Тукай премиясе кандидатлары нигә халык белән очрашмый башлады?
Тукайның әдәби музеенда Тукай премиясенә кандидатларны халыкка тәкъдим итү традициясе бар. Форматы бик гади – кандидатлар үзләре турында сөйли. Әмма бу чарага бөтен кандидатлар килми булып чыкты. 13 номинантның нибары 8е килгән. Тамашачы килеп утырган, матбугат вәкилләре «көтүебез белән» йөрибез, ә хөрмәтле кандидатлар яки аларның вәкаләтле вәкилләре килеп торуны кирәк санамаган. Җитди түгел бит бу, җәмәгать!
Әгәр иҗат кешесе яки иҗатташлар төркеме үзләрен дәүләт премиясенә лаек дип хәл итеп, Тукай премиясенә тәкъдим ителә икән, алар кандидатлык чорында, ә лауреат булганнары тагын берәр ел мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, китапханәләрдә халык белән очрашып, үзенең олы премиягә лаек булган иҗатын пропагандалап йөрсен иде ул. Халык белән очрашырга да теләмисең икән, яки вакыт тапмыйсың икән, халык сине нигә кирәксенергә һәм синең иҗатың белән рухланырга вакыт табарга тиеш соң? Әйдәгез, бергә-бер: халык - сезгә, сез - халыкка!

«Бу Тукай премиясе нигезләмәсе буенча булырга тиешле чара, Тукай музеенда ул чын ихластан уза торган чара. Монда җәмәгатьчелек, милләттәшләребез җыелып кандидатларны тыңлый. Кандидатлар барысы да лаеклы. Бөтенесе дә зур исемнәр, мәдәният өчен күп эшләгән кешеләр. Кайберләре берничә тапкыр бирелә, кемнәрдер бер бирелүдә премиягә лаек була. Иң мөһиме – кандидатлар исемлегенә кергән икән, димәк, аның казанышлары бар инде. Барыгызга да уңышлар телибез. Иң көчлеләр җиңә», – диде Милли музейның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов. Ул байтак еллар дәвамында Мәдәният министрлыгында бүлек җитәкчесе булып эшләде, нәкъ менә Тукай премиясе темасы да аның бүлеге аша уза иде.
- Казан хореография училищесының иҗат коллективы: Шахнина Т.З., Бородина О.А., Закамская В.М., Мамин-Оглы М.Э., Хантимирова Т.Х. – Татарстан Республикасында хореография сәнгатен саклау һәм үстерүгә керткән өлеше өчен, З. Хәбибуллинның «Сихерләнгән малай» балетын кую (2024 ел, либретто татар халык әкиятләре һәм Тукай әсәрләре мотивлары буенча), шулай ук 2006–2023 елларда «Белоснежка и семь гномов» К. Хачатурян, «Щелкунчик» П. Чайковский, «Аленький цветочек», «Морозко», «Снежная королева» кебек XIX–XX гасыр композиторлары музыкасына куелган балаларга әкияти балетлары сериясен булдыру өчен.
-
«Казанга Тукай кайткан» иҗат төркеме, составында: Зәйниева Резеда Рифат кызы, Җаббаров Айдар Талгат улы, Талипов Эмиль Мансур улы – «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен.
-
Низамов Эльмир Җәүдәт улы – «Кара Пулат» операсы өчен.

Казан хореография училищесы директоры Татьяна Шахнина: «2005 елдан бирле кышкы каникулларда без Опера һәм балет театры сәхнәсендә спектакльләр чыгарабыз. Спектакльләр аншлаг белән уза һәм шул вакыт эчендә аларны миллионлап бала карагандыр. Без үзебезнең соңгы эшебезгә акцент ясадык - «Сихерләнгән малай» спектакле ул. Без аның булуын бик теләдек. 1960, 1972 елларда куелган спектакль тора-бара театр репертуарыннан югалды, безнең аны яңартасыбыз килде. Без бик күп авырлыклар аша үттек, әсәрнең партитурасы югалган булып чыкты, безгә 2 клавир гына бирделәр... Элеккеге куелышларда Тукай әкиятләре белән бергә рус әкиятләре фрагментлары да кергән булса, биредә Тукай поэзиясенә генә нигезләнгән. Монда Баба-Яга юк, аның прототибы Убыр бар. Тылсымчы Умай бар...» – диде ул.
Мин Тукайның кайсы әкиятендә Умай белән Убыр барлыгын белмим. Дәвам итәбез. Хәер, театраль сәнгать юнәлешен дәвам итеп тә булмый икән. Чөнки «Казанга Тукай кайткан» иҗат төркеме дә, Эльмир Низамов та килмәгән иде. Айдар Җаббаров – Тинчурин театрында, Эмиль Талипов Камал театрында шушы көннәрдә премьера чыгара. Сәбәпме – сәбәп! Эльмир Низамов та юк иде, сәбәбе әйтелмәде. Бәлки, Эльмир Низамовны күренекле җырчы Шамил Әхмәтҗанов белән бер блок итәргә кирәктер. Әмма килмәгән кешене анда куйдың ни, монда куйдың ни...
Димәк, әдәбиятка күчәбез. И кадерле язучылар, җан кисәкләрем, алар тулы составта килгән иде. Алар иренмичә очрашуларга да йөриләр, кайда чакырсаң, шунда баралар. Халыкка хөрмәт өчен генә дә бөтен премияне хет өчесенә бүл дә бир!
- Гарипова Илсөяр Вазыйх кызы (Иксанова Илсөяр) – «Үткелләрне үтү – дөнья көтү» шигырьләр җыентыгы өчен.
- Корбанов Рафис Харис улы (Рафис Корбан) – «Әхмәров», «Ватан», «Алиш» китаплары, «Танкистлар» повесте өчен.
- Сираева Лилия Фаис кызы (Лилия Гыйбадуллина) – «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен.

