Нәкъ шул вакыттан башлап аның тормышы үзгәрә. Ул инде сыеныр урыны булмаган ятим бала түгел, аның үз йорты, үз гаиләсе була. Совет чорындагы әдәбият белемендә исә Тукай белән Галиәсгар Усманов арасында даими каршылыклар булган дигән фикер киң таралган иде. Янәсе, алар гел бәхәсләшеп яшәгәннәр. Моның сәбәбен дә социаль аерма белән аңлатырга тырышканнар. Тукайны гади халык вәкиле итеп күрсәтеп, ә Галиәсгар Усмановны бай сәүдәгәр итеп каршы куйганнар.
Әдәбият галиме Ибраһим Нуруллин «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә чыккан «Габдулла Тукай» исемле китабында кызыклы бер мисал китерә. Тукай Уральскига килгәч, башта аны йортның икенче катына урнаштыралар. Соңрак беренче катка күчерәләр. Нуруллин моны образлы итеп болай аңлата: «Тәкъдир гүяки: «Күтәрелмә, синең урының беренче катта, хезмәтчеләр һәм гади кешеләр арасында», — дип әйтә сыман», — дип яза.
Бу очракта социаль каршылык төп сәбәп булмаган. Тукайның авыр балачагы аның холкына тирән эз салган. Замандашлары аны тиз кабынып китүчән, үпкәчел кеше итеп искә ала. Дуслары да Тукай белән аралашканда сүзләрне бик сак сайларга кирәк булганын әйткәннәр. Аңа үпкәләтерлек сүз әйтсәң, җавабы шунда ук килеп ирешкән.
Мәсәлән, Сәгыйть Рәмиев белән алар озак вакыт бик яхшы мөнәсәбәттә була. Бервакыт аралары бозыла. Шуннан соң Тукай үзенең мәкаләләрендә дә, шигырьләрендә дә Сәгыйть Рәмиевтән еш кына көлеп яза, аны төрттерә. Мондый мисаллар Сәгыйть Рәмиев белән генә чикләнми. Әгәр Тукай тәнкыйтьләгән, пародияләгән һәм көлгән кешеләрнең барысын да санап китсәк, моңа бик күп вакыт кирәк булыр.
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Тукайның күзенә нигә ак төшкән: Бер әби «әфсен-төфсен» дип дәвалаганмы?
Лекция вакытында залда утыручы бер ханым мондый сорау бирде:
– Мин медицина университетында укытам. Студентларымның берсе фәнни хезмәтләр бәйгесендә беренче урын алды. Ул безнең шагыйребезнең күз авыруын өйрәнде һәм күзенә ак төшүе туберкулёз кератиты нәтиҗәсендә барлыкка килүен ачыклады. Бу фәнни тикшеренү архив документлары белән дә расланган. Мин әлеге хезмәтнең фәнни җитәкчесе буларак аның нәтиҗәләре белән таныштым. Сездә Тукайның сәламәтлеге, аерым алганда, күзләре турында моны раслаучы мәгълүматлар бармы?
Марсель Ибраһимов җавабы:
– Тукайның сәламәтлеге мәсьәләсе, чыннан да, бик кызыклы тема. Безнең өч томлык хезмәтендә моңа багышланган аерым бүлек бар. Аны Марина Алексеевна Подольская язды. Ул анда Тукайның авыруын Григорий Абрамович Клячкин шәхесе белән бәйләп өйрәнә. Билгеле булганча, Тукай гомеренең соңгы айларын нәкъ менә Клячкин хастаханәсендә үткәрә һәм шунда вафат була.
Фото: © «Интертат», Михаил Захаров
Хезмәттә Григорий Абрамович Клячкинның эшчәнлеге, шул чор табиблары турында да сүз бара. Анда Лурия фамилияле табиб та телгә алына. Ул вакытында бик танылган белгеч була һәм Клячкин хастаханәсендә Тукайны дәвалаучы табибларның берсе санала.
Тукай дәваланырга бик яратмаган. Гомумән, яшьләр дә дәвалануны өнәп бетерми. Бигрәк тә ир-атлар, шуңа күрә Тукайны табибка күренергә күндерү җиңелләрдән булмаган. Санкт-Петербургта булган вакытта гына дуслары аның янына танылган университет табибы Александр Робертович Польне китерткән. Табиб аны карагач, дусларына Тукайның үпкәләре инде бик нык зарарланганын әйткән.
Туберкулёз белән бәйле авыруы турында сөйләгәндә шуны истә тотарга кирәк: безнең кулда бүген медицина тарихында «ышанычлы документ» дип атарлык материаллар сакланмаган. Кеше поликлиникага мөрәҗәгать итсә, табиб аның авыру тарихын терки, медицина картасы ача. Болар барысы да рәсми документ булып тора. Әгәр ул кеше киләчәктә Тукай кебек күренекле шәхескә әйләнсә, тарихчылар өчен әлеге документлар бик кыйммәтле чыганак булыр иде. Алар кешенең нинди авырулар белән чирләвен, нәрсәгә зарлануын һәм нинди дәва алуын төгәл күрсәтер иде. Ә Тукай яшәгән чорда мондый тәртип әле киң таралмаган була...
Хастаханәләр булган, әлбәттә. Тукай Клячкин хастаханәсендә бер генә мәртәбә дәвалана. Анда ул бер ай чамасы ята һәм гомеренең соңгы көннәрен дә шунда үткәрә. Марина Алексеевна үз хезмәтендә Тукайга куелган диагноз турында да яза. Киң таралган бер фикер бар. Имеш, Тукайның күзендәге агы җәрәхәтләнү һәм аны дөрес дәваламау нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
Элек кешеләрне ничек дәвалаганнар соң? Авыруны авылдагы бер әбигә алып барганнар. Ул өшкергән, төкергән, «әфсен-төфсен» дип, төрле им-том сүзләре укыган, һәм шуның белән дәвалау тәмамланган. Догалар укылган тәлинкәдән су эчсәң, авырулар бетәргә тиеш дип ышанганнар.
Тукай турында да шундый риваятьләрнең берсе бар. Имеш, аны авылдагы бер әбигә алып барганнар. Ул аның күзен шикәр оны белән дәваларга булган. Өреп җибәргәч, шул шикәр оны күзгә эләккән һәм нәтиҗәдә күзенә ак төшкән.
Дөресен әйткәндә, мин бу фикерне беренче тапкыр Марина Алексеевнадан ишеттем.
Бөек немец философы Фридрих Шеллинг һәр бөек шагыйрь тирәсендә үзенә күрә бер мифология барлыкка килә дип язган. Тукай тирәсендә дә шундый мифлар күп. Күрәсең, алар киләчәктә дә яшәр.
Кызганыч, бүген беркем дә ул вакытта офтальмолог кабул иткән медицина картасын чыгарып күрсәтә алмый. Шуңа күрә «Тукайның күзендәге агы нәкъ менә туберкулёз нәтиҗәсендә барлыкка килгән» дип кистереп әйтү мөмкин түгел. Хәзерге вакытта бу фикерне версия, фараз яки гипотеза буларак кына кабул итеп була. Гомумән, Тукай турында мондый фаразлар бик күп. Татар телендә андый очракларда бик матур сүз кулланыла: «булса кирәк».
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Язманың тулы варианты: Тукай күзендәге ак, «чәйче Шәмси», шампан шәрабы: Марсель Ибраһимов Тукай серләрен ача