Түбән Камага сәяхәт: «Шәһәр сәнәгате белән танылса да, милли мохит аерым әһәмияткә ия»
Түбән Кама диюгә, Чулман һәм башка елгалар белән уратылып алынган, куәтле, көчле завод-фабрикалары белән дан тоткан чын сәнәгать каласы күз алдына килеп баса. Алабуга ягыннан күзәткәндә, аның завод торбалары шулкадәр озын, зур булып күренеп тора, һәм уйга биреләсең: ничек анда яшиләр икән?

Түбән Кама төбәге милли-мәдәни сулышы, үзенең уку йортлары белән дә билгеле. Театрлары да зәвыклы тамашалары белән халык күңелен яулап тора. Кан тамырлары кебек сузылган елгалар белән чорналган шәһәргә моңарчы килгән юк иде әле.
Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Камадагы бүлекчәсе оешуга 25 ел тулган. Шул уңайдан бу төбәккә килергә насыйп булды.
Беренчел оешманы мөхтәрәм хезмәт ветераны Рөстәм Ганиев җитәкли.
Сәфәребезнең беренче тукталышы – Тукайга чәчәкләр салу булды. Узган гасырның 91 нче елында Түбән Кама шәһәрендә Габдулла Тукай урамындагы бакчада (ул чакта урам Кояшлы диеп йөртелгән) Габдулла Тукайга һәйкәл ачылган. Һәйкәлнең авторы – күренекле сынчы Бакый Урманче, архитекторы – Фирдәвис Ханов икән.
1992 елда Түбән Кама Үзәк район хастаханәсе янында да Габдулла Тукайга һәйкәл куела. Ул Габдулла Тукайның Арча районы Кырлай авылындагы мемориаль музей комплексындагы һәйкәле рәвешендә эшләнгән.
Без Габдулла Тукай паркы аша да үттек. Биредә Тукай әсәрләрендәге геройларның скульптуралары урын алган, шулай ук китап формасында да бик үзенчәлекле, җыйнак кына арт-объект ясап куелган.
«Яшьләр утырып та, ятып та укыйлар»
Тукай исемен йөртүче үзәк китапханә дә искитмәле дәрәҗәдә заманча булып чыкты. Китап йорты белән үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлназ Арсланова таныштырып үтте.
Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә 50 ел эшләп килә. Иң мөһиме: Түбән Камада 10 ел элек Рәисебез Рөстәм Миңнеханов катнашында беренче шундый яңа төр – ачык форматтагы китапханә ачылды. Хәтерләсәгез, ул Россия күләмендә «Әдәбият елы» иде. Мәскәүгә барып, тәҗрибә туплап, без саклау бүлмәләре булмаган яки, русча әйткәндә, «книгохранилище»сыз бөтен китапларны халыкка тәкъдим итә башладык. Ачык формат – димәк, һәр килгән кеше киштәләргә бара, укый һәм китапханә фондындагы бөтен китап-басмалар белән таныша ала. Без беренчеләрдән булып яңа буын китапханәсе булып эшли башлавыбызга шатбыз. Алга таба исә күп кенә район-шәһәрләрдәге китапханәләргә ремонт керде, – дип сөйләде Гөлназ апа.
Китапханә Бөтендөнья татар конгрессының шәһәрдәге бүлекчәсе белән дә уртак проектлар гамәлгә ашыра. Үзләре әйтмешли, уңышлы һәм нәтиҗәле тандем барлыкка килгән. Китапханә залларга бүленгән, аларның һәркайсы якты һәм иркен.
Аннары монда танылган журналист, махсус хәрби операциядә һәлак булган Александр Комаров турындагы истәлекләрне дә кадерләп саклауларын күрдек. Батырлар даны мәңгелек!
Китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова китапханәләр хәзерге көндә күпкырлы хезмәт башкаруын ассызыклады.
– Китапханәдә 2014 елдан эшлим. Моннан 10 ел элек безнең бина яңартылды, һәм яңадан ачылдык. Без язучылар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. «Кама таңнары» дип аталган әдәби берләшмәбез бар. Менә әле «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында шагыйрә Равилә Шәйдуллина-Моратны көтәбез. Аннан рус язучылары белән дә даими элемтәдә торып, иҗат кичәләре оештырабыз. Китапханә – бер коворкинг урынга да әйләнде. Тәрәзә буендагы эскәмияләрдә яшьләр утырып кына түгел, хәтта ятып та укый. Әдәби кафебызны да яраталар, – диде ул.
«Һәр оешмага – 100 мең сум»
Түбән Камада Халыклар дуслыгы йорты 2014 елда ачылган булган. Иң башта 8 милли оешмадан башлап җибәрсәләр, хәзерге көндә биредә ике дистәгә якын милли оешма үз эшчәнлеген алып бара икән.
Юстиция министрлыгы аша теркәлгән һәр милли оешмага шәһәр хакимияте бюджеты хисабыннан елына 100 мең акча бирелә. Бу – бездә генә шулай, – дип бәян итте Рөстәм абый Ганиев.
Әйтергә кирәк, монда төрле милләт вәкилләренең үзара дуслыкта, татулыкта һәм бердәмлектә яшәве әллә кайдан күренеп тора. Безне башта, биеп-җырлап, татар ансамбле каршы алды, бинага керү белән, безне башка халыклар да каршылады. Рус милли киемнәреннән хатын-кызлар, мәсәлән. Аннан соң – үзбәкләрнең лидеры, Татарстан башкортлары корылтае рәисе, Түбән Камада 32 ел табиб-кардиолог һәм терапевт булып хезмәт куйган Гали Хәсәнов.
Һәр халыкның милли оешмасына бүлмәләр бирелгән, анда аларның иҗат эшләре тупланган. Монда осталык дәресләре дә уза.
«Разил Вәлиев исемен мәңгеләштерергә ниятлибез»
Сәфәребезнең тагын бер мөһим өлеше – пленар утырыш булды. Ул «Татар милләте сагында» дип аталды. Җыелган халыкны яңа гына сайланган шәһәр мэры Радмир Беляев сәламләде.
Безнең шәһәр сәнәгать тармагының көчлелеге белән танылса да, милли мохит, мәгариф һәм мәдәният үзгә бер әһәмияткә ия. Бүген – Түбән Кама өчен мөһим көн. Бөтендөнья татар конгрессына, аның бездәге бүлекчәсенә туган телне саклаган, аны тагын да популярлаштырган өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Туган тел – безнең рухи байлык! Конгрессның урындагы бүлекчәсен 25 еллык юбилее белән котлыйм. Түбән Кама – халык саны буенча да олы гына шәһәр, монда яшәүчеләрнең 50 проценты – татарлар, – дип билгеләп үтте мэр.
Беляев Түбән Каманың күпмилләтле як булуын да ассызыклады.
Шәһәрнең потенциалы бик зур. Инфраструктура да заманча үзгәрешләр белән алга бара. Җитештерү предприятиеләре, мәдәният һәм яшьләр оешмалары да эшчәнлеген уңышлы алып бара.
Аннары данлыклы якташларыбызның исемен, аерым алганда Разил Вәлиев истәлеген мәңгеләштерергә ниятлибез. Алдагы атналарда Татарстан мәдәният министры белән дә бу темага очрашып сөйләшү көтелә. Без бөек якташларыбыз белән хаклы рәвештә горурланып яшибез, – диде җитәкче.
Шулай ук мэр мәгариф оешмаларында ремонт эшләре даими төстә башкарылуын әйтте. Бу эштә һәрьяклап ярдәм чаралары булдырылып торылганы өчен, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм хөкүмәт җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
Аннары конгресс каршында эшләүче «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да чыгыш ясады. Ул ир-егетләрне дә, хатын-кызларны да милли үзаңлы булырга чакырды.
Без Аллаһы биргән гомеребездә үзебездән соң җир йөзендә нәрсә булса да калдырырга бурычлы. Без инде иң беренче чиратта үрнәк әти-әни булырга, милләт кодын саклап калырга тиешбез. Милләт кодына нәрсә керә? Ул – телдән, киемнәрдән, ашаудан һәм яшәеш-көнкүрешнең башка төр төп әйберләреннән тора. Аларны саный башласаң, исәпләп бетергесез. Булган милли кодларны саклап, югалганнарын кире кайтарырга омтылып яшәргә кирәк, – дип ассызыклады Кадрия апа.
Аннары ул Түбән Кама шәһәрендәге татар балалар бакчасында булган тәрбия эшен уңышлы мисал итеп куйды.
Без үзебез дә эшләргә тиеш. Аннары бездән калган буын – варисларыбызны да үзебезнең мәдәният, сәнгатькә карата ихтирам уятып, кызыксындырырга кирәк, – диде ул.
Утырыш ахырында конгресс активистларын, алдынгыларны бүләкләделәр һәм хезмәтләре өчен рәхмәт ирештерделәр. Радмир Беляев, хакимияттән юбилей бүләге итеп, техника кибетенә сертификат тапшырды.
«Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул»
Түбән Кама халкы белән танышкач, бөек Тукаебызның әнә шундый сүзләре күңелгә килә. Кичке тантаналы җыелыш алдыннан да безне җыр-моң, биюләр белән каршыладылар. Ул Халык иҗаты йортында булды. Аннары фойеда оештырылган күргәзмә экспозицияләрендә дә ниләр генә күрмәдек! Кәрҗин, чабата үрүче әти белән кыз, Дәүләтҗан Абдуллинның 1860 елгы кул тегермәне... Биредә авыл ансамбльләре үзешчәннәре бик матур күргәзмәләр, мастер-класслар әзерләгән иде.
Монда мин хезмәт ветераны, Түбән Кама шәһәренең «Кама таңнары» әдәби иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы, язучы Рәмзия апа Вәлиеваны да очраттым. Ул мине үзе күреп алып, «әйдә, якташ, китап бүләк итим, тәмле үлән чәйләре бирим» дип чакырды.
Шулкадәр шатлыклы бәйрәм көненә җыелдык. Түбән Камада бәйрәмнәр һәрвакыт шулай шау-гөр килеп, күңел күтәренкелеге белән үтә. Әдәби һәм милли мохит бездә көчле, диләр. Чыннан да, бик күп язучыларыбыз, иҗатчыларыбыз бар. Алар үзләренең шигырьләре, хикәя-нәсерләре, поэмалары һәм башка төр әсәрләре белән туган телгә, татар әдәбияты үсешенә хезмәт итә. Мин үземнең яңарак нәшер ителгән китапларымны алып килдем. Менә якташлар белән дә очрашабыз, моңа аеруча күңел куана, – дип бәян итте ул.
Рәмзия апа дистәгә якын китап чыгарган. Түбән Кама шәһәрендә һәм туган ягы Актанышта уза торган әдәби-мәдәни чараларга бик теләп йөрүен дә әйтте. Бәйрәм чарасына шагыйрә «Шигырь килә күкләрдән» дигән китабын да алып килгән иде.
Бер мәлне төрледән-төрле картиналар, буяулар белән басып торган Ольга Макарова дәшеп алды:
Сезгә үземнең яраткан шөгылем турында сөйләп китәсем килә. Сез ничектер иҗат кешесенә охшагансыз, күзләрегездән чамаладым, – ди ул.
Әйе, мин 7 нче сыйныфларда Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге Башкортстан Республикасының сәнгать гимназия-интернатына рәсем сәнгате буенча укырга имтиханнар биргән идем, тик башка уку йортын сайладым.
Искиткеч сурәтләр, рәсемнәр ясау ысулын күрсәтәм. Эбру – ул суда рәсем ясауның борынгы төрек сәнгате, бу вакытта махсус буяулар су өстенә төшерелә һәм аннан соң кәгазьгә яки башка өслеккә басыла. Минем кызым Түбән Камада туып-үсте, ләкин, Питерга укырга киткәч, шушы сәнгать төрен үз итте, мин дә мавыгып киттем. Аннары кызым Төркиядә, Мәскәүдә эбру буенча укулар үтте. Бу – бик мавыктыргыч һәм кызыклы ысул булып чыкты, – дип сөйләде ул.
Түбән Кама узган гасырның 80 нче елларыннан ук мәдәният өлкәсендә алдынгы урыннарны тотты. Татар халкында моңарчы булмаган яңа төр жанрлар, стильләр белән тамашалар ясау да нәкъ шул вакыттан башланып китте, халыкның рухи үсешенә этәргеч бирде.
Бүгенге көндә дә йөрәге белән татар халкы өчен янып яшәүче, эшләүче кешеләребез бар. Конгрессның җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Ганиев күп эш башкара. «Мунча ташы» белән дә халык өчен булдыра алганча тырышабыз. Юбилей уңаеннан әйтәсем килә: татарларыбыз 25 ел гына түгел, 50, 100 ел Түбән Каманы шаулатып-гөрләтеп торсын. Халкыбыз дус-тату булсын. Туган ягымны бик яратам, – ди «Мунча ташы» юмор театры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты һәм Халыклар дуслыгы ордены кавалеры Гамил Әсхәдулла.
«Ашаган белми, тураган белә»
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм шәхсән үзе исеменнән сәламләде.
– Чирек гасыр – 25 еллык тарихы белән җирле оешманы ихлас күңелдән котлыйбыз. Бу, гомуми алганда, зур сан да түгел кебек, ләкин шушы еллар эчендә булган хезмәт артында күпме шәхес тора. Әлбәттә, ашаган белми, тураган белә. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле булыр, – дип белдерде Шакиров һәм бер төркем алдынгыларга медальләр, Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә урындагы бүлекчәгә ноутбук бүләк итте.
Шулай ук җитәкче, Татарстан Рәисенең ярдәме белән милли мохит, мәгариф һәм мәдәният үсештә булуын билгеләп үтте. Чара җыр-моң белән дәвам итте.
Юбилей тантаналарында мәртәбәле кунаклар, язучылар, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Түбән Каманың мәдәни мәйданы, милли рухы көчле булуына инандык
Көн буена безне Түбән Кама белән Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе, шәһәрнең шәрәфле гражданы Рөстәм Ганиев таныштырып барды:
Шәһәр Лениногорскидан килгән бригада, трестлар ярдәме белән төзелә. Калабызны төзүчеләр булмаса, нефтехимия, медицина, мәдәният тармакларыбыз да чәчәк атмас иде. Шуңа күрә дә, менә әйтик, Төзүчеләр проспекты – төп проспектларыбызның берсе инде. Аннан безнең Түбән Каманың нәкъ бу җирләрдә урнашуы да рельеф үзенчәлекләре белән бәйләнгән. Мәсәлән, күпчелек заводларыбыз бер тауда булса, икенче яктагы тауда – шәһәребезнең торак йортлары, оешмалары һ.б. Ә ике арадагы бушлыкта – завод-фабриклардан чыккан төтен шәһәрдә яшәүчеләргә зыян итмәсен өчен, санитар зона. Санитар зонада күпләп агачлар утыртылган, – диеп тә ассызыклап үтте ул.
Ә инде безгә күрсәткән мәдәни программадан соң, менә нинди икән ул сәнәгать каласы, дип уйладым. Хезмәт рекордларына да ирешә, шул ук вакытта мәдәнияте, язучылары һәм милли җанлы, милли үзаңлы халкы белән дә горурланырлык, диеп кайтып киттек.

Фото: Бөтендөнья татар конгрессы сайты