Красногорскида җирдән шартлаткыч беркетелгән акча алган малайның бармаклары өзелгән
11 ноябрьдә Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә нәни малайның бармаклары өзелгән. Бала кулдан ясалган кыйпылчыклы-фугаслы шартлаткыч аркасында имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ яза.
Җинаятьче 10 грамм тротил эквиваленты булган мина ясаган, аның эчендә яралый торган элементлар булган.
«Ул аны 10 сумлык купюра беркетелгән тартмага салган», – дигән РЕН ТВ чыганагы.
Бала җирдә ята торган акчаны алырга маташа. Шул чакта аның кул чугы яралана, диелә хәбәрдә.
РИА Новости белешмәсе буенча, хәзерге вакытта бала авыр хәлдә, табиблар аның бармакларын өлешчә ампутацияләгән. Җинаять эше ачылган.
«Красногорскида фаҗига. 9 яшьлек малай җирдә яткан акчаны алырга маташкан. Кулдан ясалган шартлаткыч җайланма акча белән маскировкаланган. Шартлау була. Малайның кулы җитди имгәнә. Табиблар аның уң кулындагы бармакларын өлешчә ампутацияләргә мәҗбүр булды. Бала авыр хәлдә», – дип яза Мәскәү өлкәсе буенча балалар омбудсмены Ксения Мишонова.
Әлеге фаҗига фактын Тикшерү комитеты раслаган. Бу турыда «Татар-информ» яза. Хокук саклау органнары белешмәсе буенча, бала җирдән шартлаткыч җайланма ала. Аның көче 10 грамм тротил эквиваленты чамасы була. Җайланма 10 сумлык акча беркетелгән бүләк тармасы кебек ясалган, диелә хәбәрдә.
Россия Тикшерү комитеты сайтында акчаның фотосы чыкты.
«Тикшерү ачыклаганча, 11 ноябрьдә кич белән 10 яшьлек малай Красногорск шәһәрендә торак йорт яныннан барганда, җирдән шартлаткыч җайланма ала. Ул бүләк тартмасы итеп ясалган, аңа 10 сумлык акча беркетелгән. Шуннан соң детонация була, бала имгәнә, аны хастаханәгә салдылар. Җинаять эше ачылды, тикшерү бара», – диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.