news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Туйлар оештыручы Лилия Вакказова: «Хәзер 1 миллионсыз туй үткәреп булмый»

news_top
Туйлар оештыручы Лилия Вакказова: «Хәзер 1 миллионсыз туй үткәреп булмый»
Фото: Лилия Вакказованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Алып баручы һәм туйлар оештыручы Лилия Вакказова социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә 100 кешелек туйны уздыру өчен кирәкле минималь бюджетны исәпләп чыгарган. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә матур туй уздырырга теләүчеләргә кимендә 1 миллион сум акчаларын әзерләп кую зарур.

Лилия чыгымнарны берничә төркемгә бүлгән:

Меню - 420 мең сум;

Исерткеч эчемлекләр - 70 мең сум;

Торт - 40 мең сум;

Алып баручы, диджей һәм аппаратура - якынча 100 мең сум;

Залны бизәү һәм декор - 80 мең сумнан башлап;

Светодиод экран һәм профессиональ ут - 100 мең сум.

Фото- һәм видеоператор хезмәте -100 мең сум;

Рилсмейкер - 20 мең сумнан башлап.

Лилия боларны заманча туйлар уздыруда «базовый минимум» дип атый.

«Хәзер туй уздырырга 1 миллионнан да ким акча китми дип саныйм. 1 миллионсыз туй үткәреп булмый», – дип нәтиҗә ясый ул.

Бу темага:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар