Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камага «Ак калфак» сәяхәте: легендар Ташлык, «Мунча ташы» һәм Айдар Хәмзин

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә буласын ишеткәч, әлеге чарадан читтә кала алмадым.

news_top_970_100
Түбән Камага «Ак калфак» сәяхәте: легендар Ташлык, «Мунча ташы» һәм Айдар Хәмзин
Эльмира Нигъмәтҗан

«Ак калфак» Россиянең әле бер, әле икенче төбәгендә булып, оешма вәкилләре җирлек, андагы татар тормышының алга китеше белән таныша, ул төбәкнең танылган кешеләре белән аралаша. Ә күп вакыт теге яки бу һөнәр буенча беренче адымнарын ясаган татар хатын-кызларын үстереп җибәрүдә, дөньяга танытуда терәк, ярдәм кулы суза.

Түбән Кама шәһәрендәге очрашуга илебезнең Әстерхан, Киров, Новосибирск, Чиләбе өлкәсе, Башкортстан, Пенза, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Казан шәһәреннән һәм Татарстанның 29 районыннан, Төркиядән 80гә якын делегат җыелган иде. Удмуртиядәге «Ак калфак» оешмасыннан без 2 кеше бардык. Удмуртиянең «Ак калфак» оешмасын җитәкләүче Бриллиант Абдрахманова белән юл буе үз төбәгебездә, районнарыбызда башкарылган чаралар турында фикер алышып, анализлап бардык. Удмуртия «Ак калфагы»ның да әледән-әле районнарыбызда очрашулары узып тора. Күптән түгел ул, яңа бүлекчәләр булдыру нияте белән, Якшур-Бодья районында булып, татар халкы белән аралашып, остаханәләр оештырып кайтты. Хәзер исә «Татар кызчыгы – 2023, татар малае – 2023» бәйгеләренә әзерлек эшләрен башлаганнар. «Ак калфак» оешмасын җитәкләүдән тыш, Бриллиант ханым – «Энҗе» балалар бакчасының мөдире. «Озакламый балалар бакчасының 60 еллык юбилее. Әлеге чарага да әзерләнәбез», – диде ул.

 

Фото: © Эльмира Нигъмәтҗан

Түбән Камалылар нурлы йөз, җыр-биюләр, милли ризыклар белән, безне «Варис» дип аталган бик матур ресторанда каршы алдылар.

Барыбыз да бергә җыелып беткәч, делегатларны 2 төркемгә бүлеп, Ташлык авылы белән танышырга алып бардылар.

Экскурсовод ханым Әнфисә Фәйзетдинова Түбән Кама, Ташлык авылы турында кызыклы мәгълүматлар биреп, бу яклар белән яхшылап таныштырды.

«Түбән Каманы төзүдә Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән кешеләр катнашкан, һәм күбесе монда төпләнеп калалар. Түбән Кама – алмагачлы шәһәр. Монда урамнарда бик күп алма агачлары үсә. Язын килсәгез, шәһәребезнең ап-ак шау чәчәктә булуын күреп сокланырсыз. Быел да яшь алмагачлар утырттык әле. Бу эштә катнашмаган бер генә оешма да калмады», – дип, юл читләрендәге яшь агач үсентеләренә игътибарыбызны юнәлтте.

Ташлык авылына барып җиткәнче үк, аның тарихы белән дә җентекләп таныштырды Әнфисә ханым: «Ташлык – иң борынгы авылларның берсе. Аның атамасы рус язма чыганакларында 17нче гасыр ахырларында ук телгә алынган. 1678 елгы теркәү кенәгәләрендә исә «Шәнгәлче авылы янында Ташлык елга авылы» дип бирелә. 8 хуҗалыктан, 23 ир-аттан торган кечкенә авыл була ул. Шәнгәлче һәм Ташлык авыллары бер-берсенә тоташып ук урнашканнар. Аралары нибары ярты чакрым гына.

1921 елда Ташлык авылында агачтан мәчет салына. Агачтан булса да, ныклыгын бик озак югалтмаган ул. Еллар үткәч, манарасы гына җил-давыллы көннәрдә шыгырдый торган була. Казан өчен Сөембикә манарасы нинди мәгънәгә ия булса, авыл өчен мәчет тә шушы кадәрле якын һәм изге була. 1921 елгы ачлыкта Ташлык авылы халкы ничек торгыза алгандыр бу мәчетне, бу мәгълүмат бүгенге көнгә кадәр могҗиза булып кала. Мәчетнең архитектура камиллегенә сокланмаган кеше булмагандыр, һәм ул агач архитектурасының гүзәл үрнәге, тарихи һәйкәл булып сакланган.

Вакытлар үтү белән манара янтая, Ташлык авылы егете Разил Вәлиев, Казаннан реставраторлар алып кайтып, 1979 елда, авылдашлары ярдәме белән, мәчет манарасын сипләтә. Әлбәттә, бу эшләре өчен властьта утыручылар аның башыннан сыйпамыйлар, Өлкә комитетына чакыртып «утлы табага бастыру»лар була. Яшь буынны коммунистик рухта тәрбияли торган «Ялкын» журналында эшләргә лаек булмавына да төшендерәләр.

Мәчет никадәр матур булса да, вакыт үзенекен эшли: җимерелә башлый. Аны сүтүдән башка чара калмый. Әмма аны сүткәнче, балта осталары мәчетнең бизәкләрен фотосурәткә төшереп, үлчәмнәрен алалар. Шундый ук мәчет салырга вәгъдә итәләр. Һәм менә 2003 елны, мәчет янәшәсендә, элеккесенең архитектура үзенчәлеген саклап, яңа мәчет сафка баса. 2001 елда авыл уртасыннан агып ятучы инешнең күпере янында буа ясала, 2002 елда китапханә төзелә, 2003 елда Бөек Ватан сугышында вафат булган авылдашларга һәйкәл салына. Ташлык авылына яңа сулыш өрелеп, заманча яши башлый. 2006 елда 100 кешегә исәпләнгән спорт залы, мәдәният йорты салына».

Без алда санап кителгән урыннарда булып, 3702 кеше гомер иткән Ташлыкның төзек, матур, бар яклап уңайлыклары тудырылган авыл булуына сокланып йөрдек. Алда санап үтелгән биналарны Разил Вәлиев җитәкчелегендә эшләүче ширкәт төзи. Ширкәт күпчелек Ташлык авылы кешеләреннән тора.

Авылның тарихы да зур, данлыклы шәхесләре дә күп икән. Салих Гәрәев – Ленин ордены кавалеры, Рәфкать Ганиев  – 1980 елда, космик эзләнүләр өлкәсендәге хезмәте өчен, СССР дәүләт ордены кавалеры. Кираметдин Кәлимуллин – 3 мәртәбә самбо буенча дөнья чемпионы, атаклы тренер. Язучы Разил Вәлиев – шагыйрь, композитор, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Алмаз Хәмзин – язучы, композитор, алып баручы... Бу исемлекне алга таба да бик озак дәвам итәргә булыр иде.

2015 елда авылда 50 балага тәгаенләнгән балалар бакчасы салынган. Сәяхәтебез барышында без әлеге «Таңсылу» дип исемләнгән бакчада да булдык. «Бакчабызда ике төркем эшли. 1-3 яшькәчә төркемдә – 15 бала, урта һәм өлкән яшьтәгеләрдән торган икенче төркемдә 19 бала тәрбияләнә. Җәй көннәрендә Түбән Камадан кунакка кайткан берничә бала бакчабызга йөреп торган иде. Аларның әти-әниләренә биредә бик ошады, һәм хәзер алар 18 чакрым ераклыкта урнашкан шәһәрдән балаларын безнең бакчага йөртә», – ди балалар бакчасының җитәкчесе Алсу Рәшит кызы Даминова. Узган елда балалар бакчасына 41 бала, ә быел 34 бала йөри икән, авыл өчен бу – бик уңай күренеш.

Үзе шушы өлкәдә хезмәт куйгач, «Таңсылу» балалар бакчасы эшчәнлеге белән аеруча кызыксынды Бриллиант Абдрахманова. Ижаудан үзе белән алып килгән бүләкләрен тапшырды, тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашты.

Ком өстәле артында уйнап утыручы нәни балаларны күзәтүе бик күңелле иде. Моннан тыш бакчаның музее белән дә таныштык. Балаларыбызны яшьтән үк тарихка күз салырга этәргеч ясаучы музейның әһәмияте бик зур. Балалар саф татар телендә сөйләп, авылның күренекле кешеләре белән таныштырдылар. Музей җитәкчесе, тәрбияче Гөлнара Сибгатуллина сөйләвенчә, балалар бакчасы узган елны Татарстан күләмендә узган бәйгедә катнашып, 500 меңлек грант откан. Әлеге грант акчасына музей зурайтылган, баетылган. Нинди генә экспонатлар юк монда!

Без мәдәният йортында булып, Ташлык авылы тарихына багышланган китапны тәкъдим итү кичәсендә катнаштык. Китапның авторы сәхнәгә чыккач, аны безгә яхшы таныш булган Алмаз Хәмзинга охшатып, гаҗәпләнеп калдым. Ә ул аның бертуган абыйсы – Айдар Хәмзин булып чыкты. Алар бер-берсенә ике тамчы су кебек бик тә охшаганнар да инде.

 

Фото: © Эльмира Нигъмәтҗан

Кичәне яшь егет Марат Абдуллин алып барды. Марат – Ташлык авылы егете. Күптән түгел генә Казан дәүләт мәдәният институтының режиссерлык курсын тәмамлап, Түбән Камада Халыклар иҗаты йортында режиссер вазифасын башкара. Белгечлек алып, бәхетне Казаннан эзләмәгән ул, туган ягына әйләнеп кайткан.

Марат Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган «Ак калфак» оешмасы вәкилләрен сәламләде. Аларга милләтебезне үстерү өчен башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ташлык авылында яшәүче Айдар Хәмзин һәм аның тарихи китаплары белән таныштыру – алып баручы һәм авторның әңгәмәсе рәвешендә барды һәм бик җанлы узды. Китапларда Айдар Хәмзин өйдән-өйгә йөреп җыйган мәгълүматлар, фотосурәтләр, истәлекләр урын алган. Күп кенә вакыйгалар озак еллар буена язып барган әтисенең көндәлегеннән, 100 яшенә кадәр яшәгән Мәликә әбисе сөйләгәннәреннән алынган.

Айдар әфәнде балачактан ук тарих ярата. Дәрестән тыш та тарихи вакыйгаларны үзлегеннән өйрәнә. «Мәктәптә укыган еллар иде. Шулай бер вакытны укытучылар, укучыларның кичен нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен белү өчен, тикшерергә чыкканнар. Кемнедер бу вакытта клубта, кемнедер урамда очраталар. Ә укытучылар безгә килгәндә, минем, әбиемнән сораштыра-сораштыра, нәсел шәҗәрәбезне төзеп утырган чак иде. Моны күрделәр дә, укытучылар бик сөенделәр. Мәктәптә яхшы даным таралды», – дип сөйләде үзе турында Айдар Хәмзин.

Тормышта төрле урыннарда эшләргә туры килә аңа. 2000-2021 елларда энергетика өлкәсендә проектлар ясау белән шөгыльләнгән. Әмма тарих белән кызыксынуы беркайчан да сүрелми. Ә 2018 – 2022 елларда Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлекчәсе каршында оештырылган Түбән Кама татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе булып эшли. Авылы тарихын өйрәнеп, туплап, ике китап чыгара. Киләчәктә ул Түбән Кама тарихын өйрәнү белән шөгыльләнмәкче. Автор кунакларга үзенең китапларын бүләк итте. Кичә тәмамланганнан соң, Айдар Хәмзин, «Мунча ташы»ның күренекле артисты Гамил Әсхәдулла белән якыннан күрешеп аралашу, фотосурәтләргә төшү бик күңелле булды.

«Ак калфак» оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова әлеге кичәдән соң Ташлык авылында узган сәяхәтебезгә карата үз фикерләре белән уртаклашып: «Бүгенге көндә берәү булса, шәһәрдә фатир алып, үзен кайгыртып, саклап яшәп ятыр иде. Айдар әфәнде исә авыл җирлегендә калып, туган төбәген үстерү, зурлау өчен көч түгә. Тарихи китап язу ул – инша язу түгел. Һәр язганыңны җентекләп тикшерергә, һәр фактның, вакыйганың документаль чыганаклар аша дөреслегенә төшенергә, никадәр эзләнергә кирәк. Бик четерекле, тынгысыз хезмәт, никадәр йокысыз төннәр бит бу! Ә шушы авылда туып үскән Гамил Әсхәдулланы алыйк. «Мунча ташы»н оештырып, исеме илебездә танылды. Хәзер 43нче сезонын ачкан, димәк 43 ел сәхнә тота. Ул да бүгенге көнгә кадәр туган авылында – Ташлыкта яшәп ята. Бүгенге көннең, көнкүрешнең чатакларын «Мунча ташы» артистлары сәхнәдән күрсәтәләр. Аларны карап, без үзебезне күреп, көлеп утырабыз. «Аңлыйсызмы, без тормышта менә шулай итеп яшибез», – ди алар, уйланырга, төзәлергә өнди.

 

Фото: © Эльмира Нигъмәтҗан

Ташлыкта нигезне тота торган, ныклы тамырлы халык яши. Авыл үзенең җан өрүчеләрен, зурлаучыларын хөрмәт итә. Айдар Хәмзин үз чыгышында әйтте бит: «Авыл халкы хәтта әле язылып бетмәгән китабымның киләчәген кайгыртып, аны нәшер итү өчен акча китереп бирә», – ди. Бу бит халыкның бердәмлеге, ихласлыгы турында сөйли. Авылны яшәткәнегез, тулы канлы тормыш биргәнегез өчен «Ак калфак» исеменнән сезнең алда баш иям», – дип, рәхмәтләрен җиткерде.

Ташлык авылы белән саубуллашып, Түбән Камага кире әйләнеп кайттык. Кайтканда да Түбән Кама белән танышуыбызны дәвам иттек. Түбән Кама да затлы кешеләре белән бөтен республикабызда танылган. Зөлфәт Хәким, Рафаэль Сәхабиев, Гамил Әсхәдулла һ.б. Зөлфәт Хәкимнең җырларын җырлап, шигырьләр тыңлап, «Кызыл чишмә» бистәсенә юнәлдек. Биредә Изгеләр чишмәсе, Г.Тукай премиясе лауреаты, халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның музее урнашкан. Искиткеч музей ул! Әхсән Фәтхетдинов – рәсем һәм агач скульптурасы синтезын төзегән үзенчәлекле оста. Ул беркайчан да аунап яткан агач кисәген ташламаган, аның кулына килеп эләккән һәр агачка, һәр ботакка җан өрелгән. Әлеге авторның иҗат җимешләрен күреп: «Ул җир кешесе булмагандыр ла, тылсымга ия булгандыр!» – дип уйлыйсың. Әле аның шигъриятне яратуы да иҗатында чагыла. Канатлы сүзләрне, үзенә ошаган шигырьләрдән юлларны агачка уеп язып калдырган.

 

Фото: © Эльмира Нигъмәтҗан

Музейдан алган тәэсирләрдән айнып бетә алмадык, безне яңа искиткеч очрашу көтә иде. Ул – Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театрында булып, артистлар, театр җитәкчесе Рөстәм Галиев белән аралашу. Зур, матур театр бинасына аяк басу үзе генә дә ни тора!

Башта Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» әсәреннән биш минутлык өзек күрсәтеп елаттылар безне. Ананың сугышка китүче улын озату күренеше, ачынуы, аның өчен борчылуы, җан атуы күңелнең иң нечкә кылларына кагылды. Артистларның оста башкаруы, бүгенге илебездәге хәлләргә тәңгәл килүе белән дә җанны актарды. Елаттылар да, аннары тагын бер тамашадан өзек күрсәтеп, эч катканчы көлдерделәр, кәефне дә күтәрделәр безнең. Театрның халыкчанлыгы, артистларның үз һөнәрләренең остасы булуын күреп, татар милләте өчен горурланып утырдым. Рөстәм Галиев һәр «Ак калфак» делегатына үзенең яңа дөнья күргән «Чаклар» дип аталган китабын бүләк итте. Очрашу азагында тамашачылар, Рөстәм Галиев янына килеп, кат-кат рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Аның хезмәтенең әйтеп бетергесез зур әһәмияте хакында әйттеләр.

 

Фото: © Эльмира Нигъмәтҗан

Габдулла Тукай һәйкәленә барып чәчәк салу, заманча шартлар тудырылуы белән илебез күләмендә алдынгы урыннарда булган Г.Тукай исемендәге китапханәдә, «Апуш» дип аталган балалар китапханәсендә булып соклануыбыз чиксез булды. Ә Түбән Каманың «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында булып, «Эх, Татарстан халкы яши белә дә соң!» дип, биредә укучы балалар өчен чын-чынлап сөендек. Биредә Түбән Каманың Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының «Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары» исемле күчмә утырышына йомгак ясалды. Монда милли кием элементлары белән күргәзмә оештырылды. Шулай ук белгечләр мәгълүмат стендларында белем бирү учреждениеләренең милли проектларын тәкъдим иттеләр.

Пленар утырышта Татарстанның Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин да катнашты. Ул «Ак калфак» оешмасы эшчәнлеген бәяләп:

«Якыннарга, гаиләгә, гореф-гадәтләргә һәм туган телгә хөрмәт тәрбияләүче кешеләр бар – бу яңа буынны тәрбияләүгә бик мөһим өлеш!» – дип билгеләп үтте.

 

Фото: © Эльмира Нигъмәтҗан

Рамил Муллин кунакларга Түбән Кама турында сөйләде. Басу өстендә шәһәр генә түгел, ә республиканың тулы бер сәнәгать үзәге булдырган төзүчеләрнең өлешен билгеләп үтте. Милли темага әйләнеп кайтып, Рамил Муллин үсеп килүче буынны рухи әхлакый гаилә кыйммәтләре яктылыгында тәрбияләргә кирәклеген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, балаларның нинди шартларда белем алуында да әхлак өлеше бар. Чөнки кечкенәдән үк үз тирәләрендә матурлыкны күзәтеп үскән балалар киләчәктә дә шушындый мохит булдырырга теләрләр.

Түбән Кама «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина берләшмәнең шәһәрдә һәм районда нинди проектлар тормышка ашырылуы турында сөйләде. Мәсәлән, «Келәм» яшьләр үзәгендә үткәрелгән бер чарада барлык катнашучыларны яулык бәйләргә өйрәткәннәр, шулай ук милли киемнәрнең тулы бер коллекциясен күрсәткәннәр. Халыклар дуслыгы йортында еш кына милли эчемлекләр һәм ризыклар әзерләү буенча бәйрәмнәр үткәрелә икән. Ә Сабантуй бәйрәмендә аерым палатка булдырылган, анда китапханә хезмәткәрләре белән берлектә күргәзмә һәм тематик фотозона оештырылган. Барлык кунаклар да милли чәк-чәк һәм чәй белән сыйланган.

«Шулай ук Түбән Кама районы авылларында да традицияләрне онытмыйлар. Анда һәр бәйрәмдә балалар өчен милли уеннар кертергә тырышалар. Түбән Кама районының Каенлы, Туба һәм Кызыл Кадка авылларында «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле берләшмәләре үз эшчәнлекләрен алып бара. Безнең максат – географияне тагын да арттыру. Берләшмәнең филиаллары һәр татар авылында булырга тиеш», – дип ассызыклады Гөлсинә ханым.

«Киләчәгебезнең уртак максаты – татар ата-аналарын тәрбияләү. Моны бүген үк башларга кирәк. Тәрбия әниләр кулында. Әниләр идеяләрне һәрьяклап үзләштерделәр, гореф-гадәтләрне тормышка кайтардылар», – диде төбәк оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

Йомгак ясап, утырышта катнашучылар: «Туган як, республика һәм аның атаклы шәхесләрен, үз традицияләрен һәм мәдәниятен белгәндә, хөрмәт иткәндә генә, без милләтне саклап кала алабыз һәм үсеп килүче буынны лаеклы тәрбияли алачакбыз», – дигән фикерне ассызыклады.

Соңыннан Түбән Каманың татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклауга аерым өлеш керткән иң актив хезмәткәрләрен бүләкләүгә күчтеләр. Моннан тыш, очрашуны оештыруда ярдәм иткән өчен, «Ак калфак» берләшмәсеннән Рамил Муллинга да Рәхмәт хаты тапшырылды.

Түбән Камада булып, әлеге төбәктә бик күп талантлар яшәвен күреп, милләтебез өчен сөенеп, илһам, рухи байлык, көч туплап кайттык без.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 декабрь 2022
    Исемсез
    "Ак калфак" берлэшмэсенен шундый очрашуларын оештырганын ишетеп тэ (эштэ булу сәбәпле) бара алмавыма укенэм. Лэкин, бу тулы эчтэлекле язманы укыгач, рэхмэт сузлэрен житкерэсем килэ. Авылдашларым, якташларым турында горурланып укыдым. Бу мирасны балаларыбызга, оныкларыбызга житкерэ алсак, килэчэк буында омет булачак. Узебездэн тора шул!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100