Туганлык җепләре (Альбина Гайнуллина)
Без Кристина белән ике туган балалары. Ул ак тәнле, алтынсу чәчле, зәвык белән киендерелгән курчакка охшаган булса, мин кояшта янып каралган, бер генә минут та тик торырга күнекмәгән, шайтанга тиң шаян бала идем.
«Күңелемдәгесен һәрвакыт кычкырып әйтергә күнеккән, урамның һәр почмагын, тыкрыктагы һәр әрекмән төбен яхшы белгән авыл баласы! Миңа туганымны гел үрнәк итеп куялар иде. Аның матурлыгын да, тәртибен дә. Кайчагында әти-әниләрем кызлары Кристина төсле булмаганга гарьләнә иде кебек. Ул укуга да миннән өлгер булды: чит телләр өйрәнде, музыка мәктәбенә йөрде, төрле спорт ярышларында катнашып призлы урыннар ала иде. Ә мин нәрсә, авыл баласына каян килгән андый иркенлек? Дәресеңне вакытың булса укыйсың да, әти-әни кушып калдырган кырыкмаса-кырык эшеңне эшләргә ашыгасың. Язын-көзен колхоз кырларында үткәрәсең, җәйләрен фермада, йә амбарда эшлисең. Кая монда зәвык, матурлык турында уйларга вакыт?!»
Ләйлә апа уйчан күзләрен бер ноктага төбәп, әкрен генә сөйли. Үзе ара-тирә ирен чите белән мыскыллы елмаеп куя. Аның шомырттай кара күзләре тирән сагыш диңгезенә охшаган. Кашлары шул диңгез буенда текә ярларга оя үргән карлыгач канатына тиң.
«Яшь вакытта булган бер вакыйганы бер дә оныта алмыйм. Үзәгемә үтеп калган… Кристина безгә җәй саен каникулга кайта иде. Әти-әниемнең кош тоткандай сөенгәннәре, аны иркәләгәннәре аерым тарих. Югыйсә, үзләренең дә тубал тулы бала-чага! Ләкин шәһәргә китеп урнашкан апаларының кызын аеруча нык яраталар иде инде. Сеңлем көндез йокысын туйдырган арада мин куралтыдагы тавык чүпләп бетерә алмаслык эшләремне эшли торам. Кунак торгач, мунча ягам. Бергә юынып, кич клубка чыгабыз инде. Ул булганда озаграк йөрергә ярый миңа да.
Туганым татарча белмәгәч, бөтен танышларым, дусларым да русча сөйләргә маташа. Шулай телне вата-җимерә кунак кызының күңелен күргән арада, аның гел мине төзәтеп торганына игътибар иттем. Читкәрәк чакырып алдым да:
— Почему ты меня постоянно исправляешь? Кроме тебя никто моих ошибок не замечает. Сейчас я буду говорить как умею, а учить будешь дома, — дидем. Шунда Кристина мине мыскыллап, бөтенесенә дә ишетелерлек итеп:
— Если не знаешь языка, вообще не разговаривай. Сиди и помалкивай! Русский язык искажать не надо, — дип кычкырып җибәрде.
Авылдашлар, яшьтәшләр алдында шундый уңайсыз булды. Борылдым да тегене калдырып кайтып киттем. Йөргән егетем куып җитеп озатып куйды. «Синең кебек рус телен камил белгән авыл кызлары юк диярлек, сеңлең ник үчләшә икән?» — дип аптырады ул да.
Икенче көнне мин Кристина белән гел татарча гына сөйләшеп йөрдем. Аның: «Я не понимаю тебя, говори по-русски», — дигәненә каршы:
— Аңлыйсың килсә, туган телеңне өйрән беренчедән. Һәм ашаган табагыңа төкерүеңнән тукта! — дип җавап бирдем. Шул вакытта аңлады микән ул мине, юк микән… Ләкин бу Кристина эшләгән этлекләрнең чәчәге генә булган»
Бар дөнья акка буялган, дару исләре сеңгән палатага май кояшыдай балкып, шәфкать туташы Вера килеп керде. «Йәгез әле, булачак әниләр, кан басымнарыгызны үлчик! Кемгә витаминнар язылган анда, уколга әзерләнәбез, тиз генә төртеп чыгыйм әле! Матурларым, авырлы ханымнан да бәхетле, гүзәл зат булырга мөмкинме?» — дип палатаны яңгыратып, һәркемгә тиешле даруын каптырып, хәл белешә башлады. Үз эшен ифрат яратып башкаручы, тәмле сүзе, җылы мөнәсәбәте белән дәваларга сәләтле бу кызыйны бөтен хастаханә авырулары ярата. Гинекология бүлегенең йөзек кашы дияргә була инде үзен. Кызлар: «Бала Вера эшләгән көнне туса гына ярар иде», - дип теләп торалар гел.
— Ләйлә апакаем, почему давлениегыз югары! Опять нервничали? Ниләр турында уйлыйсыз соң сез, апакаем? Борчылмагыз инде ул кадәр. Улыгыз хакына булса да, ярыймы?! Сөйләштек?
— Ярар, җаным. Синең сүзне тыңламый булмас. Борчылмыйм да инде мин. Күңелемне генә бушатам, бер дә борчылмыйм.
— Сак бушатыгыз, кан басымы тагын күтәрелмәсен. Мин бераздан кереп үлчәрмен. Табибтан соратып, система куясы булыр наверное. Болай ярамый, — дип Ләйлә апаның муенына сарылып чәчләрен сыйпады.
— Ничекләр үстердегез бу толымнарны, Ләйлә апаем? Болар музейга куярлык бит… — дип соклануларын җиткереп чыгып та йөгерде.
Вера чыгып киткәч, Ләйлә апа әле бик озак толымнарына карап торды. Әйтерсең лә, аның иңнәрендә калын чәчләре генә түгел, ә бөтен тормыш юлы сузылган иде.
Безнең сораулы карашларны тоеп, ул сүзен дәвам итте.
«Кристина кәеф-сафа корып, типтереп яшәгәндә, мин ат урынына җигелеп эшләдем. Шулай тиң ярымны очратып, гаилә дә корып җибәрдем. Чит илләргә йөреп, соңгы мода белән киенергә күнеккән туганым туйга кайткач, күлмәгемне күреп: «Ни за что не одела бы такое лохмотье на свадьбу, ну и вкусы…» — дигән булды. Дәшмәдем. Булачак иремә дә «каты эләкте». Зәвыксызлыгымның түбән дәрәҗәсе булып чыкты ул да. Кристина чит илгә китеп, берәр акча янчыгына кияүгә чыгарга хыяллана иде. Мин аның үзенекенә ирешәчәгенә, безнең кебек гади тормышка, шушы якларның гади ирләренә риза булып ятмаячагына ихлас ышана идем ул чакта.
Берничә ай элек сеңлем авырып киткәнен белгәч, авыл күчтәнәчләре төяп, хәлен белергә киттем. Фатирына килеп керү белән, Кристина мине җитәкләп йокы бүлмәсенә алып керде. Керсәм — шаккаттым.
Бүлмәдә бишек, анда ир бала изрәп йоклый. «Кайчан җитештең әле, атасы кайда?» — дигәнемә елмаеп кына куйды ул. Авырып китүенең сәбәбе дә бала алып кайтканнан соң бераз өзлегүе икән. Әти-әниләре белән аралашмавын ишеткәч, аптырап калдым. Өзек-өзек сүзләрдән, баланың әтисен кабул итмәүләре дип аңладым, ләкин күңелен яралап кабат сорап тормадым.
Бераз ярдәм итәргә булдым. Өйләрен җыештырып, керләрен юып урнаштырганда күзем тартмадагы бер хатка төште. Бала әйберләре арасында ята иде. Язуы таныш булып тоелды да, укый башладым. «Кристина, син җавапны озак көттерәсең. Минем тормышымны җимереп, төп башына утыртмакчы буласыңмы әллә? Әгәр дә миңа кияүгә чыгып, кешечә яшәргә теләсәң, мин аерылам. Юк икән, ничек бар шулай калсын. Улымны ярдәмемнән ташламам. Ләкин авызыңнан сүз чыкмасын». Ирем язган.
Ушыма килгәндә шәһәр урамы буйлап каядыр бара идем. Башта үземне адашканмын дип куркуга калдым. Аннан бу адашулар, ялгышулар күпкә алданрак булганлыгын аңладым. Өйгә кайтырга да, кайтмаска да белми йөри торгач, кич җитте. Анда балалар бар бит. Үзем дә өченчегә авырлы.
Кайтып керсәм, балалар әтиләре белән мәш килеп кино карап яталар. Мин берничә көнгә дип киткәч, уйлаучы да булмаган. Төн уртасында килеп кергәч, аптырап калдылар. Барысы да шат, бәхетле. Беркемгә берни сөйләмәдем. Эчемдә ут, зур яра булса да, тышка чыгармадым. Ирем генә сизенгәндәй, төпченеп маташты бераз. Хәзер дә белмим әле, ни эшләргә? Өч баланы ятим итү дөрес булырмы?»
Ләйлә апа тагын нидер әйтмәкче иде, яңадан авыр сулап куйды да тәрәзә янына барып басты. Берьюлы ике хыянәтне кичерүе җиңел булмагандыр шул.
— Мин ничек тә түзәрмен. Менә улларының күзенә ул ничек карарга җыена икән?