Тукай конференциясе: тәкъдимнәр һәм планнар -Тукай фильмы, Тукай медале, Тукай сүзлеге...
Татарстан Фәннәр академиясендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай. Дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында коммеморатив практика» дип аталган халыкара катнашучылары булган бөтенроссия фәнни конференциясе үтте. Аның төп оештыручысы – Мансур Хәсәнов исемендәге татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты. Пленар утырыштан соң фәнни һәм әдәби җәмәгатьчелек Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау, тарихи аң формалаштыру мәсьәләләре турында биш секциягә бүленеп фикер алышты. Конференциядә Россия, Төркия, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстаннан тарих, әдәбият, музей, сәнгать белеме өлкәсендә йөздән артык галим һәм белгеч катнаша. Аларның бер өлеше онлайн кушылды.
Конференция кысаларында Габдулла Тукай истәлегенә багышланган күргәзмә эшләде – кунакларны күргәзмә белән Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова таныштырды. Пленар утырышны да ул алып барды.

Көн дәвамында галимнәр биш тематик секциягә бүленеп эшләде: «Габдулла Тукайны коммеморацияләүдә дәүләт стратегияләре», «Иҗтимагый аңда һәм коллектив хәтердә Тукай образы», «Мәдәни киңлектә коммеморатив практикалар», «XX-XXI гасырларда Габдулла Тукайның иҗади мирасын актуальләштерү», «Татар халкы тарихында һәм мәдәниятендә Габдулла Тукай: милли үзаң һәм милли тәрбиянең формалашуы».
Пленар утырыш Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талиповның Тукай образындагы чыгышы белән башланып китте.
Актер Тукай образына Камал театрында барган «Казанга Тукай кайткан» спектаклендәге роле аша килде. Сүз уңаеннан, быел әлеге спектакльнең иҗат төркеме (Айдар Җаббаров, Резеда Гобәева һәм Эмиль Талипов) Тукай премиясенә тәкъдим ителде.
Конференциядә катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Туган тел көне һәм татар халкының күренекле улының тууына 140 ел тулу алдыннан мондый игътибар символик мәгънәгә һәм зур әһәмияткә ия. Бүгенге чара ярдәмендә без бай мәдәни мирас калдырган татар шагыйренә рәхмәтебезне җиткерәбез. Үзенең иҗади таланты белән ул, үткәнне бүгенге көн һәм киләчәк белән бәйләп, татар мәдәниятен үстерүнең мөһим юнәлешләрен билгеләде. Барлык муниципаль районнарда халык шагыйре туган көнне истәлекле чаралар, күргәзмәләр, шигырьләр уку, социаль челтәрләрдә акцияләр белән билгеләп үтәләр. Күркәм гадәткә кергәнчә, Туган тел көнендә ТР Рәисе тарафыннан Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла. Шагыйрьгә багышланган объектларда реставрация эшләре алып барыла, Россиядә генә түгел, аннан читтә дә яңа һәйкәлләр куела. Татарстан Фәннәр академиясе, Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Тукай мирасын өйрәнү буенча киң колачлы тикшеренү эшләре алып барыла».
«Тукай – мәңге яшь шагыйребез»

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова: «Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның исеме безнең өчен әдәбият тарихының бер өлеше генә түгел. Тукай – милли үзаңның төп символларыннан берсе, татар теленең, мәдәниятенең һәм әхлакый терәкнең җанлы чыганагы. Шуңа күрә Тукай һәм аны мәңгеләштерү, искә алу юллары турында, ягъни коммеморация турында сөйләшкәндә, шуны аңларга кирәк: бу мәсьәлә турыдан-туры милләтебезнең рухи капиталын ничек формалаштыру һәм аны киләчәк буыннарга ни рәвешле тапшыру мәсьәләсе дә.
Әйе, Тукайның әдәби мирасыннан башка татар һәм Татарстан мәдәниятен күз алдына китереп булмый. Габдулла Тукай әсәрләре сюжетлары буенча спектакльләр куела. Бүгенге көндә «Шагыйрь мәхәббәте» операсы, «Шүрәле» балеты бара. Тормышы һәм иҗаты мотивлары буенча күпсанлы картиналар һәм скульптуралар иҗат ителде. Габдулла Тукай бүген төрле телләрдә яңгырый, ул барлык төрки халыкларның рухи маягы булып тора. Тукай үзенең куркулары, бәхетле һәм бәхетсез, күңелле һәм күңелсез чаклары булган гади, әмма шул ук вакытта бөек һәм даһи кеше. Ул барлык авырлыкларны һәм тормыш чынбарлыгын шигъри юллары аша зур көчкә әверелдергән, тормышын милләтебезгә хезмәт итүгә багышлаган.
Тукай – мәңге яшь шагыйребез. Яшь кешегә хас булганча, ул төрле булган: теләсә – модага ияргән, теләсә – мейнстримга, хәзер әйткәнчә, протест белдерергә дә куәте җиткән. Әдәбият дәреслекләре өчен калыпка әйләнгән Тукай образы – түбәтәйле, җитди костюмда басып торучы сөйкемле шагыйрь. Әмма кара түгәрәк күзлектәге егет тә бит Тукай! Бу детальләр Тукайны тере кеше итә, аны безгә якынайта, аеруча яшьләр өчен аңлаешлы текә образ итеп, үз героена әйләндерә. Бу да үзенә күрә коммеморациянең яңа күренеше. Шуңа күрә Тукай исемен саклаганда һәм аның иҗаты ни өчен бөек мирас икәнлеген аңлатканда, шагыйребезне бер зур постаментка гына куеп калдырмыйча, образының җанлы һәм күптөрле булуын тәэмин итәргә кирәк дип саныйм».
«Тукайның фикердәшләре турында әсәрләр күп килер дип уйлаган идек, безнең язучылар ул чорны белмиләр икән»

Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Тукай иҗаты җыелып сөйләшергә лаек иҗат һәм һәрвакыт актуаль. 1859 елда Аполлон Григорьев Пушкинның 60 еллыгына багышлап мәкалә язганда: «Пушкин – наше все» дигән гыйбарә куллана. Ул хәзер еш кабатлана. Әлбәттә, мин Такташны – татар Маяковские, Тукайны татар Пушкины дип чагыштырулар тарафдары түгел, ләкин Тукай Пушкинны үзенең остазы дип санаган, шигырьләрендә дә язган. Ә алда әйткән чагыштыру Тукайның үзенә дә туры килә – «Тукай - безнең барысы да». Ул тар юнәлештә барган шагыйрь түгел, татар тормышында ул кагылмаган өлкәләр калмагандыр да. Каядыр «шылт» иткән тавыш ишетелсә дә, Тукай аңа үз мөнәсәбәтен белдергән – шигырь ашамы, күбрәк публицистик язмалары аша, чөнки гомере дәвамында редакцияләрдә эшли, әлбәттә, аның күзе күпне күрә, колагы күпне ишетә. Аның мәҗмугалары шул заманның энциклопедиясе кебек. Ул бәя бирмәгән, телгә алмаган шәхесләр татар дөньясында булмаган да. Фәрит Мөхәммәтшин да аны үз чыгышында «тешләк» булган дип билгеләп үтте. Чыннан да шулай. Минемчә, татар дөньясында ул тәнкыйтьләмәгән өч кенә кеше калган: Фатыйх Әмирхан, Гаяз Исхакый һәм Ризаэтдин Фәхретдин. Ул заманда бу табигый булып, алар аны аралашу даирәсенә чыгармаганнар. Бәлки, чыккандыр да...
Тукай ни өчен хәзер дә бик актуаль соң? Кеше бит ул үзгәрми, дөресен генә әйткәндә. Татар халкы бигрәк тә үзгәрми. Үзгәрсә дә, кире якка, башка халыклар арасында эреп бетү ягына үзгәрергә мөмкин. Тукайның бу киләчәкне күздә тотып язган әсәрләре бар. Тукайның үлгәненә дә 113 ел үткән, әсәрләрен укып карыйсың, бүгенге заманны, безнең үзара мөнәсәбәтләрне, безнең вазгыятьне язган сыман тоела. Аның мәхәббәт лирикасы чагыштырмача аз санлы булса да, Дәрдмәндләр, Сәгыйть Рәмиевлар белән бергә татар поэзиясендә иң югары планканы билгели дип уйлыйм. Аның төп магистраль юлы – публицистик шигырьләре. «Китмибез!» шигырен генә искә алыгыз! Бу шигыре белән үзен Россия күләмендәге сәясәтче буларак күрсәтә һәм бүген дә безне сокландыра.
Тукай, әлбәттә, бөек шагыйрь, ләкин аның тирәсендәге теләктәшләрен, мәсләктәшләрен, фикердәшләрен дә искә алырга кирәк. Без бит хәзер зур әдәби конкурслар үткәрә башладык. Соңгысын без «Тукай йолдызлыгы» дип атап, Тукайга багышлаган идек. Бу конкурсны Әхмәтов комиссиясе (Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе) белән бергә оештырабыз. Без Тукайның фикердәшләре, бәхәскә кергән кешеләр турында да әсәрләр күп килер дип уйлаган идек, ләкин безнең язучылар ул чорны галимнәр кебек үк белмиләр икән. Конкурска килгән әсәрләрдә ул киңлек килеп чыкмады. Тукайны аңлар өчен шул чордагы вазгыятьне аңларга кирәк. Боларны белү безгә киләчәккә бару өчен дә кирәк: шул бәхәсләр, шул ук аралашулар...»
Ркаил Зәйдулла Язучылар берлеге тарафыннан Тукайның 140 еллыгы уңаеннан чыгарачак җыентыклар турында мәгълүмат бирде. Июнь уртасында берлек Тукайга багышланган халыкара шигърият фестивале үтәчәген искәртте.
«Тукай нәфис фильмга лаек. Тукайны уйный алырлык артистларыбыз барында, бигрәк тә»

Татарстан Фәннәр академиясе президенты, техник фәннәр докторы, профессор, Рифкать Миңнеханов: «Тукайның исеме мәдәни үзәккә, кыйблага әйләнде. Тукайның әдәби мирасы гасырдан артык татар хакының милли аңын, милли кодын формалаштыруда зур урын алып тора. Бүгенге фәнни чараның максаты – милли символга әверелгән исеме, аның исемен халык хәтерендә мәңгеләштерүгә бәйле күпъеллык эшчәнлек турында сөйләшү, бу өлкәдә булган тәҗрибә турында фикер алышу. Тукайны хәтердә саклау дәүләт идеологиясе белән бәйле, аны канонизацияләү 1913 елдан ук башланган һәм совет чорында системалы характер алган. Монументаль пропаганда үсеш ала – Тукай һәйкәлләре Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә куела, шулай итеп гаммәви пространствода визуальлекне ныгыта.
Тукай интеллигенция өчен философ һәм реформатор, массакүләм аң өчен – «Шүрәле» һәм «Су анасы» кебек балалар әкиятләре авторы.
Тукай мирасы биюдә классик «Шүрәле» балетыннан алып, заманча перфомансларга кадәр чагыла. Музыкада симфоник әсәрләрдән, инструменталь композицияләргә кадәр. Театрда режиссерларның кыю интерпретацияләре булып, кинематографиядә визуаль рәт иҗат ителә.
Хәзер Мәрҗани турындагы фильм эшләнеп бетеп килә. Мәрҗани – бик зур шәхес. Тукай да шундый нәфис фильмга лаек. Тукайны уйный алырлык артистларыбыз барында, бигрәк тә (Пленар утырыш алдыннан Эмиль Талиповның чыгышы шуңа ишарә булды булса кирәк – Авт.)».
Рифкать Миңнеханов үз чыгышында Тукайның 150 еллыгына Тукайга багышланган медаль булдырырга кирәклегенә дә басым ясады.
«Тукай энциклопедиясенең тулыландырылган яңа басмалары турында уйлый башларга вакыттыр»
Филология фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Куделин: «...Тукай заманча татар телен барлыкка китерүчеләрнең берсе. Аның әсәрләре вакытка бәйләнмәгән иҗат. Тукайның беренче шигырьләре аңлау өчен авыррак булган, чөнки ул гарәп, фарсы, төрек алынмалары кулланылган иске татар телендә язылган. 3-4 елдан ул үзгәрә башлый. Үзе исән чагында Тукайның 22 исемдә 46 китабы чыккан. Галимнәр соңгы елларда Тукай иҗатын һәм тормышын өйрәнеп шактый уңышларга ирештеләр. Тукай әсәрләрен туплап 6 томлык чыгару да (2011-2016 еллар) галимнәрнең зур эше. Мондый томлыклар беркадәр вакыт актуаль була да, аннары яңа тикшеренүләр, публикацияләр һәм фәннең бу өлкәдә яңа казанышлары барлыкка килә башлый, димәк, яңа томлыклар турында уйларга кирәк. Мөгаен, тулыландырылган яңа басмалар турында уйлый башлар вакыт җиткәндер.
Тукайның иҗатын өйрәнү уңышлы дәвам итә: бу конференциядә яңгыраячак докладлар да шуны раслый. Тукай әсәрләренең биобиблиографик күрсәткече дә чыкты – бу да әһәмиятле, чөнки алга таба өйрәнү өчен үткәндә ниләр булганын белү әһәмиятле. 2016 елда чыккан Тукай энциклопедиясен дә зур казаныш дип билгеләп үтәсем килә. Ә инде галимнәр арасында тәҗрибә уртаклашуны күздә тотып, «Летопись жизни и творчества Сергей Есенина» дигән хезмәткә игътибар юнәлтер идем – бу 7 китаптан торган 5 томлык хезмәт. Елъязма Есенинның тормышын һәм иҗатын үз эченә алган. Безнең татар коллегалар Тукай буенча да шундый елъязма эшләүләрен теләр идем, чөнки материал бик күп. Яшь кенә шагыйрь 27 ел гомере эчендә күпме эш эшләп өлгерүгә гаҗәпләнергә генә кала.
26 апрель – Тукай туган көн, Татарстанда ул Туган тел көне буларак та билгеләп үтелә. Теманы дәвам итеп тар филологиядә эшләүче галимнәрнең бер хезмәтен искә төшерәсем килә. «Пушкин теле сүзлеге»н («Словарь языка Пушкина») - Пушкинның бөтен әсәрләрен комплекслы өйрәнеп төзелгән беренче фундаменталь сүзлек. Язучы үз әсәрләрендә кулланган бөтен сүзләр анализланган, аның мәгънәсе формалаштырылган, цитаталар белән ныгытылган, әлеге сүз кулланылган бөтен текстларга сылтамалар бирелгән. Мондый сүзлекнең беренче басмасы 4 томда 1956-61 елда чыккан иде, яңа материаллар белән тулыландырылган икенче басмасы 2000 елда чыкты. 4 томлык сүзлеккә 21191 рус сүзе кергән. Татарстан галимнәренә дә шундый сүзлек эшләү турында уйларга тәкъдим итәм. Бу бик катлаулы, ләкин дәрәҗәле хезмәт».
Фәнни конференциядә яңгыраган чыгышлар җыентык булып бастырылып чыгарылачак. Энциклопедия институты директоры, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимова әлеге җыентык сентябрь аенда тәкъдим ителәчәген әйтте.
