Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай премиясе һәм татар әдәбияты: кайбер күзәтүләр

«Татар-информ»ның мәдәни күзәтүчесе Рузилә Мөхәммәтова Тукай премиясе алган язучылар исемлегенә анализ ясады.

news_top_970_100
Тукай премиясе һәм татар әдәбияты: кайбер күзәтүләр
Рамил Гали

Быел Тукай премиясенә намзәтләр арасында 3 язучы, ә киңрәк итеп алсак, 6 язучы бар. 92 яшьлек шагыйрә, 100-150 поэма авторы Флера Гыйззәтуллинаны Татарстан Язучылар берлеге тәкъдим итте. 67 яшьлек шагыйрь, популяр җырлар авторы Наил Касыймовны – Бөтендөнья татар конгрессы. 73 яшьлек себер татары шагыйре Шәүкәт Гаделшаны – Төмән татарлары оешмасы.

35 яшьлек драматург, режисер Илгиз Зәйниев «Әкият» курчак театрының иҗат коллективы составында бара. 62 яшьлек драматург, киносценарист Мансур Гыйләҗев кинорежиссер Илдар Ягъфәров белән бергә татар кинолары белән Тукай премиясенә тәкъдим ителде. 49 яшьлек драматург, журналист Равил Сабыр Чаллы театры спектакленең иҗади төркеме составыында бара.

Язучылар берлегендә Тукай премиясенә кандидат булган язучыларның иҗаты буенча фикер алышканда, рәис урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал: «Монда барыбыз да язучылар утыра. Язучылар берлеге элек тә икене дә, өчне дә тәкъдим итә иде, бәхәсләргә урын бар иде. Язучылар берлеге тәкъдим иткән намзәтне комиссия кабул итми икән, бу нәрсә дигән сүз? Димәк, язучылар белми араларыннан кем лаек икәнен. Алар профессионал түгел. Язучылар берлеге тәкъдим иткән намзәт узмый икән, бу – язучыларга да, Берлеккә дә, аның рәисе Ркаил Зәйдуллага да ышанмау дигән сүз», – дип чыгыш ясады.

Әлеге тема Равил Фәйзуллинның «Татарстан Язучылар берлеге» китабында да өлешчә күтәрелгән: «Тукай премиясенә лаек булган әсәрләрне иҗат итүдә Язучылар оешмасының тәэсире яки файдасы күпмедер, анысы бәхәсле, әмма өләшүдә, ягъни бирелү процессында роле шактый (тәкъдим итү, премияләр комитетында яклау), һәрхәлдә моңарчы шулай булып килде. Дөрес, кайбер елларда Язучылар берлеге тәкъдим иткән кандидатлар лауреатлыкка үтмәгән очраклар да булды».

Тукай премиясенә тәкъдим ителүдә Язучылар берлегенең катнашы булу-булмау темасын дәвам итеп, Хәй Вахит, Туфан Миңнуллин, Зөлфәт Хәким, Гәрәй Рәхимнәр театрлар аша спектакльнең иҗади төркеме составында Тукай премиясе алуын искәртәм.

Күтәрелгән темага мисал буларак, Фәнис Яруллин, Рәдиф Гаташ, Клара Булатова, Миргазиян Юныс, Рафаэль Мостафин, Равил Бохараев, Фоат Садриевларны китерергә мөмкин – алар төрле оешмалар аша үткән, дип беләм, һәрхәлдә, шундый мәгълүматлар бар. Мәдинә Маликова Татарстан Журналистлар берлеге аша үткәнлеге билгеле.

Язучылар берлеге белә, дигәннән, Флера Гыйззәтуллина Язучылар берлеге идарәсе аша үтә алмыйча, төрле оешмалар аша 9 тапкыр намзәт булган, ул хәзер генә Идарә белерлек дәрәҗәгә үсеп җиттемени соң? Әллә компетентлы идарә хәзер генә тупландымы? Бу, әлбәттә, җавапсыз сорау.

Кайбер кызыклы фактлар:

  • 1958 елдан башлап, 64 ел эчендә 72 язучы Тукай премиясе алган.
  • Прозаиклар һәм шагыйрьләр якынча бер тигезлектә – 30лап. Исемлеккә әдәби әсәр язган прозаиклар һәм шагыйрьләр белән бергә Әбрар Кәлимуллин, Нил Юзеев кебек әдәбият галимнәре дә, Марсель Зарипов кебек публицист та, Салават Фәтхетдинов башкарган бер җыры өчен Роберт Рәкыйпов та, китаплар чыгарган дин эшлеклесе Харис Салихҗан да бар.
  • 1961-1965 елларда һәм 1975 елда премия бөтенләй бирелмәгән.
  • 1967, 1970, 1971, 1989, 2012 елларда язучылар алмаган.
  • 2017 ел үзенчәлекле – премияне 2 хатын-кыз язучы: Мәдинә Маликова һәм Розалина Шаһиева, шулай ук, китаплар язган 1 дин эшлеклесе – Харис Салихҗан алган. Ул елны Тәлгать Галиуллин да, Әхәт Гаффар да, Факил Сафин да, Зиннур Хөснияр да тәкъдим ителгән булган.

Тукай премиясе алган хатын-кыз язучылар алтау: Гөлшат Зәйнашева (1991), Лена Шагыйрьҗан (2011), Нәбирә Гыйматдинова (2013), Клара Булатова (2015), Мәдинә Маликова (2017), Розалина Шаһиева (2017).

Иң яшь лауреатлар, ягъни, 50 яшенә кадәр алучылар: Равил Фәйзуллин (35 яшендә), Диас Вәлиев (38 яшендә), Хәй Вахит (42 яшендә), Марс Шабаев (43 яшендә), Гәрәй Рәхим (43 яшендә), Денис Осокин (43 яшендә), Шәүкәт Галиев (44 яшендә), Ринат Мөхәммәдиев (45 яшендә), Мөдәррис Әгъләм (46 яшендә), Илдар Юзеев (47 яшендә), Гариф Ахунов (48 яшендә), Габдрахман Әпсәләмов (48 яшендә), Ркаил Зәйдулла (48 яшендә), Зөлфәт Хәким (49 яшендә), Сибгат Хәким (49 яшендә).

Иң өлкән яшьтәгеләр, ягъни, 80не узгач алучылар: Тәлгать Галиуллин (81 яшендә), Гомәр Бәширов (85 яшендә), Якуб Зәнкиев (85 яшендә), Мәдинә Маликова (82 яшендә), Лирон Хәмидуллин (88 яшендә), Харис Салихҗан (90 яшендә).

Тагын бер кызык искәрмә – Тукай премиясе тарихында 3 язучы Берлекне җитәкләгәндә Тукай премиясе алган. Болар – Ибраһим Гази (1969 ел), Ринат Мөхәммәдиев (1993 ел), Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) (2011 ел). Рафис Корбан да рәис вакытта Тукай премиясе кандидаты булыштырды, әмма премияне ала алмады. Ә Данил Салихов үзен рәислеккә тәкъдим иткәндә, кандидатурамны Тукай премиясенә куймыйм, дип, вәгъдә дә бирде.

Ә хәзер язучыларның Тукай премиясен ничә яшендә нинди әсәрләре белән алганын күзәтик:

1958 елда Тукай исемендәге дәүләт премиясен язучылардан Әхмәт Фәйзи «Тукай» романы өчен алган. Язучыга премия алганда 55 яшь булган.

1959 елда – Габдрахман Әпсәләмов. Ул премияне хәзер дә билгеле «Ак чәчәкләр» яки «Газинур» романнары өчен түгел, «Сүнмәс утлар» романы өчен алган. 48 яшь.

1960 ел. Сибгат Хәким. Урысча тәрҗемәдә чыккан «По зову Ленина» («Ленин фәрманы белән») исемле поэма һәм шигырьләр җыентыгы һәм татар телендәге «Җил исми яфрак селкенми» (җырлар, поэмалар) китабы өчен. 49 яшь.

1960 ел. Хәй Вахит. Камал театры сәхнәсендә куелган «Беренче мәхәббәт» спектакле өчен. 42 яшь. Спектакль бүгенге көндә Фәрит Бикчәнтәев куелышында Әтнә татар дәүләт театрында бара.

1961-65 елларда премия бөтенләй бирелмәгән.

1966 ел. Хәсән Туфан. 66 яшь. «Сайланма әсәрләр» шигырьләр җыентыгы өчен.

1967 елда бер язучы да алмаган.

1968 ел. Нәкый Исәнбәт «Татар халык мәкальләре» өчтомлыгы өчен. 69 яшь.

1969 ел. Ибраһим Гази «Онытылмас еллар» роман-трилогиясе өчен. (Язучы әсәрен гомере буе эшләгән. 80нче еллар ахырында бу әсәр буенча күп серияле телевизион фильм төшерелгән (язучының вафатыннан соң). 62 яшь.

1970 елда бер язучы да алмаган.

1971 елда бер язучы да алмаган.

1972 ел. Фатих Хөсни «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» повесть һәм хикәяләр китабы өчен. 64 яшендә.

1972 ел. Шәүкәт Галиев балалар һәм өлкәннәр өчен шигырь җыентыклары өчен. 44 яшь.

1973 ел. Гариф Ахунов «Чикләвек төше» һәм «Хәзинә» романнары өчен. 48 яшь.

1974 ел. Мирсәй Әмир «Агыйдел» пьесасы өчен. 67 яшь

1974 ел. Әдәбият галиме Нил Юзеев татар шигъриятен өйрәнүгә багышланган китаплары өчен. 43 яшь.

1975 елда премия бирелмәгән.

1976 ел. Диас Вәлиев «Дарю тебе жизнь» («Гомер бүләк итәм сиңа») китабы өчен. 38 яшьтә.

1976 ел. Марс Шабаев «Җикән камыш», «Онытма», «Сине эзлим» шигырь җыентыклары өчен. 43 яшьтә.

1977 ел. Гамил Афзал «Айлы кичләр», «Борылам да карыйм» шигырь җыентыклары өчен. 56 яшьтә.

1978 ел. Равил Фәйзуллин шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен. 35 яшендә.

1979 ел. Туфан Миңнуллин Әлмәт театрында куелган «Ай булмаса, йолдыз бар» драмасы өчен режиссер Гали Хөсәенов һәм актриса Дамира Кузаева белән бергә алган. 44 яшендә.

1980 ел. Илдар Юзеев «Таш диварлар авазы» һәм «Өзелмәс кыллар» поэмалары өчен. 47 яшендә.

1981 ел. Атилла Расих «Язгы авазлар», «Два холостяка», «Сынау», «Ямашев» романнары өчен. 65 яшендә.

1982 ел. Язучы һәм әдәбият галиме, профессор Ибраһим Нуруллин «Тукай» һәм «Габдулла Тукай» китаплары өчен. 69 яшендә. Ул елны бердәнбер премияне ул алган.

1983 ел. Аяз Гыйләҗев «Җомга көн кич белән», «Әтәч менгән читәнгә» повестьлары өчен. 55 яшендә. «Әтәч менгән читәнгә» әсәре буенча спектакль Фәрит Бикчәнтәев куелышында Камал театрында бара.

1984 ел. Гәрәй Рәхим. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повесты буенча куелган «Каһәрләнгән мәхәббәт» операсының либреттосы өчен композитор Бату Мулюков, солистлар Зилә Сөнгатуллина һәм Хәйдәр Бигичев, дирижер Владимир Васильев белән бер командада ала. 43 яшендә.

1984 ел. Әмирхан Еники повестьлар һәм хикәяләр өчен. 75 яшендә.

1985 ел. Нури Арслан «Иделем – илем» шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен. 73 яшендә

1986 ел. Хисам Камалов «Һәркемнең гомере бер генә» һәм «Безне өйдә көтәләр» романнары өчен. 60 яшьтә.

1987 ел. Марсель Зарипов «Поступь моей республики» һәм «Выгодный оборот» очерклар һәм публицистика җыентыклары өчен. 56 яшендә.

1988 ел. Мәхмүт Хәсәнов «Язгы аҗаган» романы өчен. 61 яшендә.

1989 ел. Язучылар алмаган. «Татар халык иҗаты» 12 томлык хезмәт өчен 5 әдәбият галиме (Илбарис Надиров, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Флора Әхмәтова, Ленар Җамалетдинов, Хәмит Ярмөхәммәтов).

1990 ел. Мөхәммәт Мәһдиев «Кеше китә — җыры кала», «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү» повестьлары өчен. 60 яшь.

1990 ел. Ибраһим Салахов «Колыма хикәяләре» романы өчен. 79 яшендә.

1991 ел. Гөлшат Зәйнашева «Илле җыр» җыентыгы өчен. 63 яшь. Гөлшат Зәйнашева – Тукай премиясе алган беренче хатын-кыз язучы. Ягъни, совет чорында бер хатын-кыз язучы да Тукай премиясе ала алмаган.

1991 ел. Әбрар Кәлимуллин «У истоков татарской книги», «Татарская книга пореформенной России» и «Татарская книга XX века» китаплары өчен. Татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы. 66 яшендә.

1992 ел. Мөдәррис Әгъләм «Киләчәккә кайту», «Мин әйттем» шигырьләр җыентыклары өчен. 46 яшендә.

1993 ел. Ринат Мөхәммәдиев «Сират күпере» романы өчен. 45 яшендә.

1994 ел. Нурихан Фәттах «Сызгыра торган уклар» роман-дилогиясе өчен. 66 яшендә.

1995 ел. Фәнис Яруллин «Җан авазы» шигырьләр китабы өчен. 57 яшендә. «Без 6 кандидат идек, 3 премия тиеш булган. Комитетта 26 кеше булган, шуның 20се миңа тавыш биргән. Калган 2 премияне кемгә бирергә дип, яңадан тавыш бирү уздырганнар, ләкин кандидатларның берсе дә кирәк кадәр тавыш җыя алмаган. Шулай итеп, бердәнбер лауреат булып мин калганмын. Беренче булып Ренат Харис шалтыратты. Котлады. Көндәшен котларга көче җитте. Аннары Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин, Илдар Юзеевлар котлады. Әле минем лауреат икәнне комитет членнары гына белә бит», – дип язган Фәнис Яруллин ул көннәр турында.

1996 ел. Гомәр Бәширов «И язмыш, язмыш…» китабы өчен. 85 яшендә.

1997 ел. Ренат Харис «Хисемнең исеме» шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен. 56 яшендә.

1998 ел. Роберт Миңнуллин балалар өчен «Күчтәнәч» китабы өчен. 50 яшендә.

1999 ел. Әхсән Баян «Урланган ай» китабы өчен. 72 яшендә.

2000 ел. Зөлфәт «Ике урман арасы», «Йөрәгемне былбыл чакты» шигырьләр китаплары өчен. 53 яшендә.

2001 ел. Роберт Әхмәтҗанов «Тургай тәрәзәсе», «Кичке кошлар» шигырь китаплары өчен. 66 яшендә.

2002 ел. Себер татары Якуб Зәнкиев 1994 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Иртеш таңнары» китабы өчен. 85 яшендә.

2003 ел. Мөсәгыйт Хәбибуллин «Кубрат хан» тарихи романы өчен. 76 яшендә.

2004 ел. Миргазиян Юныс «Альбатрос язмышы» китабы өчен. 77 яшендә.

2005 ел. Рөстәм Мингалим «Дәрт күлмәге» шигырьләр җыентыгы өчен. 68 яшендә.

2006 ел. Рабит Батулла «Сөембикә», «Кылдан нечкә, кылычтан үткен», «Яралы бүре» тарихи әсәрләре өчен. 68 яшендә.

2006 ел. Равил Бохараев «Бесконечный поезд», «Казанские снега» китаплары өчен. 55 яшендә.

2006 ел. Марсель Галиев «Гомер бизмәне», «Кайту», «Догалы еллар» китаплары өчен. 60 яшендә.

2006 ел. Рафаэль Мостафин җәлилчеләргә багышланган «По следам оборванной песни» китабы өчен. 75 яшендә.

2007 ел. Разил Вәлиев «Иске сәгать дөрес йөри» китабы, «Ядкарь» җырлар җыентыгы өчен. 60 яшендә.

2008 ел. Рәдиф Гаташ «Газәлләр», «Мәңгелек сусау» шигырь китаплары өчен. 67 яшендә.

2008 ел. Җыр текстлары авторы Роберт Рәкыйпов Салават Фәтхетдинов башкарган «Мин яратам сине, Татарстан» җыры өчен җырчының үзе һәм композитор Роберт Андреев белән бергә ала. 72 яшендә.

2009 ел. Зиннур Мансуров «Җәрәхәтле йөрәк җылырак» һәм «Күңелдә фидаи яшәсә» шигырьләр җыентыклары өчен. 60 яшендә.

Зөлфәт Хәким Камал театрында куелган «Телсез күке» спектакле өчен рәссам Сергей Скоморохов, композитор Рим Хәсәнов һәм төп рольне уйнаган Рамил Төхфәтуллин белән бергә ала. 49 яшенә.

2010 ел. Ркаил Зәйдулла «Мәгарә: Шигырьләр, поэмалар» һәм «Ташка ордым башны: Хикәяләр, эсселар» китаплары өчен. 48 яшендә.

2010 ел. Фоат Садриев «Бәхетсезләр бәхете» трилогиясе өчен. 69 яшендә.

2011 ел. Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) «Киек каз юлында», «Тере су» китаплары һәм «Адәм баласы» шигырьләр циклы өчен. 59 яшендә.

2011 ел. Лена Шагыйрьҗан «Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар» һәм «Сагынмаклык: Истәлекләр, багышланмалар» шигырь китаплары өчен. 66 яшендә.

2012 ел. Бу елны бер генә намзәт – «Кол Шәриф» мәчетен төзүдә катнашкан 8 кешелек команда премиягә ия булды. Язучылар юк иде. Намзәтләр арасында Розалина Шаһиева, Клара Булатова, Камил Кәримов, Флера Гыйззәтуллина, Нәбирә Бикчурова, Рауль Мир-Хәйдәров булган.

2013 ел. Нәбирә Гыйматдинова «Мәхәббәттә гөнаһ бар», «Синдә минем хакым бар», «Хатыннар сагышы» китаплары өчен. 57 яшендә.

2014 ел. Вахит Имамов 2 томлы «Утлы дала» тарихи романы өчен. 60 яшендә.

2015 елда. Клара Булатова «Келәү: шигырьләр, повесть, хикәя», «Сәяхәтнамәләр: шигырьләр», «Кояшка йөз белән» китаплары өчен. 79 яшендә.

2016 ел. Газинур Морат «Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен. 57 яшендә.

2017 ел. Мәдинә Маликова «Арыш тәме: роман, повесть, хатирәләр» җыентыгы өчен. 82 яшендә.

2017 ел. Дин эшлеклесе Харис Салихҗан «А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары» (Казан: «Идел-Пресс», 2008); «Дин һәм фән (дөньядагы дини һәм дөньяви мәдәният нигезләре)» китаплары өчен. 90 яшендә.

2017 ел. Розалина Шаһиева «Розы вечности: сборник статей на татарском и русском языках» китабы өчен. 72 яшендә.

2018 ел. Камил Кәримов «Карурманда кара песи: повестьлар һәм хикәяләр», «Игезәкләр йолдызлыгы: романнар» китаплары өчен. 68 яшендә.

2018 ел. Рөстәм Зәкуанов «Татарстанда яшәүче халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга керткән өлешләре өчен» «Таттелеком» компаниясе җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин белән бергә ала. 61 яшендә.

2019 ел. Тәлгать Галиуллин «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы», «Китек көзге», «Мы – потомки страны «Тартария» китаплары өчен. 81 яшендә.

2020 ел. Лирон Хәмидуллин «Дәрдемәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен. 88 яшендә.

2020 ел. Денис Осокин «Огородные пугала с ноября по март» җыентыгы өчен. 43 яшендә.

2021 ел. Факил Сафин «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе, «Гөлҗиһан» повесте өчен. 67 яшендә.

2022 ел. Ләбиб Лерон балалар өчен «Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен. 61 яшендә.

ххх

Равил Фәйзуллинның «Татарстан Язучылар берлеге» китабыннан җәя эченә алынган бер өзек: «(Бу исемлекне җентекләбрәк укыган кеше аңларга кыен моментларны да искәртер: әйтик, әлеге премияне Диас Вәлиев 1976 елда алса, ә Әмирхан Еникигә – 1984 елда; Марсель Зариповка 1987 елда булса, ә Гомәр Бәшировкә 1996 елда бирелә... Милли әдәбият заруриятеннән караганда, бу язучыларның «авырлык категорияләре» төрле, бүтәнчәләп әйтсәк, пәри башка, җен башка! Мондый алогизмнар тагын бар әле бу исемлектә. Гомумән, Тукай премияләре тарихы – үзе бер патетик драма ул. Әгәр 63 язучы (2016 елны кертеп) лауреат булса, иң киме тагын шул чама санда башка дәгъвачылар да булган бит әле, арасында – лаеклылар да... Күпме эмоциональ киеренкелек, дулкынланулар, тетрәнүләр, сөенечләр, үпкә-рәнҗүләр! Язар өчен аерым бер тема)».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100