Тукай районында «Угыз коймагы» бәйрәме узды: «Шатлык уртаклашу, сөенеч алу йоласы»
«Интертат» хәбәрчесе Тукай районы Яңа Байлар авылында уздырылган «Угыз коймагы» бәйрәмендә булып, әлеге йола белән танышып, угыз сөтеннән пешерелгән ризыклардан авыз итеп кайтты.
«Угыз» сүзен ишеткәне булмаган кешеләрнең, «нәрсә икән бу» дип аптырап калулары бар. Угыз – сыер бозаулаганнан соң 3-5 көн дәвамында бирә торган сөт. Бозаудан калганын кадерләп, салкын урында җыеп баралар да, кабат аннан эремчеккә охшаган ризык кайнаталар. Кунакчыл авыл халкы гомер-гомергә угыздан төрле тәмле камыр ризыклары пешергән, алардан туган-тумача, күрше-күләнне дә авыз иттергән. Үземнең әбиемнең дә угыз дучмагы (кайбер якларда «дурычмак», «шәңге» диләр) пешереп, гаиләбезне сыйлаганы, якын туганнар, тирә-күрше апаларга да өлеш чыгарганы балачагымның якты хатирәсе булып саклана.
Тукай районының ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Фәйрүзә Вәзиева, китапханәчеләр һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре белән берлектә, әлеге матур йоланы яңартып, журналистларны да угыз коймагына дәште.
«Табынны да үзебез корабыз, кунаклар да җыябыз»
Яңа Байлар – Чаллыдан 30 чакрым ераклыктагы Күзкәй авыл җирлегенә керүче авыл. Биредә 100дән артык хуҗалык бар, 200ләп кеше яши. Бәйрәм авылның алдынгы сыер савучысы, кызы Рәсимә һәм улы Илнур тәрбиясендә гомер кичерүче Тәкъзимә апа Вильданова нигезендә үтте.
Кирпечтән салынган, матур йортта яшәп ята хуҗалар. Өй алдындагы караватка, күзне иркәләп, чигүле мендәрләр тезеп куелган. Һәр бүлмәдә шаулап гөлләр үсеп утыра.
Бәйрәмне оештыручы Фәйрүзә апа Вәзиева йорт хуҗаларына бары тик коймак пешерү өчен мич сорап кына кергән булган. Чөнки Тәкъзимә апаларның аш бүлмәсендә бүгенгәчә мич сакланып калган. Газ кергән булса да, мичтә пешкән ризыкларны «духовка» алыштырамы соң инде! Элекке акшарлы мич түгел инде түгелен дә, плитәләр ябыштырган заманча мич. Шулай булса да, камыр ризыкларын кояштай ялтыратып, күпертеп пешерә икән.
«Угыз коймагы пешерергә мич кирәк иде, дип кенә кергән идем. Угыз коймагының чын тәме мичтә пешергәндә генә ачыла. Ниятемне аңлау белән: «Табынны да үзебез корабыз, кунакларны да җыябыз», – дип, биш куллап бәйрәмне үзләрендә үткәрергә теләк белдерделәр», – ди Фәйрүзә апа кунакчыл хуҗабикәләр турында.
Тәкъзимә апаның кызы – киң күңелле Рәсимә апа аш бүлмәсендә бөтерчектәй бөтерелә. Кайнар шулпа бүлә-бүлә, авылдагы хәлләрне дә сөйләп ала.
«Гомер буе мал-туар асрадык. Буаз сыерыбыз, үгезебез бар. Сыерыбызның бозаулаганын көтәбез. Авыл җирендә мал-туар тотучылар аз калды шул инде хәзер. Бер 10 еллап көтү дә чыкмый инде. Сыерыбызны көн саен арканга йөртәбез, үгез утарда тора.
Ныграк кешеләр эре мал асраса да, авыл олыгая бара – әби-бабайларга печәнен әзерләү, сыерын саву кыенрак шул», – ди Рәсимә апа.
«Бер генә сыер тотсак та, сөте сөбханаллаһ», – дип сөенә хуҗабикә. Сөттән каймак аерталар, май язалар, эремчек ясыйлар, әле сатарга да кала икән. «Сөтне җыеп йөрүчеләр дә бар. Тик без күбесенчә аертып, сораучыларга каймак итеп сатабыз», – ди ул.
«Карап туеп булмый торган бер ритуал»
Фәйрүзә апа угыз сөтен сыерлары бозаулаган бер танышларыннан алып кайткан. Авылдашы Илгизә апа Нуруллина белән эремчеген ясап, кунак табынына угыз тәкәсе, кызыл корт әзерләп куйган.
Әле без килгәндә дә газ өстендә угыз сөтенең чираттагы партиясе кайный иде. Керә-керешкә үк Илгизә апа мине үзе янына чакырып алып, угыз эремчегенең ничек әзерләнгәнен күрсәтте.
«Сыерның угыз сөтен савып алабыз да, сөзеп мискәгә (савытка) салабыз. Сүлпән утка утыртабыз, көймәсенгә болгаткалап торабыз», – ди ул. Ризык озак әзерләнми. Сөтеннән аерылып беткәч, угыз эремчеген салкын урынга куеп торалар. Суынгач та ул камыр ризыклары пешерү өчен әзер була.
«Файдалы эремчек инде бу. Угыз сөте бик куе, сары була. Бозауларга беренче эчерәсең, калганыннан угыз эремчеге кайнатып, төрле тәмле ризыклар пешерәбез. Тәкәсен, коймагын, дурычмагын ясыйбыз. Бик тәмле һәм файдалы, витаминнарга бай ризык», – дип сүзебезгә кушыла мич каршында коймак пешерүче Фәйрүзә апа.
Угыз коймагын пешерү өчен, йомырка, сөт, шикәр, тоз, чүпрә салып ясала торган коймак камырына угыз эремчеге дә кушыла. Гадәти коймак камырына караганда куерак кебек тоелды ул миңа. Ә тәме… телне йотмалы.
Фәйрүзә апаның кулы-кулга да йокмый – табаны каз канаты белән сыпырып ала да, коймакларны салып, табагач белән мичкә куя. Берничә минуттан коймакларның йөзе килә, мич эченнән «көлеп» килеп чыгалар. Фәйрүзә апа аларны эреткән ак май белән майлый, кабат, мае тигез таралсын өчен, коймак салынган табакны селкеткәләп ала. Кыскасы, җанга рәхәтлек бирә һәм карап туеп булмый торган бер ритуал кебек бу.
Фәйрүзә апа – тумышы белән күршедәге Күзкәй авылыннан. Яңа Байлар авылы килене. 7нче сыйныфны бетергәч тә сыер сауган, соңрак сәүдә өлкәсендә дә, механик булып та эшләгән ул. Тукай районының ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе вазифасында әле икенче елы гына. «Өлкән буын вәкилләре һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен төрле чаралар оештыру белән беррәттән, милли бәйрәмнәребез, йолаларыбыз турында да онытмыйбыз, аларны яңартабыз. Авылларыбыз яши әле, мондый чараларга халык теләп килә. Быел менә шулай «Угыз коймагы» йоласын уздырырга булдык», – ди Фәйрүзә апа.
«Мондый очрашулар күршелекне, туганлыкны истә тоту өчен кирәк»
Коймаклар, тәкәләр пешеп беткәч, бөтенебез дә түр якка – тәмле ризыклар белән сыйланырга җыелыштык.
Өенә бу кадәр кунак килгәнгә, шушы атмосферага 87 яшьлек Тәкъзимә ападан да катырак сөенүче, аннан да бәхетлерәк кеше юк иде бүген.
«Хәзер кеше күрергә зар булып яши торган заман бит, балалар. Бик күңелем булды инде шулай җыелуыбызга», –диде ул.
«Очраштыра, таныштыра, кавыштыра аулак өй» дигән кебек, «Угыз коймагы» йоласы да күптән күрешмәгән дус-ишләрне очраштырды, җырлашып, аралашып утырырга, яшь чакларны искә төшереп күз яше төшереп алырга да бер сәбәп булды.
Бәйрәмнең кунаклары төрле авыллардан җыелган иде. Алар арасында гомер буе сыер сауган Дан ордены бүләге иясе Әлфия апа, Таулар авылының лаеклы ялдагы мөгаллимәсе Фәйрүзә апа, шулай ук лаеклы ялдагы табиб-педиатр Маһинур апа Сәхәбиева, Таулар клубы мөдире Илүзә апа һәм башкалар бар иде. Кайчандыр гөр итеп эшләгән бу апалар бүген барысы да – авылның ак яулыклы матур әбиләре инде. Сөйләшеп сүзләре бетмәде аларның.
Боерган китапханәсе мөдире Флүзә апа Сәлимова сүзләренчә, мондый очрашулар авыл халкына шулхәтле кирәк.
Мал-туар асраучылар бетеп барса да, без мондый электән килгән йолаларыбызны онытырга тиеш түгелбез. Алар белән без күршелекне, туганлыкны истә тотабыз, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә кирәк булуны искә төшерәбез.
«Угыз коймагы» йоласы – элек-электән килгән гореф-гадәт. Электән авыл халкы: «Быел да сыерыбыз буаз булды, Аллаһка шөкер, тамагыбыз тук булыр, табыннарыбыз сыйлы булыр», – дип шатланышкан. Сыерлары бозаулагач, берәм-берәм, угыз эретә, угыз ризыклары белән бер-берсен сыйлый башлаган. Шатлык уртаклашу йоласы инде бу «Угыз коймагы» бәйрәме», – ди ул.
«Малларыбыз булса, без тук. Алдагы көннәрдә хәлләре булган авылдашларыбызга маллар тотарга, муллыкта яшәргә язсын, – дип куәтләде аның сүзләрен Фәйрүзә апа да.
Бәйрәмнең үз артистлары да бар иде – Колыш авылыннан Гөлсәрия апа Сәхәбиева һәм Боерган авылыннан Сәетнур Мөхәммәтшиннар шигырь укыды.
Кабат табын артына утырыштык. Анда исә нәрсә генә юк: чөгендер белән оеткан, китеп алырлык куе катык, кызыл корт, угыз тәкәсе, төрле-төрле пироглар, коймак, сөтле чәй. Сыер – үзе бер дәүләт, диләр бит. Бу кадәр нигъмәт биргән сыерга, чыннан да, мәдхия җырларлык.
Чәйләп алгач, без, озак тормыйча, юлга кузгалдык. Өйдәгеләрне сыйларга дип, коймак һәм угыз тәкәсен үзебез белән дә төреп бирделәр. Апалар исә гөрләшеп табын артында утырып калды. Һич шигем юк – көндезге бәйрәм кич утыруга да тоташып киткәндер.
Әлеге сый-хөрмәтнең сәбәпчесе булган галиҗанәп сыер белән бозауны да барып күрмәкче идем әле. «Күз тия» дип, рөхсәт итмәделәр. «Кунак булсаң, тыйнак бул» дип, хуҗалар сүзеннән уза алмадым.
«Мал-туар белән бәйле йолаларыбыз бик күп»
Әлеге күркәм йолабыз хакында сөйләвен үтенеп, фольклорчы галимә Фәнзилә Җәүһәровага мөрәҗәгать иттем.
Фәнзилә Хәкимовна сүзләренчә, угыз белән бәйле йола – күчмә традицияләребез нигезендә барлыкка килеп, хәзергәчә дәвам итә торган йола-гадәтләребезнең берсе.
«Угыз ашы» – гаилә йола-гадәте буларак сакланып калган. Чөнки һәр хуҗалыкның сыеры үз вакытында, башлыча язга таба бозаулый. Сыер, бозаулаганнан соң, берничә көн дәвамында витаминнарга бай угыз сөте бирә. Менә шушы «Угыз ашы»на (кайбер якларда «Угыз коймагы», «Угыз бәйрәме» диләр) муллаларны, туган-тумачаны, күрше-күләнне чакырганнар. Аксубай, Чүпрәле якларында бу йоланы әле дә уздыралар. Анда угыздан «угыз куырыгы» эшлиләр. Угызның сөтеннән ясалган эремчекне табада куырып алалар да, шушы угыз куырыгы белән күршеләрне, туган-тумачаны кунак итәләр, сезгә насыйп маллар булсын, сыерыгызны сөте кимемәсен, гаиләгездән бәрәкәт китмәсен дип, матур теләкләр теләшәләр. Угыз куырыгын, сәдака итеп, ялгыз карчыкларга да илтәләр.
Йоланы «йорттан бәрәкәт китмәсен, яңа туган бозау, аны тапкан сыер сәламәт булсын һәм гаиләгә насыйп ризыклар бирсен» дигән изге ниятләр белән уздыралар.
Әле тагын халкыбызның «Май ясины» дигән йоласы да бар. Тана бозаулап сыерга әйләнгәч, яки икенче, өченче бозавын китергәннән соң, сыерның сөтләрен җыеп барып каймак ясыйлар, аннан май язалар да «Май ясины» йоласы уздылар. Ни өчен «Май ясины» дип атала, чөнки беренче майга Ясин укыталар. Анысы инде аш кебек үтә. Монда да төп максат – теләк теләү.
Гомумән, төрки халыклар сөткә бик үзенчәлекле карый. Сыер сөте – туклану чыганагыбызның берсе. Шуңа да безнең мондый мал-туар белән бәйле йолаларыбыз бик күп, – дип аңлатты Фәнзилә Җәүһәрова.