Биектау «Солонкасы» ничек «Тоз савыты»на әйләнгән, яки кабат элмә такталар турында

Кеше бит ул күз алдындагы, аяк астындагы әйберләрне күрә белми, никтер шундый без. Ә менә берәр нәрсә күз уңыннан юк булса, шулчак аның барлыгы искә төшә. Аннары гына кайда, нигә, нәрсә булган ише сораулар яудыра башлыйбыз, кызыксынабыз.

Биектау районы Олы Кавал авылындагы бөтен кешегә дә Солонка буларак таныш булган елганы татарчага «Тоз савыты» дип тәрҗемә иткәннәр. Шундый элмә такта куйганнар.

Бу елгачыкның атамасы дөрестән дә Тоз савыты булганмы? Булса, андый атама каян килеп чыккан?

Элмә тактаның каян барлыкка килүе серле йомгак булып чыкты. Сүтүләре дә җиңел булмады.

Олы Кавал авылына иртәнге уннар тирәсендә килеп җиттек. Авыл башында ук матурлап эшләнгән Кәлимә чишмәсе күзгә ташланды. Йөгерек су, челтерәп, инеш булып күпер астыннан агып китә. Суы салкын, тәмле. 

Исемсез агымсу

Шунда ук үзен Габделнур Зарипов дип таныштырган авыл агасы белән дә сөйләшеп алдык. «Исем белән йөртмибез без аны. Бусы Кәлимә тау асты. Чишмәне быел карадылар, ясап куйдылар. Элек кер юа торган улаклары да бар иде. Теге башта тагын бер чишмә бар. Аста мәктәп иде…» — диде Габделнур бабай, хатирәләргә бирелеп. Елга исеме турындагы сорауга тулы итеп җавап бирә алмаса да, әтисе, үзенең кемнәр белән һәм, кечкенә генә булса да, пенсиясенә шөкер итеп яшәвен сөйләп чыкты.

Каршыбызга бөтен кагыйдәләргә туры китереп киенгән — резин перчатка, битлеген кигән апа очрады. Аның кибеттән кайтып килеше икән. «Солонка бу. Тоз савыты дигәнне күргән юк иде әле. Без аны балачакта ике якка аера торган елга: аргы як, бирге як елгасы, Кәлимә суы дия идек. Солонка дип русчалап сөйләшеп йөрмәдек инде», — диде Кәримә апа Зарипова.

И, бу авыл халкының киң күңеллеге, ачыклыгы… Бер карасаң, бүгенге заман өчен бигрәк беркатлы инде үзләре. Тик курка халык. Бигрәк тә исемен сорасаң, кешеләр шакката, «нәрсәгә, юк, кирәкми», — дип борылып китә башлаганнар артыннан йөгергәләргә дә туры килде.

Бер ханым хәтта тиз генә «Нива» машинасын үрләтте дә, мин белмим дигән сүзләр белән, тузан калдырып секунд эчендә юк та булды.

Кавалга нигез салучы Бикбатыр белән Биктимер

Авылга керә торган җирдә үк, ике яктан язып куелуына карамастан, «Тоз савыты»н күрми калучылар күбрәк иде шикелле. Кемнәргәдер авылдашлары сөйләгән, балалары кайтып әйткән. Күпне белә торган Фоат абый янына озаттылар мине. Умарталар тоталар икән, хуҗа кеше кортлары белән булышса да, вакыт табып чыкты.

«Исемле елга булмады инде ул. Кәлимә тау асты дип кенә атыйлар иде. Кәлимә чишмәсе бабайлар заманыннан ук калган. Безнең дәү әти язып калдырган бер язма бар. Монда, янәсе, Казаннан ике кеше килгән: Бикбатыр белән Биктимер. Бик куәтле кешеләр итеп тасвирланган алар. Кире кайтып, тагын иптәшләрен алып килгәннәр, урман төпләп иген игә башлаганнар. Башта дүрт гаилә булганнар. Аннары авылга исем кушарга уйлаганнар. Алар Шигали, Сухая река (Коры елга) ягыннан килгәннәр. Без бу суны куып килдек, „кубал“ дип кушыйк дигәннәр. Шулай сөйләшә-сөйләшә Кавалга үзгәрә соңыннан. Суга бик бай безнең яклар. Нишләп Солонкадыр, әйтә алмыйм анысын мин дә», — диде Фоат абый Камалиев.

Эскәмиядә утырган авыл агайлары сорауларга җавап бирә алыр дигән өмет белән алар янына килеп бастым. Эшләре гөрли: кәеф-сафа корып утыралар иде, боларда Солонка да, Тоз савыты кайгысы да юк.

Авыл кибете сатучысы Зөлфия Фәйзрахманова язуны бүген генә күргән. «Солонка дибез. Шаккаттым, аны „Тоз савыты“ дип язып куйганнар икән бит! Менә бүген генә күрдем әле. Олылар нәрсә дип йөрткәндер, белмим, мин бит килен кеше генә бу авылда», — ди ул.

«Тоз савыты» сүзенә олы буын рәнҗи

Авыл мәктәбендә белмичә калмаслар әле дип, анда киттек. Урамнар чиста, матур, йортлар да төзек. «Солонка инде ул. Язуны күргәнем юк, белмим», — дип сүзен кыска тотты бу авыл агае. Үзе мәктәптә технология укыта икән, әллә оялып, әллә шикләнеп, исемен әйтмәде. Сораша башлагач, авыл халкының үзенә дә кызык булып китте: кем белә икән дип, авылның олырак буынын барларга тотындылар.

«Элеккеге заманнарда ук Казаннан елга буйлап безнең авыл җиренә килеп урнашканнар һәм монда төпләнеп калганнар. Шуннан тора-бара авыл зурайган. Хәлимә исемле бер хатын су чыгып торганын күргән дә, шунда казып чишмә ясаган. Бер сакау малай булган, ди, авылда. Хәлимә дип әйтә алмагач, Кәлимә дигән. Шуннан Кәлимә чишмәсе булып калган.

Солонка дигәне безнең авылдан чыккан исем түгел. Безнең авылдан агып чыкканга күрә, бу елганы башка авыллар Ковалинка, Кавал елгасы дип йөрткәннәр. Макаровка янына барып җиткәч, ни сәбәпледер Солонка дип атый башлаганнар. Менә шулардан калган. Моңарчы андый әйбер юк иде әле, үзем дә беркөнне генә күрдем. Бик аптырадым. Олырак апалар да бик рәнҗибез, дөрес түгел бу исем дип әйтәләр, риза түгелләр.

Без үзебез алай исем белән әйтмибез. Инеш бит инде ул, зур түгел. Бала вакытта да бернинди исеме юк иде. Без елга буена төшәбез дип кенә әйтә идек. Һәрхәлдә, Тоз савыты булырга тиеш түгел. Мәсәлән, Таллы елга дияргә булыр иде һич югы. Тирә-ягында бик күп таллар үсә», — дип аңлатты башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Нәҗметдинова.

Авыл җирлеге бинасында, кызганыч, беркемне дә табып булмады, ишекләре бикле иде.

«Алла хакы өчен боздырыгыз әле шул язуны»

Икенче көнне генә телефоннан Олы Кавал авылы җирлеге белән элемтәгә чыгып булды. «Шулай итеп куйганнар икән шул, кичә күрдем үзем дә, шуңа канәгатьсезлек белдереп утырам. Аңа бик аптырадым. Тоз савыты була алмый ич инде ул. Турыдан-туры тәрҗемә итеп куйганнар. Бер кешегә дә ошамый инде ул, кемгә ошасын?!» — ди авыл җирлеге сәркатибе Гөлүсә Шакирова.

Елга сүзенә караганда, авыл халкы инеш сүзен яратыбрак куллана. Су кермиләр икән анда, сай гына елга ул.

Авыл җирлегенә йомышы белән килгән Мәүлидә апа да түзмәде, безнең сүзгә кушылды. «Ковалинка дип атый идек балачакта, буа буып, су коена идек. Макаровка авылына барып җиткәндә аңа Солонка дип кушканнар. Кая языйм икән моны дип йөри идем әле. Кем генә уйлап табып тәрҗемә итеп куйды икән аны?! Андый әйбернең гомер булганы юк. Алла хакы өчен боздырыгыз әле шул Тоз савыты дигән сүзне», — ди Мәүлидә Гыймадиева. 

Олы Кавал авылы җирлеге башлыгы Фәнил Гыймадиев мондый язуны кая куйганнарын бездән сорады: «Кай җиргә куйганнар аны? Тоз савыты түгел ич инде, Солонка «тозлы елга» мәгънәсендә генә бит. Карыйм әле, игътибар иткәнем дә булмады, юкса үтеп-китеп йөрим. Дөрес әйбер түгел, көлке булган бу. Бөтен кеше дә Солонка дип белә, тик исеме белән әйтелми. Солонице дип әйткәнне дә ишеткән булды.

Су каты бездә, анда минераль матдәләр күп, исеме шуннан чыккан булса кирәк. Нәкъ тозлы булырга тиеш димәгән. Миннән сорасалар, Кавал елгасы дип атар идем, чыгышы безнең авылдан бит. Шушы арада гына куйганнардыр, карыйм әле, — дип язулы тактаны эзләп китте авыл җирлеге башлыгы Фәнил Гыймадиев.

«Тоз савыты» язуының каян һәм кайчан килеп чыкканын ачыклау өчен район администрациясенә дә мөрәҗәгать итеп карадык. Сорауга җавап бирә алырлык кеше генә табылмады. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенең әйдәп баручы белгече Денис Фатыйхов юл билгеләре буенча җаваплы булган Алина Тарасова белән сөйләшергә тәкъдим итте. Ләкин аның белән сөйләшеп булмады.

«Бездән сорамагыз инде аны. Аны бит юл хезмәткәрләре (дорожниклар) куя. Тоз савыты дигәннәрме? Тарихын белешермен мин аның. Тозлы елга булса да, Тоз савыты түгел инде ул. Бүген үк алдыртам ул элмәне. Алыштырырбыз», — дип вәгъдә бирде Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ренат Сабирҗанов.

Белгеч фикере

Татарстан Республикасы топонимнары электрон каталогында Солонка варианты татарча атамасы буларак бара, ә рус телендә исә — Солоница.

Татарстан топонимнарын ныклап өйрәнгән кешегә — «Иҗтимагый ассамблея — Татарстан мирасы» оешмасы җитәкчесе Владимир Демидовка мөрәҗәгать иттек.

«Солонка елгасы - Казансуга коя торган 20 елганың берсе. Элек аның исеме башкача булган. Солоница дип аталган. Шул ук „солонка“ сүзен аңлата инде ул үзе. Хәзер бит бик күп атамаларны үзгәртәләр, кирәксә-кирәкмәсә дә, имеш, дөреслиләр. Солонка дип ул СССР заманында атала башлаган, ТАССР төзелгәчтер, миңа калса. Бу минем уйларым. Ул елга суында тозда булган химик элементлар күп, исеме шуннан алынган. Солонице атамасы XVII–XVIII гасырга караган булырга тиеш. Бу минем үземнең эзләнүләрем нәтиҗәсе. Әлбәттә, атамалар ике телдә дә булырга тиеш», — диде ул атамаларның үзгәртелүенә ризасызлыгын белдереп.

Атамалар тәрҗемә ителергә тиешме?

Гидронимнарның тәрҗемә ителү-ителмәве мәсьәләсенә ачыклык кертергә теләп, КФУ доценты Гөлфия Һадиева белән сөйләштек. Галимә бу күренешкә мондый аңлатма бирде: «Тоз савыты атамасы дөрес түгел дип уйлыйм мин. Солонка дигән елга Россия территориясендә Тамбов өлкәсе, Мордва, Токарев районнарында да бар. Этимология белән бәйле тел берәмлекләренең мәгънәсен ачу бик катлаулы, аны махсус утырып өйрәнергә кирәк. Солонка сүзендә очрый торган -ка кушымчасын (Казанка дигәндә дә шулай ук) алсак, солон — тоз белән бәйле, бәлки, бу урын атамасы елагага күчкән булырга мөмкин. Аннары иске славян телендә шундый кеше исеме дә булган. Бу очракта — ялгызлык исменәреннән алынганда, мин тәрҗемә итү ягында түгел. Тәрҗемә итәргә теләгәндә этимология, ягъни сүзнең килеп чыгышы турында онытырга ярамый, мәгънәсеннән ерак китмәскә тиеш. Мәсәлән, аны турыдан-туры тәрҗемә итмичә, Тозлы елга дияргә булыр иде.

Тәрҗемә итәргә теләк зур булганда, авыл халкы электән ничек атаган, шул атамаларга игътибар итү дә яхшы.

Тәрҗемәсе булмасын дип тә әйтеп булмый. Гидронимнар, топонимнарда тәрҗемә бар, ләкин ул дөрес булырга тиеш. Тоз савыты варианты арасында сайлаганда, Солонка дип калдыру отышлырак, әлбәттә. Әгәр дә телгә тәрҗемә итеп була һәм ул дөрес, матур чыга икән, тәрҗемәләр ягында».

«Тоз савыты»н уйлап тапкан кешене таба алмасак та, аны алыштырырга сүз бирделәр. Тик хәзер ничек итеп язып куярлар: Кавал елгасы булырмы, әллә тоз сүзеннән ерак китмичә Тозлыга әйләнерме, билгесез. Бәлки, гамәлләребезгә дә, тирә-юнебезгә дә игътибарлырак булырга өйрәнсәк, мондый «тозсызлык»ка барып та җитмәс идек.