Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туберкулезлы егет, мобилизацияләнеп, «Казан Экспо»да ята: «Битлек аша сула, диделәр»

Рөстәм Шакиров бер елга якын Яшел Үзәннең туберкулез диспансерында дәваланган. Узган якшәмбе көнне, хастаханәдән ялга кайткан чагын туры китереп, авыл җирлеге башлыгы аңа повестка тоттырган. Ә берничә сәгатьтән җыелу пунктына алып та киткәннәр. Якыннары егетне ничек кайтарырга белми. Хәле начараер, дип куркалар. «Интертат» вәзгыятьне ачыклады.

news_top_970_100
Туберкулезлы егет, мобилизацияләнеп, «Казан Экспо»да ята: «Битлек аша сула, диделәр»
Салават Камалетдинов

«Якшәмбе көнне ялга кайткан җиреннән эләктергәннәр»

Безгә Яшел Үзән районы Карауҗа авылыннан Асия Галиева шалтыратты. Күршеләрендәге 34 яшьлек Рөстәм Шакиров өчен бик борчылган ул, ярдәм сорый. Рөстәм сәламәтлеккә тиенә алмый, нык авырый икән. Авылдашлары әйтүенчә, егет 2020 елдан бирле туберкулез диспансерында хисапта тора. Үпкәсенә су җыелып, операция дә кичергән. Туберкулез диспансерында ятып дәвалана башлавына да бер елга якын вакыт үткән, дәвалау курсы әле декабрьгә кадәр дәвам итәргә тиеш булган. Рөстәм бүген көнгә 9 төрле дару эчеп яши, ди әнисе. 

Диспансердан ял көненә өенә кайткан арада – 25 сентябрьдә аның кулына повестка тоттырганнар. Зур Карауҗа авыл җирлеге башлыгы Раилә Хөснетдинова, аның авыру икәнен белмичә, повестка биргән.

Егет, бернинди белешмә һәм даруларын алып тормыйча, шул ук көнне хәрби комиссариатка киткән. Анда диагнозын яхшылап аңлатып бирә алмаганмы, аңларга теләмәгәннәрме - берничә сәгатьтән Рөстәм Шакировны, автобуска утыртып, «солдатка» алып та киткәннәр. Әйткәнемчә, даруларсыз, «больничные» да ябылмаган килеш.

– Рөстәм бер атна инде казармада, чире көчәйгән. Әнисе «кайнар линия»ләргә дә шалтыраткан, хәрби комиссариатка да барып караганнар. «Файдасыз!» ди. Нишлик икән, ничек ярдәм итик? – дип шушы хәлләрне сөйләп бирде Асия Галиева.

 

Фото: © Михаил Захаров 

«Әни, үләм, хәлем начарая...»

Тиз генә Рөстәмнең әнисе – Сәрия Шакированың номерын җыйдым. Әни кеше күршесе сөйләгәннәрне раслады. Хәрби комиссариатка көндезге өчкә барганнар, дүрттә инде алып та киткәннәр...

– Рөстәм үз вакытында армиядә хезмәт итте, ул чакта сау-сәламәт иде. Соңгы елларда Осиноводагы кошчылык фабрикасында, суыткычта эшләде. Шунда үпкәләренә салкын тидереп бетердеме соң, белмим дә, – дип аңлатты ул. – Узган елдан бирле туберкулез диспансерында дәваланды, соңгы арада ялларга кайтып йөри иде. Ялга кайткан җиреннән, авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче кыз повестка тоттырган. Улым «пешмәгәнрәк» инде, өйләнмәде дә. Тагын бер улым бар, анысы сәламәт, аны да алып китәрләр инде...

– Улыгыз бер дә каршы килеп маташмадымыни? – дим.

– Хәрби комиссариатта: «Китәргә!» – дигәч тә, «Димәк, шулай кирәк инде», – дип, бер карусыз кабул итте.

– Сәрия апа, Рөстәмне кайтару өчен ниләр эшләдегез, кемнәрнең ишеген шакыдыгыз?

– Икенче көнне үк Яшел Үзән хәрби комиссариатына бардым. «Синең кебекләр күп монда», – дип, куып чыгардылар. Аннан хастаханәдән белешмәләр алып, тагын бер кат бардык. Ләкин Рөстәмне һаман кайтармыйлар.

Даруларын һәм белешмәсен үзенә тапшырсыннар дип, Яшел Үзән хәрби комиссариатындагы сәркатип кызга илткән идем. Алары менә барып җитәргә тиеш.

– Улыгыз белән сөйләшеп торасызмы? Хәле ничек?

– Бүген Рөстәм миңа шалтыратып: «Әни, үләм, хәлем начарая», – диде. «Анда командирларыгыз бардыр бит, диагнозыңны әйт», – дидем. Бераздан: «Берсенә әйттем, битлегеңне киеп куй, монда кешеләргә йоктырма, диде», – дип җавап кайтарды. Бетте шуның белән. Улымның авыруы көчәер, дип куркам, ул бер көн дә дарусыз тора алмый бит, – ди Сәрия Шакирова.

Сәрия апа үзе дә бу хәлләрдән һаман аңышып җитә алмый кебек. «Улыгызда туберкулезның кайсы төре – ачыкмы, ябыкмы?» – дип сорадым. Әйтә алмады. Әмма белешмәсен җибәрде.

Сәрия апа әйтүенчә, улының авыру икәнен бөтен авыл, шул исәптән фельдшер да белеп торган. Әмма авыл җирлеге башлыгы – яшь һәм яңа эшли башлаган кеше, шуңа повестканы ялгыш биргән.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

«Барыбызда да хата бар»

Зур Карауҗа авыл җирлеге башлыгы Раилә Хөснетдинованың номерын җыйдым.

– Мин әлеге вазыйфада марттан бирле генә эшлим, бөтен кешене белеп бетермим. Аның авыру икәнен белмәдем, – диде җитәкче, журналист икәнемне белгәч, югалып калып.

– Рөстәмнең ялгыш киткәнен кайчан белдегез? Кайчан чаң суга башладылар? – дим.

– Шулай туры килде – якшәмбе көнне ул безнең авылдан китүче бердәнбер егет иде. Улын озаткач, дүшәмбе көнне әнисе хәрби комиссариатка барган, әмма аңлата алмаганмы, тыңламаганнармы – борып кайтарганнар. Аннан бу хакта авыл халкы да сөйли башлады.

Сишәмбе көнне әнисе белән икәү туберкулез диспансерына киттек. Дәвалаучы табибы белән күрешеп сөйләштек. Табибы миңа бер капчык дару күрсәтеп: «Менә бу – аның тәүлеклек нормасы!» – диде.

Аннан, чынлап та, биредә стационарда дәвалануын, декабрьгә кадәр ятарга тиешлеген, диагнозын раслаган белешмә алдык. Шуның белән Яшел Үзәннең хәрби комиссарына юнәлдек. Анда ситуацияне аңладылар, Рөстәмне кайтарырга вәгъдә иттеләр. Казанга да бу мәгълүмат барып җиткән, дип беләм.

– Әнисе әйтүенчә, ул инде шимбә кайтырга тиеш булган. Ни өчен һаман тоткарлана икән?

– Бер Казанга киткәч, кире кайту җиңел түгелдер. Шуңа күрә бераз тоткарланадыр. Әмма мин үземнән торганның барысын да эшләдем. Хәрби комиссарыбыз – бик яхшы кеше, сүзендә торыр, кайтарырлар.

– Рөстәм ниндирәк егет?

– Йомшаграк егет. Русча да белеп бетерми инде. Заманында хәрби хезмәттә булган, шуңа күрә әлеге исемлеккә эләккән. Безгә, авыл җирлекләренә, хәрби комиссариаттан шул исемлек буенча повесткалар гына җибәрелә. Без аны таратып кына чыгабыз, кемне җибәрәсен үзебез хәл итмибез.

Бу очракта бөтен кешедә хата бардыр: районның хәрби комиссариатыннан Шакировка повестка килде, мин илтеп бирдем, үзе туберкулез диспансерында хисапта икәнен әйтеп тә тормыйча китеп барган, – диде Раилә Хөснетдинова.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

«Диагнозымны дәлилләргә өлгерми дә калдым»

Хатын-кызлар Рөстәм Шакировны «йомшак», «җебегән» дип атагач, бөтенләй бер мескендер инде бу, дип кенә шалтыраттым. Трубканы көр тавышлы егет алды, бөтенесен бер дигән итеп тезеп-тезеп аңлатып бирде. Беркемне гаепләмәде, әмма сәламәтлеге шәптән түгел икәнен дә әйтте.

– Узган якшәмбе көндезге 11дә өйгә авыл җирлеге башлыгы килеп, повестка тапшырды. Хәрби комиссариатка 15.00гә килеп җитәргә кирәк, диелгән иде анда.
Хәрби комиссариатка бару белән: «Минем шундый-шундый диагноз, диспансерда учетта торам», – дип әйттем. Бер сүз дә җавап бирмичә, военнигыма мөһер суктылар да, бер сәгатьтән соң алып та киттеләр.
Диагнозымны дәлилләү өчен вакытым да, мөмкинлегем дә булмады. Якшәмбе көн булганлыктан, белешмә алу өчен медпункт та, хастаханәләр дә эшләми иде. Аннан, повестка күргәч, каушап, югалып та калдым. Кием җыяргамы, табиб эзләргәме – аптырадым.

– Андагылар авыруың турында беләме?

– Танк училищесына килгәч, бер хатын-кыз: «Жалобы есть?» – дип сорады. Аңа да учетта торуымны, диагнозымны җиткердем. Аннан «Казан Экспо»га алып киттеләр, хәзерге вакытта монда. Әниләр җибәргән белешмә, дарулар килеп җитте. Белешмәне медбратка күрсәттем, ул да хәбәрдар.

Җомга көнне Яшел Үзән военкомы урынбасары да килгән иде. Кемнәрнедер алып кайтып китте, ә мине «кабат тикшерергә» дип калдырдылар. Белешмәгә генә ышанмыйлардыр, күрәсең. Шимбә, ягъни 1 октябрь көнне РКБга алып барып тикшертергә тиешләр иде. Машина булмау сәбәпле, бара алмадык. Дүшәмбегә кичектерделәр.

– Үзеңне ничек хис итәсең?

– Хәлләр 50гә 50 дип әйтер идем, үпкә турысыннан кадап тора. Авыруым йогышлы түгел. Ләкин миңа мондагы ашау туры килми, физик йөкләмәләр ярамый, дымлы һава да килешми. Шуңа хәлләр мактанырлык түгел инде. Уңай хәл ителсен иде, – диде Рөстәм Шакиров.

«Без җитәкчеләр өстеннән зарланып йөри торган кешеләр түгел!»

Мондый ыгы-зыгылы вакытта «Улым авыру, фәлән җире авырта иде», «Безнең малайда бәләкәй чактан тегенди-мондый диагноз» дип йөрүчеләр буа буарлыктыр. Шуңа күрә Рөстәм Шакировның белешмәсенә дә тәнкыйди яктан карадык. Җитмәсә, Зур Карауҗаның Айназ исемле фельдшеры да күңелгә шөбһә салды.

 – Мин бу хакта бернинди дә мәгълүмат бирмим. Аның авырганын белмәдем, ишетмәдем, – дип трубкасын куйды ул.

Кулдагы белешмәне Казанның бер шәхси клиникасында эшләүче терапевт Зилә Фазыловага җибәрдем. Диагноз графасындагы кодларны, табиблар телендәге язуларны аңлатып бирүен сорадым.

 – Авыруларның халыкара классификациясе - МКБ-10 дигән система бар. Һәр авыруга код языла. Әлеге белешмәдә шушы кодны гына язганнар. А16 – туберкулез дигәнне аңлата. Әлеге пациент диспансерда хисапта тора, – диде Зилә Фазылова.  

Мондый очракта өендә ут йотып торган әти-әни нишләргә тиеш? Кая барып бәрелергә? Татарстан прокуратурасы мобилизация кысаларында гражданнарны хәрби хезмәткә алуның законлы үтәлеше мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшләтеп җибәрде. Шунда күрсәтелгән номер буенча шалтыраттым. 

– Хәрби комиссариатка яки Татарстанның хәрби прокуратурасына мөрәҗәгать итегез, – дип киңәш бирде Роман.

Димәк, бу очракта хәрби прокуратурага мөрәҗәгать итү, хәлне аларга барып аңлату юлы кала. Дөрес, алар ялларда эшләми, димәк, эш көннәрен көтәсе кала. Мондый эшне ахыргача ерып чыгу өчен батырлык та, сабырлык та кирәк. Әлеге язмада бастыру өчен Рөстәмнең фотоларын сорагач, әнисе Сәрия апа тәмам пошаманга калды.

Без җитәкчеләр өстеннән алай зарланып йөри торган кешеләр түгел. Аннан безнең яшәрлегебезне калдырмаячаклар, кирәкми, – дип кирегә сукаларга тотынды ул.

«Улыгызның кайтуын телисезме соң, юкмы?» – дигәч, «Нәрсә язган, шул булыр инде», – диде һәм трубкасын бөтенләй алмый башлады. Сәрия апаның соңгы җавабы бигрәк тә эчне пошырды. «Нәрсә язган, шул булыр» – дип кенә йөргәнгә күрә диспансердан ялга кайткан җиреннән Казанга китеп барган бит инде ул. Пошмаслык, ваемсызлык аркасында.  

Шушы язманы әзерләгән вакытта, бергә укыган кыз: «Кама Тамагыннан классташымны алып киткәннәр, аның гел кулы калтырап тора, андыйлар да ярый микән?» – дип язды.
Икенче берәү: «Улым «шизофрения» диагнозы белән хисапта тора, көн саен дару эчә. Әмма психик авырулар хастаханәсендә ятасы килмәде, шуңа инвалидлык ала алмады. Хәзер дәвалаучы табибыбыз: «Инвалидлыгы юк, эшләп йөри, димәк, хәрби хезмәткә дә яраклы», – дип, белешмә бирмәде. Әлегә чакырмадылар, ләкин мин ут йотып яшим. Дарулары булмаса, аның холкы бик бозыла», – дип зарланып шалтыратты.

Кыскасы, монда уйланырлык урыннар күп. Кеше сәламәтлегенә бармак аша карап, дорфа хаталар китмәсен иде. Эш узып, «поезд киткәч», акырып еласаң да, гаеплене тотып кыйнасаң да файдасы булмаячак.

Ә Рөстәм Шакировның «поезды китмәгән» дип ышаныйк. Дүшәмбе көнне табиблар җиренә җиткереп тикшерер, һәм ул кире хастаханәгә юл тотар, дигән өмет бар. Диагнозы расланган очракта, әлбәттә. Әлеге ситуациянең нинди борылыш алуын укучыларга да хәбәр итәрбез.

6 октябрьгә: Туберкулезлы килеш мобилизацияләнгән Рөстәм Шакировны хәрби хезмәттән азат иттеләр

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 октябрь 2022
    Исемсез
    Исэн имин ойенэ кайтса ярар иде инде. Бик акыллы егет ул безнен
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100