Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда коточкыч авария: Үсмерләрнең берсе үлгән, икенчесе авыр хәлдә

Ике бала утыртып бара торган «Форд Фокус» машинасы ««Скания» прицебына килеп бәрелә.

news_top_970_100
Башкортстанда коточкыч авария: Үсмерләрнең берсе үлгән, икенчесе авыр хәлдә
Башкортстан буенча ЮХИДИ

20 июньдә Башкортстанның Кушнаренко районында Мәскәү-Уфа трассасында «Форд Фокус» машинасы «Скания» йөк машинасына бәрелә. Авариядә 11 яшьлек бала һәлак була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итте. Тикшерү комитеты әлеге фаҗигане тикшерүне үзләренә тапшыруны сорый.

Тикшерү версиясе буенча, җиңел машина белән идарә итүче 55 яшьлек ир-ат Шәрип авылы тирәсендә юл кырыена чыга һәм йөк машинасының ярымприцебына бәрелә.

«Авариядән җиңел машинада утырып баручы 2010 елда туган пассажир урында ук һәлак була, аның яшендәге тагын бер пассажир һәм машина йөртүче үзе авыр хәлдә, аларны хастаханәгә озатканнар», — дип әйткәннәр Башкортстан буенча Тикшерү идарәсендә.

Аварияне тикшерү Тикшерү комитетына тапшырылган очракта, криминалистлар тикшерү алды эшләрен башкарачак һәм җинаять эше ачу турында карар чыгарачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100