
Бүген Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә көчле яңгырлар ява. Урамнарны, ишегалларын һәм автомобиль юлларын су басты.
- Мәскәүдә 1 айлык явым-төшем яуган, шәһәр халкына урамга чыкмый торырга киңәш ителә, дип язган идек.
Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, Татарстанда әлегә андый һава торышы көтелми.
«Әлегә без андый һава торышы көтмибез. Моңа кадәр республикада бик киң антициклон торды, һава торышы эссе һәм явым-төшемсез иде. Соңгы көннәрдә уртача тәүлеклек температура нормага якын булды.
Хәзер һава торышы характеры үзгәрә, антициклон безнең территориядән акрынлап китә», – дигән Гидрометеоүзәк җитәкчесе Феликс Гоголь.
Аның сүзләренчә, республиканың көнбатыш районнарында «түбән атмосфера басымы кыры йогынты ясый» башлаган. Бүген урыны белән явым-төшемнәр көтелә, аннары алар бөтен республикага таралачак, диелә «Татмедиа» телеграм-каналындагы хәбәрдә.