news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Элек туйлар оятсызлык оясы иде»: соңгы елларда татарларда туй мәҗлесләре ничек үзгәрде?

Бүгенге туй мәҗлесләрендә элеккечә бөтен кунакны чиратлап таныштыру, сәгатьләр буе, ялыктырып бер үк теләкләрне җиткерү юк, ди әлеге өлкәдә хезмәт күрсәтүчеләр. Хәзерге туйлар ничек уза? Яңача форматка корылган мәҗлесләрдә гореф-гадәтләргә урын каламы? Алып баручылар яшьләргә нинди киңәшләр бирә? «Интертат» хәбәрчесе әлеге темага сораштыру үткәрде.

news_top
«Элек туйлар оятсызлык оясы иде»: соңгы елларда татарларда туй мәҗлесләре ничек үзгәрде?
Дизайн: Ильяс Хаҗиев

Август – муллык, җәй белән хушлашу һәм, әлбәттә, туйлар ае. Яшь парлар тормышларындагы иң мөһим бәйрәмгә айлар буе әзерләнә, аның һәр өлешен үзенчәлекле, башкаларныкыннан үзгә итәргә тырыша. Соңгы елларда туйлар форматы шактый үзгәрде: кемдер моны заманчалык дип кабул итә, кемдер – гореф-гадәтләрдән ераклашу дип өзелә.

Татарча проектлар сценаристы, юморист, алып баручы Фаил Баязитов бер матбугат очрашуында бүгенге көндә туйлар элеккеге үзенчәлеген һәм ихласлыгын югалтты, дип әйткән иде. Аның фикеренчә, хәзер мәҗлесләр күбрәк матди байлыкны күрсәтүгә корылган.

Бүгенге көндә заманча форматтагы туйлар үзенә күрә бер концерт кебек, алар концертны хәтерләтә. Мәҗлесләр ике якның кем хәллерәк икәнлеген чагыштыру форматында бара шикелле. Таныштырулар да юк, кунаклар икенче көнне урамда бер-берсен очратса, танымаска да мөмкиннәр. Элек туйлар бөтенләй башкача булган, борынгы туйларда ике як туганлашкан, бүгенге көндә исә ике як җыелыша да – концерт карый. Менә шуны бераз гына үзгәртәсе килә, әлеге проблемага халыкның бераз күзләрен ачасы килә», – дигән иде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Туйларны концерт сыман шоуга әйләндереп бетермәсәләр әйбәт булыр иде»

«Безнең туйга шул килгән иде, аныкына теге килгән икән дип, узыша-узыша артист чакыралар хәзер», – ди бәйрәмнәр алып баручы Рәсим Фасыйхов.

Бу әлбәттә түләү мөмкинлеге булганга. Хәзер «модный» әйбер ул. Мин үзем туй алып барганда яшьләрдән баштан: «Бу туй сезгә ни өчен кирәк?», – дип сорыйм. Минем фикеремчә, иң отышлы ул – никах туе, икесен бергә кушасың да, никах та, туй да, хәләл дә, теләсә кемнәрне чакырасы да юк, туганнар белән бергәләп бәйрәм оештырасыз. Гадәттә мин кунакларны принципиаль рәвештә таныштырам, яшьләр юк кирәкми, вакыт сузыла, дисә дә. Туй бит ул ашап-эчеп, концерт карап, бәйгеләрдә катнашу гына түгел, ике таныш булмаган гаиләне таныштыру бәйрәме дип ассызыклап әйтәм.

Артистлар чакыруга мин каршы димәс идем, ләкин туйларны концерт сыман шоуга әйләндереп бетермәсәләр әйбәт булыр иде инде, монда һәр кешенең үз тәме, теләге. Шундый парлар пар – үзебез, бәхет өчен генә түгел, менә кешегә күрсәтү өчен дип кылалар, анысы күренә инде.

