Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туган көненә бер атна калган иде». Ятим малай авариядә һәлак булган

Тренер ике баланы тренировкадан алып кайтып килгәндә, Татарстаннан килә торган йөк машинасына бәрелә.

news_top_970_100
«Туган көненә бер атна калган иде». Ятим малай авариядә һәлак булган
Башкортстан буенча ЮХИДИ

20 июньдә Уфага өенә кайтып барышлый авариягә очрап, 10 яшьлек малай һәлак булды. Нәкъ бер атнадан аңа 11 яшь туласы иде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Мәрхүм малай бишенче сыйныфта укый. Ул, аның дусты һәм тренеры бергә тренировкадан кайтып киләләр. Алар барысы да хоккей белән шөгыльләнә. Мәрхүм бала ятим була, ул әбисе һәм бабасы белән генә яши, диелә хәбәрдә.

Кушнаренко районында М7 «Волга» трассасында балалар утырган Ford Escape машинасы авариягә очрый. Машина белән идарә итүче 55 яшьлек Уфа кешесе ниндидер сәбәпләр аркасында юл кырыендагы ярымприцепны күрми кала. Ярымприцеп «Скания» йөк машинасынкы була. «Скания» Татарстаннан Новосибирск шәһәренә ярымфабрикатлар илтә.

10 яшьлек малай арткы утыргычта утыра, ул авария урынында ук үлә. 11 яшьлек тагын бер малайның күз кабагы бәрелгән. Аны табиблар караган һәм өенә кайтарып җибәргәннәр. Машина белән идарә итүче ир-атның башы имгәнгән, аны хастаханәгә салганнар.

  • Башкортстанда коточкыч авария: Үсмерләрнең берсе үлгән, икенчесе авыр хәлдә, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100