news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама табиблары хәзинә тапкан: ир-атның ашказанында ике ел тәңкә акчалар яткан

news_top

Түбән Кама табиблары пациентның ашказанында берничә данә тәңкә акчалар ятуын ачыклаган. Бу хакта Түбән Кама Үзәк күп профильле район хастаханәсе хәбәр итә.

2 нче терапия бүлегенә анемиягә шик белән 1958 елгы пациент килгән. Сәбәбен ачыклау өчен гематолог аны гастроскопия дигән тикшерүгә җибәргән.

ФГДС вакытында табиб-эндоскопист Александр Комаров һәм шәфкать туташы Әлфия Хәмидуллина ашказанында гадәти булмаган табышка тап була – бер өем акча ятканын күрәләр. Бу иртәнге сменаның беренче пациенты булганга, табиблар «иртәнге хәзинә» дип шаяртып та алган.

Фото: © Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенең МАКС каналыннан

Сораштыру вакытында ачыкланганча, ир-ат акчаларны якынча ике ел элек йоткан, һәм алар табигый юл белән чыгар дип өметләнгән. Шул вакыт эчендә алты тәңкә оксидлашып өлгергән. Тәңкәләр ашказанында бер-бер артлы булып сузылып ятканлыктан, басым астында җәрәхәт хасил булган.

Табиб акчаларны икешәрләп тартып чыгарган. Пациент аңында булган, ләкин ни өчен акча йотуын аңлата алмаган. «Пациент бәхетенә тәңкәләр вакытында алынган. Әгәр алар ашказанында калып, оксидлашуын дәвам итсәләр, җәрәхәт перфорациягә – ашказаны стенасында тишек ясалуга китерергә мөмкин, ә ул чагында ачып ясый торган операция кирәк булыр иде», – дип аңлата табиб Комаров.

Хәзер пациент табиблар күзәтүе астында, ашказаны төзәлә, тиешле дәвалау билгеләнгән.

Табиб-эндоскопист Александр Комаров һәм шәфкать туташы Әлфия Хәмидуллина

Фото: © Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенең МАКС каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар