Тукай районы хәрбие тарихы: «Үзебезнекеләрне коткарганда, барысын җир белән тигезләдек»

Махсус хәрби операция ветераны Эдуард Тарзимин алгы сызыкка аның игезәк туганы хәбәрсез югалгач китә. Ул танк экипажы командиры була, дошманга каршы аяусыз көрәшә һәм «Батырлык өчен» медале ала. Ләкин җитди яраланганнан соң өенә кайтырга мәҗбүр була. Хәзер ул башка ветераннарга һәм алгы сызыкта туганнары югалучыларга ярдәм итә.
«Игезәге хәбәрсез югалганнан соң контракт белән китә»
Эдуард Тарзиминга 47 яшь. Тукай районының Суровка авылында яши, сугышларда катнашуы өчен күп бүләкләргә ия. Авыр яралану аңа хезмәтен дәвам итәргә мөмкинлек бирми. Хәзер ул Ватанга тылда хезмәт итүен дәвам итә, «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалында социаль координатор булып эшли.
«Мин Башкортстанда тудым, ә армиядән соң Татарстанга күчендем. Ангарскида эчке гаскәрләр спецназында хезмәт иттем. 2000 елда демобилизацияләндем, аннары юридик белем алдым һәм гражданлык эшләре буенча гомуми практика юристы булып эшли башладым. Өйләндем, хатыным белән 11 һәм 14 яшьлек 2 ул тәрбиялибез», – дип сөйли ул.
Махсус хәрби операциягә (СВО) беренче булып аның игезәге Валерий Тарзимин китә. Ул контрактны 2022 елның сентябрендә имзалаган. Декабрьдә аның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә.
«Мин туганымны табарга тиеш, дип карар кылдым. 2023 елның апрелендә шулай ук контрактка кул куйдым. Әни әлеге карарым турында мин контрактка кул куйгач кына белде. Хатыныма китүемә 1 көн кала хәбәр иттем. Аларның мине үгетли башлауларын теләмәдем», – дип уртаклашты хәрби.

Эдуард Тарзимин тәкъдим иткән фото
«Егетләр рациядән: «Ут белән ярдәм итегез, артиллерия белән ярдәм итегез!» – дип кычкырды»
Ул Кара диңгез флотының диңгез пехотасына эләгә һәм алга таба танк экипажы командиры итеп билгеләнә. Хезмәте вакытында ул Запорожье өлкәсенең Работино бистәсендә була.
«Мин «Тарзан» позывное алдым. Бу – гаилә традициясе. Без бит Тарзиминнар, шуңа күрә шундый позывной. Минем бабам Бөек Ватан сугышында катнашкан, ул да «Тарзан» булган. Бу – безнең өчен талисман кебек. Минем энем Валерий үзенә башка позывной сайлады. Мин алгы сызыкта булганда, абыемның 2022 елның 27 декабрендә һәлак булуын белдем. Без аны 2023 елның ноябрендә генә җирли алдык», – дип сөйләде Эдуард.
Бик яхшы хезмәте өчен Эдуард күп бүләкләргә лаек була, «Батырлык өчен» медале аеруча үзенчәлекле – аны дошманны тар-мар иткән өчен бирәләр.
«Безнең егетләр чолганышка эләкте. Егетләр рациядән: «Ут белән ярдәм итегез, артиллерия белән ярдәм итегез!» – дип кычкырды. Янәшәдә безнең экипаж гына иде. Безгә координатлар бирделәр, һәм без ярдәм итәргә киттек. Безнең тулы боекомплект бар иде, һәм без анда барысын да җир белән тигезләдек. Күпме тере көч һәм техника юк ителгәнен санап та булмады. Аннары, кайткач, командир «барлык егетләр дә сезгә бик рәхмәтле» диде», – дип искә ала ул.

© Эдуард Тарзимин тәкъдим иткән фото
«Штурмовикларга иң куркынычы, диләр, ләкин танклар – дошманның иң беренче максаты»
Бераздан Эдуард штурмовикларга күчә, чөнки алга таба, алар хәрәкәт иткән юнәлештә, танкларда үтү мөмкин булмый инде.
«Штурмовикларга барыннан да куркынычрак, диләр. Ләкин ышаныгыз, танклар – дошманның иң беренче максаты. Шулай булгач, ял итеп булмады», – дип шаярта ул.
31 август көнне командир каты яралана. Ул чагында аларның батальонына «HIMARS»тан ут ачалар.
«Мин ул вакытта исән калган бердәнбер кеше идем. Кыйпылчыклы җәрәхәтләр алдым, башым, кулларым, аякларым, аркам пеште. Мине тиз таптылар, егетләр оператив эшләделәр – алар булмаса, мин һәлак булыр идем. Күп кан югалтттым һәм тиз хәрәкәт итәргә кирәк иде», – дип сөйли ул.
Госпитальләрдә дәвалану башлана. Хәрбине өлешләп диярлек җыялар. 2024 елның ноябрендә аны комиссовать иткәннәр.
«Яраланган вакытта аяк мускулларының бер өлеше өзелә. Мин инвалид статусын алдым, таяк белән йөрим. Ләкин бу миңа комачауламый. Хатынымның, балаларымның һәм барлык туганнарымның ярдәме миңа күп көч бирә», – диде Эдуард.

© Эдуард Тарзимин тәкъдим иткән фото
Быел февральдә ул эш эзләү турында уйлана, һәм аңа шунда ук «Ватанны саклаучылар» фондында вакансия тәкъдим итәләр. Шулай итеп ул социаль координатор була.
«Фонд мине үз гаиләсенә кабул итте. Миңа бу коллективта күпкә җиңелрәк булып китте. Алар миңа яраланганнан соң сынырга ирек бирмәде. Миңа хәтта психолог ярдәме дә кирәк булмады. Минем координаторым Айгөл Шабакаева – үзе психолог кебек. Фондның Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Любисовнага (Удачина – ред.иск.) да рәхмәт белдерәсем килә – ул шунда ук миндә потенциал күрде һәм артык сөйләшүләрсез эшкә алды», – дип уртаклашты ул.
Эдуардның карамагында берничә дистә егет, һәм һәрберсенең үз авыртуы, үз проблемалары һәм Җиңүнең үз тарихы. Ул аларның барысы өчен дә ышанычлы иң, яңа тормыш башлау өчен терәк була.
Ветеран карамагындагылар арасында махсус хәрби операция (СВО) катнашучылары гына түгел, һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары һәм аналары да бар.
«Кайчак миңа кичләрен, ялларда шалтыраталар – мин һәрвакыт элемтәдә, беркемне дә ташламыйм. Шалтыратулар төрле була, кайвакыт сугышчы элемтәгә чыкмый – аның туганнары шалтырата, аны табуны сорыйлар. Мин үзем мондый хәлдә булдым һәм аларны бик яхшы аңлыйм. Монда гади кеше ярдәме мөһим», – ди ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Һәлак булган хезмәттәшемнең әнисен кайгыртам – аңа улын онытмаулары бик мөһим»
Эдуардның фонд карамагындагыларга мөнәсәбәте бертигез җылы, ләкин бер хатын-кыз бар. Ул аңа башкаларга караганда бераз күбрәк игътибар бирә.
«Мин үземнең һәлак булган хезмәттәшемнең әнисенә ярдәм итәм. Ул да миңа улы кебек карый. Бәйрәмнәрдә һәрвакыт кунакка чакыра. Мин махсус аның социаль координаторы булырга сорадым. Ул күбрәк мораль ярдәмгә мохтаҗ, ә болай утын белән, ниндидер хуҗалык әйберләре белән ярдәм итәбез», – дип уртаклашты ветеран.
Башка хезмәттәшләре ялга кайткач, җыелып, тәм-томнар сатып алалар һәм әлеге ана янына баралар – бу алар өчен яхшы традициягә әверелгән.
«Ул безне һәрвакыт көтә. Аңа улын истә тотулары, аның турында сөйләүләре бик мөһим. Аның өчен бу бүләкләргә караганда мөһимрәк», – дип сөйли Эдуард.

© Эдуард Тарзимин тәкъдим иткән фото
«Фонд командасында шундый кеше эшләве белән горурланабыз»
«Быел 4 майда без Казанга бардык, анда Мәңгелек утның бер өлешен алдык һәм Яңа бистәгә алып килдек, анда махсус хәрби операциядә һәлак булганнар хөрмәтенә мемориал ачтык – таш плитәләрдә аларның исемнәрен мәңгеләштердек. Без анда Мәңгелек ут кабыздык. Хәзер безнең сугышчан туганнарыбызны искә алу өчен җыелыр урыныбыз бар. Бу чарага Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде. Бездә геройларны хәтерлиләр, онытмыйлар», – дип уртаклашты ул.
8 июньдә, Социаль хезмәткәрләр көнендә, Эдуард Тарзимин Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан башлыгы белән кабат очраша. Ветеран бу чарада социаль хезмәткәр буларак катнашмаган, нәкъ менә үзенең һөнәри бәйрәмендә ул Рөстәм Миңнехановның кулын кыса алган.
«Күпләр сезнең, социаль хезмәткәрләрнең, нинди мөһим миссия башкаруыгызны аңламый. Сезнең эшегез бик катлаулы һәм мөһим, сез ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшлисез», – дип билгеләде ул чакта Татарстан Рәисе.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Ватанны саклаучылар» фонды филиалы җитәкчесенең социаль ярдәм буенча урынбасары Альбина Хәмитова эшенең беренче көннәреннән үк фонд кайгыртучы ветераннар белән ныклы элемтә урнаштыруы, аларның ышанычын һәм хөрмәтен яулавы турында сөйләде. Бу эштә аңа шәхси тарихы да ярдәм итте, дип билгеләп үтте ул.
«Эдуард фонд филиалына хәрби тәҗрибә һәм ветераннар һәм аларның гаиләләре очраша торган проблемаларны тирән аңлап килде. Аның тырышлыгы белән күп кенә ветераннар тулы канлы тормышка әйләнеп кайтырга, җәмгыятьтә үз урыннарын табарга һәм үзләрен кирәкле итеп тоярга мөмкинлек алдылар. Ул аларга посттравматик стресс белән бәйле авырлыкларны җиңәргә, яңа эш табарга, белем алырга һәм иртәгесе көнгә ышаныч булдырырга ярдәм итте. Безнең командада шундый кеше эшләве белән горурланабыз. Эшкә тугрылыгы, профессиональлеге һәм кешелеклелеге аны «Ватанны саклаучылар» фондының алыштыргысыз хезмәткәре итә», – дип сөйләде Альбина Хәмитова.
Чыганак: «Татар-информ», Елена Фенина