Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Мактамада янгын: «Беренче урын өчен алган тәүге медале янгач, кызым утырып елады»

Якшәмбе көнне генә шәһәр тибындагы Түбән Мактама бистәсендә яшәүче Сәйфетдиновлар гаиләсе олы кызларының ярышта тәүге тапкыр беренче урын алуына сөенә. Икенче көнгә ул диплом һәм медальләр көлгә әйләнер дип күз алдына да китерми.

news_top_970_100
Түбән Мактамада янгын: «Беренче урын өчен алган тәүге медале янгач, кызым утырып елады»
Фотолар Радик Сәйфетдиновның шәхси архивыннан

23 гыйнвар көнне йорт хуҗасы Радик Сәйфетдинов, гадәттәгечә, эшкә китә. Көндезге сәгать өчләр тирәсендә тормыш иптәше шалтырата. «Матурым, без янабыз!» – ди. Ул вакытта әни кеше йортта кечкенә улы – 5 яшьлек Азамат белән була. 

«Баланы ал да чыгып кит»

«Мин эштә икенче районда идем. Хатыным шалтыратты. «Кайсы җирдән янгын чыкты?» – дим инде. «Микроволновка тирәсеннән ут үрмәләп китте», – диде. Ул ризык җылытырга куйган булган. «Бәлки, өйдәге утларны сүндерә алырсың?» – дим. Ул урамга чыгып, бөтен утларны сүндергән. Ул вакытка ут сүнгән дә булгандыр инде, чөнки автомат эшли торган система тора иде. Хатыным каушаган, курыккан инде. «Су сибә аласыңмы?» – дип сорадым. «Юк, анда керерлек түгел, бөтен җирдә нык кара төтен», – ди. «Баланы ал да чыгып кит, янса яна инде, хәзер бернишләтеп булмый», – дидем.

Үзем тизрәк янгын сүндерүчеләрне чакырттым. Аннан күршеләргә шалтыраттым. «Радик, хикмәт, 5 минут эчендә ут таралды, артыннан җитешә дә алмадык», – диләр. Ул бик тиз булган. Янгын сүндерүчеләр дә тиз килгән, мин дә кайтып җиттем», – дип сөйләде Радик Сәйфетдинов.

Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитсә дә, 2 катлы йорт тулысынча янган. Янгын сүндерүчеләр 1 сәгатькә якын ут белән көрәшкән.  

«Медальләре янгач, кызым утырып елады»

Бәләкәй малайлары Азаматка 5 яшендә үк янгынны үз күзе белән күрергә туры килә. «Ул бик нык акырган, курыккан инде. Бер кат колготкидан гына урамга йөгереп чыккан», – дип сөйли әтисе. 

Олы кызлары – 11 яшьлек Сәминә ул вакытта тренировкада була.

Минем олы кызым спорт белән шөгыльләнә. Якшәмбе көнне генә аның белән Ижаудан турнирдан кайткан идек. Ул 6 ел зур теннис белән шөгыльләнә. Анда беренче тапкыр 1нче урын алган иде. Медальләре янгач, кызым утырып елады. Ул аның өчен 6 ел көткән медаль бит инде. Башка медальләре, кубоклары да бар иде, алар да янган. «Кызым, тагын да зуррак җиңүләргә ирешәчәксең», – дип тынычландырырга тырыштым. Ул Әлмәтнең җыелма командасында уйный. Тренерлары да ярдәм итә. Турнир үткәрербез, диләр, – ди Радик Сәйфетдинов.

Икенче уллары – 8 яшьлек Данияр ул вакытта программирование буенча укуда була. «Янгын дип шалтыратканчы, хатыным балалар яңа гына кайтып ашап киттеләр, дигән иде. Барысы да өйдә булган булса… Иң мөһиме – барысы да исән», – дип куйды йорт хуҗасы.

«Үзем салган йорт кадерле иде шул»

2010 елларда Радик Сәйфетдинов бу йортны тулысынча үзе салып чыккан булган. Ир-ат үзе Азнакай районы Кәкре Елга авылыннан. Авыл егете Азнакайда фатирда яшәү белән килешә алмаган. «Фатирда яши алмыйм, миңа иркен җир кирәк, таш эчендә яши алмыйм», – ди ул. 

Бу урында басу гына иде әле. Монда җир дә кыйммәт иде. Ул вакытта үзем Азнакайда яши идем. Бу җирне сатып алырлык хезмәт хакы юк иде. Гади слесарь булып эшли идем. Мин гомер буе волейбол уйнадым, ул вакытта да ярышларда катнаша идем. Бер ярышта премия алган идем. Шул акчага җир алып, йорт төзи башладым. Төннәрен йокламыйча, өчәр эштә эшләп, анда-монда чабып, ул йортны төзеп чыккан идем. Үзем салгач, кадерле иде шул, – дип искә алды ул. 

Ир кеше эмоцияләргә бирелеп, каты бәргәләнми. Яңа йорт торгызырга кирәк, дип, салкын баш белән эш итә. Спортчы булгач та, эмоциональ яктан чыныккан ул. 

«Бу сынауны да үтәрбез. Аллаһы Тәгалә билгеле бер кешеләргә генә андый авырлыкларны бирә. Безне шулай тәрбияләгәннәр инде: авырлык килсә, төшенкелеккә бирелмим. Спортчы да булгач, эмоцияләргә бик бирелмим. Хатыным: «Син бер дә кайгырмыйсың», – дип сүгеп тә куя инде (көлә). Хатыным белән бергә киңәшләштек. Банктан ипотека алып, яңа йорт төзеп чыгарбыз, дип уйладык. Барыбер күңелгә утыра инде ул. Үзем генә булганда уйландыра», – ди ир-ат.

Радик Сәйфетдинов авыл хуҗалыгы тармагында баш инженер булып эшли. Аның өчен озакламый басуда кызу эш башлана. «Җәй буе ялсыз эшләячәкмен», – ди ул. 

«Балаларның бер уенчыгы да калмады»

Хәзерге вакытта гаилә Әлмәттә – Гүзәл ханымның әнисендә яши. Балаларын да икенче мәктәпкә күчергәннәр. Сәминә белән Данияр Мактамадагы мәктәптә рус телендә белем алган. Хәзер аларны Әлмәткә татар гимназиясенә күчергәннәр. Әти-әни балаларының татар телендә белем алуын тели. Балаларны бер мәктәптән икенчесенә күчергәндә шәһәр администрациясе дә ярдәм күрсәткән. 

«Бик күп кешедән ярдәм килде. Дуслар, танышлар, күршеләр, белмәгән кешеләр дә ярдәм итә. Киемнәр, азык-төлек тә алып килделәр. Бик күп кеше шалтыратты. Егетләр бик ярдәм итә. Техниканы да җибәрәләр. Йортның яртысын сүтеп бетердек инде. Игътибар күп булды. Без андый әйбергә ияләнмәгән», – ди ул.

Кичә генә әти кеше балаларына яңа уенчыклар алып кайткан. 

«Балаларның бер уенчыгы да калмады. Кичә алып кайтып бирдем. Өстәлдә уйный торган хоккей да алган идем, гөр килеп уйныйлар. Алар йортта рәхәтләнеп уйнарга өйрәнгәннәр. Фатирда нишләргә белмиләр», – ди әтиләре.

«Бик әйбәт гаилә, икесе дә хезмәт сөючән»

Сәйфетдиновларның күршеләре Фәнис Габидуллин да гаиләгә булдыра алганча ярдәм күрсәтә. Күрше йорт яна башлаганда, ул да өйдә булмаган. 

Дус егет минем өй яныннан узып бара торган булган. Йорттан төтен чыга, дип, ул шалтыратып хәбәр итте. Кереп кара, өйдә кеше юкмы, дим. Ул тикшергән. Мин дә тизрәк кайттым, газларны яптым. Янгын сүндерүчеләр килгән иде инде. Үзем дә булдыра алганча аларга ярдәм иттем. Техника безнең ишегалдына да керде. 

Алар бик әйбәт гаилә, икесе дә хезмәт сөючән. Без гел бер-беребезгә ярдәмләшеп торабыз. Мин йортны 2019 елда сала башлаган идем. Су кирәк булса да, аларга керә идек. Инструментларны да Радикның гаражында калдыра идем. Гел ярдәм итеп тордылар. Минем гараждан алар участогына чыга торган ишек тә бар, шулай йөрешә идек. 

Хәзер бергә өйне сүтәбез. Аннан төзергә ярдәм итәрбез. Ярдәм итүчеләр күп. Торыр җир булмаса, тагын да кыен булыр иде, ярый әле урын бар. 

Безнең 2 бала. Балалар гел бергә уйный иде. Алар булмаган вакытта кыенрак булыр инде, – ди күршеләре.  

Язмыш сынап тора, адәм баласы ул сынауларны җиңеп тора. Гаилә башлыгы «булдырабыз» дип торганда, ышанмыйча мөмкин түгел. Озакламый Сәйфетдиновлар гаиләсе яңа йортларында Коръән ашы уздырыр, дип ышанып калам. 

Әлегә Сәйфетдиновларга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Радик Сәйфетдиновның телефон номерын калдырабыз –89172401200. Телефон номерына Сбербанк картасы бәйләнгән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100