Рафис Корбан: «Җомга көнне Язучылар берлегенең Тукай клубында «Саташкан кәккүк» дип аталган яңа романымның презентациясе була. Ул күренекле композиторыбыз, хаксыз онытылырга дучар ителгән беренче композиторыбыз Солтан Габәшигә багышланган. Ул «Казан утлары»нда басылып чыкты. Язучылар берлегеннән эштән киткәннән соң, мин, прозага күчеп, романнар яза башладым. Аңарчы мин балалар шагыйре булып йөрдем бит инде. Муса Җәлил турында «Ватан» романын, Абдулла Алиш турында «Алиш» романын, разведчик Әхмәров турында «Әхмәров» романын яздым. Әхмәров чыгышы белән Биектау районының Кече Битаман авылыннан – бу минем туган авылым. Ул шәхеснең тарихын өйрәнә торгач, авыл тарихын яздым. Безнең авылга нигез салучыларның берсе минем бабам Вәлит Бәширов һәм Әхмәр Муксинов дигән кеше булган. Әхмәров фамилиясе шуннан чыккан инде. Минем бабамның Зөбәйдә исемле кызы Әхмәр Муксинов улына чыккан булып чыкты. Мин үзем Әхмәров нәселенә тоташам булып чыкты, өйрәнә торгач... Мин дүртенче тапкыр тәкъдим ителәм – Рафис Корбанга булсын дип теләп торыгыз!»

Илсөяр Иксанова: «Үткелләрне үтү – дөнья көтү» шигырьләр җыентыгында минем иң яхшы шигырьләрем тупланган, мин аны иҗатымның сөземтәсе дип әйтә алам. Һәр кеше үз иҗатын югары бәяли торгандыр, ләкин аның иҗатын укучы һәм әдәби тәнкыйть бәяләү кирәк. Мин бу китабымны Тукай премиясенә тәкъдим итүне җәмәгатьчелекнең иҗатымны тануы дип кабул иттем. Иң мөһиме шул!»

Лилия Гыйбадуллина: «Шагыйрь турында үзе түгел, аның шигырьләре сөйләргә тиеш. Китапларым китапханәдә һәм интернет платформаларда сатуда бар...»
Лилия шигырь укыды, күңелнең әллә кай төпкелләренә үтәрдәй тиеп укый белә ул шигырьләрен, сүзләр артык иде.
Кинематографиягә җиттек. Берсе – төркем, икенчесе – аерым шәхес. Икесе дә килгән. Рәхмәт!
- Кинематографистлар төркеме: Барыкин А.А., Суров О.Г., Кашинский Е.И., Емельянов Д.В. – махсус хәрби операция турында документаль фильмнар циклы өчен: «Кормильцы», «Голоса из колыбели», «Дорога», «Казань – Лисичанск».
- Гвоздь Юрий Константинович – Татарстанның күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре образлары галереясын булдырган өчен (И. Шакиров, С. Хәким, Х. Якупов, Х. Бигичев, Х. Туфан, Р. Шәрәфиев һ.б.).

Алексей Барыкин: «Безнең иҗат төркеме өч ел дәвамында кайтарылган территорияләрдә берничә тапкыр командировкада булды. Команда үз алдына киләчәк буыннар өчен нәфис-документаль форматта анда барган хәлләрне зур хроника итеп тасвирлау максатын куйды. Сүз хәрбиләр турында түгел, шундагы гражданскийларны күрсәтү турында бара. анда кешеләр гомерләрен куркыныч астына куеп яшиләр һәм эшлиләр. Без катлаулы шартларда эшләдек һәм яшәдек. Без йөргән машина без киткәч дрон белән җимерелгән булып чыкты, ул көнне шунда булсак безгә дә эләгәсе иде. Безнең эшебез телерепортаж төшерү түгел, нәкъ менә нәфис фильм. Безнең барлыгы 120 сәгатьлек материал бар – биш тәүлек карарлык. Җирле халыкны да, Татарстанның анда эшләгән рәсми затларын да төшердек. Барлыгы җиде фильмыбыз бар, нигезләмә шартларына туры китереп аның дүртесе дәүләт премиясенә тәкъдим ителде».

Юрий Гвоздь: «Минем фамилиям татарча «кадак» дип тәрҗемә ителә. Татарлар дөнья буйлап таралган һәм аларның бөтенесе дә татарча да белми, ни кызганыч. Минем әнием Вафина Галия Кушлавыч авылыннан чыккан - Тукай ягыннан. Шуңа ул минем күңелемдә, яшь барган саен ул көчәя бара. Мин – Татарстанда Кинематография институтын тәмамлап диплом алган һәм Казанга кайткан беренче оператор. «Алтын фонд»ка кергән «Беренче театр» фильмында мин икенче оператор идем, шуннан соң мин татар сәнгатенә гашыйк булдым, рус телле булсам да. Минем туганнарым Аппаковларга барып тоташа – мин шушы тирәлек кешесе. Минем барлык фильмнарым фондларда саклана, төрле тапшыруларда мин аларны куллануларын күрәм».
Музыка сәнгатенә күчәбез. Эльмир Низамов юк иде бит инде. Шуңа музыка сәнгатен Шамил Әхмәтҗанов һәм «Татнефть» хәйрия фонды коллективы... дисәм, алары да юк иде, шуңа Шамил абый милли музыка юнәлешен берүзе тәкъдим итте.

Шамил Әхмәтҗанов: «Гомерем поездда узып китте – поездда «яшәдем». Аллаһка шөкер, 85 яшьлек кешегә тагын күпме кирәк?! Минтимер Шәрипович гомер буе минем «поклонник» булды. «Шамил, «Арча» җырын синең шикелле җырлаучы дә юк», – ди иде. Ул миңа Тукай премиясе турында сүз башлагач, отказ биреп чыгып киттем, чөнки ул вакытта фатир проблемасы да бар иде, ризалашсам фатирсыз калырмын, дип уйладым. Шул турыда сөйләшеп утырганда бервакыт Марсель Галиев: «Шамил абый син дөрес эшләмәгәнсең, Минтимер Шәрипович сине күтәргән, син аның игътибарына дөрес бәя бирә белмәгәнсең», – диде. Хәзер мине премиягә Җыр һәм бию ансамбле тәкъдим итте. Менә медален дә тагып йөрим, минем 16 медалем бар, иң якыны шушысы. 58 ел гомерем ансамбльдә узды, татар халык җырларын җырладым...»
- Әхмәтҗанов Шамил Сабир улы – «Сорнай моңы» дискы составына кергән татар халык җырлары циклы өчен.
- Маганов Наил Өлфәт улы – «Татнефть» хәйрия фонды рәисе, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, коллектив җитәкчесе, һәм иҗат төркеме әгъзалары: Корчагин П.Д., Чавлинов Э.З., Вертелецкий С.Ю. – төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен.
Рәссамнарга да чират җитте дисәм, нибары берәү булып чыкты. Дөресрәге, алар өчәү иде – тәкъдим ителүчеләр диюем. Әмма Рабис Сәлахов та, Рифкат Вахитов та күренмәде. «Мое чувашское Ендурайкино» һәм «И снова о вечном…» күргәзмәләре өчен тәкъдим ителгән Владимир Акимов кына тыйнак кына итеп үз иҗаты белән таныштырды.
- Сәләхов Рабис Мәгалим улы – татар халык җырлары мотивлары буенча эшләр циклы өчен.
- Вахитов Рифкат Мөхәммәт улы – «Тарих һәм шәхес» (1998–2019 еллар) эшләр сериясе белән Татарстан Республикасында сынлы сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен.
- Акимов Владимир Яковлевич – «Мое чувашское Ендурайкино» һәм «И снова о вечном…» күргәзмәләре өчен.

Владимир Акимов: «Мин Ендурайкино авылыннан – анда рус, чуваш, татар гаиләләре яши иде. Күршебездә Әнвәр исемле малай яшәде – ул мине рәсем сәнгатенә этәрүче кешеләрнең берсе булды, гел рәсем ясый идек. Мин бик мавыгып киттем, соңыннан Санкт-Петербургта шул юнәлештә белем алдым һәм Харис Якуповтан Казанга чакыру алгач бирегә кайттым. Бу чакыру минем өчен бик кадерле иде...»
Кичә тәмам.
