news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә бер айлык явым-төшем яуган, шәһәр халкына урамга чыкмый торырга киңәш ителә

news_top

Узган төндә һәм иртәнге сәгатьләрдә Мәскәүнең кайсыбер районнарында 1 айлык явым-төшем яуган. Шәһәр халкына урамга чыкмый торырга киңәш ителә, дип яза «Татар-информ» Мәскәү шәһәр хуҗалыгы телеграм-каналына сылтама белән.

«Явым-төшемнең айлык климатик нормасы 85 мм, ә аерым районнарда: ЗелАО – 91 ммга кадәр яуган, СВАОда – 71 ммга кадәр, ВАОда – 50 ммга кадәр, САОда – 47 ммга кадәр яуды», – дип хәбәр итте ведомство.

Явым-төшемнәрне тиз арада су агызу челтәренә үткәрү өчен, башкала урамнарында махсус техника, шулай ук инженер һәм коммуналь компанияләрнең бригадалары эшли.

Шәһәр халкы һәм кунакларына начар һава торышы вакытында өйдән чыкмый торырга, игътибарлы булырга, агачлар астына яшеренмәскә киңәш ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар