news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама театры буллинг темасына спектакль чыгара - үсмерләргә йөз тоталар

news_top
Түбән Кама театры буллинг темасына спектакль чыгара - үсмерләргә йөз тоталар
Фото: © Түбән Кама театрының матбугат үзәге

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры үсмерләр аудиториясенә адресланган яңа спектакль чыгара. Спектакльнең премьерасы 10 апрелендә булачак.

«Безнең репертуарда үсмерләр өчен спектакль юк. «Балкыш» спектакле яшь аудиторияне җәлеп итәр өчен уңайлы. Пьеса үзе буллинг турында булса да, анда буллинг үзе юк. Без аны тамашачы да сәхнәдә утыра торган итеп куябыз – артистларны якыннан күрер, сулышын тояр өчен шулай эшләнә», ди театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова.

Ни өчен театр буллинг темасына алынган дигән сорауга Лилия Әхмәтова гыйнвар аенда Түбән Каманың 37 нче лицеенда булган күңелсез вакыйганы һәм район башлыгы Радмир Беляев йөкләмәсе белән эшләнүче гомумшәһәр антибуллинг программасы турында искә төшерде.

Әлеге спектакль шушы программа кысаларында профилактика чарасына әйләнә алырмы – болары театр һәм шәһәр җитәкчелегенең хезмәттәшлегеннән тора.

  • Режиссёр – Анна Потапова, рәссам – Булат Насыйхов, ут куючы рәссам – Рәдис Гарипов, видеограф – Алмаз Сәйфуллин
  • Костюм эскизлары Түбән Кама шәһәренең 1 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашында ясалган

«Каты буллинг–җәберләү өчен җәзага тартылган бер төркем үсмерләрне мәҗбүриләп пансионатка тәрбияви семинарга алып баралар. Ләкин язмыш аларга көтелмәгән борылыш әзерли. Влада Ольховскаяның мистик триллеры буенча куелган кискен сюжет борылышларына бай булган «Балкыш» спектакле серлелек атмосферасына чумдыра, тамашачыларга детектив ролен уйнарга мөмкинлек бирә», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

  • Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» («Россиянең кече шәһәрләре театрлары» юнәлеше) федераль проекты ярдәмендә куела.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар