news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Туберкулезлы килеш мобилизацияләнгән Рөстәм Шакировны хәрби хезмәттән азат иттеләр

news_top
Туберкулезлы килеш мобилизацияләнгән Рөстәм Шакировны хәрби хезмәттән азат иттеләр
Салават Камалетдинов

«Интертат»та Яшел Үзән районы Карауҗа авылы егете Рөстәм Шакиров турында «Туберкулезлы егет, мобилизацияләнеп, «Казан Экспо»да ята: «Битлек аша сула, диделәр» дигән язма чыккан иде. Туберкулез белән авырып, бер елга якын хастаханәдә яткан егетнең мобилизацияләнүе турында ул. Диспансердан ялга өенә кайткан Рөстәмне якшәмбе көнне мобилизацияләп, чирен аңлатырга вакыт та калдырмыйча, «Казан Экспо»га алып китәләр. Анда Рөстәмнең хәле катлаулана бара, чөнки сәламәтлегенә казарма шартлары килешми. Физик йөкләмәләр дә, солдатларча туклану да, дымлы һава да ярамый аңа.

Кичә, 5 октябрьдә, Рөстәм Шакиров РКБда медкомиссия үтүе турында хәбәр иткән иде. Диагнозы расланып, бүген аны хәрби хезмәттән азат иттеләр һәм өенә кайтарып җибәрделәр. «Теләктәшлек күрсәткән бар кешегә дә рәхмәт. Үзегез дә исән-сау булыгыз», – диде Рөстәм, хәлен белешергә шалтыраткач.

Тиздән Рөстәм дәвалануын Яшел Үзән туберкулез диспансерында дәвам итәчәк.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 октябрь 2022
    Исемсез
    Узебезнен авыл малае исэн сау булсын переживали бик тэ
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар