Түбән Кама Колмакчысында «Каз өмәсе»: «Бөтен авыл һәм район белән бәйрәм үткәрәбез»
Узган шимбә журналистларыбыз Милена Новикова белән Юлай Низаев Түбән Каманың Колмакчы авылында узучы «Каз өмәсе» этнофестивалендә булып кайттылар. Каз өмәсенең бөтен асылына туры китерелеп оештырылган әлеге бәйрәм җыр-моң һәм биюләр белән исең-акылың китәрлек дәрәҗәдә матур үтте.
Кайберәүләр көз җитүне бигүк яратып бетерми. «Башланыр инде пычрагы, баткагы», «карлы яңгырлары җилкәдә эреп теңкәгә тияр», я булмаса «малга азык табуы да авырлашыр, фу, шул көзне», – дияргә ашкыналар. Иң башта төннәре дә эчпошыргыч озая, һәм көн кыскара башлый. Аннан салкын, буранлы кыш чират көтеп торыр. Озак та тормыйча килеп җитәр. Нәкъ шушы вакытларда инде авылларыбызда каз өмәсе бәйрәмнәре оештырыла башлый да. Әллә инде Чулман ише зур елгалар уртасында утырганга, Түбән Кама халкы каз асрарга ярата икән ул.
Ә безне исә Колмакчы авылында узучы «Каз өмәсе» дип аталган республикакүләм этнофестивальгә чакырдылар. Өмәнең шимбә көнне үткәрелүе дә тәэсир иткәндер, мөгаен, халык бик күп булды. Өмә буласы йортның капкалары ачык, тирә-якка гармун моңннары, дәртле көйләр агыла. Ә инде зур капкаларның ачык торуы һәм «рәхим итегез», «бүген бездә өмә» дигән язулар да бәйрәм рухын өстәп торды.

«Элек килен-җиңгиләр генә җыелса, хәзер бөтен авыл һәм район белән бәйрәм үткәрәбез»
Этнофестивальнең төп өлеше Фәйзетдиновлар гаиләсе йортында үтте. Өй тулы халык, шулкадәр кунакчыл хуҗалар, залның түрендә, акъәби булып, Зиннур абый Фәйзетдиновның газиз әнкәсе – Асия апа утыра. Апага 100 яшь икән, балалары һәм оныклары кадер-хөрмәтендә картлыгын кичерә.

Шушы авылда туып-үстем. Бу – төп йорт. Казлар асрау электән үк килә. Бервакыт беразга тукталып та торды бу эш. Замана шаукымы белән башка терлек асрауга күчтек. Тормыш иптәшем белән 2 бала үстердек. Казларга килгәндә, без аларны бәбкә килеш үк алабыз. Сулык ераграк, шуңа күрә бакчада бассейн шикелле урын ясап куйдым. Шунда рәхәтләнеп коеналар. Инде икенче ел рәттән зурлап өмә үткәрәбез. Элек килен-җиңгиләр генә җыела торган иде, хәзер бөтен авыл һәм район белән бәйрәм үткәрәбез. Өмә азагында каз бәлеше белән табын була. Авылда каз өмәләрен чиратлап та үткәрәбез. Казны туганнарга да өләшәбез, сатабыз да, күчтәнәчкә дә китә, – дип бәян итте Зиннур абый.

Зиннур абый ел саен каз алып үстерүен, быел исә 40 баш каз алганнарын әйтте. Гадәттә «Линда» токымлыларын алалар икән. Шулай ук, ул авыл аша Шешмә елгасы агуын билгеләп үтте. «Анда хәзер төлкеләр һөҗүм итү куркынычы бар, шуңа күрә казларны этләр белән бергә генә җибәрәбез», – диде Зиннур Фәйзетдинов.

Әйтергә кирәк, өмәгә шулкадәр халык күп килгән иде, бу йортта туй бара, дип тә уйлап куярсың! Элекке заманнардан өмәләрдә чибәр кызлар белән асыл егетләр танышкан. Өмәдән соң кич утырулар да – үзгә бер гореф-гадәт.
«Өмәләр үткәрелүгә шатланмаган кая ул»
Этнофестиваль барышында «Кунакчыл йорт», «Инеш моңы», «Күңелле балачак», «Каз тәпие», «Татлы почмак», «Милли маркет», «Осталар аланы» кебек мәйданчыклар эшләде. Фестиваль барышында биредә катнашучылар да, тамашачылар да фикерләре белән бүлеште.
Тумышым белән Сарман районыннан булам. Бик күп еллар Түбән Камада яшибез. «Каз өмәсе», «Аулак өй» бәйрәмнәре гел булып тора. Сеңлем авылда казлар да асрый. Без, җыелышып, балалар белән кайтып, каз өмәләрен бергәләп үткәрәбез. Гармуннарда «Каз канаты» җырын уйныйбыз. Ул бит инде – электән үк калган бик матур җыр. Бәйрәмгә Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре белән килдек. Мин инде хәзер лаеклы ялда, ансамбльгә йөрим һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә дә каләм тибрәтәм. Төрле милли чараларыбызны Халыклар дуслыгы йортында оештырып торабыз. Мондый өмәләр үткәрелүгә шатланмаган кая ул! – дип сөйләде безгә гармунчы, хезмәт ветераны Мөнҗия Хәлимова.

Әңгәмәдәш бәйрәм рухы истәлекләрне яңартуын да әйтеп узды.
Бу бәйрәм хатирәләргә бирелдерә мине. Элек тә бик күңелле итеп үткәрелә иде. Зурлар каз йолкыганда, үзебезнең җырлап концерт куюларыбыз истә калган. Шуннан киләсе елда да казлар күп һәм муллык булсын өчен, су буена барганда, каурыйларны юл буена ташлап барулар да – шундый күңелгә якын, балачактан ук истә калган күренешләр, – диде ул.

Оныклары Ясминә һәм Амелия белән килгән Нурмөхәммәт Исмәгыйлев та фестивальнең әһәмиятен ассызыклады.
– Бүген оныкларыма каз өмәсен күрсәтергә алып килдем. Үзебезнең яшьлек чорында кызлар ничек өмәгә җыелуларын күрсәтеп каласым килә. Безнең авылда өмә һәр елны йорт саен диярлек уздырыла. Ләкин үзебез казларны бетереп торырга булдык. Авылда торып эшләмибез, Түбән Камада хезмәт куябыз. Авылда мондый олы бәйрәмнәр оештырылуга куанабыз, бөтен авыл халкы аларны көтеп ала бит, – дип белдерде ул.

«Яшьләр күбрәк катнаштырылсын иде»
Үзе дә тумышы белән Түбән Кама ягыннан булган Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев милли гореф-гадәтләрне саклап калуның мөһимлеген һәм яшьләрне мондый чараларга күбрәк җәлеп итәргә кирәклеген әйтте.
Безнең илдә хәзер бераз мәшәкатьлерәк һәм катлаулырак вакыт. Биредә татарлар гына түгел, руслар, чувашлар, удмуртлар һәм керәшеннәр дә җыелды. Бернигә карамастан, бөтен милләт вәкилләре дус-тату булып, бергәләп җыелып бәйрәм итәләр. Без шулай ук Мәскәүдә дә каз өмәсе үткәрәбез. Чын-чынлап бөтен татарларны берләштерә торган бәйрәм! Ләкин тәнкыйди фикерем дә бар: яшьләр күбрәк катнаштырылсын иде. Якын-тирәдәге мәктәпләрдән укучыларны күбрәк җәлеп итү мөмкинлеге бар. Хәтта бакчалардан да балаларны чакырырга мөмкин бит, – дип сөйләде Рөстәм абый.

Кызларга мендәр кадәр казларны көянтәгә асып төшү авыр түгелме?
Өмәнең иң кульминацион мизгелләре җитте: чиләкне көянтәгә аскан кебек – казларны көянтәгә асып, сылу кызлар, килен-җиңгиләр су буена, чишмәгә таба, казларны чайкатырга алып төшеп тә китте. Хәзерге заманда авыл йортларының күпчелегенә дә су кергән – краннан агып тора, я булмаса коесы казытылган. Һәрхәлдә, җилкәгә көянтә асып суга йөрүләрне күргән юк. Элегрәк әле ул көянтәләр хатын-кызлар муенына гына түгел, ә саулыкка да зыян салуларын ишетә идек…
Ә безне иң кызыксындырганы шул: ничәмә килолы 2 мендәр кадәр казны асып, су буена төшү кыен түгелме икән соң?..

Түбән Каманың мәдәният тармагы методисты Рания Газизова көянтәгә казлар асып су буена төшү берникадәр авыр булуын, әмма бәйрәм вакытында гына түзәрлеген әйтеп узды.
Элек бит әле көн саен көянтә-чиләкләр белән суга йөргәннәр. Бәйрәм вакытында гына түзеп була ул. Әлеге этнофестивальдә икенче ел катнашам. Җырлар да җырлыйбыз, казын да йолкыйбыз, аннары уеннар да уйныйбыз һәм мастер-классларда катнашып өлгерәбез. Һәр ел саен шулай зурлап үткәрелә. Яшьләр дә бик актив катнаша. Балаларга да бәйрәмнең асылын аңлатабыз. Гомумән, «Каз өмәсе» фестивале бик күңелле уза, – дип бәян итте әңгәмәдәш.

«Кунакчыл Колмакчы – игътибарга лаеклы авыл»
«Каз өмәсе» этнофестивален оештыруда мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре зур хезмәт куйды. Алар йоланың башкарылышын күрсәтте, концерт номерлары тәкъдим итте. Билгеләп китик: бәйрәм 4нче тапкыр оештырылган һәм гореф-гадәтләрне саклауга юнәлдерелгән.
Бу бәйрәм чын күңелдән әзерләнгән. Ә күңелне биреп, эшеңнән ләззәт алып эшлисең икән, нәтиҗәсе дә яхшы була! Бу – күмәк хезмәт, команда белән эшләнгән эш. Кунакчыл Колмакчы – игътибарга лаеклы авыл, 3 чишмә челтерәп ага, урамнарын төзек йортлар бизи, – дип белдерде этнофестивальне оештыручы, Түбән Кама китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова.

Шулай ук әңгәмәдәш «Каз өмәсе»н оештыруда районның барлык мәдәният хезмәткәрләре, китапхәнәчеләр хезмәт салганын әйтте. Чара барышында халык талантлары җыр-моң, концерт программасын күрсәтте.
Этнофестивалебезне бөтен чыганаклар аша да «Кунакчыл Колмакчы» дип атадык. Һәм бу – юкка гына түгел, хак сүзләр. Хәзер сүзебезне кунакчыллык белән дәлиллибез. Адым саен чәй табыны, кунакчыл һәм ихлас йөзләр, якты күңелле авыл халкы. Бу авыл игътибарга бик тә лаеклы. Ә оештыру мәшәкатьләренә килгәндә, күмәкләшеп эшләгәч, авырлыгы һич кенә дә сизелми, – дип сүзен йомгаклады ул.

Өмәдәге яшьләр дигәннән, алар да бәйрәмдә бар иде. Мәсәлән, Түбән Каманың данлыклы «Нардуган» ансамбле егетләре-кызлары.
«Каз өмәсе» бәйрәмендә беренче тапкыр катнашабыз. Бәйрәм рухы һәм мохите бик ошый, – диде Түбән Каманың «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле артисты Тимур Саматов.

Хәрбиләрнең гаиләләренә хөрмәт күрсәтелде
Оештыручылар билгеләвенчә, «Каз өмәсе» этнофестиваленең максаты булып – якын-тирәдәге районнардан, шәһәрдән халыкны, балаларны, яшьләрне җәлеп итү, осталык сәгатьләрен уздыру өчен сәнгать осталарын, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче эшмәкәрләрне, Түбән Кама шәһәренең мәдәният учреждениеләреннән артистларны җәлеп итү торган. Чарада 1 меңнән артык халык катнашкан, диделәр.

Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина бу якларның күптөрле милләтле булуын әйтеп үтте һәм фестивальнең киләчәге булуын белдерде.
«Каз өмәсе» этнофестивале мәйданчыкларын карап чыгу белән шундый фикергә килдем: без, Түбән Кама халкы, искитмәле дәрәҗәдә бәхетлебез. Без – күпмилләтле як һәм бер-беребезнең милли бәйрәмнәрен бергәләп билгеләп үтәбез. Монда бик күп балалар да катнаша, һәм аларның да яныбызда булуы дөрес. Алар күреп үсә. «Каз өмәсе», «Май чабу», «Нәүрүз» кебек бәйрәмнәребез безгә мәдәни үзенчәлекләрне сакларга, аларны истә тотарга ярдәм итә. Түбән Кама – күпмилләтле төбәк, 70тән артык милләт вәкилләре үзара дуслыкта һәм татулыкта яшәп көн күрә. Менә 4нче мәртәбә фестиваль үтә, һәм аның киләчәге тагы да зуррак, дип исәплим, – диде ул.
Вице-мэр шулай ук мондый бәйрәмнәрнең авыл җирендә үткәрелүнең мөһимлеген билгеләде.
Ылыслы урманнары белән әйләндереп алынган, тау башына җайлы гына урнашкан, мул сулы елга һәм чишмәләр янына сыенган Колмакчы – Елантау авыр җирлегенә карый һәм бу җәһәттән авыл советы башлыгы Владимир Лебедев та фикерләрен белдерде.
Колмакчы авылы халкы безнең борынгы традицияләребезне саклап яши. Моның өчен аларга рәхмәт белдерәсем килә. Этнофестивальне оештыручыларның тырышлыгын һәм иганәчеләрнең булдыклылыгын да әйтмичә булмый. Бәйрәм котлы булсын, – диде ул.
Чара барышында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларының гаиләләренә казлар, күчтәнәчләр дә тапшырылды. Авыл халкы исә шушы этнофестивальне оештыруга зур ярдәмнәр күрсәткән авылдашлары Марат Гобәевка да ихлас рәхмәтләрен укыйлар.
«Татар дөньясында каз өмәләре елдан-ел арта һәм киңәя»
Авыл клубы янындагы мәйданга куелган сәхнәдә халыкны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов һәм Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова да сәламләде. Җитәкчеләр үз чыгышларында милли гореф-гадәтләрне саклап калуның әһәмиятен ассызыклады.

