Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туганда имгәнеп инвалид булган кыз әнисе: «Табиблар хатасымы, шулай язган булганмы...»

Биектау районының Инеш бистәсендә яшәүче Резеда Шәрәфиева 24 ел элек бәби табу йортында кичергәннәрен мәңге оныта алмаячак. Көтеп алган кызы Регина имгәнеп туа. «Табиблар 9 ай буе баланы сәламәт, бар җире тулы, төгәл, диеп килделәр. Сау кыз туарга тиеш иде. Табиблар хатасымы, шулай язган булганмы... Нәтиҗәдә – инвалидлык».

news_top_970_100
Туганда имгәнеп инвалид булган кыз әнисе: «Табиблар хатасымы, шулай язган булганмы...»
Михаил Захаров

«Регина – икенче балабыз. Малай баладан соң кызлы булырга хыялланган идек. Йөклелегем яхшы, җиңел үтте. Мине 9 ай буена бернәрсә борчымады. Тик баланы тапкан көнем авыр булды. Озак интектем. Канга батып яттым. Табиблар чабулашты. Аннары баланы йолкыдылар да алдылар. Авызыннан каннар килеп тора иде.

Икенче көнне миңа табиб аңлатты. «Мондый очракларда без баланы уйламыйбыз, ананы коткарырга тырышабыз. Сезнең гомерне саклап калыр өчен көрәштек, ә бала, кызганыч, имгәнеп туды», – диде.

Нәтиҗәдә – тетрапарез. Баш мие кәүсәсе, умыртка сөягенең муен бүлеге функцияләре бозылу яки бөтен нерв системасы имгәнү нәтиҗәсендә барлыкка килә торган синдром. ДЦП инде, ягъни.

Регина Шәрәфиева – Резедә Шәрәфиеваның кызы

Баланың хәле начарланды. Аны яңа туган сабыйлар патологиясе бүлегенә күчерделәр. Үземне кайтарып җибәрделәр. 3 ай буе баланың гомере өчен көрәштеләр. Яхшы якка үзгәрешләр булмады. Булырлык түгел иде бугай инде – табиблар, янына кереп, күреп чыгарга чакырдылар. Килдем. Кердем. Бала аңсыз хәлдә ята иде. Өметләрем өзелгәндәй итте шушы мизгелдә. Ул исән дә түгел төсле иде. Янына килеп аяк-кулларын тотып карадым. Ул бәләкәй генә кул һәм аякларда бөртек кенә булса да җылы бар иде. «Кызым, сәлам», – диеп эндәштем. Учларымны аның тәненә куйдым. «Кызым, уян, әниең килде», – дидем. Шул мизгелдә бала күзләрен ачты. Үле төсле яткан гәүдәдә тормыш кабынды. Мизгел эчендә!

Табиб чабып килде. «3 ай буена беренче тапкыр сезне сизеп күзләрен ачты!» – диеп шаккатты. Бу – могҗиза булдымы икән? Белмим. Әмма мин баламның мине сизеп күзләрен ачуына, әнисен тоеп, үләсе җиреннән уянуына ышанам. Бу очраклы хәл була алмый! Табиблар төрлечә фаразлаганнар иде бит. Яшәр, дип тә, инде яшәмәс дип тә. Табиблар ышанычларын җуйдылар, ә мин һаман өметләндем. Һәм бала күзләрен ачты... Димәк, ул яшәргә тиеш булган. Яшәргә диеп уянган. Шул көннән башлап мин көнгә 3 тапкыр килеп йөри башладым. Интенсив терапия башланды. Баланың организмын яшәргә өйрәтергә кирәк иде. Ашатырга кирәк. Ә бала йота алмый. Аның сулау, чәйнәү, йоту функцияләре имгәнгән иде. Зонд аша ашатырга өйрәттеләр. Мин баланы шулай итеп ашата башладым.

Резеда Шәрәфиеваның шәхси архивыннан

24 ел буе шулай Регинабыз белән яшәргә өйрәндек. Һаман өйрәнәбез. Беренче төркем инвалидлык бездә. Гомер буе хастаханәдән хастаханәгә йөрдек. Моны безнең кебек хәлдәгеләр белә, аңлый. Бүген инде җайланды бераз. Ризыкны төеп, йомшартып бирәм. Чәйнәргә тырыша. Йота. Бик күп еллар тоташ каткан килеш урын өстендә ятты. Башта утыртырга тырыштык. Беренче уңышларны күргәнче, озак вакыт узды. Әкрен генә утыра башлагач, үрмәләргә өйрәттек. Бик күп еллар күтәреп йөрттек. Хәзер менә, ниһаять, кулыннан тотып йөртә башладык. Авыр инде. Ул аякларына туры, дөрес баса алмый. Ярдәмнән башка атлый алмый. Әмма болай булса да аягына басуы безне куандыра, әлбәттә. Бу – зур җиңү.

Регина туганда, улыбызга 4 яшь иде. Балачагы иртә тәмамланды. Регина туган көннән аңа әни игътибары тәтемәде, дияргә була. Мин тулысы белән үземне Регинага багышларга тиеш булдым. Иремә элеккедән 3 тапкырга күбрәк эшләргә, акча юнәтергә туры килде. Безгә дәваланырга бик күп акчалар кирәк булды. Улыбызның балачагы шунда өзелде. Ул инде 4 яшеннән үзен үзе карарга мәҗбүр булды. Мин әни кеше бит. Кызгандым. Ничек кызганмыйсың? Регина белән хастаханәләрдә читтә чакта, улымны уйлап, кызганып, елап ята идем.

Фото: © Резеда Шәрәфиеваның шәхси архивыннан

Йөрәгем янды. Әмма минем мәшәкатьләремнең очы-кырые булмады. Бер туктап, улымны кочаклап, назлап утырырга да мөмкинлек килеп чыкмады. «Синең миңа рәнҗегән чакларың күп булгандыр инде, улым, сиңа әни җитмәде инде, беләм», – дим улыма хәзер гел. «Юк инде, әни, андый сүз сөйләмә», – ди ул миңа. Ул ничектер аңлап үскәндер инде үзеннән-үзе. Регинаны яратты ул гел. Хәзер дә аның иң яраткан кешесе – сеңлесе. Аның өчен утка керергә дә әзер.

Регинабыз туганчы, без ирем белән бөтенләй икенче кешеләр идек. Без яшь ул вакытта. Пошмасрак, ваемсызрак, җыйнаксызрак, ырык-шырыграк чагыбыз. Хәсрәт күрмәгән, ачыны татып карамаган. Тормыш күрмәгән, дияргә була. Регина туган көнне тәүлек эчендә үсәргә туры килде безгә. Элеккеге бала-чагалык, җиңел акыллылык, юкка да, барга да ис китмичә сафа сөреп яшәү – барысы да мизгел эчендә юк булды. Шул тәүлек эчендә генә дә минем яшь башымда фәлән бөртек чал чәч барлыкка килгәндер.

Яшь булгангадырмы, элек, эт белән мәче төсле, тыныша алмаган чакларыбыз була иде. Әйткәләшеп, тарткалышып ала идек вакыт-вакыт. Иремнең бераз гына эчә торган гадәте дә бар иде. Тормышыбызда Регина барлыкка килгәннән соң бөтенесе үзгәрде. Безнең мөнәсәбәтләребез җылынды, ныгыды. Без бик нык үстек, акылга утырдык, дияргә була. Иремнең шуннан соң авызына бер тамчы хәмер капканы булмады. Тартуын ташлады. Тормышыбыз бик нык үзгәрде.

Фото: © Резеда Шәрәфиеваның шәхси архивыннан

Регина мине дин юлына да алып килде. Кызыбыз 7 яшеннән намаз укый башлады. Үзе ятлап, өйрәнеп, үзе карар кылып башлады бу эшне. Тезенә басып укый иде башта. Басып тора алмый иде бит инде. Аннары мине дә өйрәтте. «Әни, дөрес яшәмисең, намаз укырга кирәк, чәчәреңне капларга кирәк», – ди иде ул миңа. Шулай итеп, мин намазга бастым, яулык кидем. Моның өчен мин Регинама рәхмәтле.

Мин гаиләбезгә шушындый баланың тууын Аллаһның рәхмәте дип аңлыйм. Ул аны безнең гаиләгә бәрәкәт алып килер өчен җибәргәндер. Регина ирем белән безнең мөнәсәбәтләрне җайлады, үстерде. Улым да акыллы, тәртипле, мөстәкыйль кеше булып үсте. Туганнар белән дә бердәмләштек. Алар безгә гел ярдәм итәргә генә тордылар.

Фото: © Резеда Шәрәфиеваның шәхси архивыннан

Регина бар нәрсәне аңлый, белә. Үзенчә сөйләшә. Әмма теле бик каты параличланган – сөйләме аңлашылмый. Мин аңлаша алам аның белән. Әйтәсе килгәнен ачыклыйм. Әмма башкалар аны аңламый, билгеле. Регина өйдә торып укыды, мәктәптән килеп укыттылар. Шул вакытта ул жестлар телен өйрәнергә тырышты. Аңлашыр-сөйләшер өчен. Мин аның жестларын беләм, аңлыйм. Үзе уйлап тапкан жестлары да бар аның. Кайсыбер сүзләрен ишетеп тә ачыклый алам. Әмма башкалар белән килеп чыкмый, аңлаша алмыйлар. Регина өчен иң тансык, иң җитмәгән нәрсә – аралашу. Социаль челтәрләрдә утыра, клавиатурада яза белә, шулай аралаша. Кайсыбер аңлата алмаган нәрсәләрен телефонда җыеп язып күрсәтә кешеләргә. Каләм тотып яза алмый.

Регина музыкага мөкиббән, гашыйк. Җырлар тыңларга, кушылып җырларга ярата. Музыкаль слухы бик яхшы. Сәламәтлегенең бер җире җитешсез булса, икенче җире артыгы белән көчле була, диләр бит әле. Ул чыннан да шулай була икән. Регинаның хәтере феноменаль дәрәҗәдә яхшы. Мин шаккатам аңа карап. Әйткәнемчә, 7 яшендә намаз укый башлады. Ялт иткәнче ятлаган, хәрәкәтләрен исендә калдырган. Аннары, аралашасы килеп, аның телефондагы бөтен абонентларга шалтырата торган гадәте бар. Телефонга кертеп куелган бөтен номерга шалтырата. Мин инде, кешене йөдәтмәсен дип, ул күрмәгәндә генә кайбер номерларны бетереп атам. Башка шалтырата алмасын дип. Аннары бер караганда шул номерлар тагын телефонда пәйда була. «Каян алып кертеп куйдың боларны тагын?» – дим. «Алар бөтенесе исемдә бит минем», – дип җавап бирә. Каян исендә калдыра икән ул аларның бөтенесен, дип аптырыйм. Мин үземнең номерны яттан беләм, аннан ары башка кешенекен мәңге ятлый алмыйм, мәсәлән.

Регина кешеләрне ярата. Ул аларда яхшыны гына күрә. Начарны күрә белми. Усал була белми. Төрле вакыт була бит инде, кайвакыт өйдә сүгеп ташлыйм. Аннары: «Кызым, син миңа үпкәләмәдеңме?» – дим бераздан, янына килеп. «Юк, син бит әни, сиңа үпкәләргә ярамый», – ди ул миңа. Башка берәүнең әнисе белән дорфа сөйләшкәнен күрсә дә, борчыла. «Ярамый бит инде алай, ул бит – аның әнисе, нигә шулай итә инде», – дип көенә.

Фото: © Резеда Шәрәфиеваның шәхси архивыннан

Регина өчен иң кирәк нәрсә – ул аралашу. Акчага да сатып алып булмый торган нәрсә. Без аңа бөтен нәрсәне юнәтә алабыз, бирә алабыз. Ә менә кешеләр белән аралашуга сусавын баса алмыйбыз. Бик тырышсак та. Туганнарга еш алып барырга тырышабыз, бәйрәмнәрне, туган көннәрен зур итеп, кунаклар җыеп уздырабыз. Үзе яратып тыңлый торган артистлар белән очрашулар оештырдык, концертларга алып барабыз. Мөмкинлекләребездән килгән кадәр барын да бирергә тырышабыз. Әмма Регина кешеләргә тартыла, аның аралашасы, дуслашасы килә. Ул сәламәт кешеләрдән курыкмый, читенсенми, аның алар арасында буласы килә, алар белән бергә нәрсә дә булса эшлисе килә, аралашасы килә. Әмма сәламәт балалар, үсмерләр аны бик кабул итәргә теләмиләр. Контактка бик бармыйлар. Җәмгыятьтә, гадәттә, аңа йә кырын карыйлар, йә – жәлләп. Шәхси йортка күченеп киткәнче элегрәк Казанда тордык. Балалар уйный торган җиргә, комлыкка алып чыксак, ул бик теләп балаларга тартыла иде. Ә балалар аңламый бит инде – сәер итеп карыйлар. Дуслашасылары, уйныйсылары килми иде. Абыйсы, кыерсытмасыннар дип, шунда комлыкка чыгып саклап утыра иде Регинаны.

Фото: © Резеда Шәрәфиеваның шәхси архивыннан

Төрлесе булды. Регинаның бик каты төшенкелеккә бирелгән чаклары да булды. Андый чакларда ул көннәр буе елый, төннәр буе йоклый алмый, аппетиты кача, яшәү теләге югала. Андый халәттән бик озак чыга алмый интегергә мөмкин ул. Ничек ярдәм итәргә дә белмисең. Үзем дә аның белән бергә төннәрен йокламыйча чыга идем. Баланың хәсрәтләнүе – әни кеше өчен коточкыч әйбер. Моны теләсә кайсы ана аңлаячак. Бик критик вакытларда хәзрәтләрне чакырдык. Алар өйгә килеп, Регина белән сөйләшеп, киңәш-нәсыйхәтләр биреп киттеләр. Безнең шундый авыр чакларда, зур башларын кече итеп, безгә килгән Җәлил хәзрәт Фазлыевка, Рамил хәзрәт Юныска мин бик рәхмәтле.

Фото: © Резеда Шәрәфиеваның шәхси архивыннан

Минем иң зур хыялым – Регина киләчәктә үз юлын, үз урынын тапсын иде, үз максатлары, үз шөгыле булсын иде. Шәхес буларак, ул үзеннән үзе канәгать булсын иде. Уңышлары белән безне куандырсын иде. Үзе мөстәкыйль рәвештә йөреп китсен иде.

Дөресен әйтәм. Регина тугач, баштарак мин «Ни өчен бу миңа?» дип уйладым. Ике айлап шулай булды. Аннары төшенә башладым: Аллаһ миңа бүләк ясаган. Нәрсә өчен шундый зур бүләк ясарга булган миңа – белмим. Регина – ул бит минем җәннәткә билетым. Кемгә генә бирелә шундый мөмкинлек? Авыру туганнарын, балаларын караучы кешеләргә шуңа төшенүләрен телим. Бу – сезне җәннәткә алып керә торган билет. Барлык бүләкләрдән иң олысы.

Фото: © Резеда Шәрәфиеваның шәхси архивыннан

Регина туган көннән соң бер генә көн дә эшли алмадым. Элекке эш урыныма, декрет ялына гына дип киткән җиремнән, кире кайта алмадым. Бөтен мәшәкатьләрне ташлап берәр кая эшкә чыгып китәсе, кешеләр белән аралашасы, аз гына булса да онытылып торасы, ял итәсе килгән чакларым булмады түгел. Төрле чакларым булды. Ә хәзер, 24 ел шулай яшәгәннән соң, мин каядыр эшкә барып утыруымны күз алдыма китерә алмыйм. Минем бөтен уйлаганым, бөтен тырышканым, бөтен эшләгәнем – барысы Регинага барып тоташа. Регина – минем эшем инде ул. Минем язмышыма язылган профессиямдер ул – Регинаның әнисе булу.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100