news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Сонда «Урам көне»: «Читтә яшәүче авылдашларны кире әйләнеп кайтырдай иткәндер»

Туган авылым Мамадыш районы Түбән Сон авылында гөрләп «Урам көне» узды. Бәйрәмне ашкынып көтсәм дә, җитди сәбәпләр аркасында кайту насыйп булмады. «Урам көне»н авылдашларның статуслары һәм ватсап төркеменә җибәрелгән күпсанлы видеолар аша гына карарга туры килде. Шулай да бу хакта язмый кала алмадым.

news_top
Түбән Сонда «Урам көне»: «Читтә яшәүче авылдашларны кире әйләнеп кайтырдай иткәндер»
Фотолар: "Безнең урам" төркеменнән

Алдагы көнне яңгыр явып үтеп, болытлар куерып йөрсә, бәйрәм көнне күге дә чалт аяз торды аның. Бүгенге көндә урамыбызда гомер кичерүче авылдашларыбыздан тыш, бәйрәмгә инде күп еллар Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, тирә-күрше районнарда гомер кичерүче апа-абыйларыбыз, аларның балалары, оныклары да кайткан иде. Бергә уйнап үскән дус-ишләргә күрешү, яшьлек хатирәләрен барлау өчен менә дигән мөмкинлек иде «Урам көне». Әлеге бәйрәм инде күп еллар элек авылдан чыгып киткән, бүгенге көндә кайтыр нигезе дә булмаган авылдашларыбыз өчен аеруча да кадерле булгандыр. Күрешү шатлыгыннан да, туган нигезләрне өзелеп сагынудан да, хисләр тулып ташыды.

Рәсми документларда Габдулла Тукай урамы булса да, урамыбызның халык телендә кызык кына (кайбер кешеләргә ошамый торган) исеме бар – Саз урамы дип йөртелә ул. Урамның түбән очында сазлыклар күп иде (хәзер күбесе кипте инде). Авылга асфальт кермәгән чорларда юллары да сазлырак булгандыр, күрәсең. Бәйрәмебез дә «Саз урамы уңганнары» дип исемләнгән иде.

«Урам көне»н уздыру идеясе, урамыбызда төпләнеп яшәүче яшь парларга әле узган ел ук, бергәләшеп Яңа елны бәйрәм иткәндә килгән булган. «Алдагы җәйдә, һичшиксез, «Урам көне» үткәрербез, барлык урамдашларыбызны да җыярбыз, дип уйлашкан идек. Әлеге ниятебез чынга ашты», – дип әйтте бәйрәмнең төп оештыручысы һәм алып баручысы Әлфия апа Шәфигуллина. Шулай ук бу зур чараны башлап йөрүче – авылыбыз җирлеге башлыгы, шушы урамда туып-үскән Равил абый Гафиятуллин. Кич дәвамында гына түгел, бәйрәм узып икенче һәм өченче көннәрдә дә оештыручыларга һәм табыннарны әзерләшкән уңганнарга, бәйрәмне иҗади номерлар белән бизәгән талантлы урамдашларыбызга рәхмәт сүзләре явып торды.

Урамыбыз ир-егетләре, махсус шушы табын өчен бәрән чалып, хашлама, шашлык пешерделәр. Хатын-кызлар иртә таңнан табын әзерләү эшләре белән мәшгуль булды. Мәдинә апа Моразымовалар капка төбенә өстәлләр тезелде, һәркем тәмле ризыклары, үз күчтәнәче белән бу табынга өлеш кертте. Фәридә апа Гафиятуллина зур итеп ит бәлеше салып төшкән иде. Айгөл Ситдыйкова, урамыбыз исемен язып, торт пешергән. Фәния апа Гайнуллинаның бавырсагы да өстәл күрке булды. Урамда милли көйләребез яңгырап торды.

Бәйрәмне авылыбызның мөхтәрәм шәхесе, хәзрәте Навафил абый Ситдыйковның азан әйтүе һәм тирән мәгънәле вәгазьләре белән башланып китте. Бакыйлыкка күчкән әрвахлар искә алынды, аларның рухларына дога кылынды. Күрешү-сөйләшүләр, үзләренең бүгенге тормышы белән таныштырулар булды. Балачак, яшьлек истәлекләренә кабат-кабат кайтты урамдашларым. Су буенда уза торган кичке уеннарга чыгуларын сагынып искә алдылар. Сенажга йөрүләр, урак өстендә амбарда ашлык чистартулар, колхоз чөгендере эшләүләрен әйтеп, балачакларының хезмәт белән үтүе, әмма шулар аша үзләрендә кечкенәдән тырышлык тәрбияләнүен әйтеп уздылар.

Урамыбызның ак әбиләре – Гөлбикә апага шушы көннәрдә 91 яшь, Галия апага 90 яшь тулды. 86 яшьлек Навафил абый – авылыбызның иң өлкән ир-атларының берсе. Алар да табын артындагы урамдашларына үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр.

«Шалкан урамы кызларын Саз урамы егетләре алып бетерделәр»

Җәүдәт абый Фәйзуллин, бүгенге көндә читтә яшәсә дә, төп нигезне төшләренә керер дәрәҗәдә сагынып яшәвен әйтте. «Безнең нигез үз вакытында гөрләп тора иде. Бер йортта 9 кеше яшәдек. Хәзер бертуган сеңлем һәм малайлар арасыннан мин берүзем генә калдым инде», – дип, хатирәләргә бирелде ул.

Гөлгенә апа Шәфигуллина, һәр йортка тукталып, анда кемнәр яшәве, аларның сыйфат-холыклары, күркәм гадәтләрен сөйләп бирде. Кемнең нинди киемне яратып киюләренә кадәр хәтерли икән! Элекке вакытларга экскурсия ясаган кебек булды.

Әнием Гүзәлия Галимова – әтиемне җитәкләп диярлек шәһәрдән авылга алып кайткан хатын-кыз. Бөтен кеше «шәһәр» дип авыз суларын корыткан вакытта, менә дигән эшләре, торыр урыннары була торып, икәүләшеп авылга кайталар да шушында гомер кичерәләр. «Аллаһка шөкер, үкенмибез, авылны яратабыз. «Туган як», «туган нигез», «туган йорт» дигән төшенчәләр безгә кечкенәдән салынгандыр инде. Безнең Шалкан урамы кызларын Саз урамы егетләре алдылар да бетерделәр. Минем бәхетемә дә шушы урам егете калган булган. Киләсе елга, Аллаһы боерса, бергә гомер итә башлавыбызга 40 ел була», – дип сөйләде ул.

«Дус кызымның күршеләренә килен булып кайттым»

Апалы-сеңелле Венера апа Гайфетдинова белән Зөлфирә апа Васыйловалар да – авылны үз иткән, авылны сайлаган кешеләр. Зөлфирә апа гомер буе колхозда хисапчы булып эшләсә, Венера апа инде 40 ел буе авылдашларыбызның сәламәтлеге сагында.

Туганнарым Илназ абый һәм Илнар абыйлар да үзләренең тормышларын туган авыллары белән бәйләделәр. Алар – бүгенге көндә районыбызның бер дигән фермерлары. Апалары Ләйсән апай да авыл хуҗалыгы тармагында эшли. Өчесе бергә торып басып сүз әйткәндә: «Безне эшләргә генә өйрәттеләр шул, сөйләргә өйрәтмәделәр», – дип көлдереп алдылар алар бар халыкны.

Гөлфия апа Габидуллинаның авылыбыз килене булып кую тарихын да көлә-көлә тыңлады урамдашлар. «Нәкъ менә шушы бәйрәм оештырылган нигез белән бәйле минем Түбән Сон авылына килен булып төшүем. Әлеге йортта яшәүче Гөлфара белән без – яшьлек дуслары. Шуларга кунакка кайтканда, булачак тормыш иптәшем, күршеләрендә яшәүче Илнар белән таныштым. Аралар ерак булгач, озаклап очрашып тормадык, өйләнешеп куйдык. Шулай итеп, дус кызымның күршеләренә килен булып кайттым», – дип сөйләде ул.

«Авылыбызның исен иснәп булса да чыгыйк әле, дип керәбез»

Инде зур-зур шәһәрләрдә яшәп ятсак та, авылыбыз һәрберебезнең күңелендә, җанында. «Без авыл кырыеннан узганда, монда кермичә үтә алмыйбыз. Авылыбызның исен иснәп булса да чыгыйк әле, дип керәбез. Машина тәрәзәләрен ачып, урамнары буйлап йөрибез. Күңелебез һәрчак авылга тарта», – диде Шамил абый Шәрифуллинның улы Ленар.

Фирдәүсә апа Фәхриева хезмәт сөя торган гаиләдә үсүе, фермада бер сыер абзарында 5 кыз туган бергәләп сыер савулары хакында әйтте. «Гомер буе мал-туар арасында эшләгәч, хәзер дә маллардан аерыла алмыйм әле. Кош-кортлар, эре терлекләр асрап яшим», – диде ул.

Сүз алган һәр кеше урамыбызның бердәм булуына басым ясады. «Без элек тә шулай бердәм яшәдек. Берәребезгә печән кайтса, өешергә йөгерер идек. Бәрәңге алу, бәрәңге утырту кебек эшләрнең берсе дә күршеләр ярдәменнән башка эшләнмәде. Без бит хәзер дә бөтен эшләрне шулай уртага салып эшли алабыз. Әлеге бәйрәм безне алга таба тагын да берләштерәчәгенә шикләнмим», – диде яшьлек дустым Зөһрә Ситдыйкова.

Мондый бәйрәмнәрдә яшерен талантлар да ачыла. Тыйнак кына йөргән апа-абыйларыбыз ничек җор телле икән! Ул кызларыбыз, апаларыбызның моңлы җырлары! Балалар да үз осталыкларын күрсәттеләр. Бертуган Рәйхан, Рания, Раян Әхмәтҗановлар үзләренең җырларын бүләк итте. Равил абыйның бәйрәм буе кулыннан гармун төшмәде.Теләсә-кайсы көйне «эх» тә итмичә уйнап бирә торган шундый оста баянчыбыз булуы – авыл өчен үзе бер хәзинә.

Иң ахырдан, урамыбызның «ансамбле» дә оешып өлгерде. Алар башкаруында «Су буенда учак яна» җырын сез дә тыңлап карагыз әле.

Районыбызның популяр җырчысы Валерий Шрыковның килүе «Урам көне»н тагын да җанландырып җибәрде. Нәкъ бирегә җыелган кешеләрнең хисләрен җырга салган икән ул – алар барысы да диярлек туган якны ярату, сагыну хисләре турында.

«Туган якларыннан читтә яшәүче авылдашларыбызда кире авылга әйләнеп кайтырлык хисләр уятканнардыр»

Өзлексез кайнап торган самавырдан хуш исле чәй эчеп, күңелле уеннар уйнап, дәртле җырлар җырлап, кич җиткәнне сизми дә кала халык. Һәрберсе әлеге кичәдән нык тәэсирләр белән, чиксез канәгать булып таралышалар. Икенче көнне бәйрәм кайтавазлары мессенджерларда, урамыбыз төркемендә дәвам итте. Анда язылган җылы сүзләрнең кайберләрен бирегә дә куеп үтәргә булдым:

«Сөйләп кенә аңлатып булмастай, һәркемнең күңеленә үтеп керердәй тирән эчтәлекле бәйрәм булды кичәге очрашу, без өлкәннәр өчен дә, оныкларыбыз өчен дә.

Үзебездән өлкәнрәк буын кешеләренең бәхетле картлык кичерүләре өчен куанып кайттык. Бер көнгә генә булса да, кире кайтарып булмастай яшьлегебез белән очрашкан кебек булдык. Сөйләшеп сүзләр бетмәде. Озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләребезне, яраткан укучыларыбызны күрү, аларның әлеге көнгә кадәр үзебезгә карата тирән хөрмәтен, ихтирамын тоюдан да зур бәхет юктыр ул без укытучылар өчен. Бу хакта дулкынланмыйча язып та булмый хәтта. Күзләргә яшьләр килә...

Урамыбыз артистларга бик бай икән бит! Туган жиргә, туган авылга олы мәхәббәт хисләре тәрбияли торган эчтәлекле жырлар, шигъри юллар... Туган якларыннан читтә яшәүче авылдашларыбызда кире авылга әйләнеп кайтырлык хисләр уятканнардыр».

«Урамдашларым, туганнарым, әлеге очрашу безне бик каты яшәртеп җибәрде! Мин бүген дә шул җылы хисләр тәэсирендә очып йөрим. Урамыбыз кызларына, егетләренә, киленнәренә Аллаһның олы рәхмәтләре булсын. Күпме өлкән кешеләр, апаларыбыз, бергә уйнап үскән дусларны күрдек. Очрашуның безнең нигездә булуына әни бәгърем сөенеп яткандыр, иншәАллаһ. Яшьләребезнең бердәм, тату, килешеп эшләүләренә сокландым.

«Искиткеч матур мәҗлес булды, Сабантуй бер якта торсын, билләһи. Инде балачакта гына күргән урамдашларыбызны күрдек, күпме җылы аралашу, җан азыгы алдык. Өлкән буынга да, без яшьләргә дә, безнең балаларыбызга да чын бәйрәм мохите тудырылган иде. Урамыбыздагы күршеләр илгә бер диярлек, урамыбыз ир-егетләре авылыбызның иң асыллары, хатын-кызлары иң тырыш, иң булганнары».

«Туган як», «туган туфрак» дигән сүзләрнең кадерен башта аңлап бетермисең. Ә менә яшь барган саен ул төшенчәләр кадерледән кадерлегә әйләнә бара», – дип әйтә торган иде әбиләр. Бу – чыннан да шулай икән. Бердәм төстә шундый матур бәйрәм оештырган урамдашларым белән чын күңелдән горурландым. Мондый очрашулар дәвамлы булсын, һәркайсыбыз ашкынып кайта торган гаилә бәйрәмнәре кебек бәйрәмгә әверелсен иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 август 2025
    Исемсез
    Урамыбыз бэйрэмен зурлап, кунелле мизгеллэрен матур язмага туплаган авылдашыбыз Гольназга чиксез рэхмэтлэребез! Килэчэктэ дэ элеге бэйрэмебез гомерле булса иде, иллэребез тыныч, хэр-барчабыз сау-сэламэт тагын да курешулэр насыйп булса иде🤲🤲🤲
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар