Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тренер Равил Хаҗиев: «Бу бала киләчәктә Олимпия чемпионы булачак!» - дияргә ярамый»

Һәр көчле спортчы да көчле тренер булмый. Тренер булып туалардыр, тренер булыр өчен сәләт кирәк. Шуннан тыш, балалар белән эшләү өчен сабырлык та, тырышлык та сорала. Актанышта балаларга җиңел атлетика серләрен төшендерүче Равил Хаҗиев укучылары белән уртак тел таба алган.

news_top_970_100
Тренер Равил Хаҗиев: «Бу бала киләчәктә Олимпия чемпионы булачак!» - дияргә ярамый»
шәхси архив

Кышкы Актанышта күзләрен генә күрсәтеп, парк буйлап йөгереп йөрүче балаларны күрсәгез, аптырамагыз. Бу аларның гадәти тренировка көннәре. Алар дигәнем — Актанышның беренче санлы мәктәбенең җиңел атлетика буенча Татарстан беренчелекләрендә чемпион һәм призер калган балалар һәм аларның тренерлары булыр.

«Абый, бүген нишлибез?», «Абый, минем аяк авырта», «Абый, бүген кайда йөгерәбез?», «Абый, бүген ярышабызмы?», «Абый, ярдәм итегез әле»… Актанышның беренче санлы урта мәктәбендә физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре фәннәрен укытучы Равил Хаҗиевның укучылары аңа «абый, абый» дип кенә торалар.

Йөгерү, чаңгы кебек спорт төрләре буенча аның укучыларына районда, ә хәзер инде республикакүләм ярышларда да тиңнәр юк. Бәләкәй сыйныфлардан ук карап, бар белгәнен өйрәтеп үстергән ул аларга. Аның командасында Татарстан чемпионнары, Россиякүләм ярыш призерлары да бар. Башлангыч сыйныфтан ук чыныгып үскән укучылар хәзер үзләренә нәрсә кирәк икәнен аермачык белә. Ул да булса — пьедесталның бары тик беренче урыны.

— Эшләргә килеп, команда җыярга алынгач, күп балалар теләк белдерде. Тик вакыт үткән саен аларның берсе килә, икенчеләре китә торды. Бары тик түзем һәм теләкләре булганнары гына калды. Безнең спорт юнәлеше җиңелләрдән түгел. Чаңгыны әле «лошадиный» спорт төре дип йөртәләр. Монда уңыш беренче чиратта рухи көчтән һәм теләктән тора. Биредә команда өчен җавап бирмисең, бары үзең өчен генә.

Башта чаңгыны да, йөгерүне дә бергә алып барырга тырыштык. Аннары бары тик җиңел атлетика юнәлешен генә сайлап алдык. Чөнки чаңгы — ул кыйммәт спорт төре. Чаңгылар, чаңгыны эшкәртә торган станоклар, мазьлар бик кыйммәт. Аны һәркем күтәрә алмый. Мәктәптә чаңгыга кытлык булгач, минем балаларга эшмәкәр Равил Илдус улы Ярмиев яңа өч пар чаңгы бүләк иткән иде. Шуннан соң җиңел атлетиканы сайларга һәм авыл җирендә шушы юнәлешне үстерергә дип уйладым, — дип сөйләп китте Равил Хаҗиев.

Ул үзе дә Актанышның беренче санлы мәктәбен тәмамлап, Казан педагогия университетының физик культура, спорт һәм тернәкләндерү медицинасы бүлегенә укырга керә һәм Казан федераль университетының физик культура һәм спорт институтын тәмамлап чыга. Педагогия университеты булмаган кебек, КФУда физик культура институты да юк инде хәзер. Аның урынына хәзерге көндә профессиональ спортчы булырга теләүчеләр Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә белем ала.

 «Баланы мәҗбүриләргә ярамый»

Кайбер әти-әниләр үзләренең балачакта чынга ашмаган хыялларын балалары ярдәме белән чынга ашырырга тели. Шуны уйлап, алар балаларын үзләре теләгән түгәрәккә яздыра, үзләре укырга теләгән җирдә укыта, үзләре кем булырга теләгән, балаларын шул кеше итеп күз алдына китерә. Бу, әлбәттә, дөрес фикерләү, дөрес тәрбия бирү үрнәге түгел. Баланы үзе теләмәгән түгәрәккә йөртүнең мәгънәсе юк дәрәҗәсендә, чөнки аның нәтиҗәсе булмаячак. Равил Хаҗиев та: «Балалар нәрсә белән шөгыльләнергә икәнен үзләре сайларга, ә әти-әниләр бары юнәлеш кенә бирергә тиеш», — ди.

— Мин кечкенәрәк чакта биюгә йөрдем. Әниләр теләсә дә, яратып йөрмәдем, спортка ныграк тартылдым. Шуннан соң алар белән утырып сөйләштем: «Мин чаңгыга гына йөрим, бүтән бернәрсә дә эшләмәячәкмен», — дидем. Шуннан соң гына мәктәптәге чаңгы түгәрәгенә йөри башладым.

Балалар нәрсә белән шөгыльләнергә икәнен үзләре сайларга, ә әти-әниләр аларга бары юнәлеш кенә бирергә тиеш дип уйлыйм. Бала беркайчан да мәҗбүри йөрмәячәк. Ата-ананың баланы кая да булса мәҗбүри йөртүе бөтенләй дөрес түгел. Һәр бала барыбер нинди дә булса өлкәдә көчле була. Кемдер команда төре ярата, кемдер индивидуаль.

Баштагы мәлне, балаларның шөгыльләнергә мотивациясе булсын дип, үзебез мактау кәгазьләре алып, мәктәпкүләм ярышлар, төркемнәр арасында ярышлар үткәрдек. «Сәламәтлек көне”ндә башлангыч сыйныф укучыларын ярыштырабыз, кемнең нәрсәдә көчле икәнен күзәтәбез.

Балада һәвәслек булырга тиеш. Хоккей, көрәш, чаңгы, җиңел атлетика булсын. Европа илләрендә балаларны нинди юнәлешкә бирергә икәнлеген балалар бакчасында ук билгелиләр. Спорт буенча гына түгел, фән, сәнгать буенча да.

Җиңел атлетикага мәҗбүри йөртеп тә булмый. Чөнки ул күңел ача торган спорт төре түгел. Индивидуаль спорт төренә бөтен кеше дә түзә алмый. Хәзерге заман балаларының кыш көне берсенең дә урамда йөгереп йөриселәре килми. Ихтыяр көче һәм аңлап тотыну кирәк. Балаларның да, ата-аналарның да. Минем команданың ата-аналары миңа ярдәм итә, Аллага шөкер. Бала бер көнне тренировкага килми икән, икенче көнне алар аны барыбер җибәрәләр, — ди Равил Хаҗиев.

 «Спортчы характерлы булырга тиеш»

Төп максат алтын медаль булганда ял дигән төшенчәне онытырга туры килә. Профессиональ спортта зур үрләргә менәргә теләсәң, кечкенәдән приоритетларны сайлап кую мөһим. Мәктәп баласына җәй — ул көне буе мәктәптән дә, укытучылардан да ял итү мәгънәсендә инде. Равил Хаҗиев командасына кергән балаларга җәй ял чоры түгел, ә нәкъ менә форма туплый торган, ныгый торган чор.

— Мин җиде ел эшлим һәм хәзер безнең команда район ярышларына гына түгел, республика һәм Россиякүләм ярышларга омтыла. Көзге кросс, Казан марафоны, Татарстан беренчелеге, илкүләм ярышларда катнашу ел дәвамында әзерлек таләп итә. Төп максат: әйбәт вакыт белән чыгыш ясарга һәм урынга керергә, — ди ул.

Кызумы, җиллеме, яңгырмы, эссеме, көн саен, ә җәй көне көнгә икешәр тапкыр шөгыльләнә алар. Ягъни, баласын спортка биргән ата-ана ел дәвамында «минем тренировка» дигән сүзне ишетергә күнегергә тиеш. Уйладым да, каядыр киттем дигән нәрсә дә юк — спорт уен түгел, монда һәр мизгел, һәр секунд кадерле.

«Мин алар өчен вакытымны жәлләмим. Иң мөһиме - үзләренә кирәк икәнен аңлап шөгыльләнсеннәр, шул гына», — ди яшь, шул ук вакытта тәҗрибәле тренер. Тренировкалар барысы да аның шәхси инициативасы белән алып барылуын, җәй көне эшләгән өчен акча алмавын да ул балалар һәм эшенә, спортка мәхәббәте белән аңлата.

— Бөтен нәрсә акчага бәйле түгел. Акча өчен дип кенә йөрү дөрес булмас иде. Теләп эшләсәң генә була аның нәтиҗәсе. Балалар өчен тырышам инде, алар да үзләре өчен тырышсыннар иде.

— Һәр баланың үз характеры, үзенчә фикерләве була. Балалар белән эшләү җиңел түгелдер?

— Спортчы кеше характерлы булырга тиеш. Кайбер балага ихтыяр көче җитми. Ул булдыра ала, әмма психологик яктан җиңелергә мөмкин. Менә андыйлар белән аерым эшләргә кирәк. Кемдер финишта бирелә. Һәрбер бала төрлечә бит, шуңа һәрберсенә индивидуаль якын килергә кирәк. Берсенә болайрак аңлатырга кирәк, икенчесенә икенчерәк итеп. Тик бөтенесенең дә башыннан сыйпап йөрмисең инде. Кирәк вакытта әрләргә, кирәк вакытта мактарга кирәк.

— Баланы ничек яраттырырга?

— Бала мине яратмасын, ул җиңел атлетиканы яратсын. Мине яратыгыз дип булмый. Үзе аңлап йөрсә, барысы да була. Тренер өчен генә йөрмәсеннәр. Киләчәкләрен уйласыннар. Үзләре өчен бит, — дигән фикердә Равил Хаҗиев.

 «Актанышка тренерлар җитми»

Актанышның үзендә җиңел атлетика, чаңгы белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган. Чаңгы трассасы да, республикада берничә районда гына булган үзәк стадион да гөрләп эшләп утыра. Кыш көне җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләргә ябык манеж булмавы гына бераз уңайсызлык тудырса да, тырышып эшләгән кеше аның җаен таба. Беренче мәктәпләр, мәсәлән, салкын дип тормый, тышта йөгерәләр яки чаңгыда җилдертәләр.

Тик Актанышта тренерларга кытлык булуы сизелә икән. Шәп стадион бар, ә спорт мәктәбендә җиңел атлетика буенча штатта тренер юк.  

Равил Хаҗиев урта дистанцияләргә йөгерүчеләр әзерли. Урта дигәне — 800, 1500, 3000 метрлар. Аның теләге — Актанышка кыска дистанцияләргә йөгертүче, ягъни спринт тренерлары кайтуы.

— Казандагы спорт академиясендә безнең яшь белгечләр, яхшы спринтерлар укый. Безгә кайтсыннар иде алар. Актанышта нәкъ менә яхшы спринт тренеры кирәк, — ди ул.

Белүебезчә, Актаныштан көчле атлетлар да чыккан. Шуларның берсе — кечкенә генә авылда туып-үскән марафончы, Россия рекордсмены Фирая Солтанова-Жданова. Шулай ук, марафон буенча СССРның спорт остасы Фирдәвес Шәемов та Актанышның даны булып тора.

— Безнең мәктәптән Татарстан җыелма командасы ясап була. Шундый талантлы, булдыклы балалар бар. Бары тик йөртергә, һәрберсенә җай табарга кирәк. Спортка тартылган, сәләтле балалар күп. Актанышта хәзер спорт төрләре артты һәм алар шуларга таралып бетеп баралар, — ди яшь белгеч.

Айгөл-Равил Хаҗиевлар — Актанышның яшь спортчы-укытучылар гаиләсе

Хаҗиевлар — Актанышның спорт сөюче яшь гаиләсе дә әле. Равил Хаҗиев үзе балалар белән үзе дә йөгерә, Россиякүләм ярышларда катнаша, авыл уеннары ярышларында җиңүче, полиатлон, чаңгы спорты буенча спорт остасына кандидат кеше. Әле «Гонка Героев» дигән көч һәм тизлек ярышында призлы урыннардан төшкәне юк. Аның тормышы мәктәп-спорт әйләнешеннән тора да инде. Үзе дә: «Безнең көн мәктәптә үтә», — ди. Ә шулай да: «Укытучы булмасагыз, спортчы булып китәр идегезме?» — дигән сорауга ул:

— Ул вариантны карамадым да. Мәктәптә эшләячәкмен дип кайттым. Һәр кешенең үз юлы, үз тәкъдире бит инде. Мин балалар белән эшләргә яратам. Яратмасаң, алар белән эшләп булмый инде, — ди.

Равил Хаҗиев Казанда да, башка шәһәрләрдә дә калырга теләми һәм туган Актанышка кайтып, шунда төпләнә. «Тәҗрибәсе юк дип, үзем барып караган бер мәктәпкә дә эшкә алмадылар», — ди үзе. Шулай да Актаныштан кырык биш чакрым ераклыкта урнашкан Пучы авылында бер ай эшләгәч, аны остазлары — беренче мәктәпнең физик культура укытучылары Рөстәм Ялалов, Ирек Мөхәммәтов, Шәфкать Әнвәров үзләренә чакырып кайтаралар. 2014 елдан бирле Равил Хаҗиев беренче мәктәпнең алдынгы белгече.

Яшьләр авыл җирендә калуны өнәмәгән, тизрәк шәһәргә китәргә теләгән заманда Равил Хаҗиев республиканың иң көнчыгышта урнашкан төбәгенә кайтып, яраткан эше белән шөгыльләнә башлый. Тормыш иптәше Айгөл дә югары белем алу белән туган мәктәбе — Актанышның беренче санлы мәктәбенә инглиз теле укытучысы булып эшкә кайта. Айгөл дә спорттан читтә түгел: чаңгычы да, йөгерүче дә. Яп-яшь спортчы укытучылар гаиләсе бүген кыз бала үстерә.

— Мин, гомумән, Актанышта калам дип кайттым. Авыл җирендә яшәү ошый. Хәрәкәт аз, тынычлык. Тагын нәрсә кирәк инде? Шәһәргә эшкә чакыручылар булды булуын, монда калдым. Минем командам да бар, аларны калдырып китмим.

Гаиләдә дә синең шөгылеңне, эшеңне, сине аңлаучы тормыш иптәше булырга тиеш. Өйдә сиңа терәк булмасалар, әйбәт түгел. Айгөл мине аңлый. Безнең уңышларга бергәләп сөенәбез, ул миннән дә ныграк сөенә әле, - ди Равил.

«Араларында Олимпия чемпионнары да бардыр»

«Энҗе, сыйфат мөһимрәк», — диде миңа Равил Фагыйтҗан улы, «Төркемегезгә тагын балалар алмыйсызмы соң?» — дигән соравыма. Җиде бала — җиде спортчы, җиде характер һәм җиде шәхес. Ә менә баладан шәхес һәм көчле спортчы ясау һәр тренерның да кулыннан килә торган эш түгел. 

— Ике якка аерыла башласаң, сыйфат югала. Минем игътибар шул җиде балага гына юнәлгән. Икенче төркем тупласам, алар белән бер төрле, болары белән икенче төрле шөгыльләнергә кирәк. Күзгә карап торачаклар бит алар. Физик яктан да өлгереп булмый, аннары сыйфат та югала.

— Шул җиде балага карап: «Болар булачак чемпионнар!» — дип әйтә аласызмы?

— Кем белә бит. Бәлки минем төркемнән Россия чемпионнары, Европа чемпионнары чыгар. Тик «Бу бала киләчәктә, һичшиксез, Олимпия чемпионы булачак!» - дип әйтеп булмый. Бүген бала йөгерә, ә иртәгә ул йөгерә алмаска мөмкин. Физиология дигән нәрсә дә бар. Андый нәрсәгә гарантия биреп булмый, — ди Равил Хаҗиев.

Укудан соң тынып калган мәктәпкә кабат җан керде: спорт залына бер төркем балалар йөгерергә, чаңгыда шуарга дип кереп тулдылар. Алган билгеләре дә, арулары да онытылган. Тренер абыйларының күзләренә карап, кызык сүз әйтеп көлдерүләрен, «киенәбез, әзерләнәбез» дигән сүзләрен көтәләр. Максат бер, аңа ирешү теләге балалар белән тренерны бер учка берләштерә дә инде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100