ТР Фәннәр академиясенә – 35: соңгы биш елда төп нәтиҗәләр һәм киләчәккә төп алты бурыч
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә 35 яшь тулды. Юбилейны бүген тантаналы төстә Галиәсгар Камал театрында билгеләп үттеләр.
Рәсми чыгышлар җыр-бию белән бергә үрелеп барган гадәти тантана түгел иде ул – фән әһелләренең «фәнчәрәк» инде, җитдирәк. Башта барлык котлау чыгышлары, бүләкләүләр булды. Чыгышлар тәмам булганнан соң гына галимнәр һәм кунаклар бераз җыр-бию номерларын тамаша кылды. Шунысы игътибарга лаек: мондый тантаналарда күпчелек танылган артистлар катнашында була торган концерттан аермалы буларак, бүген академия хезмәткәрләре башлыча үзләре әзерләгән чыгышлар белән сәхнә тотты.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Эльмира Галимова
Әйтик, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимованың композитор, җырчы икәнен күпләр белә. Ул сәхнәгә матур бер лирик җыры белән чыкты. Шулай ук, бер төркем хезмәткәрләр, Россия халыклары бердәмлеге елы булуын истә тотып, төрле халыкларның милли костюмнарында җыр-биюләр белән чыгыш ясады. Кичә алар фән дөньясында кайнаса, юбилей хөрмәтенә сәхнә тормышы белән кайнап алды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Академиягә алга таба да кыю проектлар телим»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоэкран аша мөрәҗәгатендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең 35 еллык юбилее республика өчен әһәмиятле дата булуын билгеләп узды.
«Сез тарихи һәм мәдәни мирасыбызны саклауга өлеш кертәсез, Татарстанның фәнни потенциалын үстерәсез һәм ныгыта барасыз. Академиягә алга таба да уңышлы үсеш, яңа фәнни казанышлар һәм кыю проектлар телим. Янәшәбездә һәрвакыт талантлы кешеләр, ышанычлы партнерлар һәм фикердәшләр булсын! Академиянең барлык хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, илһам һәм яңа җиңүләр телим!» – диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенконың котлау телеграммасында билгеләп үтелгәнчә, бүген Татарстан Республикасы фәнни-технологик үсешнең илкүләм рейтингында даими рәвештә алдынгы өч субъект арасына керә.
Россия Фәннәр академиясе президенты, академик Геннадий Красниковның сәламләвендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарихы ил фәне тарихы белән аерылгысыз бәйләнештә булуына басым ясала.
«Төрле елларда биредә талантлы галимнәр хезмәт куйган һәм бүген дә эшли. Алар төбәкнең үсешенә, илнең фәнни-тикшеренү потенциалын ныгытуга зур өлеш кертә. Биредә республика һәм ил күләмендәге зур программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру өчен көчләрне уңышлы берләштерәләр, фәнни казанышларга нигезләнгән югары технологияләрне үстерәләр», – дип билгеләп уза Геннадий Красников.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин академиянең аеруча татар теле, әдәбияты, тарихы һәм археологиясе өлкәсендәге хезмәтләре горурланырлык булуын билгеләп узды. Аның сүзләренчә, бу юнәлешләрдәге фәнни эшләр халкыбызның рухи нигезен ныгытуга, бай тарихи-мәдәни мирасын саклауга зур өлеш кертә.
«Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе – заманча һәм зур тизлектә үсеш кичерүче фәнни оешма. Ул заман таләпләренә генә ияреп калмыйча, яңа юнәлешләр һәм тенденцияләр дә формалаштыра», – дип искәртте Песошин.
«Казан борын-борыннан мәгърифәт үзәкләренең берсе буларак билгеле»
Россия мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева Татарстанның фәнни традицияләре ерак гасырларга барып тоташуын билгеләп узды.
«Казан борын-борыннан мәгърифәт үзәкләренең берсе буларак билгеле. Биредә күпсанлы мәдрәсәләр эшләгән, бай китап җыентыклары сакланган. 1804 елда Казан университетының ачылуы математика, химия, астрономия, физика һәм көнчыгышны өйрәнү фәннәре өлкәсендә фәнни мәктәпләргә нигез салды. Алар Россия чикләреннән еракларда да танылу алды...» – диде ул чыгышында.
Татарстан фән әһелләрен котларга Үзбәкстан Республикасы һәм Абхазия Фәннәр академиясе җитәкчелеге дә килгән иде.
«Бу гади генә юбилей датасы түгел. Бу – 35 еллык фидакяр хезмәт, фәнни эзләнүләр һәм ачышлар, көчле фәнни мәктәпләр формалаштыру, тикшеренүчеләрнең яңа буынын әзерләү һәм, иң мөһиме, фәнгә тугры хезмәт итү еллары...» – дип әйтте чыгышында Үзбәкстан Фәннәр академиясе президенты Шәүкәт Әюпов.
Алар өчен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән җылы мөнәсәбәтләр аеруча кадерле булуы сизелде. 2025 елда имзаланган хезмәттәшлек турындагы меморандум әлеге багланышларга яңа этәргеч биргән.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Абхазия Фәннәр академиясе президенты исә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән хезмәттәшлек турындагы килешүне яңартырга тәкъдим итте. Яңа килешү төзүне Абхазия Фәннәр академиясенең 30 еллыгына – 2027 елның 30 октябрендә Сухум шәһәрендә үткәрергә дип сүз куештылар.
«Гыйлем күңел күзен ачар, наданлык – караңгылыкны бетерер»
Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллык төп эш нәтиҗәләре турында мәгълүматны академиянең бүгенге президенты Рифкать Миңнеханов кыска, әмма эчтәлекле докладына туплаган иде. Рифкать Миңнеханов академия 1991 елның 30 сентябрендә – ил өчен үзгәрешләр чоры булган катлаулы чорда оешканын искәртте.
«Республикабызның беренче Президентының бу карары фәнни мәктәпләрне саклап калырга һәм аларның потенциалын Татарстан үсешенә юнәлтергә мөмкинлек бирде. Бу карар артында гасырлар дәвамында формалашкан татар мәгърифәтчелек фикере традициясе тора. Ризаэтдин Фәхретдин болай дип язган: «Гыйлем күңел күзен ачар, наданлык – караңгылыкны бетерер». Академиягә нигез салучылар фәннең һәм белемнең көченә ышанычны авыр туксанынчы елларда да дәвам итәләр», – диде Рифкать Миңнеханов һәм академиянең элекке җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.
Ул бүген тантанага килгән академиянең элекке президентлары Әхмәт Мазһаров һәм Мәгъзүм Сәлаховның басып күренүләрен сорады.

Сүз уңаеннан, кичә алар ТР Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланган брифингта да катнаштылар. Мәгъзүм Сәлахов Татарстан Фәннәр академиясе археология үсешенә һәм тарихи хәтерне саклауга зур өлеш керткәнен билгеләп узган иде. «Бу тикшеренүләр тарихи мирасны саклап калырга ярдәм итте һәм Ислам динен кабул итүнең меңьеллыгына багышланган бәйрәм чараларын үткәрүгә нигез булды. Ә Казан тарихчылары һәм археологларының хезмәтләре шәһәрнең меңьеллык тарихын фәнни яктан нигезләргә мөмкинлек бирде», – дип әйткән иде Сәлахов.
Ә Әхмәт Мазһаров Фәннәр академиясенең Россиянең ислам дөньясы белән уңышлы хезмәттәшлегенә өлеш керткәнен ассызыклап узган иде.
Соңгы биш елда төп нәтиҗәләр
Рифкать Миңнеханов кыскача соңгы биш елдагы төп нәтиҗәләргә тукталды.
Ул 2022 елда Татарстанның фәнни-технологик үсеш программасы расланганын искәртте. 2024–2026 елларга аны финанслау күләме 7 миллиард сумнан артып китте, ә 2029 елга кадәр якынча 15 миллиард сум тәшкил итәчәк. Программаның төп юнәлешләренең берсе – инженерлык белеме.
«Гуманитар өлкәләрдәге нәтиҗәләр дә мөһим. Идел-Урал төбәге археологиясенең 7 томлык җыелмасы нәшер ителде. Район энциклопедияләрен әзерләү башланды. Татарстан Республикасы торак пунктлары энциклопедиясенең беренче томы дөнья күрде», – диде академия президенты.
Проектларга гына түгел, галимнәрнең үзләренә дә ярдәм күрсәтү мөһимлегенә басым ясады. Республика мәктәбендә 520 лаборатория һәм кафедра җитәкчесе квалификациясен күтәргән һәм яңадан әзерлек узган. Академия стипендияләре алучылар саны 2 тапкыр арткан, түләүләр күләме 4 тапкырга якын үскән. Яшь галимнәргә бирелә торган премияләр күләме 3 тапкыр арткан. Яшь галимнәр өчен фәнни ипотека программасы эшли башлаган.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Рифкать Миңнеханов: «Проектларга гына түгел, галимнәрнең үзләренә дә ярдәм күрсәтү мөһим»
«Аерым игътибар татар телен үстерүгә бирелә. Татар теленең 6 томлык аңлатмалы сүзлеге республика дәүләт премиясенә лаек булды. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында кулъязмаларны һәм борынгы басмаларны реставрацияләү һәм цифрлаштыру лабораториясе ачылды. Каюм Насыйри энциклопедиясе һәм Үзбәкстан татарлары турында басмалар дөнья күрде. Соңгы 5 елда 1000нән артык археологик һәйкәл тикшерелде. Экспедицияләр, шулай ук, Үзбәкстанда Монголия, Казахстанда, Кыргызстанда да эшли», – дип сөйләде Рифкать Миңнеханов чыгышында.
Академиядә ясалма фәһемгә өстенлек бирелә. Апрель аенда «Сбер» белән берлектә тормышка ашырылган проект нигезендә «ГигаЧат» татар телен үзләштерелгән.
Төп алты бурыч
«2030 елга кадәр без алты өстенлекле юнәлешне билгелибез:
1. Гуманитар фәннәрне, бердәм цифрлы мохитне һәм татарлар яшәгән төбәкләрне өйрәнүче тикшеренү үзәген үстерү.
2. Предприятиеләрнең ихтыяҗларын фәнни тикшеренүләргә һәм гамәлгә кертелә торган эшләнмәләргә әверелдерү.
3. Технологик лидерлыкның илкүләм проектларында катнашуны киңәйтү.
4. Фондларның нәтиҗәлелеген арттыру, фәнни эшләнмәләрне инвестицияләр җәлеп итүгә әзерләү.
5. Генетика, автомобиль компонентлары, аддитив һәм пилотсыз технологияләрне үстерү.
6. Һәм иң мөһиме – яшьләрне фәндә ныгыту, аларның һөнәри үсеше өчен шартлар тудыру.
«Академия фәнне саклап калу өчен төзелде. Бүген безнең бурыч – фән ярдәмендә Татарстанның киләчәген билгеләү», – дип белдерде Рифкать Миңнеханов.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
ТР Фәннәр академиясе казанышлары күрсәтелгән күргәзмә
Тантаналы чара алдыннан кунаклар фойеда Фәннәр академиясе институтларының фәнни казанышлары тәкъдим ителгән күргәзмә белән танышты.
Бүгенге бәйрәмдә бер төркем хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе мактаулы исеме, Татарстан Рәисе Рәхмәт хаты һәм башка дәүләт бүләкләре дә тапшырылды. Россия Фәннәр академиясенең Мактау грамоталары белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Археология институты директоры, тарих фәннәре докторы Айрат Ситдыйков, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Радик Салихов бүләкләнде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов