Тукай премиясе өч түгел, дүрт бирелде, әмма «вау-эффект» булмады
Тукай премиясе лауреатлары Казан Кремлендә Татарстан Рәисе резиденциясенең Тантаналар залында игълан ителде. Быелгы бу үзгәреш үзенә күрә бер эксперимент, әлбәттә. Күрәсең, соңгы елларда лауреатларның сәхнәгә үрмәләп диярлек менүеннән көлүләр артыкка киткәндер. Шуңа быелгы лауреатларга андый сынаулар ясамаска булдылар – алар Рәиснең кулын кысу өчен тип-тигез идән буйлап «йөзеп» диярлек килделәр.
Тантаналы залның беренче рәтендә Ләис Зөлкарнәй, сынчы Кадим Җәмитов, ТР Дәүләт хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова һәм язучы, тәрҗемәче Борис Вайнер утыра иде. Быелгы Тукай премиясе лауреатлары алар. Икенче рәткә лауреат бәхете елмаймаганнар утырган: фотографлар Рамил Гали белән Евгений Канаев, язучы Рафис Корбан, композитор Эльмир Низамов, «Әкият» курчак театрының татар труппасы артистларыннан Рәмзия Фәйзуллина... Өченче, дүртенче рәтләрдә – башка дәүләт бүләкләрен алучылар. Тинчурин театры артисты Лилия Мәхмүтова, ТЮЗ актрисасы Гүзәл Шакирҗанова һәм байтак җырчылар – Эльмира Кәлимуллина, Вадим Захаров, Айгөл Бариева һәм башкалар «Татарстанның халык артисты» исеменә ия булдылар.
Башта Тукай премиясе лауреатлары котланды. Язучы һәм тәрҗемәче Борис Вайнерны «Татар җанлы» дип мактап куйды Рөстәм Миңнеханов. Сынчы Кадим Җәмитов шундый зур дәүләт бүләген алуы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аннары башка бүләкләүләр һәм Рәис белән фоторәсемгә төшүләр...
Көннең чираттагы мәдәни чарасы – Казан циркында. Биредә «Печән базарында» дип аталган театраль-цирк тамаша куелды. Тамаша Тукайның иң популяр балалар әсәрләрен цирк форматында тәкъдим итә. Кәҗә белән сарык булып киенгән клоуннар, күбәләкләр, шүрәлеләр, су кызлары номерлары, атлар («Пар ат» шигыре белән), этләр («Кызыклы шәкерт») белән номерлар. Режиссер – Илгиз Зәйниев. Тукай ролендә – Нурбәк Батулла белән Артур Шәйдуллин.
Барлыгы 16 тамаша планлаштырылган. Көнгә 2 тапкыр күрсәтелеп, 8 көн дәвам итәчәк. Балалар өчен менә дигән цирклы спектакль. Рәхим итегез!
Тукай туган көн – татар интеллигенциясенең бер җыела торган, аралаша торган көне. Соңгы елларда очрашу урыны Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрындагы тантаналы концерт һәм Шигырь бәйрәме иде. Быел бу концерт булмады. Татар интеллигенциясе өлешчә Казан циркында күренде күренүен.
Көтмәгәндә көннең тагын бер матур тамашасын Камал театры бүләк итте. Режиссер Айдар Җаббаров шагыйрә Резеда Гобәева белән бергә «Казанга Тукай кайтты» дип аталган спектакль чыгара иде. Премьера майга билгеләнгән. Кичә чакырдылар – Камал театры спектакльнең ачык репетициясен ясарга карар иткән. Менә бәхет – бер зал халык Камал театрының Кече залында Тукай турында истәлекләргә нигезләнгән спектакль карадык.
Камал театрының Тукай туган көненә матур бүләге өчен рәхмәт! Минем рәхмәтемә күпләр кушылыр дип уйлыйм.
Инде Тукай премиясе турында минем традицион зарлануларым.
Быел Республика хакимияте һәм Мәдәният министрлыгы лауреатлар исемлеген мөмкин кадәр яшерергә тырышты. «Вау-эффект» ясау теләген аңлыйм. Килештем, ярар, сезнеңчә булсын, көтик, дип уйладым. Әмма икенче бер хөрмәтле матбугат чарасы өлешчә серне ачты. Комиссия әгъзаларының берсе «тишкән», һәм алар бигүк тулы хәбәдар булмаса да, эксклюзив бирде.
Ни кызганыч, матбугат чарасын укымаганнардан да «вау-эффект» тоймадым бит. Тукай премиясе социаль яклау премиясенә әйләнеп барганда, аның гомумән кызыгы бетеп бара. Шуңа кызыксынган, эксклюзив табарга тырышкан журналистка рәхмәт!
Быел Тукай премиясен Татарстан Рәисе резиденциясенең Тантаналар залында тапшырылуы эксперимент иде. Әмма аны башка дәүләт премияләре белән бер рәткә кую ни дәрәҗәдә дөрес икән соң? Ул бит башкалардан зуррак, затлырак, кыйммәтлерәк.
Азактан быелгы лауреатларның яшен исегезгә төшерәм. Болай гына. Ләис Зөлкәрнәйгә (Харрасов) 62 яшь, Кадим Җәмитовка 78 яшь, Миләүшә Тәминдаровага 63 яшь һәм Борис Вайнерга 76 яшь. Лауреат ир-атларның җир җимертеп эшләр чаклары үткән инде, ни кызганыч. Былтыр кысканга быел кычкырабыз, ягъни мәсәлән. Эльмир Низамов та картаеп беткәч кенә алырмы икәнни ул премияне? Эх...