news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тукай премиясе быелгы лауреатларның иҗат йомгагы түгел. Эшләргә, эшләргә һәм эшләргә!

news_top
Тукай премиясе быелгы лауреатларның иҗат йомгагы түгел. Эшләргә, эшләргә һәм эшләргә!
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Быел Тукай премиясенең яңа лауреатларын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Камал театрының зур сәхнәсеннән «Кәҗә белән сарык печән базарында» дип аталган балалар мюзиклы алдыннан котлады.

Рөстәм Миңнеханов: «Безнең алда Тукайның 150 еллыгын Россия күләмендә үткәрү планнары бар. Хуплыйсызмы? Без инде эшли башлыйбыз. Моның буенча Президентыбыз Владимир Путин Указ чыгарырга тиеш. Безнең әле чит илләрне дә шушы Тукай премиясенә тарту планнары бар. Ул аерым премия булырмы, шушы премия эчендә булырмы – киңәшербез. Бүген без лауреатларын бүләкләячәкбез. Барыгызга да рәхмәтләремне белдерәм – киләчәктә дә телебез, динебез өчен үз өлешегезне кертегез».

Тукай премиясе лауреатлары турындагы мәгълүматны никадәр генә яшерергә тырышсалар да, ул бигүк булып чыкмады, хәбәре алдан тарала торды, языла торды. Быел да бик хөрмәтле бер мәгълүмат чарасы, һәрвакыттагыча, «үз чыганакларына таянып» Тукай премиясе лауреатлары исемлеген чыгарды. «Чыганакларга таянган исемлеккә таянып», лауреатларны котларга да тотынганнар, ди. Әмма хөрмәтле матбугат чарасы ялгышкан булып чыкты - әллә чыганаклары шаярткан инде шунда, һәрхәлдә махсус эшләнә алмый бит инде мондый әйбер. Кыскасы, бик ямьсез килеп чыкты.

Чөнки алар хәбәр иткән дүрт лауреатның өчесе генә Тукай премиясе алган дип игълан ителде.

  • «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен иҗат төркеме: Резеда Зәйниева (Гобәева), Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов;
  • «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен Лилия Сираева (Гыйбадуллина);
  • Төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен коллектив җитәкчесе «Татнефть» хәйрия фонды рәисе, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм иҗат төркеме әгъзалары: Корчагин П.Д., Чавлинов Э.З., Вертелецкий С.Ю.

Лауреатлардан рәхмәт сүзләре күңелгә май булып ятты инде менә – барысы да татарча яңгырады.

Лилия Гыйбадуллина, сәхнәгә чыгып, республика җитәкчелегенә, каләмдәшләренә һәм укучыларына рәхмәтен белдерде һәм үзенең «Минем канда» шигырен укыды.

«Минем канда,

дарга асып, данга күмдерелгән,

төрбәләрдән йөрәкләргә иңдерелгән

тарих бәргәләнә.

Минем канда

Ураллардан мең кайтаваз уба.

Чал Агыйдел ярларына бәрә.

Минем канда

һуннар тарих даулый,

Идел-судан ташлар калка, колмак бата...»

«Яшәсен татар иле, яшәсен татар теле, яшәсен татар шигыре!» – дип тәмамлады ул чыгышын.

Наил Маганов: «Хәерле көн, кадерле дуслар! Тукай премиясе алу – зур хөрмәт. «Татнефть» өчен мәдәни мирасны саклау компания эшенең төп юнәлешләренең берсе. Хезмәтебезне югары бәяләвегез, ышанычыгыз өчен рәхмәт. Туган җиребез мәдәниятенә, халкына хезмәт итүне алга таба да дәвам итәчәкбез».

Айдар Җаббаров: «Мөхтәрәм җәмәгать! Безнең эшебезне югары бәяләгән өчен рәхмәт! Татарстанда, гомумән, мәдәнияткә һәм театр өлкәсенә игътибар зур. Театрда эшләүчеләргә бөтен шартлар да тудырылган. Без алга таба да сынатмабыз, тырышып эшләрбез!»

Бәйрәм кичәсе мюзикл белән дәвам итте. Әйе, бу – балалар аудиториясен күздә тотып эшләнгән матур мюзикл. Тамашачы да нигездә төрле дәрәҗә җитәкчеләрдән торган традицион «вип-состав» түгел иде. Залда балалар күп иде.

  • Артистлар составы болайрак: Кәҗә - Илгиз Шәйхразиев, Сарык – Илгиз Мөхетдинов, Караәхмәт – Руслан Закиров, Кисекбаш – Алмаз Борһанов, Дию – Артур Шәйдуллин, Хуҗа – Денис Ханбаба, Су анасы – Татьяна Ефремова. Театр артистлары базар халкы дип аталган массовкада иде.

Сюжетына килгәндә, төп героебыз Караәхмәт, дуслары Кәҗә һәм Сарык белән Кабан күле төбенә төшеп, анда хуҗа булган Диюне җиңеп, Кисекбашның хатынын алып менде. Җырлар Резеда Гобәева белән Лилия Таһирова тандемында язылган.

ххх

Тамаша тәмамлангач та халык театрдан озак китә алмады. Чөнки им тәмлесе шушы – лауреатлар темасын әйләндерергә-тулгандырырга була, риза булсаң да, булмасаң да фикердәшләр табып була. Илсөяр Иксанованың премия алмавы белән риза булмаучылар күп икән: чөнки яшьлеге туксанынчы елларга туры килгән буын уртада игътибарсыз калды – алар яшь булганда премияне картлар алды, алар картаеп өлгергәнче курс үзгәрде дә яшьләр ала башлады, диделәр. Аның бит туксанынчы еллар иләгеннән калган иҗатчылары да күп түгел лә инде – Лилияләр буыны белән ярышырлык та түгелдер, мөгаен.

Мин шәхсән үзем рәссамнарның бөтенләй читтә калуына борчылдым, тегесе урынына монысы кирәк иде дия алмыйм, рәссамнарның шундый дәрәҗәдәге эшләре булды да дия алмыйм, монда тамырлар тирәндәрәк - мине аларның эшләрен күрсәтү мөмкинлеге булмау да борчыды. Күргәзмәләр уздыру мөмкинлеге булмадымы шунда – күргәзмә заллары планында аларга урыннар каралмаган булса кирәк. Чөнки Тукай премиясе ул нәтиҗә генә түгел, процесс та – кандидатлык чорында халык арасында булып аларның мәхәббәтен тату да (булса инде) бит ул.

«Казанга Тукай кайткан» спектакле буенча да төрле фикер булды – алдарак спектакльгә бәйле антипиар компаниясе турында әйтүем. Әмма каршы булучылар ни генә әйтсә дә, бу спектакль Тукай турында чыккан спектакльләрнең иң уңыш казанганы, иң популяры – ул әле байтак еллар зур уңыш белән барачак.

Камал театрының бәйрәм программасы «Казанга Тукай кайткан» спектакле белән дәвам итте. Көн дәвамында Камал театры залларында Милли кино көннәре барды, кич белән «Шүрәле» медиа-операсы күрсәтелде. Алары турында аерым язылыр.

Лауреатларны котлыйм. Сезнең өчен үзем алгандай сөендем – чынлап әйтәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар