Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биклән авылы имамы: «Муллаларга хезмәт хакы түләнми, шуңа күпчелек авылда алар юк»

Тукай районы Биклән авылына сәяхәтем вакытында әллә каян нур чәчеп торган авыл мәчетенә дә кереп чыгарга туры килде. Авылның имамы Мөдәфис хәзрәт Ахунов һәм аның тормыш иптәше, абыстае Әнисә ханым белән әңгәмә корып алырга җитештек.

news_top_970_100
Биклән авылы имамы: «Муллаларга хезмәт хакы түләнми, шуңа күпчелек авылда алар юк»
автор фотолары

«Авыл имамы элекке йолаларга, гореф-гадәтләргә таянып эш итәргә тиеш»

Мөдәфис абый, Әнисә апа, дингә килү тарихыгызны сөйләгез әле?

Әнисә апа:

2000нче елларда мин мәчеткә йөреп укыдым. Ләкин гаилә, тормыш мәшәкатьләре белән дингә ныклап килү озак елларга сузылды. Ике ставкага мәктәптә укытучы булып эшләдем, атнасына 39 сәгать дәресем була иде. Шулкадәр тыгыз эш графигы белән динне бергә алып бару мөмкин түгел сыман тоела иде. Ләкин дингә бассам, киресенчә, бөтен нәрсәгә дә вакытым җитәсе булган. Намаз уку өчен нибары берничә минут вакыт җитә. Хәзер генә моның бер авырлыгы да булмаганын аңлыйм.

Мөдәфис хәзрәт:

Безнең нәселебездә муллалар бар, үземнең бабай да, абый да мулла иде. Минем дә кечкенәдән Коръәнне гарәпчә укырга өйрәнәсем килде. Әнисәнең әтисе (минем бабай була инде)  мәдрәсәдә укыганда, кызык итеп кенә аңа ияргән идем. Кызыксынып китеп, Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсенә читтән торып укырга кердем. Аны 2006 елда тәмамладым. Кулда гел китап булды инде. Эштә дә, машинада да сүрәләр тыңлап, ятлап йөри идем.

Әнисә ханым:

Минем әти шушы туган авылыбыз Бикләндә озак еллар имам булып эшләде.  Аның сәламәтлеге какшагач, Мөдәфиснең мәдрәсә тәмамлаганын ишеткәннәр дә, безне бирегә чакырдылар. Шулай итеп минем туган нигеземә күченеп кайттык.  Ул вакытта Мөдәфиснең пенсиягә чыгарына биш ел бар иде әле. Башта Чаллыга йөреп эшләде, пенсиягә чыкканнан соң имамлык вазифасына ныгытып керешеп китте. 

Мөдәфис абый,  авылга мулла булып кайткач, сезне ничек кабул иттеләр?

Мөдәфис хәзрәт:

Мин яшь чакта распределение буенча эләгеп, Бикләндә өч ел зоотехник булып эшләп киткән идем. Үзем тумышым белән Минзәлә районыннан. Эшләгән чорлардан ук мине әле күп кеше хәтерли булып чыкты. Бәлки шуңа да биредә эшләп китүе артык кыен булмагандыр. Үземә:«Катлаулы авыл инде ул, кабул итәрләрме икән?» - дигән сүзләр ишеттерсәләр дә, килү белән халык тарафыннан ниндидер җылылык тойдым.

Әнисә апа:

Шулай читтән чакыртып китереп, имамны халык кабул итмәгән авыллар күп. Аеруча яшь имамнар кайталар да, мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә укыган буенча гына эш алып бармакчы булалар. Ләкин авыл имамы иң беренче чиратта элекке йолаларга, гореф-гадәтләргә таянып эш итәргә тиеш.

Мөдәфис хәзрәт:

Йолалар бетсә, дин дә бетә. Шуңа йолаларыбызны сакларга кирәк. Һәр якның, һәр төбәкнең дә үз гореф-гадәтләре бар әле ул. Алай ярамый, болай язылмаган дип кенә кырт кисеп яшәп булмый.

Авыл халкының бик бердәм булуы дә ярдәм итә. Мәчеттә төзекләндерү кебек эшләр булганда егетләргә шалтырату белән җыелышып килеп җитәләр. Күләмле, зур чыгымлы эшләргә иганәчеләрне җәлеп итәбез. Менә мәчетебез артындагы бу янкорманы нибары 20 көндә эшләп куйдык. 90 кеше сыярлык бинада хәзер мәҗлесләр уздырабыз, дин гыйлеменә өйрәтәбез.

«Ашка йөрү - үзе бер зур җаваплылык»

Мөдәфис хәзрәт, авыл мулласы шәһәр мулласыннан нәрсә белән аерыла? Сезгә карата нинди дә булса аерым таләпләр куеламы?

Мөдәфис хәзрәт:

Безнең төп бурычыбыз шушы мәчетне тоту һәм авыл халкын дингә өндәү. Ә инде таләпләрне үзеңә-үзең куярга туры килә. Бөтен кеше синең имамлык вазифасында икәнлегеңне белеп торгач, син авылның өлгесе булырга тиеш. Иң беренче чиратта үзеңне, гаиләңне тәртипкә китерергә, дөрес юлдан йөрергә, эшеңне күрсәтергә кирәк. Бары тик шуннан соң гына кешеләрне дә дин юлына өнди башларга хакың була.

Авыл халкы арасында муллалар турында аштан-ашка йөреп, рәхәтләнеп яшәп ята дигән фикер яши.

Мөдәфис хәзрәт:

Ашка йөрү үзе бер җаваплылык бит әле ул (көлә). Беренчедән, ашка баргач, мәҗлеснең нинди хөрмәткә уздырылуына карап, җыелган халыкка дөрес итеп сайланган, үтемле вәгазь сөйләргә кирәк. Коръәнне дә бер генә ялгыш та җибәрмичә, дөрес итеп укырга кирәк. Хәзер белгечләр күбәйде, дөрес укымыйсың дип йөзеңә бәреп әйтергә дә мөмкиннәр.

Имамлык эшендә тагын нинди кыенлыклар белән очрашасыз?

Мөдәфис хәзрәт:

Даими бәйле булу авыррак инде. Авылдан бер җиргә дә китеп булмый. Үз авылыбыз зур, күрше-тирә авылларга да никах, бәби исеме кую мәҗлесләренә йөрергә, вафат булганнарны җирләргә туры килә.

Әнисә ханым:

Әле менә санаторийга ял итәргә дип 11 көнгә барган иде, башка алыштыручысы булмагач, шуннан ун тапкыр кайтырга туры килде үзенә.

«Дин юлына баскач, кеше акча турында артык уйланмый торган дәрәҗәгә барып җитә»

Муллаларга хезмәт хакы түләнми дип беләм. Авыл мулласы нинди акчага көн күрә?

Мөдәфис хәзрәт:

Аллаһка шөкер, пенсия алып торабыз, абзарыбыз тулы мал-туар.

Әнисә ханым:

Ирем имамлык итә башлагач та, көн саен чыгып китә башлады. Гел бер тиен акчасыз, шундый зур хезмәт башкара бит бу дип уйлана идем. Ул вакытта ничектер шулай кабул ителгән әле. «Бу вазифаны ышандырып алып калгач, матур итеп эшләргә, мәчетне матур итеп тотарга кирәк», - дип әйтә иде.

Ләкин дин юлына баскач, кеше акча турында артык уйланмый торган бер дәрәҗәгә барып җитә икән. Мин үзем дә хәзер балалар белән эшлим. Миннән дә еш кына: «Сезгә укыткан өчен акча түлиләрме соң?» - дип сорыйлар. Түләмиләр, миңа ул акча кирәк тә түгел. Шул эшләгән эшеңә юанып, шуннан рәхәтлек, тәм табып яшисең.

Мөдәфис хәзрәт:

Әле бүген Круглое Поле бистәсеннән бер яңа кеше: «Ай-яй матур мәчетегез», –  дип килеп керде. Чит кешеләрдән шундый сүзләр ишеткәч тә күңел була инде. Тырышлыгым юкка түгел икән дип уйлап куясың.

Сез инде өлкәнрәк буын, ә менә авылларга эшләргә кайткан яшь муллалар ничек яши икән?

Мөдәфис хәзрәт:

Аларга да хезмәт хакы түләнми. Шуңа да күпчелек авылларда бүген имамнар юк инде. Чөнки үзегез үк әйттегез, яшьләргә ниндидер акчага яшәргә, гаиләсен туендырырга кирәк. Мәсәлән, безнең дә мәчеткә йөрүчеләрнең 90 проценты яшьләр. Алар барысы да динне яхшы белә. Араларында Ислам университетында укып йөрүче бер егетебез дә бар. Ләкин яшьләр авылга кайтып, имамлык вазифаларына алынырга атлыгып тормый. Эш белән динне бергә алып бару кыен булачагын аңлыйлар. Күбесенең 3-4 бала, аларны туендырырга, кеше итәргә кирәк.

Мулла үзе башкарган хезмәтләр өчен акча алырга тиешме?

Мөдәфис хәзрәт:

Сәдаканы кеше сине хөрмәт итеп бирә бит. Әгәр дә алмасаң, ул кешене кимсетү булыр иде. Алмый китсәң, кешесенә карата гына ала икән бу дип уйлаулары да бар. Кеше сәдаканы алдан әзерләп куеп, чын күңелдән бирә бит инде аны. Без, шәхсән, ул сәдакага мохтаҗ түгел, халыкның ихлас күңелдән биргән сәдакалары шушы мәчеткә китеп бара. Ул акчалар газына, утына түләргә җитә, авыл зур булгач, башка чыгымнарга да артып кала. Әле менә кичә генә мәчет территориясенә 40 меңгә видеокүзәтү камералары куйдырдык. Кеше күмәкләп җыела торган урыннарда янгын сигнализациясе буенча да махсус таләпләр бар. Ут чыга калса, ул турыдан-туры Чаллыдагы диспетчерга хәбәр сала торган булырга тиеш.  Якын арада шул сигнализацияне куярга планлаштырабыз. Кыскасы, әлеге эштә чыгымнар да, кәгазь эше дә җитәрлек. 

«Балаларның мәчеткә тартылуы сөендерә»

Әнисә апа, авыл мәчетендә хатын-кызларга, балаларга дин сабагы өйрәтәсез икән. Шул турыда сөйләсәгез иде.

Әнисә ханым:  Бик гыйлемле мөгаллимәбез Маһирә апаның өч-дүрт кешедән торган өч төркеме бар. Электән үк дин сабагы укучы кызларыбызның үзләренең аерым мөгаллимәләре бар. Чөнки укырга күптәннән йөрүчеләр гел бер урында таптанып тора алмыйлар бит, шуңа алар аерым көннәрдә укый. Мәчет янәшәсендә генә торучы, мәдрәсә бетергән бер авылдашыбыз исә быел үзенә 5 кешелек яңа төркем җыйды. Алар дин гыйлемен өйрәнүгә яңа гына керешеп киттеләр әле. 

Балаларыбызның мәчеткә йөрүе безне бик сөендерә. Мин үзем балаларга мәчеттә дин белеме өйрәтәм.  Алар арасында башлангыч сыйныфта укучылар да, 5-6 сыйныф укучылары да бар. Уку дигәч тә, бу гарәп телен өйрәнеп утыру гына түгел. Балаларга әдәп-әхлак темаларына лекцияләр, Ислам дине, пәйгамбәрләр тарихын сөйлибез. 2019 елда уку йортларында Ислам динен укыту буенча форумда булган идем. Анда безгә төрле программалар биреп җибәрделәр. Белем бирүне шул программалар кысаларында алып барырга тырышабыз. Мөхтәсибәтебез дә балалар өчен төрледән-төрле файдалы китаплар җибәреп тора.

Узган ел районыбыз мәктәпләрендә сыйныф сәгатләре уздырып йөрдек. Анда инде дин темасына артык күтәрмичә, күбрәк әдәп-әхлак темасына, ата-анага карата хөрмәт, укытучылар белән үзара яхшы мөгамәләдә булу турында сөйләшүләр алып бардык.

Хәзер ата-аналары динсез буын үсеп җитте. Яшьләр арасында, авылда яшәүләренә карамастан, юньсез тормыш рәвеше алып баручылары да күп. Шуңа да андый сыйныф сәгатьләре уздыру, балаларның күңелләренә аз булса да әхлак нигезләрен салу бик мөһим. Аларның үзләренә дә  ул сүзләрне укытучылары тарафыннан тыңлауга караганда, яулыклы, өлкән яшьтәге әбиләр авызыннан ишетүе күпкә кызыграк.

Җәй көннәрендә балалар белән мәчет яны лагере оештырабыз. Мәчеткә даими йөрүче балаларыбыз җәйне шуңа да көтеп алалар. Мәчеткә беренче аяк басканда берни аңламый торган балалар була алар, бирегә йөри башлау белән барысына да ничектер төс керә. Шул лагерьга йөргән 6-7 яшьлек малайлар  көз көне җыелышып укырга дип килә башлыйлар.

Әле быел балалар бакчасы сабыйлары өчен мәчеткә экскурсия оештырдык. Мәчетебез белән якыннан таныштырдык үзләрен, кечкенә генә бүләкләр өләштек. Кырыклап бала тезелешеп утырды шушында, бик рәхәт итеп динебез турында сөйләштек.

Мөхтәсибәттән дә безне тик тотмыйлар. Төрле викторина сораулары җибәреп торалар. Әле бер укучыбыз шул викторинаның 3 этабын да уңышлы узып, өченче урынны яулау бәхетенә иреште.

Мәчеткә йөри башлагач, гел тиктормас, шук булып күренгән малайлар да үзгәреп китә. Иң якын кешеләрен күргәндәй йөгереп килеп кочаклыйлар алар безне. Урамнан барганда килеп, ике куллап күрешәләр. Мин аларны: «Сез - мәчеткә йөргән балалар икенче төрле. Сез бар кешегә дә үрнәк булырга тиеш», - дип өйрәтәм.

Мәчеттә укулар оештыру балалар арасында телне сакларга да ярдәм итәдер.

Әнисә ханым:

Әдәп-әхлак турында сыйныф сәгатьләре уздырырга дип мәктәпкә менгәч, укытучылары кайбер балаларның татарча аңламауларын әйтте. «Русча сөйләсәгез яхшырак булыр иде», - диделәр. Дөрес, араларында рус милләтеннән булган балалар да бар инде аларның. Ләкин мин: «Юк әле, татарча сөйлим», –  дип, шатырдатып татарча сөйләдем.

Мәчеткә йөрүче балаларыбыз белән дә беренче елларны интегеп беттем. Татарча әйткәнне аңлап бетерә алмыйлар иде. «Мин дә сезнең кебек чиста рус мәктәбендә укыдым, ләкин татарча сөйләшәм. Әйдәгез татарча өйрәнәбез», – дидем.

Татар авылы, татар мохитендә үсүче сабыйларның гел рус теленә күчеп бетүләре борчуга сала, әлбәттә. Берсендә урамнан барам. Балалар бакчасының тәрбиячесе шул нәниләр белән русча сөйләшеп төшеп килә. Шаккаттым. Мәктәптә дә русча укыйлар, уку да рус теленә күчеп беткәч, аралашу да тулысынча русчага корыла инде...

«Авыр хәлдә калганнар киңәш сорап килә»

Мәчеткә күбрәк яшьләр йөри, дидегез.  Элек бабайлар гына дин тота дигән ялгыш фикер бар иде. Андый стереотиплар югалып барамы?

Мөдәфис хәзрәт:

Мәчетебезгә йөрүчеләр арасында бүген 4-5 бабай гына бар.  Калганнары барысы да яшьләр. Бабайларыбыз да шактый иде, барысын да коронавирус куркытып бетерде. Баштарак тыюлар булды бит инде. Шуңа дингә хәзер күбрәк яшьләр тартыла дип әйтер идем.

Шәһәр мәчетләрендә муллалар янына төрле киңәшләр сорап киләләр. Алар үзләренә күрә бер психолог ролен дә үти. Ә сезгә нинди дә булса сораулар белән мөрәҗәгать итәләрме?

Мөдәфис хәзрәт:

Киңәш сорап килүчеләр бар. Мәсәлән, ир-атның хатыны үлеп китә, ул чарасыз кала. Нишлим икән, кая барыйм икән дип киләләр. Балалары үлеп киткән очраклар аеруча авыр инде. Гадәттә, мулла янына бәхеттә йөзеп йөргән кеше түгел, ә менә шул авыр хәлдә калганнар килә инде. Киңәш сорыйлар, укы әле, дога кылгач рәхәт булып китә диләр.

Халыкны дингә җәлеп итү өчен тагын нинди ысуллар кулланасыз?

Әнисә ханым:

Мин, шәхсән, кешегә иң беренче тапкыр мәчеткә аяк басуы бик кыен дип саныйм. Тик торганда гына кеше мәчеткә килеп керә алмый. Шушы мәчет янәшәсенә корылма төзегәч, без 5-6 гаилә берләшеп, зур ифтар ашлары үткәрә башладык. Узган ел көн саен диярлек ифтарлар уздырылды. Шулай итеп, саваплы эшне үз мисалыбызда күрсәттек тә, авылның башка гаиләләре дә шул рәвешле ашлар уздыра башлады. Авылдашыбыз, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева авыл төркемендә алар турында шигъри формада язып, рәхмәт сүзләре җиткереп барды.

Иганәчеләр, авылыбыздан чыккан зур урында эшләүче кешеләр дә ифтар мәҗлесләре оештырдылар. Акчасын бирәләр яки продуктларын китереп тапшыралар да, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен дип без үзебез әзерлибез. Бинабызда аш бүлмәсе бар, бөтен ризыкларны шунда пешерәбез.  90шар кеше җыелган ашлар да, башта үзләре, кабат балалары исеменнән икешәр тапкыр ифтар мәҗлесе уздыручылар да булды.

Мөдәфис хәзрәт:

Узган ел Корбан гаетен Сабантуй мәйданына җыелып, зурлап бәйрәм иттек. Бәйрәм намазыннан соң пылаулар белән сыйланып, чәйләр эчеп утырдык. Халыкның бердәмлеге, якынлыгы шундый чаралардан да башлана дип саныйм. Кайберәүләренең дин турында күзаллаулары үзгәререргә дә мөмкин.

Авыл җирендә күп кеше бер-берсен белә. Үткәндәге репутациясе бик үк шәптән булмаган кеше мәчеткә килергә оялырга мөмкин. Андый кешеләр белән ничек итеп эш алып барырга кирәк?

Мөдәфис хәзрәт:

Мәчеткә кем генә килсә дә, без каршы түгел. Әгәр кеше мәчет бусагасын атлап кергән икән, димәк, яхшы ният белән килгән. Бәлки ул дога кылырга, бәлки мәчетне карарга, ә бәлки тәүбә итеп, башка эчмәскә ант итәргә килгәндер. Андыйларга да мәчет ишеге һәрвакыт ачык. Без аларга сөенәбез генә.

Яшьләр авылда калсын өчен Бикләндә шартлар җитәрлекме?

Мөдәфис хәзрәт:

Безнең авылдан яшьләр китеп тә карамый. Икешәр катлы йортлар салып яшиләр. Шәһәргә барып эшләп йөриләр. Зур мәдәният йортыбыз, спорт мәйданчыкларыбыз бар, гөрләп кибетләребез эшли. Авылыбызда мәдәният йортын каршында эшләп килүче бию түгәрәге аша узмаган егет-кызлар, гомумән, юктыр. Биклән мәктәбендә көрәш буенча тренерлар бик көчле. Кыскасы, авылыбызда рәхәтләнеп яшәү, балалар тәрбияләү өчен мөмкинлекләр җитәрлек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100