Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тозлы кыяр (рецепт)

Яллар кыяр тозлар өчен уңай вакыт. Кем ничек маринадлый, кем ничек тозлый, кем ничек ярата?Хәзер күпләр уксустан "качу" ягын карый. Кемдер аны лимон кислотасы белән алыштыра, җырчы Нурзадә кызыл карлыган сала, ә Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзова бер уч крыжовник, яки телемләп лимон салырга киңәш итә.

news_top_970_100
Тозлы кыяр (рецепт)
Фәридә-Алсу дуэты солисткасы Алсу Сөнгәтуллина кышка әзерләнә. Үзенең "Инстаграм" битендә ул кыяр тозлавын видеога төшереп куйган.
"Рассол өчен: 1,5 литр суга 3 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз. Бер тапкыр кайнатып, кайнар килеш банкаларга агызабыз. Бераздан шул рассолны кире кәстрүлгә бушатып, яңадан кайнатып банкаларга салабыз. Икенче тапкыр рассол салыр алдыннан банкага лимон кислота өстибез (3 литрлы банкага - 1 чәй калагы). Тәмләткечләр турында да онытмыйбыз! Башта банка төбенә сарымсак, түгәрәк кара борыч, канәфер, укроп, лавр яфрагы салабыз. Аннан соң банкага кыярларны тутырабыз һәм өстенә рассол агызабыз".




Менә шулай кызыл карлыган белән тозлыйбыз ел да. Анда бит С витамины куп. Ул лимон кислотасын алыштыра", - дигән җырчы Нурзадә "Инстаграм" битендә.

Кышка әзерлек бара))))))

Публикация от Алсу Сунгатуллина (@alsu_8899)


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100