Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тозлап-борычлап сүгендем» - Рафил Җәләлиевнең Истанбул маҗаралары

Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова яңа җырларына клипны Төркиядә төшергәннәр.

news_top_970_100
«Тозлап-борычлап сүгендем» - Рафил Җәләлиевнең Истанбул маҗаралары
https://www.instagram.com/rafil_zalyaliev/

Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова Төркиянең Истанбул шәһәрендә яңа җырга клип төшергәннәр. Гаилә башлыгы бу турыда инстаграм сәхифәсендә хәбәр иткән һәм Истанбулга сәяхәтләре турында бик кызык итеп сөйләгән. Инстачылар хәтта Рафил Җәләлиевка китап язарга кирәк дигән уртак фикергә дә килгәннәр.

«Бер уйламаган җирдән Истанбул шәһәренә чыгып киттек бит әле без. Мин, гомумән, комфорт чигеннән чыгарга яратучылардан түгел, шуңа күрә башта бераз борчылган идем. Гадәттә, чит илгә турагентлар ярдәмендә баргалыйбыз, бер ишектән икенчесенә кадәр озатып куючылар булганда бу рәхәт инде. Бу юлы үзебез генә барырга карар кылдык шулай.

Самолетыбыз Истанбулның яңа төзелгән һава аланына ипле генә төшеп утырды. Бар җирдә дә күрсәтү тамгалары булганлыктан, бу җирлектә безгә кыен булмады, барлык гамәлләрне башкарып, автобуска кереп урнаштык та, бер кат җиңел сулап, шәһәр ягына таба юл тоттык. Аэропорттан 3 сәгать чамасы автобус белән тиешле тукталышка кадәр килдек. Бездәге 9 баллы «бөке»ләр мондагы янында бер дә юк кебек кенә икән.

Менә аннары башланды тамаша: 20 минутлык юлны 1 сәгатькә якын йөреп, адашып бетәбез бугай инде дигәндә генә (хатынга сиздермичә генә татарча һәм русчаны кушып, тозлап-борычлап сүгенгәнем, башкача болай үз белдегебез белән генә юлга чыгып китмәячәгем турында антлар итеп бетергәнем төшләргә керер инде) көч-хәл белән үзебезнең кунакханәгә барып кердек!

«Икенче көнне ничекләр йөреп бетерәсе булыр?» — дигән уйлар төн буе бер бизгәк сыман уйлар агымын бутап, йокларга ирек бирми азапладылар…

Бу уйларның күңелдә бер дә булмавын бәян итү ялган булыр иде. Үткән ел үзебезнең репертуарда махсус төрек мотивында «Лимон-җиләк» дип аталган бер җыр булдырган идек. Бу җыр безнең концерт программасына кирәк булып, ул җыр аша юмор кору максатыннан да эшләнелгән иде. Тулаем әйткәндә, җыры күңелебезгә хуш килеп, шушы җырга Истанбул шәһәрендә клип төшерү дигән матур хыялларны чынга ашырасы килде. Тик, аңлавыгызча, 2020 ел бөтен хыялларны чәлпәрәмә китерүдә бик зур өлеш кертеп, клипны үзебездә дә төшерергә җай чыгармады дисәм, ялгышмамдыр…

«Насыйбы була аның» дигән әйтемне ишеткәнем бар барын да, болай ук булганын чамаламый идем. 2021 елга кергәч, иҗади репертуарыбыз тагын бер җырга тулыланды да, һичьюгы шушы җырга клип төшерербез дип, Казанда матур урыннарны күзәтеп йөри башладык. Казаныбыз матур әлбәттә, сүз юк! Безнең эстрада клиплары аша Татарстаныбызның бар гүзәллеген күреп була дисәм, бер дә ялган булмас. Кабатланасы да килми бит әле. Безнең тамашачы бик игътибарлы, син күрмәгәнне дә күреп: «Мондыйны гына күргән бар, тегеләрнең клибында бар иде инде», - кебек фикерләрен җиткерергә атлыгып тора. Ә безнең кеше фикеренә колак сала торган гадәт бар. Бу яхшы нәрсә димим, киресенчә, комачаулаган чаклары күбрәк булгалый.

Шулвакыт клипны төшерергә сүз куешкан видеоператор игълан бирә бит: янәсе, «шул-шул даталар аралыгында шунда булам, төшерәсегез килсә — рәхим итегез» (клип төшерү турында әйтүе, бутамагыз).

Менә, мин сиңа әйтим, безнең таш кызды. Бигрәк тә хатын ике сүзнең берендә безнең теге хыяллар барлыгын искә төшерә, күптән яңа клипларыбызның булмавын, яңа җырга клип кирәк булуын һәм үзенең дә төрек сериалларыннан карап, шундагы матурлыкларны үз күзләре белән күрәсе килүен чират белән генә, миңа каты бәрелмәскә тырышып, яңгыратып тора башлады. Мин үзем, Кучкар йолдызлыгында туган кеше буларак, кызуланып китә торган гадәтем бар. Шул кызулыгым Истанбулга барачагыбыз турында хатынга сөйләп ташлаган булып чыкты», — дип язган җырчы. Рафил хикәянең дәвамы бар дип тә куйган.

«Уңышлар сезгә, синең сөйләмеңне күз алдыма китереп укыдым. Кайткач шулай матур итеп сөйләрсең әле», «Кичләрен язгала шулай, кич яткач безгә укырга әйбер кирәк бит», «Маҗараларның дәвамын көтәбез», «Романнар язарга кирәк сезгә», «Тәмле итеп язасыз», «Рафил, син оста җырчы гына түгел, бик матур язучы да икәнсең. Уңышлы сәфәр булсын, хыялларыгыз тормышка ашсын. Дәвам ит, бик рәхәт укырга», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100