Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туганын җирләргә барышлары булган: Башкортстанда Әхмәтҗановлар юл фаҗигасендә һәлак

Башкортстанның халык артисты, Стәрлетамак театры артисты 58 яшьлек  Фаим Әхмәтҗанов тормыш иптәше Хөснә Әхмәтҗанова белән 29 март көнне Белорет районында коточкыч юл һәлакәтенә очрап, гүр ияләре булды.

news_top_970_100
Туганын җирләргә барышлары булган: Башкортстанда Әхмәтҗановлар юл фаҗигасендә һәлак
Фото:sgtko.ru/bashdramteatr

“Башинформ” хәбәр иткәнчә, Фәим Әхмәтҗанов Great Wall руле артында булган һәм каршыга килүче Маn йөк машинасы белән бәрелешкән. Әхмәтҗановларның Әбҗәлил районына хатыны ягыннан туганнарын җирләргә барышлары булган. “Кичке якта чыкканнар, күрәмсең, иртәнгә барып җитеп, җирләргә җыенганнардыр”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Башкортстаннан журналист Елена Фатыйхова.

Фәим Әхмәтҗанов Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсенең башкорт драма театры актеры булса, Хөснә Әхмәтҗанова укытучы булып эшләгән. Аларның ике балалары калган. Азалия  - олы кызлары, уллары Аязга 21 яшь.

“Аның мәрхәмәтлелеге йөзенә чыккан”

Бер мизгелдә әтисен һәм әнисен югалткан Азалия Юнысова белән Елена Фатыйхованың кызы институтта бергә укыганнар.

– Балалар бергә биш ел институтта – сәнгать академиясендә театр тәнкыйтьчесенә укыдылар. Фаҗига турында ишеткәннән бирле ачы хәсрәттә, балабыз көн буе елады. Бүген дә әле баш күтәреп булмый, бик авыр. Үзебезнең гаиләгә килгән кайгы кебек булды. Рәхәтләнеп яшәр вакытка килеп җиткәч кенә, шушы фаҗига. Балалары бик кызганыч.

Азалия белән кызым укыганда иң якын ахирәтләр булдылар, әле дә аралашып яшиләр. Мин шәхсән гаиләсе белән бер тапкыр гына очраштым. Шулхәтле ихлас, якты йөзле, киң күңелле кешеләр булып күз алдында калдылар. Башкорт халкы нык кунакчыл бит. Кем өчен дә җанын ярып бирергә әзер.

Театрлар арасында үзара очрашулар булганда, туганлашып беткән кебек була идек. Минем ирем “Нур” театры актеры, Стәрлетамакка барганда, Фәим колачлап алып кунак итә. Безнең кызыбызны “кызым” дип йөрттеләр алар, без аларның кызына “кызым” дип дәшәбез.

Аның мәрхәмәтлелеге йөзенә чыккан. Кызым да театрда эшли, гастрольләр белән эш вакытында, ул гаилә бик кунакчыллык күрсәткән. “Изге, мәрхәмәтле җан иде” дип сөйли Фәим абыйсы турында. “Стәрлетамакка барсам, машинасына утыртып, кая кирәк, шунда илтеп куеп, “балам, кызым” дип үз баласыдай күрде” дип искә алды.

Тормыш иптәше Хөснә белән шундый матур пар иде алар, гел бергә, аерым бер дә күрми идек без аларны. Шулкадәр бер-берсенә береккән парлар алар сирәктер тормышта. Үзе искитмәле тырыш кеше иде, балалары өчен янып йөрде, яшьләргә йорт та алып бирде, - дип уртаклашты Елена Фатыйхова.

“Атай бик күп кешегә ярдәм кулы сузган кеше”

Мәрхүмнәр икесе дә башкортлар, хатыны – Әбҗәлил, үзе Ишембай районыннан. Әхмәтҗановларның кияүләре игезәк баянчы җырчы егетләр – Айдар һәм Алмаз Юнысовларның берсе булып чыкты. Айдар – Азалиянең тормыш иптәше.

– Мин аларга 2014 елда кияү булып килдем. Беренче көннән үк үз балалары кебек якын иттеләр. Икесе дә ачык, позитив, әдәпле, тыйнак, сабыр, тәртипле кешеләр иде. Барлык кешеләр дә аларны хөрмәт итә иде – күршеләре булсынмы, дуслары, туганнары, коллегалары – барысы да. Атай бик күп кешегә ярдәм кулы сузган кеше, юк дип әйтә белмәде, шуңа күрә бик ихтирам иттеләр аларны, - дип әйтте Айдар Юнысов хәләл җефетенең әти-әнисе турында.

Фәим Әхмәтҗанов иҗади эшчәнлеген 1991 елда Стәрлетамак шәһәренең башкорт театрының драма актеры буларак башлап җибәрә. 30 елдан артык вакыт эчендә төрле рольләр башкарган. Иң беренче роле “Галиябану” спектаклендә Исмәгыйль була. Тамашачылар күңеленә ул Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр” драмасында – Гыйльметдин, Булат Рафиковның «Париж башкорты»нда – Муса, Мирхәйдәр Фәйзинең «Асылъяр»ындә – Искәндәр бай, Ибраһим Абдуллинның «Тиле яшьлек» комедиясендә – Зөлкәрнәй, «Эх, Өфе кызлары!»нда – Шаянгөл һәм башка бик күп рольләре белән кереп калган.

Бер ел элек Фәим Әхмәтҗанов «Башкортстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булган.

«Татар-информ» агентлыгы редакциясе Хөснә һәм Фәим Әхмәтҗановларның балалары, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Мәрхүмнәрнең урыны оҗмахта булсын! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100