Элек алып баручы бөтен әйберне үзе эшли иде. Хәзер безнең эшне җиңеләйттеләр, артистлар чакыралар, баянчылар чакыралар. Бу кем өчендер плюстыр инде, миңа киресенчә кунаклар белән эшләү ошый. Хәзер бит залда экран куялар да, барысын да шунда чыгарып, кунакларны шуңа карап утырталар. Кеше бит инде өйдә дә телевизор карый, монда да экранга карап утыр инде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Миңа хәзерге туйлар киресенчә ошый, элек туйлар оятсызлык оясы иде»

Алып баручы Фәнил Вакказов, әлеге өлкәдә тәҗрибәсе 23 ел:

Иң беренче туемны 2003 елда алып бардым, мин әлеге өлкәдә «динозавр» дисәк тә буладыр. Бөтен заман үзгәргән вакытта, туйлар гына үзгәрми калмый инде. Миңа хәзерге туйлар киресенчә ошый, элек туйлар оятсызлык оясы иде. Оятсыз конкурслар, эчү, сугышу, ә хәзерге туйлар мәдәни чара кебек – бөтен кеше матур итеп киенеп килә, заллар матур итеп бизәлгән, мин хәзерге туйлардан «кайфую».

Артистлар чакыру буенча, ул бит хәзер бөтен җирдә дә шулай, халык хәзер актив түгел, алар башка кешедән активлык көтәләр, хәзер халык күбрәк карап утырырга ярата, Сабантуйларда да еш күренә ул. Кайбер туйларда 100дән артык кеше була, аларны таныштыра башласаң беренчедән – вакыт нык сузыла, икенчедән бу бик ялыктыра һәм туйдыра торган процесс, ул үз-үзен акламый, кунаклар бер-берсен 10 минуттан барыбер оныта. Никахларда, мәсәлән, 20-30 кеше була, анда башкачарак мохит.

Без хәзер мәҗлесләрдә иң якын туганнарны гына котлатабыз. Чөнки статистикага күз салсаң, туйган килгән 90 процент кеше бер үк төрле котлау әйтә. Шуңа күрә мин туй башында игълан итәм: «Котлаулар ирекле, әгәр яшьләрне котлыйсыгыз килсә, миңа мөрәҗәгать итегез», - дим. Миңа калса, бу иң отышлы вариант.

Туйларның вакыты да кимеде хәзер, элек туйлар 6-7 сәгать бара иде, хәзер кеше 4-5 сәгатьтә арый, чөнки хәзер бөтен әйбер дә тиз, 4-5 сәгать утыра алсалар әйбәт инде. «Бу алып баручы кайчан авызын ябар да, кайчан кайтып китәрбез», - дип утырганчы, туй әзрәк кенә җитми калса, «Эх, тагын берәр сәгать утырсак иде», – дип уйласалар әйбәтрәк була дип уйлыйм мин.

Фото: © Фәнил Вакказовның шәхси архивыннан

«Кеше шаккатырыр өчен туй уздырган парларны хәтерләмим»

Булат Бәйрәмов күптән түгел хатыны, җырчы Ләйсән Гыймаева белән хәләл мәҗлесләр алып бара башлады:

Бөтен әйбер үзгәргәндә, туй индустриясе генә бер урында гына тора алмый бит инде, анда да үсеш булырга тиеш. Без хәзер хәләл мәҗлесләргә күчтек, туйларда ихласлылык юк дип әйтмәс идем, кешесенә караптыр инде. Бәлкем, миңа шундый парлар эләгәдер, артык шапырынган, мактану өчен артист чакырган парлар булмады. Тәҗрибәмдә кеше шаккатырыр өчен туй уздырган парларын хәтерләмим, киресенчә, туганнары ял итсен, кунаклар кызыклы программа карасын өчен тырышалар, артык мактану өчен түгел.

Таныштыруларга килгәндә, яшьләр үзләре кирәк түгел дисә, без таныштырмыйбыз, чөнки кыз сорарга килгәндә кодалар инде таныша, никахта шулай ук танышалар. Гомум сүзләр белән генә иң якыннарны, туганнарны таныштырабыз, бер сүз әйтмичә дә ярамый, мин моңа каршы. Татарларда кунак чакыру культы барыбер саклана, туйлар зурлап үтә. Минемчә, хәзер туйлар күпкә ихласлырак, матуррак була башлады кебек, бу бәлки, хәләл мәҗлесләр булгангадыр.

Фото: © Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Чакырсагыз, бер артист кына чакырыгыз»

Замана белән бергә оештыру чаралары да үзгәрә бара. Элек мәҗлес үткәрү кияү-кәләш ягының туганнары җилкәсенә төшкән булса, хәзер әлеге эш белән махсус шөгыльләнүчеләр бар. Алып баручы, җырчылар, банкет залын табу – алар барысын да үзләре эшли.

Журналист, туйлар оештыручы Динә Нәҗметдинова:

Бөтен әйбер бюджеттан тора. Әгәр дә яшь парның артист чакырырга 500 меңлек акчасы бар икән, алар аны чакыра. Әгәр дә ул чакырылган артист «зур йолдыз» икән, игътибар әлбәттә аңа була инде, ләкин концертка әйләнергә ул бит ярты сәгатьлек программа гына, озак түгел. Әгәр дә кунакларга ошый икән ул, шәп кенә. Алып баручы үзе дә матур җырласа, мин яшьләргә төрле шоу ясаучылар, биючеләр чакырырга киңәш итәм.

Кайбер парлар мавыгып 3-4 җырчы чакырырга тели, ул инде дөрестән дә концертка әйләнә. Һәрбер артист 4-5 җыр җырлый, ә туйның вакыты бара, алып баручының үз эше, кайбер кунакларның да җырлыйсы килә. Төгәл әйтә алам, чакырсагыз, бер артист кына чакырыгыз, ул килде, җырлады, кунаклар күңел ачты – бетте. Күп әйбер алып баручыдан да тора, мин элеккеге гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калу яклы, ул килен төшерү, мендәргә бастыру, күчтәнәчләр күрсәтү булсынмы, болар барысы да әби-бабаларыбыздан килгән йолалар, яшьләргә бу хакта һәрвакыт әйтергә тырышам.

Фото: © Динә Нәҗметдинова тәкъдим итте

«Элек туйлар ишек алдында уза иде, синнән анда беркем дә аренда өчен акча алмый»

Алып баручы, мәҗлесләр оештыручы Лилия Вакказова:

Күп кенә яшьләр барыбер ихласлык эзләп килә. Ихлас туй үткәрәсебез килә дип киләләр, ихласлык ул бит котлаулар гына түгел, ул бизәлеш, алып баручылар, шул ук видеолар. Мәсәлән кунаклар килә, аларның алларында бүләкләр – «Бәйрәмебезне уртаклашканыгыз өчен рәхмәт», – дигән. Яшьләр хәзер шулай ук видео форматны ярата. Әти-әниләргә бүләкләр бирү модага кереп китте, кулъяулыкларга хәтле чигеп бүләк итәләр.

Туйның ихласлыгы танышу белән котлаулардан гына тора дип әйтмәс идем. Бәйрәмдә 150 кеше булса, аларны таныштырып чыгу бик озакка сузылачак. Бу хәзер нишләп шулай дисәгез, элек туйлар ишек алдында, урамда ниндидер корылмаларда уза иде, синнән анда беркем дә аренда өчен акча алмый. Вакыт кысмый. Элек туйлар 3әр көн узган, ул вакытта әлбәттә рәхәтләнеп танышканнар, аралашканнар, күрше абый баянда уйнаган. Хәзер банкет залларын карасак, кайберләрендә 15 минутка озаграк торсаң, берничә мең акча түләргә кирәк. Монда инде бөтен әйбер дә вакыт белән акчага килеп төртелә. Шуңа күрә күпләр танышулар белән котлаулардан баш тарта.

Артистлар турында әйтсәк, гадәттә парлар менә шушы җырчыны яратабыз, аның җырларына биисе килә, диләр. Күп җырчы сораучылар бик аз була, минем тәҗрибәмдә берничә генә шундый пар булды.

Фото: © Лилия Вакказова тәкъдим итте

Ә сез ничек уйлыйсыз, мәҗлесләрдә тагын ниләр үзгәрде һәм үзегезгә нинди формат якын?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар