Түбән Кама театры Казанда дүрт спектакль күрсәтәчәк
26-28 сентябрьдә Камал театрында Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры гастрольләре узачак. Театр Казан тамашачысына дүрт спектакль тәкъдим итәчәк.
26 сентябрьдә Булат Минкин һәм Нурбәк Батулла куйган «Бию спектален ничек аңларга?», шул ук көнне кич белән Гаяз Исхакый әсәре буенча «Көз» спектакле күрсәтеләчәк. 27 сентябрьдә Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Борһан йорты», 28 сентябрьдә Айдар Җаббаров иҗат иткән «Галия» трилогиясе тәкъдим ителә.
«Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәре ул - классика. Безнең әле классиканы куйган юк иде, без моны костюмерныйга кергәч кенә аңладык. Чөнки ул чорга туры килә торган костюмнар юк. Бу әсәргә яшь вакытында Фәрит абый Бикчәнтәев тотынган иде. Ул Башкортстанның «Нур» театрында куелды. Ләкин аның куелышында шул чор турында сөйләшү алып барыла, ә безнең спектакль хатын-кыз язмышы турында.
«Борһан йорты» - үзгә, авыр спектакль, һәм аны карау өчен күбрәк театраль тамашаны җәлеп итәсе килә. Ул зур залда куелачак, чөнки аның декорацияләре бик зур», - дип аңлатты «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова.
Шагыйрә, драматург Резеда Гобәева «Галия»дә бүгенге көнгә аваздаш вакыйгалар күрсәтелүен искәртте.
«Спектакль сугыш елларындагы вакыйгаларны һәм мәхәббәтне үз эченә ала. Ул өч тарихи шәхеснең мәхәббәтен сурәтли. Әлеге тарихларда хатын-кызның көче һәм батырлыгы күрсәтелә», - дип сөйләде шагыйрә, драматург Резеда Гобәева.
Түбән Кама театрының гастрольләре Казан белән генә чикләнми. 30 сентябрьдән башлап 6 октябрьгә кадәр театр коллективы Грозный шәһәрендә, 8 октябрьдә Дзержинск шәһәрендә, октябрь уртасында Буа, Чүпрәле, Апас районнарында чыгыш ясаячак, ә ноябрь азагында Санкт-Петербург шәһәрендә гастрольләре көтелә.