news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Туган батыр»: Камал театры рухи кыйммәтләр югала бару турында кыйммәтле спектакль чыгара

news_top
«Туган батыр»: Камал театры рухи кыйммәтләр югала бару турында кыйммәтле спектакль чыгара
фото: Рамил Гали

Камал театры «Иң яхшысы – балаларга» девизын тормышка ашырып, үзенең иң кыйммәтле спектаклен чыгара. Камал театрының зур залында премьера - «Туган батыр» музыкаль фэнтези көтелә. Премьера 3 июльгә планлаштырылган.

Әлеге спектакль – киң масштаблы «Туган батыр» проектының чираттагы өлеше һәм проектка нигез салучы эшмәкәр Радик Абдрахманов сүзләренә караганда, соңгысы түгел.

Оештыручылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында зур матбугат конференциясе ясады. Матбугат конференциясендә спектакльнең режиссеры Айдар Җаббаров кына юк иде. Чөнки ул Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кулыннан «Башкортстаның атказанган сәнгать эшлеклесе» исемен кабул итеп алу өчен Уфага киткән иде. Шуңа да Айдар матбугат конференциясенә онлайн кушылды.

«Туган батыр» проектына нигез салучы, «Туган авылым» комплексын гамәлгә куючыларның берсе Радик Абдрахманов: «Бу проектыбыз өстендә бик күп талантлы кешеләр эшли. Аның идеясе – Туган батыр планета буйлап китә һәм дуслар таба. Проектның төп максаты – традицион кыйммәтләр белән яшь буынны тәрбияләү. Әкиятне халык язучысы Зөлфәт Хәким язды – өч әкият тә татар, рус, инглиз, гарәп, кытай, төрек телләрендә әзерләнә. Безнең анимацион сериал да бар, ул бөтен федераль платформаларда бар, хәзер дә чираттагы серияләре әзерләнә. Комикслар да булачак – бу юнәлештә күренекле компания эшли. Хәзер инде менә спектакль чыгачак».

Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев: «Мин бу проектка кушылганга ел ярым тирәсе булды. Зур итеп, моңарчы булмаган киңлектә эшлисе килә. Фэнтези жанры татар театрында моңарчы киң таралмаган. Балаларны телефоннардан аерып экраннарга китерә торган әйбер матур булырга тиеш. Зур акчалар тотып, зур көч куеп, матур итеп, җиренә җиткереп эшләргә тырышабыз. Без, вакыт һәм акча мәсьәләләре белән исәпләшмичә, бары тик сыйфат турында уйладык. Бу безнең иң кыйммәтле спектаклебез булачак».

Айдар Җаббаров: «Бу минем иң озак эшләгән спектаклем – минем өчен бик катлаулы жанр. Ул мәгънәле дә булсын, аның бүгенге яшьләргә кызыклы формада бирергә дә кирәк. Спектакль яшь артистлар белән чыга, өлкән артистлардан безнең иҗат төркемендә Алсу Гайнуллина гына бар. Спектакльнең озак эшләнүе сценарий өчен яңа формалар эзләүгә бәйле – ун пьеса язган кебек булды».

Шагыйрь, спектакльнең драматургы Рүзәл Мөхәммәтшин: «Минем инде әкиятләр темасына алынмам дигәнрәк уйларым бар иде, ләкин Айдар шалтыраткач, аның авторитеты уйларымны үзгәртте. Эшли башлаганда Зөлфәт Хәким әсәрен сәхнәгә туры китереп бераз үзгәртербез дип башлаган идек, халык әкиятләренә дә күчеп карадык... Кыскасы, минем компьютерда 4-5 вариант бар һәм соңгы вариантның уннан артык редакциясе эшләнде. Айдар белән эшли башлаганда ук шуны чамалаган идем – чөнки аның идеяләре туып тора, үзгәрешләр кертәсе килеп тора. Бу эш 3 июльгә тәмамланыр дип өметләнәм. Сюжетына килгәндә, бер малай төзелеш объекты янында җир астына төшеп китә һәм әкияти дөньяда аңына килә..».

Камал театрының спектакль турындагы аннотациясендә сюжет болай тасвирланган: «Җәүдәт – гаджетлар, видеоуеннар дөньясына, аталар һәм балалар проблемасына баштанаяк чумган Казан үсмере, яшьләр хоккей командасы капкачысы. Очраклы рәвештә әбисе яшәгән йортның базына төшеп киткәннән соң ул Аскы Казанда – мифологик җан ияләре һәм онытылган легендалар яши торган шәһәрдә хушына килә. Монда ул үзенең ерак бабасын – Туган батырны, аның тугры юлдашы Гөлчәчәкне һәм усал Диюне очрата. Кичекмәстән алар бергә кабат Өске Казанга кайтырга, тылсымлы Күлтәгин йөзеген табарга һәм кешеләрнең гореф-гадәтләре, хәтере белән тукланган явыз рухны – Каракотны тыярга, шәһәрне юкка чыгудан коткарырга тиешләр.

Каракотның исә, Аскы Казаннан котылып, гаять көчәйгән вакыты...»

Рүзәл әйткән төзелеш объекты белән аннотациядә язылган әби базы ничек тоташуына автор үзе ачыклык кертте. Төзелеш аркасында әбисенең базында ярык барлыкка килгән. Шулай инде, Казанның бөтен нәни генә бушлыгына да ЖКлар «төртеп» йөргәч, әллә кайда әллә ниләр ярылыр да, әллә нинди каракотлар пәйда булыр – Аллаһ сакласын! Монысы шәхсән минем зарланып куюым булды – спектакль үзе җир ярыклары кебек матди темаларны түгел, рухи кыйммәтләрне алга сөрә.

Матди, дигәннән, спектакль рухи кыйммәтләр (гореф-гадәтләр, хәтер) темасын күтәрсә дә, матбугат конференциясенә килгән журналистлар проектның матди кыйммәте белән кызыксындык. Әмма матбугат конференциясен оештыру тәкъдиме белән чыккан оештыручылардан рухи кыйммәтләр турында гына ишетә алдык.

«Спектакль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Социаль программаларны үстерү буенча иҗтимагый фонд ярдәме белән, уртак тырышлык белән чыгарыла», – диде Радик Абдрахманов.

«Мин «Туган авылым» комплексына килеп ресторанда ашасам, «Туган батыр» спектакленә өлеш кертәмме?» – дип сораган идем, анысын әйтмәделәр, ә менә анда куар код аша... ой, монысы реклама буладыр, гафу.

Матбугат конференциясенең максаты нәрсә иде соң? Сез әйткәнне, бары тик сез әйткәнне генә, һичшиксез, сез әйткәнне генә журналистларның матурлап язуымы?

Ярар соң, спектаклегезнең матди кыйммәтен әйтмәсәгез, рухи кыйммәте турында берничә сүз. Төп тема, төп идея – хәтер югалту. Анда, димәк, Рүзәл Мөхәммәтшин белән Айдар Җаббаров кешеләрнең хәтере белән туклана торган персонаж уйлап тапканнар. Менә шуның өчен генә дә булса да мин бу спектакльне карар идем.

Сүз уңаеннан, моннан 15 еллар элек Камал театры «Кечтүк» беренче фэнтези спектаклен чыгарган иде. Бу Илгиз Зәйниевның пьесасы буенча Радик Бариев куйган спектакль иде. Хәзер фэнтези өчен бөтенләй башка мөмкинлекләр, башка технологияләр, әлбәттә. Илгиз Зәйниев яхшы фэнтези әсәр өчен шарт буларак, технологияләргә өстәп, театрда яшьләр күплеген дә ассызыклады. Гафу итегез, яшьләрегез күптер дә, нигәдер төп персонажның дустын, илһамчысын утызны узган Алинә Мөдәррисова уйный. Бәлки, сценарий буенча шулай тиештер, көтеп карыйк.

Яшьләр дигәннән, Юха ролендә театрның «почти примасы» Ләйсән Гатауллина. Юханың кендеге юк, диелә әкиятләрдә. «Ул кендекнең юклыгын күрәчәкбезме?» – дип сорадым катнашучылардан. Гаилә спектакле булгач, әтиләргә дә күңелле булсын дип.ю аларны кызыктырырга уйлаган идем үземчә. Юк икән, Айдар Җаббаров Ләйсәннең кендеген, дөресрәге аның юклыгын күрсәтми. Хәер, бүген күрсәтми, әле 3есенә кадәр вакыт бар...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар