Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туган телгә - игътибар, чит телгә - БДИ, эшче һөнәр үзләштерүгә - яңа таләпләр: Республика педагогларына нинди бурычлар куелды?

Татарстанның мәгариф һәм фән хезмәткәрләре 2017-2018 уку елына йомгак ясап, яңа уку елына бурычлар алды.

news_top_970_100
Туган телгә - игътибар, чит телгә - БДИ, эшче һөнәр үзләштерүгә - яңа таләпләр: Республика педагогларына нинди бурычлар куелды?

Кичә Кукмарада “Татарстан Республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр” темасына багышланган киңәшмәдә мәктәпкәчә белем, мәктәп белеме, һөнәри белем, югары белем өлкәләрендә башкарылган эшләргә күзәтү ясалды. Әлеге киңәшмәдә билгеләнгән төп тезисларны һәм яңа уку елына резолюциядә күрсәтелгән киңәшләрне "Интертат" укучыларына да тәкъдим итәбез.

Туган телләрне укыту алымнары үзгәртелә

Көнүзәк мәсьәлә - туган телләрне укыту. Укытучыларның август конференциясендә бу уңайдан төп фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.                                                                                                       

Тел буенча авыр чорны уздык. Проблемалар озак вакыт хәл ителмәве безнең дә кимчелек. Ул мәсьәләләрне бездән башка беркем чишмәячәк. Белем бирү учреждениеләрен гамәлгә куючылар буларак, муниципаль берәмлекләр дә бу мөһим мәсьәләгә тиешле игътибар күрсәтмәде. Хәзер төп бурычлар - дәүләт һәм туган телләрне укыту методикасын камилләштерү. Туган телдә тиешенчә укыту, яшь буынны милли гореф-гадәтләрне хөрмәтләргә өйрәтү бүгенге мәктәп алдындагы бурычларның берсе булып тора, - диде Татарстан Президенты.



ТР вице-премьеры, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе Рафис Борһанов милли балалар бакчалары һәм милли төркемнәр эшчәнлегенә аерым игътибар бирү зарурлыгын искәртте.

 Һичшиксез, туган телләрне укыту алымнары үзгәртелә. Бүген без туган тел һәм республиканың дәүләт теле буларак татар телен укыту буенча база нигезләрен булдыру белән шөгыльләнәбез. Дәүләт теле буларак татар теле буенча якынча укыту программасы белем бирү программалары реестрына кертелгән. Туган тел һәм әдәбияты буенча якынча программалар проектлары экспертиза уза. Хәзерге вакытта бу программалар нигезендә укыту-методик комплектлар эшләнә. Мәктәптән тыш, балалар үз тормышларында дәүләт һәм туган телләренең гамәли кулланышын күрергә, тел мохитендә үсәргә тиеш. Күмәк тырышлык белән генә туган телләрне саклап кала алачакбыз, - диде министр Рафис Борһанов.

Туган телләрне укытуны камилләштерү юнәлешендә башкарыласы эшләр дә билгеләнде:

– Уку планының мәҗбүри өлешендәге предметлар буенча татар телендәге дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү эшен оештыру.

– Муниципалитетларның милли һәм территориаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, туган телдә белем бирүче оешмалар челтәрен саклап калу.

– Туган (татар) тел, республиканың дәләт теле буларак татар теле уку дисциплиналары буенча мәктәпләр өчен укыту-методик комплекслар кертүгә керешү.

  • 2017/2018 уку елында Татарстанда ана телен сайлау күрсәткечләре:
  • татар теле - 271 223 бала ( 69,3 процент);
  • рус теле - 113 041 бала (28,9 процент);

  • чуваш теле - 4813 бала (1,22 процент);

  • удмурт теле - 1091 бала (0,28 процент);

  • мари теле - 524 бала (0,13 процент);

  • мордва теле - 68 бала (0,02 процент);

  • иврит - 628 бала (0,15 процент).

Мәктәпкәчә белем бирү системасында нинди үзгәрешләр булачак?

Мәктәпкәчә белем бирү баскычында 3 яшькә кадәр балаларны урын белән тәэмин итү юнәлешендә эшне дәвам иттерү бурычы аталды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елга кадәр 3 яшькә кадәр балаларны бакчаларда урын белән тәэмин итү мәсьәләсен тулысынча хәл итү кирәклеген әйтте. Алдагы ике елда “ясли” программасы буенча 6 мең урынга исәпләнгән 29 яңа балалар бакчасы сафка басачак.

Күп балалы гаиләләр базасында мәктәпкәчә белем бирү гаилә төркемнәрен булдыру мәсьәләсе дә кузгатылды. "Безнең бу юнәлештә тәҗрибәбез бар, ләкин мондый төркемнәр ачарга теләүчеләр төрле каршылыкларга юлыга", - диде Президент. Ул тиешле ведомстволарга бу мәсьәләне хәл итүдә теләктәшлек күрсәтергә кирәклеген белдерде.

Министр Рафис Борһанов балалар бакчаларында инициативаларны хуплау, белем бирү процессын индивидуальләштерү, уңайлы мохит тудыру, педагогларның профессиональ компетентлыгын арттыру юнәлешендә эшләү кирәклеген әйтте.


Чит телдән БДИга әзерлек башлана

Рафис Борһанов мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләренең дөрес бәяләнү әһәмиятенә басым ясады. 2018 елда объективлык түбән булган 49 мәктәп ачыкланган. “Муниципаль дәрәҗәләрдәге җитәкчеләрне, җентекле анализ ясамый һәм методик ярдәм күрсәтми торып, өлгерешне йә арттырып күрсәтү, йә түбән күрсәткечләр өчен җәза бирү кебек административ гамәлләрдән саклануларын сорыйм”, - диде министр.

Моннан тыш, математика белеме сыйфатын, чит телләрне укытуны камилләштерү юнәлешләренә өстенлек биреләчәк. Мәгарифне үстерү институты белән берлектә, чит тел укытучылары форумын уздыру да күздә тотыла. 

- Чит тел белемен камилләштерү буенча юл картасы эшләнде. Бу мәсьәлә, 2022 елдан чит тел буенча планлаштырыла торган мәҗбүри БДИны күздә тотканда, бик мөһим. 11 сыйныфлар арасында инглиз теле буенча бөтенроссия тикшерү эшләрендә катнаштык, 4,6,8 сыйныфларда традицион диагностик тикшерүләр үткәрдек. Сынау нәтиҗәләре мәктәпләрнең чит тел буенча мәҗбүри БДИ кертүгә әзерлеген күрсәтте.

Гомуми мәктәп алдына куелган бурычларның тагын берсе - түбән күрсәткечле мәктәпләрдә белем сыйфатын арттыру буенча юл карталары төзү, мәктәпләрдә БДИ нәтиҗәләрендәге аерманы кыскарту буенча чаралар күрү.

Моннан тыш, Татарстанда “Цифрлы мәктәп” федераль проектын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын эшләү күздә тотыла. Матди-техник базаны яңартып, IT-сыйныфлар челтәре үсешен тәэмин итәчәкләр. Министр быел 10 мәктәптә IT-сыйныфлар ачылачагын әйтте.

Тагын бер яңалык - рус теле, математика һәм башка предмет укытучыларының компетенциясенә бәя бирү буенча бөтенроссия сынау моделендә Татарстан укытучыларын катнаштыру дәвам иттерелә.

Һөнәри белем бирүгә таләпләр арта

2019 ел азагына ресурс үзәкләре саны 37 гә кадәр җиткерү ниятләнә (хәзер алар 31). Татарстан Президенты эшче һөнәрләрнең абруе үсүен искәртте һәм эшче һөнәр белгечләрен әзерләүдә предприятиеләр белән хезмәттәшлек итү кирәклеген белдерде. “Ресурс үзәкләрендә барысы да югары технологияле булырга тиеш. Эш белән тәэмин итүчеләр, җиһазлар җитештерүчеләр белән эшләү зарур. Предприятиеләргә замана таләпләренә җавап бирерлек мехатроника, робототехника буенча белгечләр, шулай ук электриклар кирәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Бу һәм башка чаралар республикада “Ворлдскиллс” чемпионат хәрәкәтен үстерү бурычын да күздә тота. “Ворлдскиллс” дөнья чемпионатында ил җыелмасы составында республикадан күбрәк вәкилләрне катнаштыру максаты куела.

Моннан тыш, Рафис Борһанов урта һөнәри белем учреждениеләре тулай торакларына капиталь ремонт уздыру зарурлыгын искәртте һәм Рөстәм Миңнехановка махсус программа булдыруны сорап мөрәҗәгать итте. Татарстанда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре тулай торакларының 80 процентында капиталь ремонт беркайчан үткәрелгәне булмаган. Министр урта һөнәри белем тулай торакларының капиталь ремонтка ихтыяҗына анализ ясарга, бу эшләрне башкаруга күпме акча кирәклеген санап чыгарырга кирәклеген әйтте.

100 балл җыйган укучылар Татарстанга хезмәт итәргә тиеш

Рөстәм Миңнеханов, Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйган укучылар белән, алар читкә китеп укыган очракта да, даими элемтә булырга тиешлегенә басым ясады. “Без аларны кайтару өчен кызыктырырга тиеш. Алар кайда гына эшләсәләр дә, алар белән элемтәдә торырга кирәк. Яңа Яшьләр яшләре министрлыгы, республика предприятиеләре - без барыбыз да бу мөмкинлекләргә игътибар белән карарга тиеш", - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторында үзгәрешләрне хуплау кирәклеген дә билгеләп узды. Фәнни учреждениеләр, вузлар һәм икътисадның реаль секторы предприятиеләренең бердәмлектә эшләргә тиешлеген әйтте. Фәннең академик секторы нәтиҗәлелеген арттыру кирәк, диде ул. Моңа бәйле рәвештә, 2019 елдан академия министрлык, ведомстволар һәм эре компанияләр тарафыннан билгеләнгән перспективалы юнәлешләргә нигезләнгән дәүләт биреме алачак. Бюджет акчалары салынгач, моның әһәмиятен аңлау аеруча мөһим, дип аңлатты Миңнеханов.

  • 2010 елдан бирле Татарстанда мәгариф тармаганың консолидацияләнгән бюджеты өч тапкырга диярлек арткан. 32 млрд сумнан 90 млрд сумга җиткән. Ел азагына кадәр 12 мәктәптә 8 мең 221 урын булдырылачак. Шулай ук, барлыгы 2 мең 185 урынга исәпләнгән 12 балалар бакчасы кулланышка кертелә. Белем бирү учреждениеләрен төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла. Быел барлыгы 121 белем бирү объектында төзекләндерү үткәрелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100