news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Башкортстан шәһәрләрендә чыгыш ясаячак

news_top
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Башкортстан шәһәрләрендә чыгыш ясаячак
Фото: © ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленың матбугат үзәге

16-23 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Башкортстан шәһәрләрендә «Халкыбыз мирасы» концерт программасы белән чыгыш ясаячак. «Коллективның беренче концерты Октябрьский шәһәрендә көтелә, дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге.

Алга таба коллективны Туймазы (17 апрель), Уфа (18 апрель), Дүртөйле (19 апрель), Мәләвез (20 апрель) һәм Учалы (22 апрель) шәһәрләрендә көтәләр. Гастроль турының финал аккорды Сибай шәһәрендә 23 апрельдә яңгыраячак.

Дәүләт ансамбленең планнарында татар мәдәниятенең бар матурлыгын күрсәтү. Программада «Зөбәрҗәт», «Сандугач» һәм «Рәйхан» кебек әсәрләр яңгыраячак. Ә татар биюенең бар матурлыгын «Көмеш беләзек», «Сарман буенда» һ.б. куелышларда бәяләргә мөмкин булачак.

«Без Башкортстанда берничә ел булмадык, бик сагындык. Кассаларда билетларның аз калуына караганда, бу хис Башкортстан тамашачысында да бар, дип ышанабыз. Бу юлы без күңелебезгә иң якын программаларның берсен – «Халкыбыз мирасы»н алып киләбез. Анда – татар халкының бар җаны. Һәм без аны күршеләргә бүләк итәчәгебезгә бик шатбыз», – дип сөйләде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.

Ул билгеләп үткәнчә, концертларда иң популяр һәм күпләргә таныш татар әсәрләре яңгыраячак. Моннан тыш, әлеге гастрольләр өчен Дәүләт ансамбле программага махсус берничә өстәмә номер керткән. Алар арасында – «Алмагачлары» һәм «Мөгълифә» исемле халык җырлары. Шулай ук, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Шүрәле: Кырлай кайтавазы» исемле яңа куелышында да урын алган.

  • Сәфәр Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә «Без – Россия» федераль программасы буенча РОСКОНЦЕРТ федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
  • РФ Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль планы театрларга һәм ансамбльләргә илнең төрле төбәкләрендә чыгыш ясарга ярдәм итә. Ул Россия мәдәниятләрен берләштерә һәм ерак шәһәрләрдә яшәүче тамашачыларга алдынгы коллективларның иң яхшы концерт-спектакльләрен күрергә мөмкинлек бирә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар