Түбәтәйләре – тимердән, казлары – күп, язулары – татарча һәм биектә: Бардада бар да бар!
Җәйнең матур аенда Бөтенроссия авыл Сабантуена Пермь якларына Бардага барган идек. Телефонда сакланган фото һәм видеолар әлеге сәяхәтне искә төшерде дә, язасы һәм күрсәтәсе әйберләр күп калган икән, дип уйлап куйдым. Андагы татарлыкка мин шаккатып кайткан идем. Хәзер барысын да хәтердә яңартып алам.
Пермь краеның Барда авылында мин беренче тапкыр булдым. Авылда – бөтен җирдә татарча язулар, татарча сөйләм. Казаннан 600 километрга китмәгән дә кебек. Алар татар теле буенча бездәге кайбер район үзәкләреннән дә алдарак кебек әле.
Эссе июньнең бер көнендә Барда мәдәният һәм ял үзәгенә килдек. Шулай дип татарча язып та куйганнар. Бинаның диварында канатларын җәеп каз каршы ала. Алдагы бакчада да каз ясалган һәйкәл тора. Монда, гомумән, барлык бинада колачын җәйгән казны очратып була, тик монысы турында әз генә соңрак язам.
«Кара, бездә дә мондый язулар юк», – диде хезмәттәшем Зөлфия Шәвәлиева мәдәният йорты ишегендәге «үзеңә» һәм «үзеңнән» дигән язуларны күргәч. Чыннан да, күзгә ят язу, чөнки очрамый диярлек. Шунда ук афишада да «скоро» янына «тиздән» дип язылган.
Мәдәният йортында зәңгәр бәрхет урындыклар да игътибарны җәлеп итте. Урындыкларның «аркасына» алтын белән милли бизәк ясалган. Бик матур, зәвыклы итеп эшләнгән.
«Мөмкинлекләр булгач, эшләве дә җиңел»
Мәдәният үзәгендә Татарстаннан килгән кунакларга чәй өстәле әзерләгәннәр иде. Өстәлләрнең күрке – Барда чәкчәге һәм катлы-катлы как бәлеше, шәңгә дә бар. Барда чәкчәге башкалардан формасы белән аерылып тора, балдан ялтыраган камыр бөртекләре озынча түгел, ә шарчыклар кебек. Бу чәкчәк – бренд инде, тәмен татып карар өчен төрле җирләрдән киләләр, диләр. Тәме буенча аерыла дип әйтеп булмый, ә формасы күзне кызыктыра, әйе.
Барданың «Таң» газетасы баш мөхәррире Индира апа Хаҗиева: «Әйдәгез, редакцияне дә күреп чыгыгыз», – дип кыстап, ияртеп алып киткән иде, кызыктыра-кызыктыра, бөтен авылны күрсәтеп чыкты. Кибеткә керәсеңме, урамнан барасыңмы – татарча сөйләм ишетелә, кешеләр үзара татарча исәнләшә, бөтен җирдә – татарча язулар.
«Таң» газетасы редакциясе аерым бинада урнашкан. Күршедә генә балалар бакчасы булгач, күңелле җырлар да ишетелеп тора. 3 ел элек редакция бу яңа бинага күченгән. Газетаның 93 еллык тарихы бар икән. «Таң» һәм «Рассвет» газеталарыннан кала, коллектив «Халык чишмәсе» газетасын да чыгара.
Безгә бу бинада бик җайлы. Бүгенге көндә газета 2 телдә чыга, тираж – 3,5 мең. Редакциядә 15 кеше эшли. Нигә кеше күп, дип тә сорыйлар. Кеше күбрәк булу газетаның 2 телдә чыгуы белән дә бәйле. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә коллективыбыз яшәрә. Журналистлар, тәрҗемәчеләребез арасында яшь кадрларыбыз бар. Бу – бик зур сөенеч.
Газетаның 90 еллык юбилее уңаеннан Татарстан безгә яңа җиһазлар бүләк итте. Бүгенге көндә без төсле китаплар да бастырабыз. Төсле полиграфияне үзебездә эшли алабыз, Аллаһка шөкер. Элек тышлыкларны читтә эшләтә идек. Безгә заказлар да килә. Шундый ярдәм өчен Татарстан җитәкчелегенә зур рәхмәт. Мөмкинлекләр булгач, эшләве дә җиңел.
Барда районы җитәкчелеге дә газета тормышында актив катнаша. Алар безгә зур ярдәм күрсәтә. Газетаны саклап калуга зур өлеш кертәләр. Район җитәкчелеге белән берлектә эшлибез, – дип сөйләде ул редакция бүлмәләрен карап йөргәндә.
Индира апаның газетаны җитәкләгәненә әле 1,5 ел гына булган иде. 2022 елда газетаның баш мөхәррире Эльмарт Уразов вафат булган. Аның бөтен хезмәт юлы «Таң» газетасына багышланган иде. Индира апа, бик хөрмәтләп, аны искә алды.
Ул көнне редакциядә кеше күп түгел иде, чөнки «иртәгә Сабантуй» дигән көн иде.
Аннан без Габдулла Тукай исемендәге сквер аша китапханәгә юл тоттык. Шәһәр үзәгендә, скверда Габдулла Тукайга бюст куелган. Сквер эчендә шундый кызыклы күренеш бар – дуслык күпере. Тәгаенрәк әйтсәк, татар һәм башкорт дуслыгы. Скверның бер ягында Тукай торса, күпернең икенче ягында – Туктамыш Ишбулатов.
«Безне «гайнә татарлары» диләр. Шуңа, татармы яки башкортмы, дигән сораулар була. Мине дә тарткалыйлар инде, андый вакытта: «Мин – казах кызы», – дим. Минем әтием казах. Мин – башкорт та, татар да, казах та, иң мөһиме – мин – кеше», – дип сөйләде Индира ханым.
«Татар газета-журналларына ихтыяҗ ир-атлар арасында артты»
Китапханә янына килеп җитүгә тагын бер әйбер игътибарны җәлеп итте – уку верандасы. Шулай дип язып та куйганнар. Китапханә янындагы мәйданчыкны ачык һавада уку урыны итеп ясаганнар. Өстәлләр, эскәмияләр тора. Мин беренче тапкыр күрдем мондый әйберне.
«Без татарчалаштырырга тырышабыз, шуңа «уку верандасы» дип язарга булдык», – диде китапханәдә эшләүче Лилия ханым.
Китапханәгә керүгә дә колачларын җәйгән түбәтәйле каз каршы ала. Бик заманча итеп эшләнелгән китапханә. Бик күп заллары бар. Начар күрүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен яраклаштырылган компьютерлар, туган якны өйрәнү үзәге, мультфильм студиясе дә бар. «Авыл китапханәсе» дип әйтергә тел дә әйләнми.
«Китапханә системасы фондында 51 меңнән артык китап бар, 5 меңнән артыгы – татар телендә. Вакытлы татар матбугаты да шактый. Татар газета-журналларына ихтыяҗ ир-атлар арасында артты», – диләр. Монда әле социаль кинозал, виртуаль концерт залы да бар.
Балалар китапханәсе аерым зур бүлмәне биләп тора. «Без үзебез мәктәпләргә, көллиятләргә чыгабыз. Анда төрле чаралар үткәрергә тырышабыз. Китапка мәхәббәт тәрбияләргә кирәк бит инде. Китапханәгә укучылар сукмагы өзелмәсен иде», – дип сөйләде Лилия ханым.
«Бардалылар гына әйтә торган «кый» бар»
Аннан мәдәният йорты алдында гына урнашкан «Тол буйлары» телерадиокомпаниясенә кереп чыктык. Анда да эшнең кайнап торган чагы иде. Директор Җәүһәрия Габделхакова, җилдертеп, барысын да күрсәтеп чыкты. Бәйрәм алды булгач, буяу исләре дә бар иде әле. Телерадиокомпания бинасы алдында казлар булуын әйтми калып булмас.
Үзәк урам буйлап мәчеткә таба юл тоттык. Индира апаның безгә бик тә «Песнәк»не күрсәтәсе килде, һәм без юлда сәүдә йорты алдында туктадык. Әйе, сәүдә йортының исеме шундый. Зур итеп «Песнәк» дип язылган. «С» хәрефендә кош та утырып тора. «Бу – безнең «Песнәгебез». Андый челтәр бер җирдә дә юк, бездә генә ул», – ди Индира апа. Шагыйрь Булат Ибраһимов: «Безнең Татарстанда да татар сүзләре болай биектә тормый», – дип елмайды.
Мәчет ягына атладык. Бу теге бик эссе торган көннәр иде, кояш сөеп торды. Йортлар арасыннан мәчет манарасы күренде. Кызыл кирпечтән эшләнгән, күккә омтылган мәчет калкулыкта урнашкан. Мәчет янында Барданың бренды булган тагын бер символга һәйкәл – түбәтәй. Бардага килгән кеше бу түбәтәйне күрмичә китә алмый, шул ук вакытта мәчетне дә күреп китә. «Халык мәчеткә йөри. Бу – крайдагы иң биек мәчет», – диде Индира апа.
Ә хәзер казлар турында. Барда халкы өчен каз муллык, иминлек символы булып тора. «Барда» сүзенең килеп чыгышы да каз белән бәйле бер риваять аша аңлатыла. Язгы ташу вакытында бер апаның казлары агып киткән икән. Бу апа: «Казым акты!» – дип кычкыра икән. Моны ишеткән кешеләр: «Күпмесе акты?» – дип сорый. «Бар да акты, бар да!» – дип җавап кайтарган апа. Авылның исеме әнә шуннан килеп чыккан, ди. Безгә бу риваятьне бик күп тапкыр сөйләделәр. Кемдер, каз бәбкәләре агып киткән, ди, кемдер, көзен каз түшкәләрен юганда булган, дип тә сөйләде. Иң мөһиме – апаның әйткән сүзләре үзгәрми. Монда Барданың борынгы исеме дә чагыла. Ул Каҗмакты булган. Менә шундый казларга хөрмәт белән карый торган авыл ул Барда.
Сабантуйда минем янда бергә 55 ел гомер иткән Фәрит абый һәм Гадилә апа утырды. «Барда кешесе генә әйтә торган берәр сүз әйтегез әле», – дим.
Бардалылар гына әйтә торган «кый» бар. Мин – Барда кый, мин бардым кый, шуңа кыйны кыям кый. Шуңа да безне «кый татарлары» дип атаганнар. Безнең якта казлар күп булган, шуның белән дан тотканнар. Хәзер дә казлар күп. Үзебез тотмыйбыз инде, картайдык, – дип елмайды Гадилә апа.
Ул «кый» сүзе дә казларның «кыйгак» диюе белән бәйле түгелме икән, дигән уй йөгереп узды әле. Рәхәтләнеп татарча сөйләшеп, казларны хөрмәтләп, чәк-чәк, түбәтәйләре белән дан казанып, горурланып яши халык Барда якларында. Андагы татарлар Барданы «кечкенә Татарстан» дип тә атый.
Шуның белән тәмам кый!