Тукай премиясенә кандидат язучылар белән очрашу: Рафис, Ләис, Борис – кайсы лаек?
Габдулла Тукай музеенда Тукай Дәүләт премиясенә әдәбият өлкәсендә булган кандидатларның иҗатлары турында фикер алышу булды. Иҗади очрашуда үз эшләрен балалар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбан, язучы Ләис Зөлкарнәй, Россия балалар шагыйре, прозаик, тәрҗемәче, башкаручы автор Борис Вайнер тәкъдим итте.
«Габдулла Тукай, аның поэзиясе, шигырьләре булмаса, үзебезне татар дип хис итә дә алмас идек»
Кичәне Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова башлап җибәрде:
– Без бу вакытта әдәбият өлкәсендәге уңышларны барлыйбыз, сәнгать өлкәсендәге табышларны ачыклыйбыз һәм кабаттан, бергәләшеп, алар турында фикер алышабыз. 2024 елда әдәбият өлкәсендә түбәндәге шәхесләр тәкъдим ителә: Рафис Корбан («Әхмәров» (2020), «Ватан» (2022), «Алиш» (2023) китаплары өчен; Ләис Харрасов (Ләис Зөлкарнәй) «Узганны кабатлау» китабы өчен, Борис Вайнер – балалар шигъриятенә, проза һәм драматургиягә күпьеллык өлеш керткәне өчен, – дип таныштырды ул.
Кичәне «Татар-информ» онлайн трансляцияләде.
Сүз ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахмановка бирелде:
– Быел Тукай премиясенә 10 кеше дәгъва кылды, алар барысы да – кызыклы, көчле кандидатлар. Без нигезләмә кысаларында шундый фикер алышулар уздырабыз. Һәр номинантның иҗади эшчәнлеге милли мәдәниятебез белән бәйле, аны пропагандалый.
Тукай премиясе нигезләмәсенең беренче пунктына күз салсак, анда киң резонанс тудырган мәсьәләләр турында сүз бара, һәрберсе бу пунктка туры килә. Комиссия утырышы берничә тапкыр була, соңгы утырышы нәкъ 26 апрель алдыннан булачак. 26 апрельдә генә киң җәмәгатьчелек Тукай премиясе лауреатлары исемнәрен беләчәк. Барыгызга да уңышлар телим, иң көчле кандидат җиңсен, – диде ул.
Сүзне профессор, тарих фәннәре докторы Рафаэль Вәлиев дәвам итте.
– Чыннан да, бүген зур бәйрәм. Мәдәният министрлыгында 30 ел эшләдем. 1989 елда бу музейны ачканда, Габдулла Тукайның 100 еллыгы булды. Шушы бинаны бирделәр (Шамил йорты – хәзерге Тукай музее бинасы – авт.). Тукайның юбилее булмаса, бу бина безгә эләкмәс тә иде. Монда шахмат клубы төзергә теләделәр. Реставрация эшләрен башкарып, музей белгечләрен, Мәскәүдән рәссамнарны чакыртып, беренче экспозиция эшләделәр. Аннан соң яңа экспозиция төзелде, бу музейга да инде 40 ел була, Аллаһка шөкер. Минем дә бу эштә катнашым бар дип саныйм. Аның Иске татар бистәсендә урнашуы, Шамил йортының Габдулла Тукай музее булуы – татар халкы, Татарстан өчен зур нәрсә. Габдулла Тукай, аның поэзиясе, шигырьләре булмаса, үзебезне татар дип хис итә дә алмас идек.
Урта Азия илләрендә күп булырга туры килде, анда барысы да Габдулла Тукайны белә, шуның өчен, әйтергә кирәк, ул төрки халыкларны берләштерә. Нигә дигәндә, Тукай шигырьләренең теле дә якын, күбесен аңлыйлар. Апрельдә Габдулла Тукай белән, аның премиясе белән бәйле чаралар шактый күп үткәрелә. Бүгенге көндә әлеге күренекле премияне 241 шәхесебез алган. Алар барысы да тарихта калды, – диде белгеч.
Фоат Галимуллин: «Рафис Корбанның иҗаты халкыбызда шулкадәр киң яңгыраш тапты»
Алга таба быелгы кандидатлар турында фикер алышу башланды. Тәртип буенча, иң беренче итеп, Рафис Корбанның иҗаты турында сөйләштеләр.
КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин:
– Әдәбият өлкәсендә 3 кандидат тәкъдим ителә. Мин гомерем буе прозаны тикшерү өлкәсендә эшлим, шуңа күрә Рафис Корбан иҗатын беләмдер кебек тоела. Сүземне аның турында дәвам иттерәсе килә. Рафис Корбанның портреты астына «балалар шагыйре һәм драматург» дип язганнар. Ләкин ул быел романнар авторы буларак тәкъдим ителә.
Тукай премиясен бирү турындагы нигезләмәнең беренче пунктында ук «җәмәгатьчелек тарафыннан иң яңгыраш тапкан әсәрләр» диелгән. Бу яктан, Рафис Корбанның иҗаты тулысынча шушы пунктка туры килә.
Рафис Корбан – әдәбиятта яңа кеше түгел. Балалар әдәбияты өлкәсендә гаҗәеп зур уңышларга ирешкән шәхес. Аны балалар шагыйре дип таныдылар. Ләкин ул соңгы 10 елда прозаик буларак, романнар авторы буларак ачылып китте.
Совет хакимияте елларында тарихыбызны, үткәнебезне өйрәнү тыелды. 1944 елның 9 августында чыккан карарны гына исәпкә алырга кирәк. Анда бу хакта әйтелә. Халкыбыз өчен зур хезмәт куйган шәхесләрне оныттыру сәясәте алып барылды. Үзгәртеп кору елларыннан соң безнең өчен иң тансыгы – язучыларның үзләре уйлап чыгарган нинди дә булса фантазияләренә корылган әсәрләр түгел, ә бәлки, чын мәгънәсендә яшәгән, көрәшкән, булган шәхесләребезнең язмышы турында белү зур ихтыяҗга әверелде. Рафис Корбан нәкъ менә шул өлкәдә эшли.
Менә, мәсәлән, аның «Әхмәров» дигән әсәре. Икенче Бөтендөнья сугышында хәлиткеч рольне уйнаган кеше – татар разведчигы Исхак Әхмәров була. Чиләбедә аңа һәйкәл тора, Троицкида аны бик яхшы беләләр, зурлыйлар. Хәзер Казан үзәгендә аның исемендәге урам бар. Ерак Көнчыгышта Япония һөҗүм итә калса, дип әйтеп, үзебезнең 40тан артык иң көчле дивизияләребезне тоткан вакытта безгә, ничек кенә булса да, Япония белән АКШны талаштырырга кирәк иде. Менә бу эшне Исхак Әхмәров эшләде. Ягъни Икенче Бөтендөнья сугышында борылыш ясады. Сугыш тәмам булганга инде 80 ел тулып килә. Шушы кеше турында әле рәтләп белгән кеше юк иде. Рафис Корбан шушы тарихны ачып, өстәлебезгә куйды. Хәзер күзләребез ачылып китте.
Яки Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турындагы «Ватан» китабын алыйк. Без, әлбәттә, бу теманы беләбез. Ләкин, шул ук вакытта, бүгенге мәгълүматларга таянып, Муса Җәлилне кеше, шәхес буларак ачу мәсьәләсендә без әле күп нәрсәне эшләргә өлгермәгән идек. Рафис Корбанның әлеге романы менә шушы ихтыяҗны канәгатьләндерде.
Кремль каршында һәйкәл ачылгач, Сибгат ага Хәким «Ә күңелдә минем унике» дигән шигырь язды. Муса Җәлилгә һәйкәл куйдык, калган унбер җәлилчегә дә шундый хөрмәт күрсәтергә тиешбез, дигән мәгънәдә. Аларның һәрберсе – романның үзәк герое булырлык шәхесләр, батырлар. Шуларның икесенә Рафис Корбан әдәби һәйкәл куйды. Бу – кабатлау түгел! Концепциясе, уйланмасы һәм сәнгатьчә хәл ителеше белән мәсьәләне өр-яңадан ачу булды.
Соңгы вакытта үзебезнең зур корифеебыз, галимебез Нәкый Исәнбәт турында әйле-шәйле әсәрләр, мәкаләләр укырга туры килде. 1930 елларга үзегезне куеп карагыз да, ул елларда без нәрсә эшләр идек икән? Шул контексттагы Нәкый Исәнбәтнең кайбер тайпылышларын зурлап, бүгенге көндә аңа карата тискәре фикер тудыру өчен, кайбер каләмдәшләр зур гына эшләр башкарды. Бер үк вакытта Нәкый Исәнбәтне икенче планда – халкыбызның зур галиме, шәхесе буларак ачып биргән Рафис Корбан үз сүзен сәнгатьле итеп әйтте.
Күрәбез, аның иҗаты халкыбызда шулкадәр киң яңгыраш тапты, әгәр Рафис Корбан быел Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булса, беркем дә гаҗәпләнмәячәк, – диде галим.
Равил Рахмани: «Рафисның миссиясе бар: ул дөреслеккә омтыла»
Филология фәннәре кандидаты, Татарстаның атказанган мәдәният хезмәткәре, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Равил Рахмани:
– Әлеге җыелыш спортчылар, боксерлар арасында барган ярышны хәтерләтеп куйды. Минемчә, әдәбиятта мондый ярыш ачу урынлы микән? Монда өч автор бар: Рафис, Ләис, Борис. Әлбәттә, өчесен дә беләм. Кызганыч, бу җыелышка мин Ләиснең һәм Борисның нәкъ менә премиягә дип тәкъдим ителгән әсәрләрен укымыйча, әзерлексез килдем. Рафисны мин соңгы вакытта яхшы беләм. Чыгыш ясавым бик үк гадел түгел, диимме. Ләис алдында да, Борис алдында да гафу үтенәм.
Әдәбиятта яхшы әсәрләр һәм тарихи миссия үти торган әсәрләр бар. Рафисның әсәрләре турында «менә монысы яхшы, менә монысы мондый-тегенди» дип әйтәсем килми. Рафис Корбанның соңгы елларда язылган әсәрләре – вакыйга булырлык әсәрләр. Әйтик, Муса Җәлил. Әлегә кадәр Муса Җәлилне без лаеклы төстә зурлап килдек, Мәскәүдә милләтнең стратегиясе турында сөйләшү булды, анда Чулпан Җәлилне ешрак чакыру турында фикерләр әйтелде. Ләкин аны ешрак чакырырга кирәк түгел, баштан дөреслеккә кайтырга кирәк. Муса Җәлилнең кем икәнлеген ачарга кирәк. Рафис «Ватан» әсәре белән Муса Җәлилнең кем икәнен ачуга таба шактый кыю адым ясады. Бу – әдәбиятта дөреслеккә таба бер адым, дигән сүз.
Бүгенге көндә күпме шигырь языла... Шигырь ул – образлы фикерләү, диләр. Ничек инде? Шәехзадә Бабичны шул образлы фикерләү өчен ат койрыгына асып үтергәннәрме? Университетта «романтик шагыйрь, шуңа күрә» диделәр. Монда бераз чамаларга, уйларга кирәк. Шагыйрь бервакытта да образлы фикерләп, чуалтып, шагыйрь була алмый. Шагыйрь ул тирән фикер әйтә. Халкы язмышы белән генә яши башлагач зур шагыйрьгә әйләнә. Рафисның иҗатын караганда мин шушы нәрсәне тоям: ул милләтне йөрәгенә якын итеп яши белә. Игътибар итегез, 1989 елда Илһам абый Шакиров Рафис Корбан сүзләренә язылган: «Уян, татар, уян инде. Уянырга вакытта җитте!» – дип җырлый иде. Бу җыр да – гади генә. Монда образ да, бернәрсә юк. Илһам абый күпме җырлады, күпме татар шул җырны тыңлап рухланды! Аннары Рафис балалар шагыйре булды. Бүгенге көндә Шәүкәт Галиев та, Роберт Миңнуллин да исән түгелләр. Әлегә кадәр Рафис Корбаннан соң чын-чынлап балалар шагыйре туганы юк. Менә, бәхәсләшегез! Бу – вакыйга, миссия!
Рафис романнар яза башлагач та, мин аны дөреслеккә кайту, халыкка этәреп җибәрү өчен язылган әсәрләр, дип кабул иттем. Мәсәлән, Абдулла Алишны алыйк. Без күпме еллар Муса Җәлил булган батырлык һәм аның янәшәсендәге Абдулла Алишлар турында сүз йөрттек. Бүгенге көннән чыгып йөрткәндә, бу шулай микән соң? Бүген татар мәктәпләре, милләт юкка чыккан вакытта кайсы мөһимрәк икән: Муса Җәлилнең патриотик шигырьләреме, әллә Абдулла Алишның әкиятләреме? Мин ике шагыйрьне чагыштырырга җыенмыйм, ул мөмкин дә, дөрес эш түгел. Ләкин, миссия ягыннан, бүгенге көндә Абдулла Алишның роле зуррак дип уйлыйм.
Бер якта – динебез, Коръән Кәрим булса, икенче якта – милләтебез, Абдулла Алиш әсәрләре. Бала тугач, кемнән башлыйбыз? Абдулла Алиштан. Абдулла Алиш булмаса, без нәрсә укыр идек икән? Шуңа күрә, Рафис Корбан Абдулла Алиш турында язган икән, «яхшы роман» язган икән, дип түгел, Рафисның миссиясе бар: ул дөреслеккә омтыла, дип карарга кирәк.
Шул ук, артык кешеләр турында «Ике роман» китабы. Салих Сәйдәшев – безнең өчен артык кеше. Бу мәсьәлә актуаль түгелмени? Милләт өчен тетрәндерерлек түгелме? Рафис шуңа алынган. Монда яхшы яки начар әсәрләрне куймыйлар. Шушы күзлектән караганда мин, Фоат абыйның сүзләренә кушылам, Рафисны бүгенге көндә шактый көпшәкләнгән милләт культурасы үсешендә этәргеч булыр иде дип уйлыйм, аңа уңышлар телим! – диде ул.
Ләбиб Лерон: «Ләис Зөлкарнәй – үзенең өслүбе, үз юлы булган, һәммәбездән аерылып торган шагыйрь»
Татарстанның халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша Ләис Зөлкарнәйнең шигырен укыды, Ләис Зөлкарнәй шигыренә язылган «Кызыл карлар» җырын кайчандыр эстрадада йолдыз булып кабынып киткән Тамчыгөл Камаева башкарды.
Ләис Зөлкарнәй иҗаты турында Габдулла Тукай исемендәге премия иясе, шагыйрь, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон чыгыш ясады. Ул Ләис Зөлкарнәйнең «Билгесез шагыйрь» шигырен укыды:
– Бу – аның 18 яшьлек вакытта язылган киләчәккә програм шигыре. Халкымның тарихын, киләчәген, үткәнен барлаячакмын дип, ант рәвешендә әйткән шигыре. Безнең күп шагыйрьләрнең өйрәнчек шигырьләре була, ә менә Ләиснең өйрәнчек шигыре юк. «Узганны кабатлау» китабыннан бер өйрәнчек шигырь дә тапмассыз. Бу – камил шигырьләрдән торган шигырь. Ул – үзенең өслүбе, үз юлы булган, һәммәбездән аерылып торган шагыйрь. «Узганны кабатлау» китабында «Алтын Урда» дигән дастан бар, ул китапның өчтән берен алып тора.
Безнең халык бирергә ярата, без югалтырга яратабыз. Башка халыкларга булган әйберебезне, шәхесләребезне бирәбез. Мәҗит Гафуриларны, соңгы вакытларда Әнгам Атнабаевны, Дәрдемәндләрне, Шәехзадә Бабичларны, озакламый Сәгыйть Рәмиевны бирергә торабыз. Сәгыйть Рәмиевны туган авылында да белмиләр! Чөнки элеккедән килгән сәясәт алып барыла, шәхесләр оныттырыла. Кемдер пропагандалый, кемдер елга өстендәге йомычка кебек, һәрвакыт күзгә күренеп тора, кемнәрдер энҗеләр шикелле, су эчендә була. Шуңа бу әйберне аңларга кирәк.
Габдулла Тукайның «Шүрәле»сен безнеке дип йөрибез, «Шүрәле» безнеке түгел инде хәзер. Шүрәле – казахларныкы! Казахлар аны инде акчага сукты. Сөембикә – безнеке, дип йөрибез. Сөембикәне акчага суктылар! Ә безнең акчабыз юк... Без суга алмадык. Безнең бренд булырга тиешле Шүрәле казахларга китте...
Ләис Зөлкарнәй бу дастаннары белән нәрсә әйтергә тели? Безнең шанлы тарихыбыз бар, без аны күз карасыдай сакларга тиеш, ятларга бирергә тиеш түгелбез, ди. «Кулымнан килсә, бу поэмаларны казахларга, үзбәкләргә тәрҗемә иттерер идем. Күрегез, бу җирләр – безнеке! Безнең татарларның эзе, татарлар калдырган җирләр!» – дип телевидениедән чыгыш ясады ул. Каләмдәшебез «Алтын Урда» һәм «Татар җире» дастаннарында да шушы фикерне алга сөрә. Шуңа күрә ул безнең ише шагыйрьләргә дә: «Уяныйк, аң булыйк, булган әйберләребезне бирмик!» – дип әйтә.
Язучылар, шагыйрьләр арасында Равил Фәйзуллин Язучылар берлегенә 23 яшендә иң яшь әгъза итеп алынган иде. 1985 елда, Сибгат Хәкимнәребез, Әмирхан Еникиләребез булган чагында, Ләис Зөлкарнәйне 23 яшендә Язучылар берлегенә тәкъдим итеп алдылар. Бүгенге кандидатлар, монда булган язучылар арасында да Ләис – бездән алда СССР Язучылар берлегенә кергән шәхес. Бу да бик күп нәрсә турында сөйли, – дип йомгаклады ул.
Ләйсән Надыршина: «Ләис Зөлкарнәй иҗатында тарихи хәтер, буыннар, хәтер темасы кызыл җеп булып сузыла»
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Ләйсән Надыршина 1970 еллар азагында татар әдәбияты мәйданына аяк атлаган, эчтәлек һәм форма ягыннан яңарыш чорында үзенең сүзен әйтә алган, әдәбият тарихына кереп кала алган Ләис Зөлкарнәйнең татар әдәбиятына алып килгән яңалыклары, иҗат стилен барлыкка китергән кайбер үзенчәлекләрен билгеләп үтте:
– Ләис Зөлкарнәй татар поэзиясендә хәзерге вакытта да хөкем сөргән шигъри күпкатламлылык, шуңа яшереп, интеллектуаль фикерне бирү тенденциясен башлап җибәрүчеләрдән санала ала. Аның башлангыч чор иҗаты ук 1977 елда язылган беренче шигырьләрендә шундый фикерләр әйтә алуы, һәр шигырендә фәлсәфә ярылып ятуы, сүз-сурәтләрне сүтеп, аның эчке мәгънәләренә төшенергә мәҗбүр итә алуы белән ул интеллектуаль поэзиянең күренекле бер вәкиле булып тора.
Иҗатының тагын бер үзенчәлеге шунда: ул форма өлкәсендә дә эзләнүләргә килә. Әлбәттә, бу яшьлек романтикасы, ашкынуы белән генә чикләнеп калмый, аның белән генә аңлатылмый, форма өлкәсендә эзләнүләре аның иҗат стилен билгеләгән бер үзенчәлеккә әйләнә. Шигырьләрендә психологизм лирик геройның аң агышы рәвешендә формалаштыра, шулар аркылы ул сөйләм шигырен нигезли. Ул аны татар әдәбиятында бер күренеш дәрәҗәсендә үстерә. Аның шигырьләренә хас эчке музыка, аһәңлелек аның ритмик бөтенлелеген тәэмин итә, алар шигырь булып укыла, проза булып укылмыйлар.
Ләис Зөлкарнәйнең иҗатында тарихи хәтер, буыннар, хәтер темасының аңа бәйле мотивларның төп тенденция булып баруын да хәзерге иҗатына кадәр «кызыл җеп» булып сузылуын әйтми китми мөмкин түгел. Инде ул беренче чорында ук «Безнең бабайлар давылдан яралган, без шул давылның дәвамы» рәвешендә фикерләп, аның лирик герое үзен ата-бабалар рухы, киләчәк каршында җаваплы шәхес итеп тоя. Нәселләр хәтере, буыннар арасындагы бәйләнеш, үткәннәргә хөрмәтне ул үзенең бөтен иҗаты буйлап алып бара. Баштарак ул авыл, әти-әни, туган җир кебек образларга багышланган шигырьләрендә хәтер турында язса, шуның аркылы милләтнең киләчәге турында уйланса, аннары ул тагын да тирәнрәк фикерләүләргә кереп, фәлсәфи яктан киңәеп, гомуммилләт яссылыгына чыга.
Аның әсәрләрендә татар тарихында эз калдырган күренекле шәхесләр галереясе калка: Сөембикә, Идегәй, Батырша һ.б. Аның китабын укыган кеше һәр икенче шигырьдә шул шәхесләрне күрә дисәм, ялгыш булмас. Шушы шигырьләрендә үзенең үткен, ерак тамырларын барлап, лирик герой «Без – кем?», «Без кайдан килеп чыкканбыз?», «Тамырларыбыз кайда?» дип уйлана, шигырьнең фәлсәфи куәте арта. Аның шушы китапта урын алган, соңгы елларда татар лиро-эпикасында яңарыш, үсешнең дәвам итүен раслаган «Алтын Урда» бәяны да шул хакта сөйли. Бу әсәрдә күптавышлылык аркылы лирик геройның эчке сызлануына югарыда атап үтелгән шәхесләрнең җан авазлары кушыла. Бу китабы аша, иҗаты аша әдип тарихи хәтерне сакларга, киләчәккә бүгенгедән юлны бары тик тарихны онытмау аша гына табарга чакыра.
Ләис Зөлкарнәйнең иҗатына хас үзенчәлекләр дигәндә, аның шигырьләренә хас ассоциатив образлылык, метафоралар, интертекстуаль бәйләнешләр, импрессионистик алымнар, гомумән, сүзгә игътибар үзенә җәлеп итә. Аны башка шагыйрьләрдән аерып торган үзенчәлекләр булып тора, – диде галимә.
Наилә Ахунова: «Роберт Миңнуллин Борис Вайнерның барлык премияләргә лаек булуын әйткән иде. Бу сүзләрне васыять итеп кабул итәм»
Шагыйрә, тәрҗемәче Наилә Ахунова шагыйрь, тәрҗемәче, драматург Борис Вайнерның әдәбиятка күп еллар өлеш керткәнен, яшь укучыларны әхлакый-эстетик тәрбияләве, тәрҗемәләр ясавы, татар әдәбиятын һәм татар фольклорын популярлаштыруы, Татарстанның талантлы яшьләренә ярдәм итүен искәртте.
– 76 ел гомерендә ул – балалар әдәбияты өлкәсендә, Татарстанда гына түгел, Россиядә дә иң танылган әдипләрнең берсе. Ул Россия укучылары өчен татар шигъриятенең иң яхшы үрнәкләрен җиткерергә тырыша. Һәрхәлдә, татар фольклоры буенча аның пьесалары буенча спектакльләр «Әкият» дәүләт курчак театрында, Оренбург, Бөгелмә, Саранск, Дзержинск, Минскида һәм илебезнең бик күп шәһәрләрендә куела.
Борис Вайнер, беренче чиратта, балалар өчен язган Татарстан шагыйрьләренең иҗатын белә. Мәсәлән, аның «Полотенце семь цветов» китабы Габдулла Тукайның һәм хәзерге заман шагыйрьләренең 20 авторын берләштерә. Йолдыз Шәрапова, Нәкыйп Каштанов һ.б. Кызганыч, кайбер шагыйрьләр безнең арада инде юк. Ул Роберт Миңнуллин белән дус иде. Роберт Миңнуллин аны үзенең иң яхшы тәрҗемәчеләренең берсе дип атады. «Әкият» театрында аның юбилеенда ул Борис Вайнерның барлык премияләргә лаек булуын әйткән иде. Бу сүзләрне васыять итеп кабул итәм. Барысы да чынга ашар дип уйлыйм, барыбыз да моңа өметләнәбез.
Борис Вайнер – тәрҗемәче, драматург, сценарист, балалар һәм өлкәннәр шагыйре генә түгел, ә автор-башкаручы да. Кызганыч, сәламәтлеге какшау аркасында ул бу чарага килә алмады. Сүз уңаеннан, минем әтием Гариф Ахунов – Тукайның якташы, шулай ук Габдулла Тукай премиясе лауреаты. Без Вайнер белән 45 ел бергә, шуңа күрә мин, аның ышанычлы кешесе буларак, ул бу премиягә лаек дип әйтә алам. Борис Вайнер китаплары Татарстан китапханәләре арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча «Елның иң яхшы китабы» номинациясендә 7 тапкыр җиңүче булды, – диде ул.
Альбина Әпсәләмова: «Борис Вайнер татар шагыйрьләренең әсәрләрен илебезнең төрле почмакларында яшәгән укучыларга танытырга мөмкинлек бирә»
«Казан» журналы баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова Борис Вайнер аның иҗади язмышында остаз буларак әһәмиятле роль уйнавын билгеләп үтте.
– Ул – яшь авторларга остаз, укытучы. Безгә юнәлеш биреп торуы – иҗади эшчәнлегенең үзенчәлекле сыйфаты. Борис Вайнер иҗаты – Россия күләмендәге иҗат дип карарга кирәк. Ул халыкара масштабтагы шәхес. Аның әсәрләре мин кечкенә булганда «Веселые картинки», «Мурзилка», «Колобок» журналларында басылып чыга иде. Мин аның шигырьләрен әле дә яттан сөйләп бирә алам. 16 яшемдә минем иң беренче шигырьләр җыентыгы чыкты. Кереш сүзне Борис Вайнер язды. Бу миңа, яшь автор буларак, аның хәер-фатихасы иде. Хәзер инде мин аның әсәрләрен «Казан» журналы битләрендә бастырып чыгара алуым белән бәхетлемен.
Борис Вайнер – татар язучыларының һәм үзенең пьесаларының инсценировка авторы да. Аның инсценировкалары әле дә «Әкият» курчак театрында куела. Борис Вайнер – төрле яктан күпкырлы талантлы кеше, шәхес. Аның искитмәле тәрҗемәче булуын да аерым әйтеп үтәсем килә, чөнки татар шагыйрьләренең әсәрләрен рус телле укучыга популярлаштыру бик мөһим. Татар телле авторлар моны бик яхшы белә. Борис Вайнер тәрҗемә итеп кенә калмый, ул бик күп Россия басмаларында чыга. Ул татар шагыйрьләренең әсәрләрен илебезнең төрле почмакларында яшәгән укучыларга танытырга мөмкинлек бирә. Борис Вайнер кебек басылып чыга торган авторлар бездә бармак белән генә санарлык. Аның исеме кечкенә аудиториягә генә түгел, киң җәмәгатьчелеккә танылган. Борис Вайнерга озын гомер телим, – диде ул.
Музыкантлар Владимир Гаранин, Земфира Валеева, 93нче мәктәп укучылар Виталина Мотовилова, Ульяна Желудякова һәм Амалия Гыйбадуллина Борис Вайнерның җырларын башкарды, Габдулла Тукай шигырьләренең рус теленә тәрҗемәләрен яңгыратты.
«Бу иҗатларны кыска гына вакытта тикшерергә мөмкин түгел»
– Кичәбез озакка барды, гафу үтенәм. Бу иҗатларны кыска гына вакытта тикшерергә мөмкин түгел. Сезгә кичәнең ахырына кадәр сабыр гына утырганыгыз өчен рәхмәт! Кичәне оештырырга ярдәм иткән өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгына, Татарстан Милли музеена, Татарстан Язучылар берлегенә рәхмәтемне җиткерәм, – дип тәмамлады 3 сәгатькә якын дәвам иткән кичәне Гүзәл Төхвәтова.