Бөтөндөнья татар конгрессының Милли шура рәисе, Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев исеменнән сәламлим һәм котлыйм. Бу – бик матур бәйрәм. Татарстан җирлегендә, татар дөньясында каз өмәләре елдан-ел арта һәм киңәя. Мәсәлән, Чаллыда, Түбән Камада, Мөслимдә дә һәр ел саен каз өмәләре үтеп тора. Каз өмәләре сыман милли үзенчәлекле бәйрәм тантаналарын саклап калу аеруча мөһим. Бәйрәмегез котлы булсын, – дип белдерде Ирек Шәрипов.
Алсу Мифтахова исә җирле халыкка рәхмәт сүзләре ирештерде.
Мин, иң беренче чиратта, кунакчыл Колмакчы авылы халкына рәхмәтләремне белдерәсем килә. Аннан соң традицияләрне саклап калуда зур хезмәт башкарган авылның үрнәк гаиләсе – Фәйзетдиновларны да билгеләп үтәсем килә. Барыгызга да бәхет, шатлык һәм иминлек телим, – диде ул.
Чараны «Һәвәскәр әдәби берләшмәләр үзәге» автоном комерцияле булмаган оешмасы, «Түбән Кама җәүһәрләре» иҗтимагый оешмасы һәм үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе системасы оештырган иде. Ахырдан сәхнәне чыгышлары белән эстрада йолдызлары – Җәвит Шакиров, Зәйнәб Фәрхетдинова, Раяз Фасыйхов һәм башкалар бизәде.
Өмә булса – уен-көлкесе дә булсын
Бәрәм булгач – бәйрәм булсын, дигәндәй, каз өмәләреннән соң кичләр авыл җирендә уеннар белән дә ямьле. Мәсәлән, бертөрлесен язып үтәсем килә. Моны инде этнофестиваль кысаларында берничек тә уйнау мөмкин түгел, әлбәттә. Өй хуҗасы чакыруы белән барасың да, кызлар белән парлашып утырасың. Аулакта җырлар, биюләр һәм дә табын.
Шундый бер уен оештырыла: ялгыз калсаң, үзеңә ошаган кызны, яраткан егете аның янында утырган булса да, уенны алып баручыдан янәшә китереп утыртуны сорыйсың. Ул, хәйран калырлык олы эш башкарган кеше кебек, теге егет янына китә. Ялгыз утырган егеткә бармагы белән төртеп күрсәтеп: «Кызыңны әнә теге егеткә бирәсеңме?» – дип сорый. Егет кызын бирергә ризалашмаса, солдат каешы белән аның уч төбенә 3 мәртәбә ныклап сугыла. Башта кулы авыртыр, дип кызганып тору булмый. Тагын кабатлап сорап та бирми торса, 6ны сугалар. Кызны алганчы, шулай 3кә арта бара. 5 мәртәбә сорарга мөмкин. Шуннан артык ярамый. Егетен яраткан кайбер кызлар каеш белән үз учына да суктырып карый. Ләкин йомшак куллы кызлар озак түзә алмый. Кайбер кызлар егете белән киңәшләшә дә, бик күп суктырып тормыйча, сораган егет янына китә. Аның кырына барып утырганнан дөнья җимерелми ләбаса. Түзә алганы болай да кызны үз яныннан җибәрми тора.
Каз өмәләре тәмамланса, сугым чоры җитә
Инде декабрь аена да санаулы көннәрдән соң керәбез. «Кыш» диюгә, авыл кешесенең күз алдына нәрсә килеп баса? Әлбәттә, кар өемнәре, эзен-эзгә басып йөри торган тар сукмаклар һәм сугым мәшәкатьләре. Кош-корт өмәләре тәмамланса, зур малны сую, сугым ашлары.
Ярый, иң мөһиме, хәләл көчен куеп мал үстерүчеләргә дә, алардан эшләп алган хәләл акчасына сатып алучыларга да исән-сау булып, бергәләп ашарга язсын.