Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тоз савыты елгасы янәдән Солонка гына булып калган

Олы Кавал авылы янында элмә тактаның тәрҗемәсен сөртеп киткәннәр.

news_top_970_100
Тоз савыты елгасы янәдән Солонка гына булып калган

Биектау районы Олы Кавал авылы яныннан агып чыга торган Солонка елгасының исемен татарчалаштырып Тоз савыты дип куйганнары турында язган идек. Авыл халкы русчадан турыдан-туры тәрҗемә булуга дәгъва белдергән иде. Авылда бу елганың исеме юк. Һәр буын вәкиле үзенчә атый.

Бүген бер укучыбыз безгә бик кызык фото җибәргән. Әлеге элмә тактада Тоз савыты дигән сүзләр буяп куелган.

Бәлки, авыл халкы белән киңәшләшеп, берәр матур, яңгырашлы һәм дөрес исем табып язып куярлар әле.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100