news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама һәм Тинчурин театрлары Чечняда фестивальдә катнашачак

news_top
Түбән Кама һәм Тинчурин театрлары Чечняда фестивальдә катнашачак
фото: © Салават Камалетдинов, Рузилә Мөхәммәтова

Татарстанның ике театры «Федерация» Бөтенроссия милли театрлар фестивалендә катнашачак. Тинчурин театры Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» повесте буенча куелган «Ал яулыклы язмышым» драмасын, Түбән Кама татар дәүләт театры Гаяз Исхакый повесте буенча куелган «Көз» драмасын Грозныйга алып барачак.

«Федерация» Бөтенроссия милли театрлар фестивале 29 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр Чечня Республикасында үтә.

Афишада Кудымкар, Нальчик, Уфа, Новочеркасск, Дербент, Саранск, Владикавказ, Якутск, Казан, Түбән Кама, Мәскәү һәм Грозный шәһәрләреннән килгән 12 спектакль бар.

Түбән Кама театрында «Көз» спектаклен театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова сәхнәләштерде. Тинчурин театрында «Ал яулыклы язмышым» драмасын театрның баш режиссеры Айдар Җаббаров чыгарды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар