
Җырчы Ришат Төхвәтуллин хатыны Алия Карачурина һәм нәни улы Алим белән Дубайда ял итеп йөриләр. Алар анда диңгездә һәм бассейнда су коеналар һәм дуслары белән очрашалар.
Җырчының социаль челтәрләрендәге сәхифәсеннән күренгәнчә, ул ял иткәндә дә сәхнә тормышыннан бик аерылмый. Күптән түгел генә Дубайда дуслары белән «Мин яратам сине, Татарстан» җырын җырлауларын күрсәткән видео куйды һәм: «Хәтта Дубайның да кечкенә бер почмагында үз кешеләребез булырга тиеш! Татарстан һәрвакыт йөрәктә, алга!» – дип яза.
Яңарак кына ул Карамалы Гобәй авылына багышлаган җырын башкаруын куйган. Видеодан күрәбез, аңа тамашачылар да җырлап-биеп кушыла.
Алга таба аның пляжда тормыш иптәше белән сөйләшеп утырганын күрәбез. Алар анда икәүләшеп бәхәсләшәләр: Алия кояшта кызынганмы-юкмы икәнен ачыкларга тырышалар.
«Юлга әзерләнәбез. 20 минут Алимның киемнәрен эзләдек, эзләмәгән җир калмады. Бөтен юрган, карават, тумбочка асларын тикшереп чыктык. Балконны да карадык, әллә инде аннан җил белән очтымы, дип тә уйлаган идек. Алиягә әйтәм, сумкага тыгып куйгансыңдыр. Әйдә, бир икенче киемнәрне, димен, чыгып китәргә кирәк. Ә шуннан чүп чиләгенә караган идем, теге малай (Алим) мусоркага ташлаган», – дип сөйләде Ришат Төхвәтуллин язылучыларына.
Алия Карачурина исә социаль челтәрләрдә гаиләсенең ялда икәнен күрсәткән фотолар урнаштырган.