Тренировкага барганда акча табып, шартлаудан имгәнгән бала: «Әни, елама, бар да яхшы»
11 ноябрь кичендә Красногорск шәһәрендә коточкыч хәл була. Урамда яткан акчаны кулына алгач, шартлау булып, 10 яшьлек малайның бармаклары өзелә. Шаһитлар сүзләренчә, ул җирдән кәгазь акча алган, һәм шул мизгелдә шартлау булган. Малай үзе балалар мәйданчыгына килгән һәм аңа шунда беренче ярдәм күрсәткәннәр. Бу хакта «Аргументы и Факты» газетасы яза.
- Красногорскида җирдән шартлаткыч беркетелгән акча алган малайның бармаклары өзелгән, дип язган идек.
Фаҗига 20:20 сәгать тирәсендә Пионер урамында 8 нче йорт янында була. Бу йортта Мәскәү өлкәсенең Үзәк дәүләт архивы бүлеге урнашкан. Баланың иптәше белән «Молодежный» спорт үзәгенә барышы була, алар 20:30 сәгатьтә башланган кикбоксинг тренировкасына ашыккан.
Шаһитлар оператив хезмәтләргә сөйләгәнчә, бала көтмәгәндә туктап кала, иелә һәм җирдән ниндидер әйбер ала. Һәм шул вакытта шартлау була. Ул бик нык кычкыра һәм ишегалды аркылы Спорт үзәгенә таба чаба башлый. Ул балалар мәйданчыгына барып җитә һәм егыла. Узып баручылар аның шартлаудан яраланган кулын башлык белән каплый, «ашыгыч ярдәм» чакырта һәм малайның әнисенә шалтырата.
«Бу – коточкыч булды. Анда асфальтта кан күле һәм өзелгән бармаклар аунап ята», – дип сөйли шәһәр халкы.
Шаһитлар әйтүенчә, «ашыгыч ярдәм» якынча 10 минутта килгән. Бу вакытта, тавышлар ишетеп, «Молодежный»дан тренерлар йөгереп чыга. Алар баланы автомобильгә урнаштырырга булыша. Табиблар малайга беренче ярдәм күрсәтә һәм аны Рошаль исемендәге балалар фәнни-клиник үзәгенә алып китә.
«Малай – чын герой. Озакламый Кавказга китәсен уйлап борчылды, әнисен тынычландырды, еламаска кушты. «Ашыгыч ярдәм» машинасына салганда, ул әнисен үпте һәм: «Елама, бар да яхшы», – диде. Бармаклары өзелгән, кул чуклары актарылып чыккан баланың әнисен тынычландырганын күргәнем булмады әле. Үзен геройларча тотты», – дип сөйләгән социаль челтәрләрдә бу хәлгә шаһит булган Ирина.
Шаһитлар сөйләгәнчә, өзелгән 2 бармак чагыштырмача бөтен булган, аларны да алып киткәннәр, Рошаль үзәге хирурглары аларны кире тегеп куя алыр, дигән өмет бар.
Фаҗига урынында төне буе махсус хезмәтләр эшләгән, шәһәр халкы ФСБ машиналарын да күргән. Видеокүзәтү камералары язмаларын алганнар, хәер, җирле халык сүзләренчә, ул тирәдә камералар бик аз. Шулай ук шаһитлардан да сорау алганнар.
Тикшерүчеләр һәм криминалистлар фаҗига урынын тикшергән, комплекслы тикшерү, молекуляр-генетик, дактилоскопик суд экспертизалары билгеләгән. Оперативниклар бу җинаятькә катнашы булган кешеләрне ачыклый. Мәскәү өлкәсе Тикшерү комитеты һәм прокуратурасы бу хәлне тикшерүне контрольгә алган.
Шартлаткыч җайланма табылган инде. Матбугат чараларындагы мәгълүмат буенча, бу – зарарлый торган матдәләр тутырылган зур булмаган тимер гильза, һәм ул кәгазь акчага төрелгән булган, диелә хәбәрдә.