Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай районындагы коточкыч янгынның шаһите: «Бер баланың кычкырганын ишеттем...»

Бүген Тукай районы Сәет авылында коточкыч янгында 7 кеше һәлак булды. Гаиләдә 4 бала үлде, шул балаларның әниләре генә исән калды. «Интертат» журналисты фаҗига булган авылга барды.

news_top_970_100
Тукай районындагы коточкыч янгынның шаһите: «Бер баланың кычкырганын ишеттем...»

Әлеге гаиләдә 8 кеше (шуларның 4се балалар) яшәгән. Йортта янгын булуын кисәтүче җиһаз булган. Полиция хезмәткәрләре «гаилә имин булмаган» дигән хәбәр чыгарды.Тик «Интертат» хәбәрчесе гаилә турында авыл халкыннан бер генә начар сүз дә ишетмәде. Исән калган Ильмира Гарданова да, аның әнисе Гүзәлия Гайнетдинова да, ире Айнур да «Ирек» хуҗалыгында эшләгәннәр. Бу гаиләдә Ильмираның абыйсы Илмир Гайнетдинов та яшәгән. Алар барысы да һәлак булган. 

Балаларның олыларына  9 һәм 10 яшь булган. Алар Теләнче Тамак авылындагы коррекцион мәктәп-интернатында белем алганнар. 7 һәм 4 яшьлек ике бала Сәет авылындагы балалар бакчасына йөргән.

Авыл халкы сөйләвенчә, балаларның әниләре тавыклар ашатырга сарайга чыккан булган, шуңа гына янгыннан котылып калган. Аңа  – 29 яшь. «Әтиләре дә урамда булган, ул балаларны коткарырга дип йортка йөгереп кергән, ләкин кире чыга алмаган инде», – дигән сүзләр дә ишетелде. 

Гаиләнең күршеләре Лилия Гарипова янгынны күргән беренче кеше булган. Алар бу авыл кешеләре түгел, әмма кайтып йөриләр.

– Кияве, балалары белән сөйләшеп, бакчада йөри идек. Бик шаян, әйбәт балалар, – дип елап җибәрде Лилия. – Иң бәләкәе – кызына 3 яшь тә тулмаган иде, иң олы малаена 10 яшь.

Сез авылда идегезме?

– Без кайтып кына кердек. Мин күрдем. Беренче шалтыратучы мин булдым. Мин кайтканда йорт яна башлаган иде инде. Кара төтеннәр чыга башлаган иде, мин андый масштаб турында уйламадым да! Төтен ишектән аз гына чыга иде. Аннары мин кердем, кызлары Эльмираны күрдем. Анда әби, малае, кызы Эльмира, кияве 4 балалары белән яшәде. Эльмира су эзләп йөри иде. «Эльмира, балаларың кайда?!» – дим. Бер баланың кычкырганын ишеттем... Ишекне ачып җибәргән иде – анда кара төтен... Анда керерлек түгел иде. Мин телефонга йөгердем – мәйтәм, тизрәк шалтыратырга кирәк. Машинага килеп җиткән идем. Борылып карасам, теге яктан яна... Аннары үзебезнең өйне карый башладык инде... Дәү әбинең өе. Без ялларда гына киләбез.

Бер генә кычкырды. Бер баланың кычкырганын ишеттем. Анасы ишекне ачты, анда керерлек түгел иде. Белмим – кердеме, юкмы.

Ә нигә барысы да өйдә булдылар икән?

– Әбәт вакыты, мөгаен, балалар йоклагандыр...

Лилия Гарипова әйтүенчә, янгын сүндерүчеләр килгән, әмма янгын бик көчле булган. «Ярты сәгатьтә янып бетте...» – ди ул.

Лилия Гарипова әле узган ялларда гына үзенең улының һәлак булган малай белән бергәләп велосипедта йөрүләрен, әлеге гаиләдәге балаларның барысының да ачык йөзле, шат күңелле булуларын искә алды.

«Барысы да ачык күңелле балалар иде. Күргән саен әллә каян кычкырып исәнләшәләр иде», – диде ул.

Гаиләнең ни өчен берара социаль яклау бүлегендә учетта торуын сорагач: «Эчеп йөри торган гаилә түгел иде, әбиләренең азрак булгандыр инде эчүе. Без монда тормагач, бер начар әйбер дә әйтә алмыйм. Ләкин балаларның әти-әниләре эчми иде», – дип җавап кайтарды.

Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт  Сәүбәнов фаҗигале һәлак булган мәетләргә ясин чыкты. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100