«Туйга әзерләнгәндә утырып еладым»: махсус операциядәге Илфат белән Гөлсылу тарихы
Туй хәтле туйга кияү егетеннән башка да әзерләнеп була икән. «Илфат махсус операциядә булгач, әзерлек эшләрен тулысынча үз өстемә алырга туры килде. Аның өчен туйдагы күп нәрсәләр чын сюрприз булды», – ди Гөлсылу. «Интертат» хәрби операциядә хезмәт итүче Илфат һәм аның тормыш иптәше Гөлсылу белән таныштыра.
Күптән түгел генә авылдашым Гөлсылу Галимованың тормышында куанычлы вакыйга булды. Ул сөйгәне Илфат белән гаилә корып җибәрде. Гөлсылу белән Илфатның кавышу тарихы бик матур булса да, мәхәббәт юлларында сикәлтәле урыннар – озак вакытка аерылышып торулар да, ут йотып борчылулар да бар. Чөнки Илфат махсус билгеләнештәге отряд сафларында хәрби операциядә хезмәт итә. Якыннары махсус операциядә булган башка хатын-кызлар кебек үк Гөлсылуның да Илфатның элемтәгә чыгуын көтеп уздырган йокысыз төннәре бик күп. Ире анда вакытта башында да гел бер уй: исән-саумы, ашарына ризыгы, эчәренә чиста суы бармы?
Өстәвенә, никах укытканнан соң Украинага китеп, 3 айдан ялга кайтырга тиешле Илфатның командировкасы 6 айга кадәр сузыла һәм тормышларындагы иң куанычлы вакыйга – туй мәҗлесенә әзерләнү мәшәкатьләрен дә Гөлсылуга тулысынча диярлек үз кулына алырга туры килә. Икәүләшеп чапканда да туйга әзерләнү – бик катлаулы һәм кияү белән кәләшне шактый ардыра торган процесс бит ул. Шуңа да, туй үзе бик күңелле, җаннары теләгәнчә узса да, Гөлсылу туйга кадәр утырып елаган вакытлары шактый күп булуны да яшерми.
Авылдашым «Интертат»ка үзләренең танышу-кавышу тарихы һәм ничек итеп кияү егетеннән башка гына туйга әзерләнүе турында сөйләде.
«Ошатып калсам да, шунда ук янына чыгарга ашыкмадым»
Икесе дә журнал тышлыгына куярлык матур һәм батыр (махсус операциягә катышы булган һәр кеше – чын батыр ул) Илфат белән Гөлсылуның танышулары да бик кызыклы. Бер күрүдән күңеленә ошаган Гөлсылуның телефон номерын алу җаен Илфат менә болайрак таба.
– Без Илфат белән күрше авыл Сабан туенда таныштык. Әти-әниләремнең шәхси кибетләре бар. Бәйрәмгә сату итәргә дип менгән идем. Илфат шушы авылда яшәүче дусты янына кунакка килгән булган. Дусты миннән нәрсәдер сатып алды да, 10 сум акчасы җитмәде. «Бурычлы калма, үзем түлим синең өчен», – дип, яныбызга Илфат та килеп басты. «Әмма минем дә акчам юк, картаңа җибәрсәм буламы?» – дигән булды. Акча күчергәч, әлбәттә инде, номерымны саклап калган. Икенче көнне үк мине урамга чакырып смслар яза башлады. Мин дә үземчә горур бит инде, Илфатны ошатып калсам да, шунда ук янына чыгарга ашыкмадым. Аннан соң ул күпмедер вакытка Казанга эшкә китте. Берара телефон аша язышып тордык. Ул ялга кайткач беренче тапкыр күрештек һәм, озакка сузмыйча, очрашып йөри башладык, – дип елмаеп искә төшерә Гөлсылу ул күңелле мизгелләрне. – Әлбәттә инде, башкаларныкы кебек, безнең дә мөнәсәбәтләребез тигез генә бармады. Ачуланышкан, хәтта аерылышырга теләгән чакларыбыз да булгалады. Ләкин без икебез дә тиз суынабыз. Берәр сәгать сөйләшми торганнан соң я мин, я Илфат юл куя, бер-беребездән гафу үтенәбез, – ди ул.
Һөнәре буенча Илфатка Украинага 2022 елда, махсус операция башлану белән үк китәргә туры килә. Үзләре телендә «командировка» дип аталса да, егетләр махсус операция зонасында башкалар белән беррәттән төрле мөһим бурычлар үти.
Илфат китәчәген Гөлсылуга кинәт кенә әйтә.
– Әмма бу – минем өчен көтелмәгән яңалык булмады, –- ди Гөлсылу. – Илфатның эшен, хезмәтен аңлыйм. Ул миңа вакыты җиткәч кайнар нокталарга барырга туры киләчәге турында очраша башлау белән үк әйтә килде. Ләкин барысы да шулкадәр ашыгыч булды ки, Украинага җибәрәчәкләрен алдагы көнне шалтыратып әйтсә, икенче көнне инде без кибетләр буйлап чабып, аңа кирәк-яраклар җыя идек. Икебезнең дә кәефебез булмады. Илфаттан беренче тапкыр шулай озакка аерылачагымны аңлый идем. Өстәвенә, кайда, ничек хезмәт итәчәген белмәгәнгә билгесезлек кимерде.
Бәхетебезгә, 3 айга дип китсәләр дә, беренче баруларында аларны ялга ай ярымнан ук кайтардылар. Мин ул көнне, сизенгән кебек, эшемнән 1 көнгә ял алган идем. «Нишлисең?» – дип, Илфат шалтырата. Телефоннан гел кич кенә сөйләшкәнгә, көндез шалтыратуына аптырап киттем. «Капка төбенә чык әле», – ди. Карасам, машинасы белән капка төбенә килеп туктаган. Кыска вакытка гына китсә дә, ул чактагы аерылышуыбызны бик авыр кичергән идем. Илфатны күргәч сөенүләремнең чиге булмады, – ди ул.
«Кайвакыт эчәрләренә сулары да юк»
Икенче тапкыр китүләрендә Гөлсылуның да, Илфатның якыннарының да эчләре бик пошулы була. Чөнки егетләр яңа урынга күченәләр, хезмәт итү шартлары авырлаша.
Беренчедән, берни белмичә яшәдек. Озак вакытлар элемтә булмады, үзләре белән телефон йөртергә рөхсәт итмәделәр. Шул 3 ай эчендә ул миңа 1-2 генә тапкыр шалтыраткандыр. Шундый кыен иде Илфатның кайда, ничек булуын белмәү.
Дрон төшеп, яши торган урыннарындагы бөтен әйберләре янып бетте. Киемнәрсез, ризыксыз калдылар. Инде ярый үзләренә зыян килмәде, барысы да исән-сау, дип сөенештек.
Яшәү шартлары хәзер дә төрле җирдә төрлечә. Кайвакыт күчмә мунчаларына хәтле була, ә кайвакыт эчәрләренә сулары да юк. Менә әле соңгы киткәндә дә эчәрләренә су да булмыйча интеккән көннәре аз булмады.
Болар – мин белгәне генә. Дөресен әйткәндә, эмоциональ кеше икәнлегемне белгәнгә, ирем миңа артык куркыныч әйберләр турында сөйләмәскә, кәефемне төшермәскә тырыша. Ул ялда вакытта башка темаларга сөйләшергә тырышабыз. Үзем дә артыгын сорамыйм. Төрле вакытлары буладыр инде. Аллага шөкер, үзе, бергә хезмәт иткән иптәшләренең барысы да исән-сау кайталар. Яралануларсыз булмый, әлбәттә, контузия алучылары бар. Ләкин югалтулар булмаганга да шатланабыз.
Минем «көтү» режимы гел кабынган. Илфат анда китү белән шалтырату яки смс көтеп яши башлыйм. Телефон кулланырга рөхсәт итмәгәнгә, андый бәхетле мизгелләр сирәк була. Хәлләрне күбрәк смс аша белешәбез. Иремнең тавышын айга бер генә ишеткәнем дә бар. Мәсәлән, икенче китүендә смслар язышу мөмкинлегебез дә булмады. Бик кайгырдык, – ди Гөлсылу.
«Тәкъдимне көтмәгәндә ясады»
– Гөлсылу, әйдә, әкрен генә күңелле мизгелләргә дә күчик әле. Илфат сина тәкъдимне кайчан һәм ничек ясады? Өйләнергә кирәк, дигән уй башына махсус операциядә вакытта килдеме икән? – дим аңа.
Илфат миңа тәкъдимне 2023 елның 10 октябрендә ясады. Көтмәгәндә дисәм дә дөрес булыр. Никах, туй, гаилә кору турында күп тапкырлар сөйләшкәнебез булса да, менә-менә тәкъдим ясар дип уйламый идем. Илфатның бер ялга кайтуында безне туйга чакырдылар. Мин анда кәләш букеты тоттым. Шуннан соң дуслар «менә хәзер чиратта син инде» дип көлешкәннәр иде. Шул туйдан соң 3 көн узгач, ул миңа тәкъдим ясады. Эштән кайтуыма Илфат әзерләнеп торган. «Дус егетем йөргән кызы белән таныштырачак», – ди. Кичне күңелле уздырачакбыз икән, дип шатландым инде. Башта Илфат белән адашып, ул кафены озак кына эзләп йөрдек. Бауман урамындагы бик матур урында булып чыкты. Карасам, өстәлгә бары тик 2 кешелек приборлар куелган. «Син бит, дуслар белән булабыз, дип әйттең», – дип борылсам, Илфат инде миңа йөзек сузып тора, – ди ул.
– Илфатның эше бик тынгысыз булгач, әти-әниләрең каршы килмәдеме өйләнешүегезгә? Сабыр итегез, ичмасам махсус операция бетсен, дип әйтмәделәрме? – дип кызыксынам Гөлсылудан.
– Әти-әниләр гаилә коруга каршы килмәде. Безнең әниләребез кайчандыр бергә балалар бакчасында эшләгәннәр, бер-берсен беләләр. Аларга – безнең, безгә аларның гаиләләрен «яхшы гаилә» дип мактадылар. Шуңа күрә барысы да шат кына булдылар.
«Син җәй көне генә кайтасыңмыни? Ә туйга ничек әзерләнәбез?»
Тәкъдим ясау белән үк, яшьләр никах көнен билгелиләр.
Шул ук атнада әти-әниләре минем кулымны сорарга килделәр. Никахны Казанның «Ярдәм» мәчетендә уздырырга уйладык. Якын туганнарны гына чакырып, кечкенә генә мәҗлес җыеп, матур итеп үткәреп җибәрдек.
Ә менә туйга әзерләнү шактый мәшәкатьле булып чыкты, – дип сөйли Гөлсылу. – Илфат никахтан соң ук махсус операциягә китеп барды. Баштарак мин аны 3 айдан кайтыр дип уйлап, тыныч йөрдем. Ул кайткач, туйга икәү бергә иркенләп әзерләнербез, дип планлаштырдым. Берсендә апам миңа ялгыш кына: «Ул 3 айга гына киттеме соң?» – дип әйтеп куйды. Баксаң, Илфат бу юлы хезмәттән 6 айдан соң гына кайтачагын берничә кеше әйткән икән. Алдан әйтеп, мине борчырга теләмәгән. «Син җәй көне генә кайтасыңмыни? Монда шулай дип сөйлиләр. Ә туйга ничек әзерләнәбез?» – дип, шаккатып яздым мин моңа. Илфат чыннан да туй алдыннан гына кайта алачагын әйтте.
Менә шуннан соң башланды инде кызык хәлләр. Туйга әзерләнү тулысынча үземнең җаваплылылыкка күчте. Бик авыр булды, утырып елаган вакытларым да, Илфатка үпкәләгән чакларым да булды. Ләкин хезмәте шундый булгач, берни дә эшләп булмый, күнәргә туры килә. Туйга әзерләнергә Казандагы дусларым бик нык булыштылар миңа. Апа-абыйлар кирәкле әйберләрне эзләргә ярдәм иттеләр. «Шуны алырга кирәк, моны алырга кирәк», – дип, аларга гына әйтә идем. Әти-әниләр дә читтә калмады. Алып баручыны, мәсәлән, әти-әниләрем эзләште. Гомумән, бөтен дусларны, якыннарны әзерлек эшләренә җәлеп итәргә туры килде. Алар ярдәме белән генә булдырып чыктык.
Туй күлмәген дус кызларым һәм килен апа, үз апам белән бергәләп сайладык. 2 сәгать эчендә нинди генә күлмәк киеп карамаганмындыр. Иң ахырдан кигән күлмәгем барыбызның да күңеленә ятты. Күлмәгемә хәзер дә сокланып туя алмыйм әле.
Күңелсез моментлар да булгалады. Мәсәлән, алып баручылар туйга 2 ай кала «сезгә башка алып баручы табабыз, без җырлап кына китә алабыз» дип кәефебезне төшерделәр. Ләкин ахырдан барысы да уңай хәл ителде, командалары белән килеп алып та бардылар, җырладылар да.
Мәктәптән кайта идем дә (мин – укытучы) кичләр буе туйның бөтен детальләрен уйлап ята идем (көлә). Туй бик күңелле үтте, Аллага шөкер. Үзебез теләгәнчә узды. Үпкәләрлек түгел, әмма, күп әйберләр мин теләгәнчә булды инде анда (көлә). Илфат, хәтта, күп нәрсәне кайткач кына күрде. Фотозоналар нинди булачагын да, мәҗлестә нәрсәләр булачагын да белми иде. Кунаклар һәм шул исәптән Илфат өчен дә туйдагы күп әйберләр сюрприз булды.
Минем ЗАГСта түгел, ә кая да булса башка җиргә барып язылышасым килгән иде. Нәкъ шулай эшләдек тә. Күңелгә үтәрлек булды.
Туйда килен апам һәм үз апамның бик матур итеп үземә багышлап шигырь укулары иң хисле моментларның берсе булгандыр. Күзләремә яшьләр тулды, миңа еларга гына куш инде, – дип сөйли Гөлсылу.
Туй узганнан соң, Илфат әлегә ялда икән. Отпускы төгәлләнгән соң берара Казанда булачак та, яңадан хәрби операциягә юл тотачак. Гөлсылу инде хәзер үк кайгырып тора.
Алга уй-хыяллары, планнары белән уртаклашуын сорагач, Гөлсылу миңа: «Безнең хыяллар бик баналь, Гөлназ апа. Илфат белән икебез дә матур, тату гаилә булып, зур йортта яшәргә, балалар үстерергә хыялланабыз.
Безнең өйләнешүебезне күпләр көткән иде инде. «Кайчан туй?» дигән аптырата торган сорауларга нокта куйдык. Тормышлар тизрәк тынычланып, яраткан кешем гел янәшәмдә булсын иде», – диде.
Гөлсылу белән Илфатка бәхет һәм гомерлек мәхәббәт теләп калабыз!