Тукай премиясе – кичәге көнебезгә әҗәт түләүме?
Мәдәни күзәтүчебез Рузилә Мөхәммәтова Тукай премиясенең быелгы намзәтләренә күзәтү ясый һәм лауреатларны фаразлый.
«Миңа гына шулай тоеламы, әллә быел Тукай премиясе тирәсендә чагыштырмача тынычмы?» – дип сорады 13 намзәт исемлегендәге 20 «бөегебезнең берсе».
Әйе, тыныч кебек шул, исемлектәгеләрнең берсе: «Быел бармакка бармак та сукмыйм», – диде, икенчесе: «Теләнеп йөргән кебек була», – ди, өченчесе: «Нигәдер мине быел кайларгадыр чыгыш ясарга чакырмыйлар», – дип аптырый, ә бер бөегебез: «Безнең исемне яклап, фәлән-фәләннәр тәкъдимнамә язды», – ди һәм, шул язуның көченә ышанып, тыныч кына көтә.
Күпсанлы сораулар буенча быелгы күзәтүләремне һәм традицион «фаразларымны» тәкъдим итәм.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссия утырышында 2023 елда Тукай премиясенә 13 кандидат тәкъдим ителгән. Алар 6 юнәлештә 2шәрләп (язучылар гына 3әү) бүленгән.
- Быелгы дәүләт премиясенең бер яхшы үзенчәлеге – аның суммасы 1000000 сум булыр, дип көтәбез. Әлегә карары чыкмаган. Әмма булачак, диләр, әллә инде кире уйламасыннар дип, премия суммасын арттыру инициаторы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «алдан кычкырып» та куйды.
Быел Тукай премиясе намзәтләренә күз салсак, төп хис-тойгылар алдагы еллардагы кебек – без 20-30 елга соңга калып барабыз һәм үткән гасыр геройларына бурычларыбызны түлибез кебек. Әйе, алар бүген дә иҗат итә, бүген дә актив тормыш алып бара – һәрхәлдә алар үзләре дә, аларны тәкъдим итүчеләр дә шуңа ышандырырга тырыша. Әмма аларның бүгенге иҗаты көнүзәк тема түгел, аларның бүгенге иҗаты милләт казанышы дип танылмаган. Без бүген башкалар куйган спектакльләргә мөкиббән, башкаларның шигырьләрен укыйбыз, әмма безнең алар алдында бурычыбыз калды, чөнки без алар алырга тиешлене алардан алдагы буынга биргәнбездер, бәлки, йә булмаса, азрак лаеклылар үтеп киткәндер. Ничек булса да булган, кичәге геройларның чираты бүген җиткән. Ә бүгенге геройлар иртәгә ала алырмы?
Кичә ашаганыбыз өчен бүген бурыч түләп яшәсәк, безнең иртәгәге көнебезне корырга рәтебез калырмы? Бүген үзебез дә рухи ач утырып калмабызмы? Кичәге табын бит бүген тамакны туйдырмас.
13 намзәт зур сан түгел, берәмтекләп карап чыгыйк.
Әдәбият өлкәсендә намзәтләр өчәү – өчесе дә кичәге көн геройлары
Әдәбият өлкәсендәге 3 намзәтне алсак, аларның өчесе дә (икесе тәгаен, өченчесен бөтенләй белмим, әмма бу – минем проблемадыр. – авт.) кичәге көн геройлары.
Әдәбият өлкәсендә дәүләт премиясенә дәгъва иткән 3 шагыйрь арасында Флера Гыйззәтуллинаның шанслары зур. Аңа премия алып бирүне Татарстан Язучылар берлеге, Премия бирү комиссиясе әгъзасы Ркаил Зәйдулла үзенең намус эше дип саный. Флера Гыйззәтуллинага 91 яшь. «Мондый шагыйрьнең шушы көнгә кадәр дәүләтебезнең югары бүләген ала алмавы мине генә түгел, бик күпләрне борчый. Монда инде гаделсезлек моменты да килеп чыга», – диелде шагыйрә Тукай премиясенә тәкъдим ителгән идарә утырышында.
Тагын 2 намзәт турында зур мәгълүматым юк.
Популяр җырлар авторы, байтак еллар түрәлек тәҗрибәсе дә булган шәхес Наил Касыймов – Тукайның якташы икән, Тукай-Кырлай мәктәбендә укыган. Шагыйрь «Су буенда учак яна» китабы өчен Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан тәкъдим ителә. Әлеге җырлар җыентыгы 1993 елда һәм 2020 елларда нәшер ителүеннән анда 90нчы елларның популяр җырлары кергәнен чамалыйбыз. Ягъни, «Су буенда учак яна», «Туй күлмәге», «Ак яулыклы әнием» кебек эстрада җырлары турында сүз бара.
Ягъни, китап 1993 елгы булып, 2020 елда кабат басылган булса кирәк. Бу – яңа әсәр дип санала аламыни соң? 90нчы еллар җырлары өчен бүген премиягә тәкъдим ителү ни дәрәҗәдә дөрес – әйтә алмыйм. Тукаебызның «Шүрәле» әкият-поэмасы искә төшә: «...кысканга былтыр кычкыралармы быел». Ә җырлары матур иде Наил аганың, ностальгияне уята.
Себердән татар шагыйрь Шәүкәт Гаделша «Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем – үз җирем» җыентыклары өчен тәкъдим ителә.
2002 елда Якуб Зәнкиев атлы укытучы-язучы 1994 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Иртеш таңнары» романы өчен 84 яшендә Тукай премиясен алган иде. Язучыларның «Бераз читтәге татарларны да уйларга кирәк», дигән матур гамәленең бер чагылышы булгандыр. Ләкин, гафу, хәзер себер татарларының бер төркеме мөстәкыйль тел өчен көрәшә һәм күпмедер уңышка да иреште түгелме соң? Аларны Мәскәү дә, ЮНЕСКО да мөстәкыйль тел дип таныган икән, ә җанисәптә 6 мең себер татары саналган икән, нигә Якуб Зәнкиев исемендәге себер татар премиясен гамәлгә куймаска һәм аны Шәүкәт ага Гаделшага бирмәскә?!
Шәүкәт ага Тукай әдәби музеенда Тукай премиясенә кандидатлар белән очрашуда себер татар телен татар теленең диалекты дип түгел, ә аерым тел дип аерып чыгару турындагы күренешкә борчылуын әйткән. «Бу зурга китмәсме? Кайгырам», – дигән ул. Кайгыруы кайда чагыла? Ни өчен, әле яңа гына бу тема калкып чыкканда, без Шәүкәт аганың ныклы тавышын ишетмәдек? Ни өчен ул һәм аның тарафдарлары: «Без – зур татар халкының бер өлешебез, телебез дә уртак», – дип, матбугатта ялкынлы чыгышлар ясамадылар, нигә «Аерылмыйбыз!» дигән плакатлар белән ялгыз пикетларга чыгып басмады? Нигә «Кардәшләрем, мин бит сезнең шагыйрегез, шигырьләремне татар әдәби телендә язам», – дип, Себердә яшәүче татарларыбызга матбугат аша бөтенесе күререлек һәм ишетерлек итеп мөрәҗәгать итмәде? Татар шагыйре ул җәмәгать эшлеклесе дә булырга тиеш. Халкыбыз галимнәребезгә, язучыларыбызга, аларның төпле сүзенә таяна. Дәүләт премиясе шуларны күздә тотып биреләдер ул.
Театр өлкәсендә намзәтләр икәү – бүгенге һәм кичәге геройлар
«Адәмнәр» спектакле белән «Әкият» курчак театрының иҗат коллективын (Илгиз Зәйниев, Сергей Рябинин, Эльмир Низамов, Дилүс Хуҗәхмәтов, Альбина Шаһалиева) театр үзе тәкъдим иткән.
«Адәмнәр» – бүгенге буынның илебезнең һәм халкыбызның фаҗигале бер чорына иҗади карашы, заманча алымнар белән сурәтләп бирүе. Без алга таба да тарихыбызның бу чорын күрмәмешкә салышып, аһ-ваһ килеп, «башыбызны комга тыгабызмы»? Әллә шушы авыр темага керешеп, шуның аша шәхеснең рухи таркалуы фаҗигасен күрсәтергә алынган яшьләребезнең бүгенге батырлыгын бүген танырга кыюлыгыбыз җитәрме?
Бу – Тукай премиясе нигезләмәсе шартларыннан чыгып карасак, өр-яңа спектакль, ягъни, аның премьерасына 2022 елда гына 1 ел булды һәм, бөтен кагыйдәләргә туры китереп, быел гына премиягә тәкъдим ителә алды.
Тукай премиясе тарихында беркайчан да Татар дәүләт курчак театрының дәүләт премиясен алганы булмаган. «Юк, булмады, беренче чиратта драма театрларына игътибар ителә бит. Югыйсә, безнең дә «Гасырдан озын көн» кебек легендар әсәрләребез булды», – ди «Әкият» курчак театрын озак еллар җитәкләп лаеклы ялга чыккан легендар директоры Роза Яппарова.
Чаллы театрының «Абага алмасы ачы була» спектакленең иҗат төркемен (Фаил Ибраһимов, Рафил Сәгъдуллин, Равил Сабыр) Театр әһелләре берлеге ходатайствосы белән Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдим иткән.
«Абага алмасы ачы була» спектакле 2010 елда сәхнәләштерелгән һәм 2021 елда яңартылган. Премия нигезләмәсе шартлары буенча әсәр тәкъдим ителсә дә, премия намзәтләре турында сүз алып барганда, без шәхесне күздә тотабыз. Команда икән, аның «паровозы», ягъни, премиягә тәгаен лаек булган/саналган шәхес бар. Биредә зур хөрмәткә лаек шәхес, әлбәттә, Фаил Мирза улы Ибраһимов. Чаллы театрына нигезен салган легендар шәхес! Шушы шәхеснең театрда гөрләп эшләгән 25-30 ел гомерендә дәүләт премиясен алмавы кызганыч. Хәзер инде әлеге дә баягы «Шүрәле» әкиятенең финалы искә төшә.
Күз алдына китерегез: театрда хәзер башка вазгыять, башка дөнья, башка концепция, ребрендинка тиң үзгәрешләр бара. Ягъни, 3 сезон яңа тормыш белән яшәгән театр үткән тормышының кадерле бер ядкәрен Дәүләт премиясенә тәкъдим итәмени? Театрларга Тукай премиясен гел биреп тормыйлар, бигрәк тә академтеатр булмаганнарына. Без театрның кичәге көнендә премия бирәбез икән, аңа бүгенге көнен дәүләт премиясе дәрәҗәсендә билгеләтер вакыт җитмәячәк тә. Тагын 30 елдан хөрмәтле яшькә җиткән Олег Кинҗәгулов белән Айгөл Әхмәтгалиеваның бүген куйган спектакльләрен премиягә тәкъдим итүен күз алдына китердем.
Тагын бер нәрсәгә игътибар итик. Әдәбият өлкәсендә дә, театр өлкәсендә дә берәр кандидат – былтыргы. Ягъни, аларга былтыр комиссия әгъзаларының баллары җитмәгән. Искә төшерик, былтыр Нигезләмә буенча 3 лауреат мөмкинлеге була торып, 2 генә лауреат булды. Былтыргы намзәтләрдән Флера Гыйззәтуллина һәм «Абага алмасы ачы була» спектакле үтмәде. Бик нык лаек булса да, үтмәде. Ярар, әдәбият мәсьәләсендә ике язучының берсе сайланды да, шунлыктан икенчесе күләгәдә калды, ди. Былтыр намзәтләр арасында берничә спектакль иде, һәм аларның берсе дә үтмәде. Былтыргы комиссия әгъзалары ялгышканмыни? Быел аларга ялгышларын төзәтергә тәкъдим ителәмени?
Кинематография өлкәсендә намзәтләр икәү
«Күктау», «Байгал», «Исәнмесез?!» фильмнары өчен Илдар Ягъфәров белән Мансур Гыйләҗевны Татарстан кинематографистлар берлеге тәкъдим иткән.
«Заступница», «Осанна», «Святитель» документаль-нәфис трилогия өчен Алексей Барыкинны Казан дәүләт мәдәният институты тәкъдим иткән. Барыкин шунда эшли чөнки.
Мин исемлекне күргәч аптырап киттем – Россия һәм православ чиркәү тарихының бөек шәхесләрен экраннарга чыгарган режиссер өчен Тукай премиясе – бик кечкенә бүләк булмасмы? Алексей Барыкинны, һичшиксез, берсүзсез, Россиянең дәүләт премиясенә тәкъдим итергә кирәк. Республика премияләре нәрсә инде аның өчен? Алсын федераль премияләрне! Ул бит – бер Татарстан халкы өчен генә түгел, бар дөньяның православ халкы өчен хезмәт итә торган егет.
Ә менә Тукай премиясе тарихында татар киносы буенча лауреатлар юк. Татарның милли фильмы булсын дип янып йөргән егетләргә – Мансур Гыйләҗев белән Илдар Ягъфәровка – Тукай премиясен бирү мәсьәләсенә ничек карыйсыз, комиссиядәге асыл егетләр?
«Күктау», «Байгал», «Исәнмесез?!» фильмнарын бер рәткә тезеп карасак, без милли кино темасының хәрәкәттә булуын күрәбез. Кайчандыр чыккан «Күктау»ның очраклылык түгел, ә зур башлангыч булуына инанабыз. Без инде милли киноны башлап җибәргән егетләребезнең эшенә бәя бирә алабыз. Дәүләт премиясен бирү-бирмәү – шул бәябез.
Музыка өлкәсендә намзәтләр икәү
Музыка сәнгате өлкәсендә «Халкым моңнары», «Из коллекции фольклориста: татарско-мишарские песни», «В мире татарской музыки», «Ярулиннарның туган җир җырлары», «Татарская музыка: история и современность», «Нурлат районының татар җырлары», «Очерки по татарской музыке» хезмәтләре өчен Земфира Сәйдәшева һәм Татарстан Республикасы халыкларының җыр-инструменталь традицияләренә керткән өлеше өчен Геннадий Макаров тәкъдим ителгән.
Педагог, музыка белгече, этномузыколог, публицист, сәнгать белеме докторы, Татарстан Республикасы композиторлар берлеге, Россия композиторлар берлеге әгъзасы, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы профессоры Земфира Сәйдәшеваны Татарстан композиторлар берлеге тәкъдим итә. Земфира Нурмөхәммәтовна 1938 елда туган.
Хөрмәтле Композиторлар берлеге җитәкчелеге! Земфира ханым әле генә лаеклы булып өлгереп җиттемени соң? Чират әкрен бара, дисәм, Берлекнең бер кандидат күрсәтмәгән елларын да хәтерлим. Берлекнең гөрләп иҗат иткән яшьләренә, мәсәлән, Ильяс Камал һәм Эльмир Низамовка кайчан чират җитәр икән соң алайса?
Эльмир, дигәннән, мин аның «Әкият» курчак театры командасы белән алу мөмкинлегенә ышанам. Әмма республиканың бүгенге көндә активлык ягыннан 1нче номерлы композиторының Композиторлар берлеге тарафыннан күрсәтелмәве һәм Берлекнең үз шәхесе өчен көрәшмәве кызганыч.
Геннадий Макаров – борынгы музыка кораллары белгече һәм аларда оста башкаручы, фольклорчы, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясе доценты, ТРның керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Аңа 71 яшь. Геннадий Михаилович соңгы елларда яшьләр оештырган төрле белем бирү һәм музыкаль чараларда актив катнаша, лекция дисеңме, осталык дәресеме – уен коралларын күтәреп килеп җитә. Шуңа да мин аны кичәге көн герое димәс идем.
Геннадий Макаровны Тукай премиясенә Татарстан Мәдәният министрлыгының Ресурслар үзәге (элеккеге Фольклор үзәге) тәкъдим иткән.
Рәссамнар дүртәү
– Сынлы сәнгать өлкәсендә милли темага багышланган декоратив паннолар өчен Наилә Кумысникова;
– Татарстанга багышланган сәнгати фоторәсемнәр өчен Фәрит Гобәев;
– Түбән Кама шәһәренең милли архитектура әсәрләре өчен Фирдәвес Ханов;
– Татарстанның агач архитектурасына багышланган 7 томлык альбомы өчен Равил Айдаров тәкъдим ителгән.
Башка иҗатчылар әллә нидә бер булса да, язучы белән рәссам премияне ел саен диярлек ала. Шунысы кызык, язучы – татар язучысы булгач, рәссам «очраклы гына» рус фамилияле булып чыга. Толерантлык өчен. Шуңа күрә, фамилия ягыннан караганда, биредәге дүрт татар фамилиясенең дә шанслары зур күренми.
Дүртесенең берсенә бирик, дип, миннән киңәш сорасалар, премияне Наилә Кумысниковага бирер идем.
Театр һәм декоратив-гамәли сәнгать рәссамы Наилә Кумысникова танылган театр тәнкыйтьчесе Халит Кумысников һәм күренекле татар актрисасы Асия Хәйруллинаның кызы. Бүгенге көндә ул – күн мозаикасы өлкәсендә иң билгеле рәссамнарның берсе. «Наилә Кумысникова күн мозаика сәнгатен яңа дәрәҗәгә күтәрә алды, ул, заманчалаштырып, форманы гына камилләштереп калмады, күп гасырлык традицияләрне үстергән татар милли стилен барлыкка китерде», – дип яза аның турында сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова.
Фәрит Гобәевның сәнгати фоторәсемнәр мәсьәләсенә килсәк, фотосәнгатьнең төгәл билгеләмәсе дә юк түгелме соң? Аның тәгаен сәнгать булуы ни дәрәҗәдә расланган?
Нигезләмәдә «Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге җәмгыять тарафыннан киң танылган, илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары профессиональ осталыгы, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган, үзенчәлекле автор стиленә ия булган, аеруча күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада-цирк, кино сәнгате әсәрләре, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәләренә караган күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә» дип язылган. Кайда монда фото сәнгате яки җәя эчендәге төрләрнең кайсысы эченә керә?
Рәссамнар темасын дәвам итсәк, «Әкият» курчак театрының командасы эчендә менә дигән рәссам, сценограф Сергей Рябинин бар. Мин аның «Адәмнәр» спектакленә курчакларны ничек ясавы турында сөйләвен ишеткәч, бу командага тәгаен Тукай пермиясен бирергә кирәк, дип уйладым. Команда шулкадәр камил – монда язучы-драматург та, композитор да, рәссам да, артистлар да сыйган. Миллилек тә, толерантлык та, актуальлек тә шушы бер намзәткә кереп беткән.