Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туйга акчаны бурычка алырга ярыймы, кайсы көнне никахлашу хәерле?

news_top_970_100
Туйга акчаны бурычка алырга ярыймы, кайсы көнне никахлашу хәерле?
Фото: © "Татар-информ"

Никахка кергән вакытта нинди әдәп һәм мөстәхәбәтләр бар? Бу вакытта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? – Бу сорауларга җавап «Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында чыкты.

«Әд-Дөррел-Мохтар» китабының никах бүлегендә болай диелә:

«Никах турында игълан итү һәм аның алдыннан хөтбә уку, шулай ук никахны җомга көнне мәчеттә укыту – мөстәхәб (саваплы) гамәл булып исәпләнә.

Никахны хак (акыллы) кеше гадел шаһитлар алдында үткәрергә тиеш. Хәнәфи мәзһәбе буенча шаһитлар, ким дигәндә, ике ир-ат яки бер ир-ат һәм ике хатын-кыздан торырга тиеш.

Әгәр дә кияү кеше никах үткәрү өчен акчага мохтаҗ булса, ул аны бурычка алып тора ала. Шулай ук кияүгә чыгасы кызны никахка кадәр күрү дә хуплана.

Кияүгә чыккан хатын-кызның өйләнүче ир-аттан яшьрәк булуы; нәсел затлылыгы, шөһрәтлелеге, байлыгы буенча түбәнрәк булуы мөстәхәб булып тора. Кияүгә чыгучының өйләнүче ир-аттан әхлак сыйфатлары буенча югарырак, тәкъварак, чибәррәк булуы мөстәхәб булып исәпләнә».

Ибн Габидин үзенең «Хашия»сендә никах өчен акчаны бурычка алып тору мөмкинлеген шәрехләп, болай дип яза:

«Чөнки бу бурычны кайтару өчен җаваплылыкны Аллаһ үз өстенә ала».

Әт-Тирмизи, ән-Нәсаи һәм ибн Маҗа тапшырган хәдистә болай диелә:

«Аллаһ өч төрле кешеләргә ярдәм итәргә вәгъдә итте:

  • иреге өчен түләргә җыенган мөкатабка (үзенә ирек сатып алырга ниятләгән колга);
  • өйләнеп, пакь булып калам (гөнаһлардан сакланам) дип ниятләгән кешегә;
  • Аллаһ юлына чыккан кешегә».

Ибн Габидин: «Хатын-кыз ир-аттан яшькә кечерәк булырга тиеш», – дигән сүзләрне шәрехләп дәвам итә: «Бу – хатын-кыз тиз арада бәби таба алмаслык булмасын өчен кирәк (никахның төп максатларының берсе – нәсел калдыру)».

Нәселнең затлылыгы турындагы сүзләргә аңлатма биреп, ул болай ди: «Бу – аның ата-бабалары хөрмәткә лаек һәм тәкъва кешеләр булуы өчен кирәк».

«Шөһрәтлелек һәм байлык» сүзләренә ул мондый аңлатма бирә: «Бу – аның хатыны аңа итагать итсен, аны хөрмәт итсен, кимсетмәсен өчен кирәк. Киресенчә булганда ул үзен иреннән өстенрәк хис итәчәк».

Ибн Хумам «Фәтхел-Кадыйр» китабында әт-Табарини, Әнәс ибн Малик тапшырган шундый хәдисне китерә: «Пәйгамбәр болай дигән: «Хатын-кызга аның билгеле кеше булганы өчен генә (дан-шөһрәте өчен) өйләнгән кешенең Аллаһ дан-шөһрәтсезлегеннән тыш бернәрсәсен дә арттырмас. Булачак хатынының байлыгы өчен өйләнгән кешенең Аллаһ фәкыйрьлектән тыш бернәрсәсен дә арттырмас. Ниндидер бер хатынның затлылыгы өчен өйләнгән кешенең Аллаһ түбәнлектән тыш бернәрсәсен дә арттырмас. Ә кем дә кем үзенең карашларын (чит хатыннардан) һәм җенес әгъзаларын (зинадан) читтә тоту һәм ныклы туганлык бәйләнешләре төзер өчен өйләнә икән, Аллаһ бу ир-атка – бу хатын-кыз белән, ә бу хатын-кызга бу ир-ат белән яшәү өчен бәрәкәт бирер».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100