news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама лицеенда яраланган җыештыручының хәле билгеле булды

news_top

Түбән Каманың 37 нче лицеенда һөҗүмдә зыян күргән җыештыручы хатын-кызның һәм үсмернең хәле билгеле булды. Аларның хәле канәгатьләнерлек, дип хәбәр иткәннәр «Татар-информ»га республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

«Малайны хастаханәгә салганнар, тиешле барлык ярдәм күрсәтелә. Зыян күргән хатын-кыз да хастаханәдә ята, хәле канәгатьләнерлек, аңа тиешле бөтен ярдәм күрсәтелә», – дип сөйләгәннәр министрлыкта.

Алдарак Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, 7 нче сыйныф укучысы җыештыручыга пычак белән һөҗүм иткән. Хатын-кызның кулы яраланган, хәзер аның гомеренә куркыныч янмый.

Тикшерү версиясе буенча, һөҗүм 13 яшьлек укучының техник хезмәткәр белән низагыннан соң булган, дип фаразлана. Укучы аны пычак белән яралаган, шулай ук сигнал бирә торган җайланмадан аткан, нәтиҗәдә яраланган. Үсмерне хастаханәгә алып киткәннәр. Һөҗүм факты буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар