«Туган Батыр» җәядән ату турниры: «Башкортлар көчле, киләсе ярышларда без дә калышмабыз»
Алабугада бишенче тапкыр «Туган батыр» җәядән ату турниры узды. Бирегә төрле илләрдән һәм Россия төбәкләреннән 111 укчы җыелды. Борынгы традицияләрне саклаган һәм популярлаштырган турнирда «Интертат» хәбәрчесе дә булып кайтты.
Бишенче ел рәттән ярышлар Татарстанның танылган тарихи һәйкәлләренең берсе булган Алабуга шәһәрчегендә оештырылды. Аның территориясендә X гасырга караган уникаль архитектура объекты – борынгы мәчетенең бер өлеше сакланып калган. Рәсми ачылыштан соң барлык катнашучылар да әлеге тарихи мәчеттә күмәк өйлә намазын укыды.
Бездә җәядән ату башка спорт төрләре кебек үк популярлык казанмаган. Борынгы заманнарда ул саклану өчен көнкүреш гадәте булса, хәзер исә әлеге юнәлеш белән кызыксынучылар сирәк очрый, безнең өчен ул күпмедер дәрәҗәдә экзотика дисәк тә буладыр. Шулай да Алабугага баргач, атуны яратучылар шактый булуына инандым, бирегә тарихи костюмнар кигән катнашучылар гына түгел, кызыксынып, башкаларның атканын карарга килүчеләр дә байтак иде.
Турнирда Башкортостаннан килүчеләр бик күп булуы баштан бераз аптырашта калдырды. Ләкин катнашучылар белән аралашкач, әлеге шөгыль аларда популяр булуын аңладым. Аларның күбесе ату белән даими рәвештә шөгыльләнә һәм башка, зуррак, дөнья күләмендәге бәйгеләргә дә йөри икән.
Фото: Татарстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте
«Җәядән ату – сөннәт гамәл»
Бәйгенең рәсми ачылышы күркәм гадәт буенча изге Коръән аятьләрен уку һәм дога кылу белән башланып китте. Катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, «Туган батыр» татар милли мәдәни проекты авторы, җәмәгать эшлеклесе Радик Абдрахманов, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Алабуга шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Рөстәм Нуриев һәм башкалар сәламләде.
Җәядән ату – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтедер. Ә сөннәт, изге Коръән-Кәримнән соң, ислам диненең бөек нигезләреннән санала. Ул – хак юл. Әгәр кеше үзенең тормышын Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәтенә туры китереп яшәсә, ул бәла-казалардан бу дөньяда да имин була, ахирәт тормышында да бәхет-сәгадәткә ирешәчәк. Раббыбыз Коръәни-Кәримдә «Әй Мөхәммәд, син ул кешеләрнең арасында булган чакта, Аллаһ аларны газапка тартмаячак» дип әйтә. Әгәр без, шушы дөньяда яшәүчеләр, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтен яратсак һәм үтәсәк, ин шәә Аллаһ һәм Пәйгамбәребез – безнең арададыр. Һәм бүгенге күркәм чара да аның сөннәтен торгызуда бер күренештер, – дип билгеләп үтте Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов.
Фото: Татарстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте
«Казанда заманча җәядән ату үзәге ачылачак»
Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та атуның Татарстанда бик үк үсеш алмавын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, киләчәктә әлеге вазгыять үзгәрергә тиеш, чөнки якын арада Казанда заманча җәядән ату үзәге ачылачак.
Әлеге спорт төре мең гасырлар тарихы булган шөгыль. География киңәя, катнашучылар саны арта, эчтәлеге үзгәрә, быел, Аллаһыга шөкер, көрәш ярышлары да уза, яшь батырлар үзләренең осталыкларын күрсәтәләр. Оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсем килә, «бишенче тапкыр уза» дип әйтергә генә җиңел, аны саклап калуы һәм ел саен оештыруы – җиңел түгел, хәерлесе булсын. Без көчле, рухлы булырга, үзебез, илебез өчен торырга тиешбез. Җәядән ату – аның бер төре.
Шулай да республикабызда әлеге спорт төре бик үк популяр түгел, ләкин тиздән, август аенда Казанда заманча җәядән ату үзәге ачылачак. Миңа монда – «Башкортлар бик көчле», – дип әйттеләр. ИншәәАллаһ, киләсе елга без дә аларны куып тотачакбыз. Киләсе ярышларда без дә калышмабыз, дип уйлыйм, – диде ул.
Фото: Татарстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте
«Ату сәламәтлек өчен бик файдалы»
Татарстанда да җәядән ату белән кызыксынучылар шактый. Ярышларга Әлмәт шәһәреннән килгән Вил Гайнетдинов әлеге юнәлеш белән 3 елга якын кызыксына. Әлеге вакыт эчендә ул үзе янына фикердәшләрен дә тупларга өлгергән.
Балачакта барыбыз да ата идек инде, бу үзенә күрә кызыклы бер шөгыль иде. Хәзер исә барыбызның җәя белән ук сатып алу мөмкинлеге бар, бу бик кыйбат түгел. 3 ел элек дуслар һәм хезмәттәшләрем белән «Алтын ук» клубын ачып җибәрдек, ул рәсми рәвештә эшләми, ләкин катнашырга теләүчеләр күп, шуңа күрә җыелышып торабыз. Күбрәк яшьләр, балалар өчен эшлибез – ярышлар, остаханәләр уздырабыз, балалар өчен җәйге лагерь дә оештырдык. Борынгы киемнәрне реконструкцияләү белән шөгыльләнәбез. Яшьләр генә түгел, олылар – абый-апалар да килә, иң мөһиме үзеңә уңайлы җәя табарга. Кайберәүләр килгәч азартка кереп китеп, туктый да алмый. Ату барлык яшьтәгеләр өчен дә туры килә, сәламәтлек, күзләр өчен дә бик файдалы.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Башкорстанның Баймак районыннан килгән Тимур Өметбаев көрәштә җәрәхәт алганнан соң ату белән кызыксына башлаган. «Көрәшә алмыйм, ләкин спорт мине барыбер үзенә тартты, берни эшләп булмый», – ди ул, елмаеп.
Турнирда беренче елдан ук катнашып киләм. Бик ошый, без Башкортостаннан һәр елны күпләп киләбез, быел Татарстаннан да укчылар күбәйгән, без бик шат. Мин элек көрәш белән шөгыльләнә идем, ләкин анда җәрәхәт алдым, шуннан соң көрәшә алмыйм, ә күңел барыбер спортка тарта. Соңрак ату белән шөгыльләнә башладым, бу сөннәт гамәл, бик файдалы да. Башкортостанда һәр атна диярлек ату буенча ярышлар узып тора, шуңа күрә монда да күпләп киләбез. Ярышларны һәр район оештыра, бу эш чиратлашып оештырыла, бер көнне берничә урында да ярыш узарга мөмкин, хатын-кызлар да, балалар да бик теләп катнаша, – дип сөйләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Турнирның баш хөкемдары Юлай Галиуллин искәртеп узганча, турнирның дәрәҗәсе һәм сыйфаты елдан-ел үсә бара.
Ярышларны беренче елны оештыра башлаганны хәтерлим, хәзер чагыштырып карасак, укчылар бик нык үскән, сыйфатлары күтәрелгән, бу – килеп, бергә аралашып кайтырга бик шәп мөмкинлек. Өстәвенә матур гына призлар да бар, ике яклап шатлык, – дип сөйләде ул.
Турнирның гомуми приз фонды – 336 мең сум иде. Быел, турнирның юбилей елы булу уңаеннан, ул тагын да күбәйтелгән. Катнашучылар 4 номинациядә ярышты, һәр җиңүчегә 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.
Фото: Татарстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте