Бүген иртән Түбән Камадагы 37 нче лицейга кергәндә 7 нче сыйныф укучысы мәктәп хезмәткәренә һөҗүм иткән. Ул шулай ук коридорда петардалар шартлаткан.
Түбән Кама башлыгы Радмир Беляев 37 нче лицейдагы гадәттән тыш хәл турында аңлатма бирде.
«7 нче сыйныф укучысы пычак белән һөҗүм итеп, җыештыручының кулын җәрәхәтләгән. Аның гомеренә куркыныч янамый, барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә. Эчке эшләр органнары һәм Росгвардия хезмәткәрләре көче белән, һөҗүм итүче тоткарланды, хәзерге вакытта аның белән эш алып барыла, мәктәпкә ата-аналары чакырылды. Барлык укучылар эвакуацияләнде, аларның берсе дә зыян күрмәде.
Барлык ашыгыч хезмәтләр урында эшли, вазгыять контрольдә тотыла. Паникага бирелмәвегезне сорыйбыз. Якынча мәгълүматлар буенча, ул 3 петарда шартлаткан, шуннан соң җыештыручыга һөҗүм иткән һәм качкан. Соңрак аны тоткарлаганнар.
Әлеге хәлнең сәбәпләре компетентлы органнар тарафыннан ачыкланачак. Киләчәктә мондый очракларны булдырмау һәм профилактикалау буенча тиешле эш алып барылачак».
Эчке эшләр министрлыгы Түбән Кама лицеенда булган һөҗүм турында тулырак мәгълүмат бирде, дип хәбәр итә «Происшествия Татарстан» телеграм-каналы.
Бүген 8:56 сәгатьтә полициягә Түбән Кама лицейларының берсендә укучының җыештыручыны пычак белән яралавы турында хәбәр килде.
Вакыйга урынына полиция һәм башка ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре килде. Җыештыручыга һөҗүм иткән 13 яшьлек үсмер Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланды. Аның үзе белән пычак, битлек һәм тактик перчаткалар булган.
Һөҗүм итүчене бу адымга этәргән сәбәпләр һәм вакыйганың барлык шартлары ачыклана.
Прокуратура гадәттән тыш хәлне тикшерүне үз контроленә алды.
Үсмернең лицей хезмәткәренә һөҗүм итү факты буенча җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, һөҗүмгә 13 яшьлек укучының җыештыручы белән конфликтка керүе сәбәп булырга мөмкин. Үсмер хатын-кызны пычак белән җәрәхәтләгән, шулай ук сигнал җайланмасыннан аткан һәм үзе дә тән җәрәхәтләре алган.
Җинаять эше «Кеше үтерүгә омтылыш ясау» һәм «Ваемсызлык» статьялары буенча кузгатылды.
Фото: © https://t.me/nizhnekamsknow